Белем бәйрәме сценарие
методическая разработка на тему

Вагизова Фарида Гибадулловна

Белем бәйрәменә татарча сценарие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_byrme_stsenarie.docx524.96 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Чишмә муниципаль районы

    Зирекле лицее.

http://www.floradecor-ufa.ru/upload/medialibrary/503/503fb380098c1561b7ccdf4a47121e4d.png

                                                                    Оештыручы: Вагизова Ф.Г.

                                                                    11нче сыйныф җитәкчесе

        

1нче сентябрь, 2017 уку елы

Микрофонда тантаналы призыв-музыка. Музыкадан соң:

Тыңлагыз! Тыңлагыз! Ишетми калмагыз! Табигать патшасы фәрман бирә!

Очар кошлар җылы якка юл алганда,

Көн кыскарып төннәр озынайган мәлдә,

Җиләк-җимеш, ашлык-бөртек өлгергәндә

Җәй кызы да сезгә сүзен әйтә менә....

“Җиләкле җәй” музыкасы астында биеп  Җәй кызы керә:

ҖК: Дуслар сезгә бүләк иттем ал чәчәкләр бәйләмен

Алып килдем җырга салып тургайларның сәламен

Озата килгән җилләремне сезгә бүләк итәмен

Юлыгызга чәчәк сибәм сау булыгыз, китәмен....

 ҖК бии-бии чәчәкләр сибеп чыга. Укучылар керә:

  1. Дуслар, бүген нинди көн?

     Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм

Бүген безнең бәйрәм көн!

  1. 1.Бу –иң кадерле бәйрәм!

Бу –иң хәтерле бәйрәм!

Бу-иң тылсымлы бәйрәм

Бу-иң кызыклы бәйрәм!

  1. Олы бәйрәм бүген бездә

Ул - беренче сентябрь.

Шатлык балкый йөзләрендә,

Бүген син дә, мин дә бер.

  1. Беренче сентябрь атлый гөлгә бизәп нурларын

Кояш та:”Бәйрәм бит!” – дип

Тау чишмәсе суларында юып куйган нурларын.

  1. Беренче сентябрь минем

Бәхет – шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын

Без кабат сиңа килдек.

  1. Исәнме мәктәп, исәнме

Без сине сагынып беттек

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

А,Б, Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән “Беренче кыңгырау” тантанасын ачык дип белдерәм.

ГИМН яңгырый.

Бер бала җәйге киемнәрдән, йөгереп керә: Туктагыз әле, туктагыз.... Исәнмесез... Миңа Җәй кызы очрады –“Китәм инде” – ди. Ник бик тиз үтте соң әле бу җәй? Миңа әнием, 92 көн ял итәсең.... арып бетәрсең әле ял итә-итә диде.... Әле мин арымадым да бит... Минем әле тагын  елгада коенасым, кояшта кызынасым, урман болыннарда уйныйсым килә.... Әле минем мәктәпкә дигән портфелем дә әзер түгел ...

А,Б. Исәнме,..... исәнме. Вакыт сизелми дә үтә шул ул... Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты – каникуллар да башлана һәм бетә, җәй артыннан көз, көз артыннан кыш чиратлап килә.... Менә бүгеннән уку вакыты – мәктәпләрдә яңадан белем алу вакыты да килеп җитте. Димәк инде сиңа да җәй буе ныгып, яңа көчләр туплаганнан соң  мәктәпкә килергә кирәк була. Бар, кайт та тиз генә зәзерләнеп иң матур, иң күңелле бәйрәмгә җыенып кил.

М. Ярар, мин хәзер... (чыга).

А.Б. Чыннан да вакыт дигәнең бик тиз уза шул ул. Кем өчендер каникуллар бик тиз узып китсә, ә быел 11 сыйныфка укырга килүче укучыларыбыз өчен мәктәптә узган 10 ел вакыт та сизелми калгандыр дип уйлыйм. Әйдәгез әле бергәләп, 11 сыйныф укучыларын, алар өчен  соңгы тапкыр лицейда узачак “Белем бәйрәменә” чакырыйк әле.

11ләрне һәрберсен атап залга чакыру.!!ләрнең кулларында чәчәк бәйләмнәре.

1. Кеше гомере мәктәп юлы аша,

   Моңлы бер җыр кебек сузыла.

   Белем сукмакларын яра-яра

    Киләчәккә таба юл ала

  2. Олы юлга сукмак башы,

    Зур тормыш баскычы син.

    Серле белем дөньясының

    Бердәнбер ачкычы син.

3. Мәктәбебез – туган йортыбыз,

    Каршы ала безне таңнарда.

    Максатыбыз – ныклы белем алып

   Үз урныңны табу тормышта. 

