Бөек шагыйрь - Муса Җәлил
методическая разработка на тему

Мишеева Лариса Михайловна

Мероприятие, посвященное дню рождения великого татарского поэта-героя Мусы Джалиля.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boek_shagyyr-musa_zhlil.docx28.34 КБ

Предварительный просмотр:

Бөек шагыйрь – Муса Җәлил

                              Эпиграф:

“Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк,

үлгәннән соң да үлмәслек булсын –

яшәүнең бөтен максаты шунда”.

                                        М. Җәлил

1 нче алып баручы.

 Исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Аның батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
Бүген без бөек татар шагыйре Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алып үтәрбез.

1 нче укучы.

Сынаулары аша сыный тормыш,

Җиз иләктән кат-кат үткәрә

Рухлары көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә.

2 нче укучы.

Җырың белән дусны иркәли бел,

Җырың белән җиң син дошманны.

Шул максатың алга куеп, Муса,

Үтәдең син намус кушканны.

Укучылар “ Бөек шагыйрь - Муса Җәлил” җырын башкаралар.

1 нче алып баручы. Иксез-чиксез Оренбург далаларында Мостафа исемле зур булмаган татар авылы бар. Шушы авылда 1906 нчы елның 15 нче февралендә урта хәлле крестьян Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала туа. Аңа Муса дип исем кушалар.

2 нче алып баручы.  Муса Джалиль родился 15 февраля 1906 года, в небольшой татарской деревне Мустафино, Оренбургской области. Он рос в небогатой крестьянской многодетной семье, и был таким же мальчиком.

1 нче алып баручы. Муса кечкенәдән үк бик шук булып үсә. Киндер ыштан киеп, кызыл сатин күлмәген җилфердәтеп, җәй буе авыл урамында чабып йөри. Гәүдәгә артык зур түгел, шомырт кара күзләрендә шаян очкыннар чәчелә.

2 нче алып баручы.  Мусе не было ещё и 6 лет, когда с братьями и сёстрами стал проситься в школу, чтобы поскорее самому научиться читать. Маленький Муса  был очень прилежным и хорошим учеником. Он очень быстро научился читать, писать и считать. В 9 лет он уже сам много читал и начал писать стихи, а в 13 лет его произведения начали печатать в газетах и журналах. Огромное влияние на формирование внутреннего мира будущего поэта оказала его мать Рахима апа. Спокойная, тихая, уравновешенная, она обладала бесконечным терпением и стойкостью.

2 нче сыйныф “Күке”, “Әтәч” шигырьләрен сөйли.

3 нче сыйныф “Куян” шигырен сәхнәләштерә.

1нче алып баручы. Мусаның беренче укытучысы Габдулла Усманов үзенең истәлекләрендә Мусаның укуы турында менә нәрсә яза:

“ ...Гарәп хәрефләренең күпчелеген Муса мәктәпкә килгәндә үк белә иде инде... Хәтере дисәң, ис китмәле. Авызыңнан чыккан һәр сүзеңне йотып бара. Бер ай да узмады, ул үз ишләрен нык узып китте. Шунан аны икенче класска күчерергә туры килде.

 ...Тагын ай ярым да узмагандыр, карыйм, бу малайга икенче класс материалы да артык җиңел. Шулай итеп, уку елының урталарында инде ул өченче класска күчте, ә язга мәктәпнең барлык дүрт классын тәмамлап чыкты.

 Күпме еллар укытучы булып эшләдем, әмма башка андый хәлнең булганын хәтерләмим...

2 нче алып баручы. Воспоминания первого учителя Мусы Габдуллы Усманова: 

У Мусы была отличная память. Когда пришел в первый класс, он уже знал арабские буквы. Он впитывал каждое слово учителя. Через месяц его уже перевели во второй класс. Не прошло и полторы месяца Муса начал прислушиваться к заданиям третьего класса (тогда дети с первого по четвертый класс обучались вместе). Быстро выполняет свои задания и помогает другим. Таким образом, к концу учебного года Муса закончил все четыре класса. Сколько лет я проработал учителем, но такого я больше не припоминаю...

