Внеклассное мероприятие
методическая разработка на тему

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

 

 

Әлеге класстан тыш чара түбәндәге максатларны күз алдында тота:

1. Казанның истәлекле урыннарын искә төшерү. Укучыларда логик фикерләү, кызыксынучанлык, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү.

2. Укучыларда белем алуга кызыксыну булдыру.  

3. Туган телгә мәхәббәт, телнең байлыгына соклану хисләре тәрбияләү.

 

Чара урта звено сыйныфларында укучы татар балалары ѳчен тәкъдим ителә.

Уен берничә турдан тора һәм Казанның истәлекле урыннары, татар халкының атаклы кешеләре – язучылар, шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган.

span lang=TT style='font-size:12.0pt;line-height:115%;font-family:"Times New Roman","serif"; mso-fareast-font-family:Calibri;mso-ansi-language:TT'>Чара урта звено сыйныфларында укучы татар балалары ѳчен тәкъдим ителә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ydgez_kfch_synashyyk-vnekl._meropr.docx26.04 КБ

Предварительный просмотр:

Класстан тыш чара

“Әйдәгез, кѳч сынашыйк”

Чараның максаты:

1. Казанның истәлекле урыннарын искә төшерү. Укучыларда логик фикерләү, кызыксынучанлык, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү.

2. Укучыларда белем алуга кызыксыну булдыру.  

3. Туган телгә мәхәббәт, телнең байлыгына соклану хисләре тәрбияләү.

Чара урта звено сыйныфларында укучы татар балалары ѳчен тәкъдим ителә.

Укучылар, бүген сезнең белән “Әйдәгез, кѳч сынашыйк” уенына җыелдык.

Уен берничә турдан тора һәм Казанның истәлекле урыннары, татар халкының атаклы кешеләре – язучылар, шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган.

Уенда ике команда катнаша, алар белән танышып китик. (Командалар исемнәрен, девизын әйтәләр, үзләре белән таныштыралар)

Шулай ук тамашачыларга да биремнәр булачак. Һәр дѳрес бирем ѳчен йолдызчыклар биреләчәк. Шуларның саны буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.

1 тур

Туган ягым

  1. Татарстан кайчан төзелгән?

-1918 ел  

-1920 ел  

 -1924 ел

  1. Казан университеты ничәнче елда ачыла?

-1800 ел  

-1804 ел          

-1905 ел  

   

  1. Казан шәһәре аркылы нинди елга ага?

-Кама      

-Агыйдел    

-Казансу  

4. Татарстан гимнының сүзләрен кем язган?

-Р.Байтимеров      

-Р. Миңнуллин    

-Ш. Галиев

5. Ел саен Cөембикә манарасы янында нинди көн үткәрелә?

-Җиңү көне    

-Хәтер көне      

-Белем көне

6. Казан шәһәре туграсында нәрсә сурәтләнгән?

-Аждаһа          

-Елан        

-Кәлтә

8. Риваять буенча, хан кызы кайсы елгага казанын төшереп жибәргән?

-Кама        

-Казансу              

-Идел

9. Казанның  җәяүлеләр урамын атагыз.

-Бауман          

-Пушкин  

-Тукай  

 

  1. Казан тирәсендә нинди матур күл бар?

-Байкал күле              

-Ладога күле            

-Раиф күле

2 тур

Кайсы әсәрдән?

      1.  Өзек  Г.Тукайның кайсы әсәреннән:  “Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрдем, Билгесездер,кая ташлар бу тәкъдирем”.

           -“Шүрәле”              

          -“Су анасы”      

          -“Туган авлым”

 

2. Өзек Ф. Әмирханның кайсы әсәреннән:  “Ачылып  җиткән бу чәчәкнең янына ачылып килә торган бер чәчәк тә ясап бирсәм,  ничек булыр ? – дидем мин Мәрфуга апага”.

-“Нәҗип”          

-“Ул үксез бала шул”          

-“Халык Кызлары”

3. Ш. Камал бу әсәрен 1914 нче елда бастырып чыгара. Аның үзәгендә – сезонлы эшчеләр.

-“Чит илдә”      

-“Буранда   

-“Акчарлаклар”  

                                                                                       

4. Бу ѳзек  кайсы әсәрдән?  “Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!”

- “Рөстәм маҗаралары”    

            - “Сагыну”        

            -“Тапшырылмаган хатлар”

5. Зәңгәр чишмә авылында биш малай табигатьнең ягымлы җылысын тоеп үсәләр. Өйләре авылның төрле урыннарында, тормыш хәлләре төрле дәрәҗәдә булса да,табигать каршында алар бертигез.

            -“Алмачуар”    

            -“Кызыл чәчәкләр”      

            -“Казакъ кызы”

6. Хикәядә баланың читек белән бәйләнешле кичерешләре тасвирлана.

           -“Калуш”    

           -“Кәҗүл читек”    

           -“Сөннәтче бабай”

7. Ил түрендә, гөлләр эчендә

                Өч батырның туган анасы.

            -“Ана бәйрәме

           -“Җырларым”    

            -“Кичер, илем”

8. ”Бозауга, дәү әни, исәнме!” дип кычкырганмын икән”, - дип, көлмәс җиреннән көлеп җибәрде һәм, ашыга – ашыга, бабасына самавыр куярга тотынды.

            -“Өч Мәхмүт”    

            -“Онытылмас еллар”      

            - “Мәүлия нигә көлде?”

Тамашачылар белән уен

1. Бу дастанда ватан һәм милли азатлык мәсьәләләре хәл ителә. (“Идегәй”)

2. Бу кеше бик тыныч характерлы, чиста, пөхтә. Аның уе һәрвакыт якты, күңеле изге, ак (Акъәби).

3. Сүз диңгез кошлары турында барудан бигрәк, бер урыннан икенче урынга акчалы эш эзләп йөрүче кешеләр турында бара. (“Акчарлаклар”)

4. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен, табигатьне бала  күңеле һәм хисләре аша тасвирлау. (“Ярсулы яз”)

5. Бу бала актив, ачык, эчкерсез, гадел, ирек сөючән, фәлсәфә яратучан, үсәргә омтылучан, максатчан. Бу бала кечкенәдән үк кызыксынучан, бик көнчел,а ртта йөрергә яратмый. (Нәҗип)

6. Әсәрдә тугандаш кыргыз халкының гореф-гадәтләре чагыла. (“Беренче мөгаллим”)

7. ”Моабит дәфтәрендә” беренче биттәге шигырь.(“Җырларым”)

8. М.Җәлил предметларны, табигатьне җанландырып сурәтли. (“Ана бәйрәме”)

9. Авыл малаеның табигатькә якынрагы, атка мәхәббәте, аңа бәйле хыяллары, хыялның җимерелүе. (“Алмачуар”)

3 тур

Ѳзек кайсы язучы әсәреннән?

  1. Хәзер укылачак өзекне кем язган? Бу әсәрнең исемен атаган укучы өстәмә йолдыз алачак.

Ул үзенә үзе хуҗа бүген,

Үзе акыллы, үзе сөйкемле,

Үзе усал,үзе болай бер дә

Усал тугел кебек шикелле.

-М.Җәлил      

-Һ.Такташ          

-Ф. Кәрим

2. Ул бер гасыр диярлек гомер  кичергән; татар әдәбиятының горурлыгы; аның һәр әсәре – укучы өчен яшәү мәктәбе. Автобиографик повесть  язган.

-Г.Бәширов                

-Г.Тукай                  

-Г.Коләхмәтов

3. Ул сатирик повесть, шаян хикәяләр,шигьри парчалар һәм эпиграммалар авторы. Ләкин аның таланты тулы булып ачылган өлкә – драматургия.

-Г.Камал                

-К.Тинчурин                          

-Т.Миңнуллин

4. Ул тарихны  “кулына алып”та карый – археологик экспидицияләрдә дә катнаша, Болгар шәһәренең һәйкәлләрен өйрәнә; тарихи романнар иҗат итә.

-Н. Фәттах                        

-Г. Исхакый                      

-Г.Ибраһимов

5. Балаларга  бик яхшы иптәш, сердәш, киңәшче, балалар телендә язучы, “ Энекәш кирәк миңа”

-Ф. Яруллин                    

-Р. Миңнуллин                    

-И. Юзеев

6. Акъәбиле, Акъәдип.

-Ф. Әмирхан                

-Ф. Кәрим              

-Ә. Еники

7. “Бер ананың биш улы” әсәре авторы.

-С. Хәким              

-Ф. Хөсни                  

-Х.Сәрьян

8. Арча педучилищесын тәмамлап, хәрби флотта хезмәт итеп кайтканнан соң, авыл мәктәбендә тарих укыткан, аннан сон университетта студентларга белем биргән.

-М. Мәһдиев            

-Ф. Кәрим                        

-М. Кәрим

9.Ул – классик драматург, җыр һәм музыкага мөһим урын бирелгән әсәре әдәбиятыбызда һәм театрыбызда яңа жанр төре (музыкаль драма ) ачып җибәрде.

-Г. Камал        

- М Фәйзи                

-К. Тинчурин

10. Күренекле галим, укытучы – педагог һәм әдип. Шүрәле образын матур әдәбиятта беренче булып кулланучы.

-К. Насыйри            

-М. Мәһдиев                    

-Г. Тукай

4 тур

Шаян сораулар

1. Начар билгеләр алганда югалып тора торган документ. (көндәлек)

2. Чүп-чар тартмасы. (сумка)

3. Суыра торган таяк. (каләм)

4. Мәктәпнең президенты. (директор)

5. Һәрчак ялгышып тәрәзәгә килеп эләгүче әйбер. (туп)

6. Рәсем ясау өчен агач дәфтәр. (парта)

7. Кыш көне сикерми торган туп. (бүрек)

8. Кара песигә кайчан өйгә керүе җайлырак. (ишек ачык булганда)

9. Җир уртасы кайда? (“и” хәрефендә)

10. Нинди сүздә йөз “ә” хәрефе бар? (йөзә)

11. Сыер ни өчен ята?(утыра белмәгәнгә)

12. Куян чаба-чаба да, ник артына әйләнеп карый? (артында күзе булмаганга)

13. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? (төш)

14. Кешегә иң якын әйбер нәрсә? (күлмәк)

15. Нинди савыттан эчеп булмый? (буш)

16. Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? (авыз)

17. Нәрсә өстән аска таба үсә? (сакал)

18. Карга үзен “Мин – кош” дип әйтә аламы? (юк, ул сөйләшә белми)

19. Нинди сорауга бер вакытта да “әйе” дип җавап биреп булмый? (йоклыйсыңмы)

20. Суда нинди таш булмый? (коры)

21. Тугай кайчан сайрый? ( “Р” хәрефе өстәгәч)

22. Аучы мылтыктан атканда ни өчен бер күзен йома? (икенчесен дә йомса, бернәрсә дә күрә алмый)

23. Ашлыкны ни өчен  чәчәләр? (утыртып булмаганга)

5 тур

Сәләтләрне күрик әле

Һәр командадан берәр номер күрсәтү: шигырь, җыр, бию һ.б.

Соңыннан йолдызчыклар санала, нәтиҗә ясала.

Турлар арасында балаларның тѳрле чыгышларын кертергә мѳмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Что такое коррупция». (8-9 классы) Внеклассное мероприятие по математике «Что такое коррупция»

Данная методическая разработка внеклассного мероприятия   «Что такое коррупция?»  составлена и применялась как внеклассное мероприятие по дисциплине “Математика»   для обучающ...

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...