4.Бүген, мәктәп, сиңа кайттык, сагынып, сөеп,

   “Бар фәннәрдән “биш”кә генә укыйк”, - диеп,

   Шаулап торган җәйнең ямьле кочагыннан

   Яшь тәннәргә яңа куәт – көчләр җыеп.

5. Өйрәндек шушы мәктәптә,

Хәреф танып саннар язарга.

Кешеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә

6.Хәзер белем һәм аң эше,

Эшкуарлар заманы.

Атлыйбыз тормыш юлыннан

Өйрәнәбез һәр фәнне.

7.Һәр көн диярлек очрашырбыз

Һәрбер шатлыкны бүлешәбез

Мәңгегә шулай дуслык-татулык

Торсын яктырып диешәбез

8. Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

   Белем ишекләрен ачтың син.

   Юлыбызны гүзәл итәр өчен

   Якты маяк булып балкыйсың.

Җыр - Мәктәп турында

1. Укытучым, безнең йөрәктә

      Син тормышка сөю уяттың;

     Күңелемдә тулы яктылык

     Әйтерсең лә яңа таң атты.

2.Якты яздай матур бу бәйрәмдә,

     Кабат Сезне күргән чагында,

     Күңелемне сабый бала иткән

     Хисләр кабатланды тагын да.

3. Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

     Ялкын алган Сезнең күңелдән.

     Бер-бер артлы якты йолдыз булып

     Кабына алар илем күгендә...

4. Укытучым!

      Табибтагы салкын акыл,

      Кайнар йөрәк – Ул синеке.

      Галимдәге тирән белем –

      Фәнгә нигез –  Ул синеке.

5. Укытучым!

      Шагыйрь хисе –  Сиңа һәйкәл.

      Изге сүзе хезмәтеңә  Бик тә тәңгәл.

      Галәмдәге һәр йолдызда  Синең өлеш.

     Тик нигәдер чәчләреңә Куна көмеш.

6. Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк.

     Игелек бирәсез һәркемгә,

     Ашыгасыз бәхет өләшергә,

    Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

7. Күрәсезме, кояш нурлары

      Теләк тели бүген сезгә:

      Сүнмәс дәрт һәм исәнлек

      Йөз еллларга җитәрлек.

8. Хезмәтнең данлыларын,

      Таңнарның гел алларын,

      Мәрхәмәтле җаннарыбыз,

      Яраткан укытучыларыбыз!

11ләр кулларындагы букетларны укытучыларга, ветераннарнга бирәләр дә алдан әзерләнгән урыннарына барып утыралар.

 Килгән кунакларга сүз бирү.

А.Б.. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы   вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр  генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар! 

1 а.б. Бәйрәмебезнең иң кадерле кешеләре күренми ич әле. Алардан башка нинди бәйрәм инде ул?

2 а.б. Әйе шул. Алар бит бүген тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәләр. Бу вакыйга алар тормышында иң дулкындаргынгыч мизгел булып калыр дип ышанасыбыз килә.  Әйдәгез, хөрмәтле беренчеләрне  һәм аларның беренче укытучыларын , түребезгә  чакырыйк. Рәхим итегез.

1ләргә сүз бирелә. Алар чыгыш ясап бетергәндә Малай килеп керә. Мәктәп киемнәреннән. Кулында зур, авыр сумка.

Б. Исәнмесез. Соңга калмадыммы? Мин мәктәпкә килергә әзер.

А.Б.Өлгерүен өлгердең дә, сумкаң бик зур һәм авыр күренә? Нәрсәләр тутырдың сумкаңа?

Б.(Сумкасыннан әйберләрне чыгара бара)

- Мәктәптә ул минемчә,

Иң кирәге-пистолет.

  • Аннан килеп зур конфет
  • Бер тәлинкә винегрет.
  • Рогатка чебен атарга,
  • Зур таш чикләвек ватарга.
  • Телефон-булмый синсез

Мобильниксыз-күңелсез.

  • Бик матур ачкыч таптым
  • Тәмле жевачка тыктым
  • Баш авыртса, дип әле

Салдым матур мендәрне.

А.Б. Ай-һай .... син кирәкле нәрсәләр тутыргансыңмы икән сумкаңа... Ягез дусларым (беренчеләргә мөрәҗәгать итеп), минем табышмакларыма җавап биреп мәктәптә нәрсә кирәген искә төшереп үтик әле.

Табышмаклар әйтү.

А.Б.Менә, без мәктәптә  нәрсәләр кирәклеген искә дә төшереп үттек.. Тик син сумкаңа бер бик кирәкле  нәрсәне салгансың. Укучылар әйтегез әле нәрсәне дөрес салган .....? (Ачкыч) Әйе, ачкыч –белем ачкычы, сезгә туры юлны күрсәтүче, белем  иленә алып керүче, тылсымлы ачкыч. Ләкин сезгә дигән ачкыч әле 11 сыйныфлар кулында. Әйдә сүзне аларга бирик әле.

1ләр утыра. Берәмләп сүзләрен әйтә-әйтә 11ләр чыга

  • И-и-и, берләр...
  • Бигрәк кечкенәләр...
  • Эх, тагын шулар кебек буласы иде...
  • Юк, кирәкми..
  • Мәктәп турында сөйләве түгел шул җиңелләрдән...
  • Башлангычта ярыйсы ул..., бик авыр 11ләргә.
  • Карагыз әле, без 1-дә укыган чакта рәхәт иде шул чаклы....
  • Уй-хыялда...
  • Өндә-төштә...
  • Күрә идек мәктәпне...
  • Төнлә төшкә матур итеп керә иде портфеле...
  • Зур китаплар...
  • Карандашлар...
  • Пеналы...
  • Аквареле...
  • Ә хәзер менә ниләр дә булырга мөмкин....

Сценка: “Менә ниләр дә булырга мөмкин...”

Укучы: “Ах, минем нерв системам”

I атна: Вжик

II атна: Вжик-вжик

Мәхәббәт, уен: Уку иң әһәмиятлесе түгел”

Сыйныф җитәкчесе: “ЕГЭ, ЕГЭ көтә сине”

Сыйныф командиры:”Акылсызланма инде”

Ата-аналар: “Чарасын күрербез”

Намус,вөҗдан: “Ата-анаң турында уйла”

Беренче  уку атнасы үтеп китә............  икенче уку атнасы үтеп китә........... Укучы ........... Һәм ул үзенә мәхәббәт якынлашканын сизә(мәхәббәт.............) Классташы аңа................... Укучы............. мәхәббәттән(............. )исереп өй эшләрен  эшләүдән туктады, һәрвакыт хыялланып йөри башлады. Сыйныф җитәкчесе моны күреп ...................ди. Ә укучы ............ Чөнки мәхәббәт...... аның башын әйләндерде.

Беренче  уку атнасы үтеп китте............  икенче уку атнасы үтеп китте........... Укучының ........эшләре түбән тәгәрәгәннән тәгәри башлады. Ә мәхәбәт торган саен көчәя барды,,,,,,,,,,,,,,,, Сыныфташы да аны яклады.................  Ә сыйныф җитәкчесе хаман-хаман бәйләнүеннән туктамады................. Җитмәсә сыйныф командиры да активлык күрсәтә башлады..................  Ә мәхәббәт бик җаваплы кыз, үз позицияләрен бирергә теләми.................... Шуннан сыйныф командиры  герой намусын уята башлады. Намус.................... Ә укучы аның бугазыннан алып ..........   Сыйныф җитәкчесе ата-аналарны чакырды Ата-аналар..................  Ничек кенә аңлатырга тырышсалар да, ничек кенә үгетләсәләр дә барысы да үз фикерендә калдылар.....(һәрберсе үз сәзен әйтеп чыга)

Беренче  уку атнасы үтеп китте............  икенче уку атнасы үтеп китте........... Укучы икелеләргә чумды................ Мәхәбәт көннән-көн көчәя бара................. Намус көч-хәл белән һаман уз сүзен кабатлый.............. Сыйныф җитәкчесе көн дә көндәлеккә яза..................... Сыйныф командиры погугай кебек гел бер сүзләрне кабатлый..................... Ата-аналар каеш күрсәтеп .................. Ә укучы һаман үз фикерендә.....

Беренче  уку атнасы үтеп китте............  икенче уку атнасы үтеп китте........... Сыйныф җитәкчесе соңгы чарага  кереште Иманыңны укытам..................... Һәммммммммм шул вакытта укучы............. аңына китеп  сыйныф җитәкчесенең..........., әти-әниләренең.......... Намусның...... сүзләрен ишетте.

Укучы............ Сезгә дә киңәшем: файдалы шөгылләр  белән кызыклы шөгелләрне берләштереп яшәргә тырышыгыз.

  • Ә без сезгә телибез
  • Зур уңышлар...
  • Үҗәтлек...
  • Тырышлыкның иң олысын
  • Ел буена җитәрлек...
  • Лицеебыз
  • Бик матур
  • Укучылары
  • Тату
  • Укытучылар
  • Иң шәп
  • Шуңа укыйбыз теләп...
  1. Туган телнең моңын, бар тылсымын
  2. Җир йөзендз ниләр барлыгын
  3. Ни өчен кояш батуын,
  4. Якты йолдызларның балкуын
  5. Диңгез, океаннарны, күлләрне
  6. Иксез-чиксез галәм серләрен,
  7. Агач, үсемлекләр, гөлләрне
  8. Африканың кайнар чүлләрен,
  9. Җырчы чишмәләрне, җилләрне
  10. Сандугачлы җылы җәйләрне
  11. Тагын бик күп әллә ниләрне,
  12. Без мәктәптә өйрәндек!