1 нче алып баручы.  Җыр дәресләрендә Муса беренче булып җыр башлый торган була.

Без дә хәзер 4 нче сыйныф укучылары башкаруында М.Җәлил сүзләренә язылган “Сәгать” җырын тыңлап үтәрбез.

2 нче алып баручы. Как-то в далеком детстве, будучи в гостях у родственников, Муса своей двоюродной сестре открывает секрет, что мечтает стать большим поэтом. И ей же читает свои первые стихи. К сожалению, эти стихи не сохранились. Но сбылась большая мечта маленького Мусы. Муса Джалиль написал много стихотворений и для детей, и для взрослых.

 “Чишмә” шигырен 4 нче сыйныф укучысы укый.

“Карак песи” шигырен 4 сыйныф укучылары сәхнәләштерә.

“Кызыма” шигырен 4 нче сыйныф укучысы сөйли.

 “Маэмай” шигырен 5 нче сыйныф укучысы сөйли.

1нче алып баручы. 1941 ел. Илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Совет халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген яклау өчен көрәшкә күтәрелә. 1942 нче елда Муса Җәлил үзе теләп фронтка китә.

        «Солдатлар» җырын 6 нчы сыйныф укучылары башкара.

1 нче алып баручы. 1942 елның 26 июне. Волхов фронты. Чолганышта калу. М. Җәлил каты яраланган хәлдә дошман кулына эләгә. Волхов яраларыннан М. Җәлилнең әсирлек юлы сузыла.  

Серле йомгак” шигырен сөйләү.

2 нче алып баручы. Когда началась война, Муса Джалиль пошёл добровольцем на защиту Родины и родного народа, он смело сражался, но во время штурма был тяжело ранен и попал в плен фашистам. Находясь в плену он продолжал писать стихи, которые вошли в цикл “Моабитские тетради”. Стихи Джалиля призывали к борьбе с врагами, давали веру и надежду в Победу.

“Мои песни” читают учащиеся 5 класса.

 “Соңгы җыр” шигырен 6 нчы сыйныф укучысы сөйли.

1нче алып баручы. 1944 елның 7 февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчелерне үлем җәзасына хөкем итә. Шушы елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәше җәзалап үтерелә.

Муса Җәлил жирдә аз яшәде,

Күпне күрде, күпне кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде.

2 алып баручы. 25 августа 1944 года фашисты казнили Мусу Джалиля и его одиннадцать соратников. 

 1нче алып баручы   1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ә 1957 нче елның 22 апрелендә М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре”  исемле шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе бирелә.

2 нче алып баручы.  2 февраля 1956 г. М. Джалилю посмертно присвоено звание Героя Советского Союза. За цикл стихотворений «Моабитская тетрадь» присуждено звание лауреата Ленинской премии.

1нче алып баручы

Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр Ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык  үрнәге күрсәтәләр. 

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең,

Эзсез сүнә диеп уйлама!

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда!

2 алып баручы. В  городе Казани есть большой театр оперы и балета имени Мусы Джалиля, есть памятники и музеи, его произведения переведены на все языки мира. Его именем названы улицы, пароходы,  детские лагеря.

1 алып баручы.

Муса Җәлил аз яшәде,

Күпне күрде, күпне кичерде.

Үз гомерен сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде.

 Чыннан да, Муса үзе исән булмаса да, ул үзенең исеме, шигърияте белән бүген дә безнең арада яши. Ул исән! Ул мәңгелек! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларыбызның тыныч йокысы өчен башларын салган Ватандашларыбызны, М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен зур хөрмәт белән искә алыйк.

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән искә алыйк бүген аларны. ( бер минутлык тынлык)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Татар шагыйре Муса Җәлил иҗаты һәм аның көрәш юлы.

Творчество и  борьба Джалиля. Поиск и  создание реферата  ученика.  Проектная деятельность ученика  и учителя  для  классных  часов  и уроков о жизни, деят...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате.

Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате (2 сыйныф)...

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация...