Ягез , әле әтиләр.
план-конспект занятия (8 класс) на тему

8 класс

Әтиләр белән үткәрелгән кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yagez_le_tilr_hm_laekly_almashlar.docx20.21 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

 Балтач муниципаль районы

МБГБУ «Сосна төп гомуми белем мәктәбе»

“Ягез әле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!”

(КВН)

                                               Үткәрде: Файзрахманова Г.Ф.

2016-2017 нче уку елы

«Ягез әле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!”


                                  Жиһазлау:

 

1.     Плакатлар:

    «Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар»

    «Әтинең сузе – акылның үзе»

2.     Фломастер. Төсле карандашлар, ак кэгазь – 5-6 бит

3.     Яулыклар

4.     Ике аяк эзе үрнәге – 4 шт.

5.     Магнитофон

6.     Иҗади эшләр «Әтием һөнәре»

7.     Әтиләргә буләкләр

8.     Катнашуга әтиләргә истәлекле бүләк

9.     Презентация «Класс тормышының мизгелләре»

 

 

                                         Конкурсның барышы:

 

      - Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, укучылар! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык. Кадерле әтиләребез һәм алмашка үсүче малайларыбыз! Без сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Сез, әтиләр, гаилә башлыгы буларак, гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәу шартларын булдыручы. Әти кешенең күп вакыты йорттан читтә – хезмәттә үтә. Буген менә кичәгә килүегез өчен бик зур рәхмәт.

- Ә хэзер кичәбезне башлап жибәрергә рөхсәт итегез.

1. Монтаж(Ватанны саклаучылар көненә багышланган әдәби – музыкаль композиция)

2.Алып баручы: -  Хөрмәтле әтиләр, малайлар, безнең бүген чара «Ягез эле, әтиләр һәм лаеклы алмашлар!» дип атала. Безнең кичәдә әтиләр һәм малайлар ярышачак. Әти һәм малай бер гаилә командасы булачак. Ә хәзер һәр гаилә сәхнәдә уз урынын алыр. (Уенда катнашучылар уз урыннарына басалар).

Буген без уйнарбыз, беләкләрнең көчен, йөрәкләрнең дәртен сынарбыз. Шулай ук, теманың асылына төшену өчен берничә сорауга да җавап бирербез. Сорауларга уйлап җавап бирергә тырышыгыз, шул ук вакытта, әтиләрегезнең сүзен игътибар белән тыңлагыз. Чөнки бугенге сөйләшүнең девизы: «Әтиләр сүзе – акылның үзе». Сөйләшүебез бәйге белэн чиратлаша, димәк, исәпне алып бару өчен жюри кирәк булачак.

Жюри сайланаУкучылар очен сорау:

·        Чын ир-егет нинди булыырга тиеш?

·        Сәламәт, акыллы, көчле, киң жилкәле, батыр, кыю һ.б.

Бик дөрес фикерләр әйттегез.

Нәкъ менә шундый сыйфатлар сезнең этиләрегезгә дә хас. Алар гаиләнең башлыгы, сезне киендерүче, ашатуы, саклаучы һэм яклаучы. Сезнең әтиләрегез – авылларыбызның патриотлары. Авылда яшәу авыр булса да, алар туган авылларын ташлап, читкә китмәделәр, а туган нигезләрендә матур гына яшәп, эшләп көн итәләр. Сез алар белән горурлана аласыз.

1. Ә хәзер безнең беренче бәйгебез «Әтием һөнәре» дип атала. Һәр укучы үзенең әтисе турында язган сочинениесын укып, безне аның белән таныштырып китәчәк. Игътибар белән тынлыйбыз. Инде менә без әтиләр белән дә таныштык.

2. Э хэзер икенче бәйге «Эзлэр буенча» дип атала.

(Һәр гаиләгә 2 аяк эзе урнәге бирелә).

Әти кеше эзләрне күчерә, ә укучы, шул эзләргә басып, билгеләнгән урынга кадәр бара. Кайтканда киресенчә: бала эзлэрне кучерә, әти эз буенча кайта.

 

 

3. Рәссамнар бәйгесе.

Һәрбер командага рәсем төшерелгән кәгазь, фломастер, карандашлар бирелә. Шушы кәгазьдә рәсемне буярга һәм өстәп ясап бетерергә кирәк.

Музыкаль пауза.

Жыр «Парлы үтсен гомерләр» башкара Ситдикова Камилә

4. Тапкырлар, зирәклэр бәйгесе.

·        Суда нинди таш булмый? (Коры).

·        Нинди сорауга бервакытта да «әйе» дип җавап биреп булмый? (Йоклыйсыңмы?).

·        Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (Икенче яртысына охшаган).

·        Кешегә иң якын әйбер? (Күлмәк).

·        Борынгы заман сәгате? (Әтәч).

·        Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (Утыртып булмаганга).

·        Кәҗәнең башында нәрсә бар? (К хәрефе бар).

·        Ат нигә улак янына килә? (Улак үзе килмәгәнгә).

5. Бәрәңге әрчү бәйгесе.

Кемнеке юкарак һәм тизрәк?

Музыкаль пауза.

Җыр «Соңгы димә» кызлар башкара.

 6.«Дөрес әйт» бәйгесе игълан ителә. Әти күзләрне бәйләгән килеш үз малаен табарга тиеш.

Бэйгеләр тәмам. Ә хәзер сүз жюрига бирелә. Алар эшләгән арада музыкаль пауза.

Җыр «Яратыгыз».

Сүз жюрига бирелә

(Баллар исәпләнә, жиңучеләр билгеләнә).

Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды бәйгебез.

Мондый ярышлар еш булыр

Сез бик теләп килсәгез.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, яуган булса,

Гөрләшербез кабат җыелып.

Очрашуыбыз ахырына якынлаша. Балалар, үзегезнең әтиләрегезнең чын Ир-егет булуларына тагын бер кат ышандыгыз. Алар көчле дә, кыю да, житез дә булуларын расладылар. Сез дә алардан калышмадыгыз, сынауларныүути алдыгыз.

Димәк, сез, чыннан да әтиегез белән чын Ир-егет икәнсез.

Кичәне йомгаклау. Җыр «Бәхетле булыгыз».


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН. "Ягез әле, малайлар! "

4-5 сыныфлар өчен " Тапкырлар һәм Зирәкләр" бәйгесе....

ягез әле, кызлар!

конкурс для девочек "А ну-ка, девочки!" на татарском языке...

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә: "Ягез әле, әтиләр!"

Егет. Исәнмесез, кадерле дуслар, әтиләр, бабайлар, абыйлар! Без бүген 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык.Кыз. Кемнәр уйнарга ярата,...

"Ягез әле, егетләр!" (Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге)

Ватанны саклаучылар уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе!                                       ...

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

КВН-ЯРЫШ. “Ягез әле егетләр!”

  А. б.: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле    кунаклар! Без бүген сезнең белән “Ягез әле егетләр” дип исемләнгән КВН-ярышка җыелдык.    Дуслар, бүген нинд...

Ягез әле, кызлар.

8 март бәйрәменә татарча сценарий....