  1. Дусларым, лицеебыз турында күп сөйләдек,  әйдәгез беренче сыйныф укучыларын экскурсиягә алып барабыз. Лицеебыз белән якыннанрак таныштырабыз....

Вертуаль экскурсия. 

Мәктәп гыйлем чишмәсе. Изге аның исеме

Караңгыдан тартып алып  Нурландыра кешене.

Менә бу математика кабинеты....

-Математика шулай ул мәсьәлә д, мисал ди

-Кемнәр укырга яратмый шуларга мин усал ди...

Татар теле кабинеты да сезне көтә...

-Туган тел – иң әйбәт шигырь

Туган тел – иң әйбәт җыр

Туган тел әйбәт булганга

Шигыре дә, җырлары да

 Иң-иң-иң әйбәт тел.

Добро пожаловать в кабинет русского языка.

Коль языйк ты знаешь русский

Всяк тебя поймет при встрече

Хоть объезди весь союз

Всем понятной русской речью

Будут говорить  стобою

И грузин, и украинец

И узбек, и белорус

Ә менә монысы биология кабинеты булыр..

Терек табигать серләрен

Аңларга син теләсәң

Ярат, өйрән син дустым

Биология дәресен

Тарих кабинеты..

Тарихны бит белү кирәк

төшеп төбенә

Өйрәнерсез үткән заманнарны

Булмаган бит анда ни генә.

Физика кабинетына да күз салып үтик...

Кораблар йөртергә Һавада очарга

Бик күп белергә кирәк

Шуның өчендә дуслар

Физика фәне сезгә бик тә, бик тә, бик кирәк.

Исән-имин үсим дисәң. Ярат физкультураны

Саулык чишмәсе булганга һәркем үз итсен аны.

Физкультура, спорт белән ныклап шөгыллән дустым

Туплар, матлар, сикергечләр Якын дусларың булсын.

Менә күрдегезме дуслар мәктәптә сезне нинди кызыклы, мавыктыргыч дөнья көтә.

Шушуы мавыктыргыч дөнья ачкычын бүген без сезнең кулларга тапшырабыз. (малайлар кулына тапшырыла)

 Шулай ук мәктәп тормышында безне тагың моңлы кыңгырау чыңы да озата йөри . Кыңгырау дәрескә  чакыра, дәрестән чыгара.... (ике кыңгырауны ике кыз тота)

Ә бүген бу кыңгырау сезнең өчен беренче тапкыр яңгырый...

Сезне иң беренче дәресегезгә озата.

Хәерле сәгатьтә...

 (ике егет ике кызны күтәрә, барысы бергә  залны әйләнеп чыгып китәләр)

    Мәктәпләрдә кыңгыра

    Хәбәр итәр бүген һәркемгә

                Яңа уку елы башлануын

                 Гүзәл Татарстан җирендә.

Кадерле дуслар! Барыгызны тагын бер кат  Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез.

          Көннәрегез ямьле булсын

          Елмаеп,көлеп торсын.

          Язгы кояш нурларыдай

          Зур эшләргә рухландырсын.

         Сәламәтлек юлдашыгыз,

         Тату,матур тормышыгыз,

          Күңел сөйгән хезмәтегез

          Һәр барчасы мулдан булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий мероприятия по наркомании «Белая смерть»

Цели: ознакомить учащихся с наркоманий как с антисоциальным и вредным для здоровья явлением; заострить внимание на опасных последствиях первого употребления наркотических веществ; дать рекомендации по...

Сценарий праздника Белого Месяца

Сценарий праздника Белого Месяца...

Сценарий классного часа "Белые голубки"

Классный час «Белые голубки»(сестры милосердия в Первой мировой войне,1914-1918 гг.)Форма: литературно-музыкальная композицияКласс: 7-11 классы...

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

«БЕЛОЕ СОЛНЦЕ ШКОЛЬНЫХ ЛЕТ» сценарий торжественной церемонии вручения аттестатов и ответного слова выпускников 2013 года МОУ «СОШ №2 г.Пугачева»

laquo;БЕЛОЕ СОЛНЦЕ ШКОЛЬНЫХ ЛЕТ» сценарий торжественной церемонии вручения аттестатов и ответного слова выпускников 2013 года МОУ «СОШ №2 г.Пугачева»...