Озынайтылган кон төркеме өчен
план-конспект на тему

Юзкаева Лилия Марсовна

Озынайтылган кон төркеме өчен занятиелар конспектлары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_byrme.docx168.81 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бәйрәме

Максат: 1. 1 класска килгэн укучылар белэн танышу.

               2. Укучыларда мэктэпкэ мэхэббэт, укырга омтылыш тэрбиялэу.

             3. Балаларда бэйрэм хисе уяту.

Катнашалар: 1 класска килгэн укучылар, ата-аналар.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.  Күңелле музыка яңгырый.

Бәйрәм Г.Тукай сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән башланып китә.

Алып баручы.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә ,

Кирәк һәммәбезгә дә

Бүген бездә бәйрәм. Белем бәйрәме-беренче кыңгырау бәйрәме.

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм кунаклар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә тазалык, озын гомер,эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез.

Безнең нәни дусларыбыз бүгеннән укучылар булалар. Алар мәктәптә дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрен ничек куярга, укырга-язарга өйрәнерләр.

Мәктәп юлы-хөрмәт юлы

Киләчәккә илтә.

Котлы булсын уку елы

Башланган бу иртә!

1.  Сентябрь килде гөрләп,

Урамнар ямьләнделәр.

Сумка тотып балалар

Мәктәпкә юнәлделәр.

Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

2. Җәй буе без көч тупладык,

Башларны ял иттердек.

Тик ятмадык ялкауланып,

Инештән су китердек.

Вакыт таптык мәктәптәге

Бакчада эшләргә дә

Чүп утадык, сирәкләдек,

Килдек су сибәргә  дә.

3. Мәктәп- син бит төп йортыбыз,      Син бит өр-яңа булгансың,

Күңел сиңа тартыла.                         Тышларың да бизәлгән

Буген бөтен ил баласы.                     Эченә  керсәң---- исең китәр,          

Мәктәпләргә агыла                            Бар  нәрсә  дә үзгәргән.                                                                                                         

4.  Укытучым - кояшым син

Нур сибуче күңелгә.

Син үлемсез,батыр булып

Урын алдың күңелдә.

5. Аллы-гөлле букет кулларымда

Остазыма бүләк итәргә.

Ә ул миңа мәңге шиңми торган

Гөл орлыгын бирер чәчәргә.

Алыгыз сез бүген  бүләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз  тагын  бик күп  еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

«Укытучыма» җыры башкарыла.Балалар укытучыларга,кунакларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр.

Алып баручы.

Әйе, балага көн саен яңа урләр яуларга, белем алырга укытучы ярдәмгә килә.Ул, бөтен көчен биреп, бөтен яхшылыкны укучыларының күңеленә cеңдерергә тырыша.

Укытучы

Исәнмесез,минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

Кадерле 1 нче класс укучылары! Сез бүген беренче тапкыр мәктәпкә килдегез.Тырышып укыгыз, узара дус яшәгез.Мәктәп елларын гомергә хәтердә калырлык итеп үткәрегез.

Бу якты йорт- сезнең бәхет өчен

Бу китаплар сезгә  нур чәчсен.

Эчләрендә булган гүзәл сүзләр

Иптәш булып сезгә эндәшсен.

1 нче класс укучылары сөйли:

  1. Без бит әле быел гына

Мәктәпкә  диеп килдек.

Аңарчы көннәр буена

Бакчада йөри идек.

Бик күп нәрсә белермен мин

Туган илем турында.

Мин бит инде зур булдым-

Әлифбам бар кулымда.

2. Хәрефләр өйрәнербез дә

Сүзләр төзеп уйнарбыз.

Сагынып көткән мәктәптән

Беркайчан да туймабыз.

Язарга да өйрәнербез

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тезәрбез без

Тигез, туры юлларга.

  1. Безнең илгә  белемле һәм

Намуслы кеше  кирәк

Туган ил өчен яшәрбез

Үсик кенә тизрәк.

Уку-безнең төп бурыч,

Тырышып уку-эшебез.

Тирән белем сорый илем,

«5»ледә бит көчебез.

«Өйрәтәләр  мәктәпләрдә » җыры башкарыла.

Алып баручы.

Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга.

Бүгеннән-Белем көненнән

Уку елын башларга.

Кыңгырау мәктәпкә чакыра. Әйдәгез, классларга рәхим итегез!

Кем ул укучы?

Максат.  Укучы төшенчәсенә аңлатма бирү,

               Мисаллар аша таныштыру

Кем укырга бик оста

Китап дэфтэре чиста

Ул баламы, ул бала

Укучы дип атала

Кем булыша зурларга

Кем бик оста жырларга

Ул бала унган бала  

Укучы дип атала          

Кем яратмый очлене

Ычкындырмый бишлене

Ул баламы, ул бала

Укучы дип атала

Кем ялкаулынып сойли

кем туры дэрэс сойли

ул бала унган бала

укучы дип атала

Кем ярата кошларны

кемнен бик куп дуслары

ул баламы, ул бала

укучы дип атала

кем ярата эшлэргэ

биергэ хэм жырларга

ул бала  унганбала

укучы дип атала

I-IV класс укучылары түбәндәгеләрне үтәргә тиеш

  1. Тырышып укырга. Укытучының аңлатуын дикъкать белән тыңларга, аның барлык биремнәрен үтәргә.
  2. Тырышып эшләргә, үз –үзеңә хезмәт күрсәтүдә катнашырга. Хезмәт кешеләре, аларның һөнәрләре турында белергә омтылырга. 
  3. Үз классыңның файдалы эшләрендә катнашырга. Укуда һәм хезмәттә иптәшләреңә булышырга, намуслы һәм тугрылыклы булырга. 
  4. Туган як табигатен сакларга. Мәктәп һәм башка җәмәгать милкенә, үз әйберләреңә һәм кеше әйберләренә сакчыл булырга.
  5. Көндәлек режимны үтәргә. Буш вакытны файдалы итеп үткәрергә: укырга, рәсем ясарга, музыка тыңларга, иптәшләр белән уйнарга. 
  6. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә. Көн саен иртәнге күнегүләрне ясарга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә. 
  7. Ата- аналарның, гаиләдәге өлкәннәрнең сүзләрен тыңларга, аларны ихтирам итәргә, өйдәге вазифаларны үтәргә.
  8. Мәктәптә, җәмәгать урыннарында, урамда үзеңне үрнәк тотарга. Игътибарлы, әдәпле булырга, өлкәннәргә юлда һәм җәмәгать транспортында урын бирергә. Укытучының, дежур укучыларның таләпләрен үтәргә.
  9. Һәрвакыт җыйнак булырга, пөхтә киенеп һәм чәчне тарап йөрергә, дәресләргә мәктәп формасы киеп килергә.
  10. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә. Ут, газ һәм электр җылытулы приборлар белән сак эш итәргә. Махсус билгеләнгән урыннарда өлкәннәр күзәтчелегендә генә су коенырга.
  11. Кечкенәләргә ярдәм итәргә. Өлкәннәргә ихтирамлы булырга, аларны хөрмәт итәргә, көч җитәрлек эшләрдә аларга булышырга.

Балаларда намуслылык, дөреслек, гадилек һәм тыйнаклык тәрбияләү.
Максат: укучыларда намуслылык, дөреслек, гадилек һәм тыйнаклык сыйфатлары тәрбияләү; кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтү.
Кеше өчен иң әүвәле – намус дигән,
Намусыңны сатып, итмә табыш дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул явыз дигән.
“Намус”,” намуслылык” белән бергә “ чисталык”, “сафлык” сүзләре дә йөри.
Намуслы дип без хәйлә, куркаклык һәм ялган белән үзен пычратмаган кешене әйтәбез.
Намуслы кеше ул – туры сүзле һәм кыю кеше. Дуслыкның кадерен белә торган, якыннарын, таныш-белешләрен һәм хәтта таныш түгел кешеләрне дә хөрмәт итә, ярата торган кеше. Әдәпле һәм намуслы кеше соңыннан оят булырдай, ата-аналарына, дусларына сиздерергә ярамаган эшләр эшләмәскә тырыша. Чөнки алардан яшереп эшләгән эш икейөзлелек, хәйләкәрлек булыр иде. Ә бу сыйфатлар кешене алдашырга, куркаклыкка өйрәтә.
Намуслы кеше, дусларының уңышын күреп, үзе дә шатлана белә. Беркайчан да, беркемнән дә көнләшми.
Намуслы кеше әти-әнисе, әби-бабасы хезмәтегнең дә кадерен белә. Үзе дә эш сөя. Намуслы кешегә һәрвакыт таянырга була. Шуңа күрә андый кешене хөрмәт итәләр, аңа ышашалар.
Намуслы кеше ояла белә, диләр. Чөнки ул үз гаебен, хатасын, кимчелекләрен таный, аларны ясаганы өчен кызара, үкенә белә һәм төзәтү юлларын эзли.
Намусны саклау – бигрәк тә кыз балалар өчен яшьтән белергә тиешле сыйфат. Кызлар горурлыгы ул тәкәбберлек, үз-үзен генә ярату, масаю түгел. Ул – үз кадереңне, җәмгыятьтә, кеше арасында үз урыныңны белү.
Намусны саклау, сабыр булу һәм чик-чаманы белү мәкальләрдә дә урынлы мактала:
“ Би билеген бирер, кыз намусын бирмәс”;
“ Чибәр кызның үлгәне – намусына тап төшкәне”;
“ Әдәпле кыз сәдәпле”.
“ Намус” сүзе белән бәйләнешле бик күп мәкальләр, әйтемнәр һәм тапкыр сүзләр бар:
“ Намусыңны яшьтән үк сакла”. Чөнки бер ялганласаң, кеше сиңа ышанмый һәм син гомер буе алдакчы булып каласың.

“ Намус асылташларга охшаш: кечкенә тап та аның ялтыравыгын төссезләндерә һәм бөтен кыйммәтен югалта”.

“ Пычак ярасы китә, намус карсы китми”.
 
Үзеңдә намуслылык тәрбияләү өчен түбәндәге киңәшләр файдалы булыр.
1. Өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә ихтирам белән карарга.
2. Кешеләр белән аралашканда, сүзләрне уйлап әйтергә, кемне дә булса үпкәләтә торган кыланышларга юл куймаска. Әгәр алай эшләгәнсең икән, шундук гафу сорый белергә.
3. Өлкәннәр киңәшенә һәрвакыт колак салырга.
4. Үзеңдәге кимчелекләрне таный белергә һәм аларны кабатламаска тырышырга кирәк.
Ә нәрсә соң ул дөреслек? Минемчә, ул – турысын әйтү, тугрылык, дөресен сөйли белү, хак сүз әйтә белү; уендагын яшермичә, ачыктан-ачык, дөресен әйтү, саф күңелле булу.
Юкка гына, мәкальләрдә болай диелми:
“ Туры сүз ачы булыр, ахыры яхшы булыр”.

“ Туры әйткән туганына ярамаган”.

“ Тугрылык бәладан коткарыр, ә хыянәт бәлага кертер”.

“ Тугрылыклы булып үлү ялганчы булып яшәүдән яхшырак”.

“ Икмәк белән су адәм баласының төп азыгы булса, дөреслек белән гаделлек – җан азыгыдыр”, — дип әйтеп, халкыбыз бик хаклы булган.
Кешеләр үзләрендә дөреслек сыйфатын тәрбияләү өчен түбәндәгеләргә игътибарлы булсыннар:
1. Бер-береңә карата эчкерсез, ихлас булырга.
2. Алдашмаска, ялагайланмаска.
3. Сөйләгәндә һәр сүзне уйлап әйтергә. Бары үзең белгән, үзең күргән нәрсә турында гына сүз алып барырга.
4. Җитешсезлекләр белән килешеп яшәмәскә, иптәшеңнең хатасын күрсәң, рәнҗетми генә әйтергә, ләкин яшереп калдырырга ярамый. Дөреслек таш яра диләр. Ләкин хәзерге заман икейөзле кешеләр заманына әйләнеп бара.
Тыйнаклык һәм гадилек – тәрбияле кеше өчен мөһим сыйфатлар. Тәкәбберлек, үзеңне өстен кую, урынсыз горурлык һич тә кабул ителми, чөнки кешеләрнең бер-берсе алдында өстенлеге юк, алар игелеклелек һәм зирәк акыллы булулары белән генә аерыла. Бу турыда Утыз Имәни “ Татулык бәяны” шигырендә бик үтемле кисәтә:
Малым бар дип, фәкыйрьне күрмә син хур,
Сүзем кадерледер дип, булма горур.
“Кешеләрдәге нинди сыйфатларны сез барыннан да ныграк санлыйсыз?” – дигән сорауга Карл Маркс: “ Ирләрдә — көч, хатын-кызда йомшаклык”, — дип җавап кайтарган. Әйе, хатын-кыздагы йомшаклык, тыйнаклык, гүзәллек, сабырлык һ.б. шундый сыйфатлар яшерен-батырын түгел соңгы елларда күзгә күренеп кими башлады. Киресенчә, хатын-кызлар арасында әхлаксызлык күренешләре ( эчүчелек, фахишәлек, СПИД тарату) артканнан-арта бара. Ни өчен? Болардан ничек котылырга? Хәзер атап үтәчәк киңәшләр бу сорауга җавап табарга ярдәм итәрләр дип уйлыйм.
1. Үз-үзең белән идарә итәргә, үз фикереңне тыныч кына әйтергә өйрән. Кычкырма, кешеләрнең кәефен бозма.
2. Һәрвакыт ярдәмчел бул.
3. Кешеләр белән очрашканда исәнләш, аерылышканда саубуллаш, бер-береңә “тылсымлы” сүзләр әйт.
4. Нинди дә булса бер эшне әйбәт башкара белүең белән масайма. Ип-тәшләреңне дә шулай эшләргә өйрәт.
Һәм сезгә гаиләгезгә бары тик иминлек, исәнлек, бәхет теләп, чыгышымны шушы шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.
Ә бит дөнья шундый матур үзе,
Каш җыермый гына карасаң.
Һәрберебез өчен кояш чыга,
Һәрберебез өчен таң ата.
Һәрберебез зур бәхеткә лаек,
Һәрберебез кеше ләбаса.
Яшәү шундый матур булыр иде,
Һәркем әгәр башка берәүнең дә
Кеше икәнлеген аңласа.

Син юл йөрү кагыйдәләрен беләсенме?

Максат:

    1. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген аңлату.

    2. Укучыларны юл билгеләренә, сфетофор сигналларына карап хәрәкәт итәргә күнектерү.

    3. Аларда игътибарлылык, ярдәмчел булу сыйфатлары тәрбияләү.  

Җиһазлау:

1) рәсемнәр җыелмасы.    2) сфетофор моделе.  

  •  Укучылар, без бүген сезнең белән сәяхәткә барырбыз. Сез ризамы? Алайса, кузгалдык!
  • Ә нәрсәгә утырып барабыз соң? Моның өчен табышмакның җавабын белергә кирәк.

Тәрәзәле һәр ягы

Җиргә тими аягы

Сыртында бар дугасы.   (Трамвай)              

- Янып тора алмашлап өч күзең. Әйтеп торасың безгә өч сүзне:

    - Кузгалма! – ди кызыл күзең,

    - Сабыр! – ди сары күзең,

    - Ярый, – ди яшел күзең.

  Без дә сиңа карыйбыз,

  Күзебезне алмыйбыз,

  Ни әйткәнеңне аңлыйбыз.

 - Ә хәзер тапкырлыкка ярышып карагыз инде. Мин сезгә табышмаклар әйтәм.

    - Барам, барам – очы юк. (Юл)

    - Ике аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез. (Велосипед)

    - Дүрт дөбердек, ике елтырык, бер ыңгырык. (Автомобиль)

    - Кылга асылына, тимергә таяна. Утыртып чаба теләсә кая. (Трамвай)

 - Тыңлагыз! Тыңлагыз! Моны белү һәркемгә кирәк! Безнең шәһәрдә йөрү кагыйдәләре:

    - Юлның уң ягыннан гына йөр!

    - Сенелең яки энең утырган чана яки колясканы бары тик тротуардан гына алып бар!

    - Урамда тиешле урыннарда гына чык!

    - Машина юлыннан йөрү, якынлашып килүче машина алдыннан урам аркылы чыгу, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!

    Кем шушы законнарны боза, шул кеше җавапка тартыла.

 Ак-кара тасмалар буйлап

    Җәяүле горур атлый.

    Чөнки белә: шушы билге

    Гомерен уяу саклый.

    Әлеге билге гел кисәтә

    Шофёрларны бу хакта,

    Игътибарлы булыгыз, ди,

    Җәяүле үткән чакта.   (Җәяүле юл аша чыгу урыны)

Транспортта барганда транспорттан сикереп төшеп калырга ... ( Кызыл)

*Транспортның тәрәзәсеннән башны тыгып барырга ... ( Кызыл)

*Транспортның утыргычының тоткаларына тотынып барырга ... (Яшел)

*Транспортта этешергә, төртешергә ... (Кызыл)

*Алгы утыргычларны өлкәннәргә, авыруларга, балалы пассажирларга калдырырга ... (Яшел)

*Транспортта тәмәке тартырга ... (Кызыл)

*Кычкырып сөйләшергә, шаулашып барырга ... (Кызыл)

*Алдагы  ишекләрдән  өлкәннәр, инвалидлар, балалы  пассажирлар  керергә: арткы  ишектән  калганнар  керергә ... (Яшел)

*Салонны  чүпләргә ... (Кызыл)

*Билетлар  алырга ... (Яшел)

 - Молодцы! Юлга! Ишекләр  ябыла! Зиң-зиң-зиң! Кузгалдык! 

Юлны дәвам итәр өчен  “Ярый-ярамый!”уенын уйнап алырбыз. (Командаларга сораулар чиратлаштырып бирелә, җаваплар  “ярый”, “ярамый” дип хор белән әйтелә.

*Күпердә уйнарга ... (ярамый)

*Светофорның яшел уты янганда юл аркылы чыгарга ... (ярый)

*Юлны җир асты юлы аша чыгарга ...

*Велосипедта рульне җибәреп йөрергә ...

*Өлкәннәргә юл аркылы чыгарга булышырга ...

*Юлдан барган машина артына ябышып барырга ...

*Светофорның сары уты янганда юл аркылы чыгарга ...

*Машиналар юлында уйнарга ...

*Машиналар юлын зебра аша чыгарга ...

*14 яшьтән велосипедта йөрергә ...

Гел-гел уңсын юлыгыз,

Бәла-каза булмасын!

Өйрәнегез ныгытып,

Юл йөрү кагыйдәсен!

Юл йөрү кагыйдәләре турында газеталар белән танышу

Юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү турында рәсемнәр ясау

  КЕРЕШ   ИНСТРУКТАЖ

Максат. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен аңлату.

  1.  Укучылар мәктәптә укучылар өчен кагыйдәләрне төгәл үтәргә, йөгереп йөрмәскә, тынычлыкны сакларга, чиста – пөхтә йөрергә тиешләр.
  2. 730 – 750 та мәктәпкә килергә, звонок булгач классларга кереп утырырга тиешләр.
  3. Мәктәптә төп куркыныч факторлар:  
  • этаж баскычлары – ашыкмыйча берьяклап йөрергә;
  • коридор һәм туалет ишекләре – сак булырга;
  • электр җиһазларына кагылмаска;
  1. Укучылар классның чисталыгына, җилләтелүенә җаваплы, шәхси гигиена таләпләре төгәл үтәлергә тиеш. Укучылар икенче аяк киеме белән йөриләр.
  2.  Укучылар төрле аварияләр, янгын очрагында укытучы җитәкчелегендә инструкция нигезендә эш итәләр.
  3. Класста укучылар чисталыкны сакларга, дәрескә кирәкмәгән очлы, кисә торган әйберләр алып килмәскә тиеш. Мәктәпкә укучылар өс киемнәрен салып керәләр.
  4. Укучылар дәрескә звонок булганчы кереп үз урыннарына утырып, кирәкле әйберләрне әзерләп куялар.
  5. Укучы парта арасында боргаланмаска, парталарны укытучы рөхсәтеннән башка күчермәскә.
  6. Чисталыкны һәм тәртипне дежурныйлар тәэмин итә.
  7. Парталарга укучылар буйларына ишетү һәм күрү сәләтләренә карап утыртыла. Урыннан урынга күчү укытучы җитәкчелегендә генә башкарыла.
  8. Үзеңне начар хис итсәң укытучыга әйтергә.
  9. .Җылыту системасы тишелсә, укучыларны кабинеттан чыгарырга һәм сантехник чакыртырга.
  10. Янгын чыкса укучыларны эвакуацияләргә, якындагы янгын частена хәбәр итәргә һәм янгын сүндерү чарасы ярдәмендә янгынны сүндерергә керешергә.
  11. 1.1.Үзеңнең эш урыныңны чиста, пөхтә тот,  башка урынга утырма.
  12. 1.2.Класстагы электр приборларының (включатель, розеткалар) кайда урнашканын бел.
  13. 1.3.Класстагы һәр әйбернең урынын бел, дөрес урнаштыр.
  14. 1.4.Төзек булмаган электр приборларын күрсәң укытучыга әйт.
  15. 1.5.Ачык форточкадан башыңны тыгып карама, кеше белән сөйләшмә.
  16. .Тәрәзә төбенә басмаска.
  17. Инструктаж № 1. Класс кабинетында укучылар өчен куркынычсызлык   кагыйдәләре .
  18. 1.1Класста игътибарлы, тәртипле һәм сак бул, укытучының әйткәнен төгәл үтә.
  19.      1.2.Эш өчен кирәкле коралларны, материалларны дөрес итеп куй.
  20. 1.3.Дәрес өчен кирәкмәгән әйберләрне өстәлгә куйма.
  21. 1.4.Эшкә тотынганчы аны ничек башкарасын уйла, өйрән.
  22. 1.5.Класс бүлмәсен җыештыру буенча таләпләрне үтә.
  23. Инструктаж № 2. Тәнәфес вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре.
  24. 2.1Класста хәрәкәтле уеннар оештырмаска.
  25.      2.2.Коридорда йөгереп йөрмәскә, класс ишекләре яныннан үткәндә сак бул.
  26. 2.3.Баскыч култыксаларына утырып шума, бер- береңне этеп уйнама. 2.4.Өлкәннәр күзәтүеннән башка хәрәкәтле уеннар уйнарга мәйданчыкка чыкма.
  27. Инструктаж № 3. Электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре.
  28.       3.1.Укытучы рөхсәтеннән башка электр приборларын тоташтырма.
  29. 3.2.Розеткага очлы әйберләр тыгып уйнама.
  30. 3.3.Чыгып торган электр приборларын күрсәң тотынма.
  31. 3.4.Төзек булмаган приборлар белән уйнама.
  32. Инструктаж №  4.Дәрес беткәннән соң таләпләр.
  33. 4.1Электр приборларын эшләтүдән өзәргә.
  34. 4.2.Кабинетны җилләтергә һәм юеш ысул белән җыештырырга.
  35. 4.3.Форточкаларны  ябарга, утны сүндерергә.
  36. 4.4.Өйгә кайтканда юлда  йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә.
  37. Инструктаж № 6.  Мәйданчыкта уйнаганда куркынычсызлык кагыйдәләре.
  38. 6.1.Тәрбияче рөхсәтеннән башка урамга чыгып йөрмә.
  39. 6.2.Тәрбияче булмаганда гимнастик снарядларда шөгыльләнмә.
  40. 6.3.Уен барышында уен кагыйдәләрен бозма.
  41. 6.4.Бер – береңә зыян китерә торган уеннар уйнама.
  42. 6.5.Тәрбияченең күрсәтмәләрен төгәл үтә, башкалардан аерылып йөрмә.
  43.  
  44. Инструктаж № 7.  Урамда шәхси куркынычсызлык .
  45. 7.1.Әгәр синең артыңнан таныш булмаган кеше куа икән, кеше күп урыннарга йөгер.
  46. 7.2.Әгәр таныш булмаган кеше сине мәҗбүри алып китәргә тырышса, карыш, кычкыр, ярдәмгә чакыр.
  47. 7.3.Чит кешенең сүзләренә ышанма.
  48. 7.4.Таныш булмаган машинага утырма.
  49. 7.5.Чит кешене йортыгызга чакырма, кертмә.
  50. 7.6.Караңгыга чаклы уйнама.
  51.     Инструктаж № 8. Юлда йөрү кагыйдәләре.
  52. 8.1.Тротуардан уң яктан гына йөр.Әгәр тротуар булмаса юлның сул кырыеннан транспортка каршы бар.
  53. 8.2.Юлны тиешле урыннан гына чык.
  54. 8.3.Юлның икенче ягына чыкканда башта сулга, аннары уңга кара.
  55. 8.4.Транспорт алдыннан йөгереп чыкма.
  56. 8.5.Юлларда уйнау тыела.
  57. 8.6.Транспорт юлына велосипед белән чыкма.
  58.      Инструктаж № 9.Экскурсиягә  барганда куркынычсызлык кагыйдәләре.
  59. 9.1.Урамнан барганда, тезелеп сул яктан гына йөр, сафтан читкә чыкма.
  60. 9.2.Һава торышына карап киен.
  61. 9.3.Үзең белән 3 кг нан артык әйберләр алма.
  62. 9.4.Экскурсия барышында укытучының күрсәтмәләрен төгәл үтә, тиеш булмаган урыннарга кермә.
  63. 9.5.Ачык сулыклардан су эчмә.
  64. 9.6.Агулы үсемлекләр белән таныш бул, кулыңа алма, авызыңа капма.
  65. 9.7.Травма алсаң, укытучыга әйт.
  66. 9.8.Табигатьне пычратма.
  67. 9.9.Учак якма.
  68. 9.10. Экскурсиядән туры өеңә кайт.
  69. 9.11.Юл йөрү кагыйдәләрен үтә. ( № 8 )

Инструктаж № 10. Янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләре.

Тыела:

10.1.1.Үзең белән шырпы һәм зажигалка йөртү, аларны кабызып уйнау.

10.1.2.Электр приборларын розеткага тоташтырып, караучысыз калдыру.

101.3. Төзек булмаган электр приборларын файдалану.

10.1.4.Газ плитәсен янган килеш калдыру, газ чыгып утыруны булдыру.

10.1.5.Газ плитәсе янына әйберләр кую.

10.1.6.Үзегез электр приборларын ремонтлау.

10.1.7.Өлкәннәрдән башка учак ягу.

Рөхсәт ителә:

10.2.1.Өйне янгыннан сакларга.

10.2.2.Янгын очрагында янгын сүндерүчеләрне чакыртырга.

10.2.3.Куркыныч турында сигнал бирергә.

10.2.4.Янгын сүндерүчеләрне каршы алырга ,урынын күрсәтергә.

10.2.5.Эвакуация планын белергә.

10.2.6.Өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга.

10.2.7.Әгәр төтен булса бинадан шуышып чыгарга.

10.2.8.Янгын булган урыннардан кешеләрне коткарырга.

10.2.9.Янган кешене,әйберне җәймә белән капларга.

  Инструктаж № 12.  Ашханәдә  куркынычсызлык кагыйдәләре.

12.1.Ашханәгә ашыкмый гына бар.

12.2.Ашар алдыннан кулыңны ю.

12.3.Үзеңә билгеләнгән урынга гына утыр.

12.4.Ашаганда сөйләшмә.

12.5.Кайнар ризыклар белән пешүдән саклан.

12.6.Ризыкны ашыкмыйча гына чәйнәп аша.

Инструктаж № 13. Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр .

30.1.Урамда кычкырып сөйләшү, көлү әдәпсезлек.

30.2.Урамны чүпләмә: көнбагыш чубе, конфет кәгазе, җиләк- җимеш чүбе, кәгазь һ.б. ташлама.

30.3.Кинотеатрда тавышланма, йөгереп уйнама.

30.4.Тамашачыларга комачаулама: сызгырма, урындыклар белән тавыш чыгарма.

30.5.Залдан чыкканда ашыкма, этешмә.

30.6.Итагатьле ,тәртипле бул.

30.7.Җәмәгать урыннарында булу вакытын исеңнән чыгарма.

Тема. Исемең матур , кемнәр куйган?

Максат. Татар исемнәре, аларның барлыкка килүе, ясалыш үзенчәлекләре, мәгънәләре турында мәгълүмат бирү; үз исемеңнең мәгънәсен ачыкларга омтылыш тудыру; татар теленә карата кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

«Исеменә күрә җисеме», «Исеме җисеменә туры килсен». Исем кушкан вакытта кешенең киләчәктә булырга тиешле үзенчәлеген күз алдында тотып, мәгънәсенә игътибар итеп, исем сайлау  кирәк. Тормыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: кешенең исеме аның алдагы тормышына йогынты ясый икән. Шуңа да hәр әти-әни үз баласына мәгънәле, матур исем кушарга тели.

Адилә - гадел, намуслы, тугрылыклы.

Азалия булгангадыр инде

Тыныч холык – фигылем.

Җитез, күндәм, ләкин һәрчак

Төпле минем фикерем.

 

Әмир, Әмирхан — берәр өлкә яки дәүләт башлыгы

Сылу - Гүзәл, чибәр йөз-битле мәгънәсендә.

Булат – тимер, корыч.

Салават - (гарәп исеме) Мактау намазы

Алия - (гарәп). Күтәренке.чәчәк

Ислам – аллага буйсыну

Камил и Камилә - (араб.) һәряктан да уңган

Нияз - ихтыяҗ; үтенү, ялвару, теләү; бүләк

Самат («мәңге яшәүче».

Эвелина - "дающая жизнь".

Роман - "крепкий, сильный".

Ирхан – көчле чын ир

Алсу – чибәр, гүзәл

Инсаф - инсафлылык, тәртиплелек, намуслылык

Зәйнәп- тулы гәүдәле, моңлы кәккүк.

Язилә – язх иле

Зарина – “красота зари” алтын бизәк

Рузил-  акыллы, бәхетле

Роман – крепкий, сильный

Синдбад – елга хуҗасы

-Балалар, исем кешегә ни өчен кирәк?(кешеләрне бер-берсеннән аерыр өчен; кешеләр исемсез яши алмыйлар)

-Дөрес, балалар, исемсез кеше яши алмый. Кешеләрнең исемнәре булмаса, безгә бер-беребез белән аралашырга кыен булыр иде...

Җирдә бит яши кешеләр

    Исем алып, ат алып.                                                                                                  

    Исемсезләр кала алмый                                                                                                

  Хәтерләрдә сакланып.

-Балалар, ә исемне без каян алабыз? Кем безгә исемне сайлый?

Йомгаклау.  Балалар, исем – сезнең тормыш юлыгыздан күтәреп барган изге байрагыгыз. Бервакытта да исемнәрегезне бозмагыз, русчага әйләндермәгез. Яхшы ат – яхшы исем белән яшәргә насыйп булсын сезгә. Сезнең исемнәрегезне бары тик яхшы яктан гына телгә  алып сөйләсенн

    Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә. Аның чисталыгын, ихтирамын сакларга тиешсең. Һәр начарлык, һәр начар исем кешегә сеңеп калган шикелле. Исемгә йогарлык начарлык эшләүдән сакланырга кирәк. Исем – ул синең үзең генә дә түгел бит: ул – синең йөзең, ата-анаңның, нәселеңнең йөзе. Сезгә бирелгән исемнәрне горурланып әйтерлек булса иде.

Безнең гаилә.

максат:

– Балаларда гаилә әгъзаларына хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү;

– образлы фикерләү сәләтен үстерү;

– балаларның үз тәҗрибәсеннән чыгып, хикәя төзүләре

Әңгәмә  барышы:

- Балалар, без сезнең белән бүгенге шөгыльлебездә үзебезнең гаиләләр турында сөйләшербез. Әңгәмәбез гаилә турында булгач, билгеле инде, сүз әти, әни, әби, бабай, апалар,  абыйлар, сеңелләребез һәм энеләребез турында барыр.  

Гаилә ул – тормышның нигезе. Әти-әниләрегез – аның тоткасы, ә сез, балалар, гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ватылмасын, дисәгез бер-берегезне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

Балалар, сез кичләрен нишлисез?

Гаиләдә иң зур, баш кеше – әти. Чөнки ул гаиләнең барлык  кешеләре турында да  кайгырта. Өйдәге иң  авыр эшләрне дә әтиләр башкара. Ул – өйнең терәге, таянычы. Әниегез сезне ягымлы сүзләре, мөлаемлыгы белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, күп нәрсәне белүе белән сөендерә. Әтиләр дә, әниләр кебек үк, балаларын ихлас күңелдән яраталар. Вакытлары булганда, алар һәрчак балалары янында. Кулларына алып  иркәләүчеләр дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да – әтиләр.

“Бармак” уены. Б. Бу бармак – бабай, әби, әти, әти, мин. Минем исемем Лера... Бу бармак – абый, апа, энем, сеңлем, бәби. Бәбинең исеме

Безнең гаилә
Автор: Габдулла Тукай

Безнең гаилә

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

 Йомгаклау. Сез һәрвакыт йомшак, тәмле телле булыгыз. Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата.  Әти- әниләрегезгә, әби-бабаларыгызга ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтеп яшәгез.

Иҗади эш. “Минем гаиләм” темасына рәсемнәр ясау. 

 

Мин кунакка барам.

 Максат: 1) Кунакта үз-үзеңне тәртипле, әдәпле тотарга өйрәтү; 2) Укучыларда үзара ярдәмләшү, дуслык, өлкәннәрне ихтирам итү сыйфатлары тәрбияләү; 3) Кунакларын күелен күрергә, алар белән аралашу тәртибен өйрәту

–  Балалар, сез кунакка йорергэ яратасызмы?

– Эйе, яратабыз.

– Э сезнен кемнэргэ кунакка барганыгыз бар?

– Эбилэргэ, бабайларга, апаларга, абыйларга.

– Балалар, барабызмы Эминэгэ кунакка?

– Эйе, барабыз.

– Кунакта уз-узенне ничек тотарга кирэк?

– Яхшы, тэртипле, эдэпле, кычкырмаска, йогереп йормэскэ.

– Балалар, кунакка нэрсэгэ утырып барып була?

– Автобуска, машинага, поездга, самолётка.

Кунакка сирәк барсаң, кадерең артыр. 2. Олылардан алда табын янына утырма. 3. Кунак булсаң, тыйнак бул

  1. Һәр эшнең үз тәртибе булган кебек, кунак чакыруның һәм кунакка баруның да үз кагыйдәләре бар. Һәр кеше кечкенәдән үк кунак чакыра, чакыруны кабул итә, кунакларны кунак итә, бүләкләр әзерли белергә тиеш. 2) Кунакка шулай ук үз-үзеңне дөрес һәм тәрбияле итеп тота белергә кирәк. Киемең чиста булсын. 3) Кунакка барганда мәмәлән: туган көн, яңа ел, һ.б. шундый истәлекле бүләк алырга кирәклеген онытма.
  2. Өстәл артында ничек утырырга. 1. Терсәкләрне өстәлгә куймаска 2. Ашны өреп суытмагыз, тавышсыз гына кашык белән болгатыгыз. 3. Кашык, чәнечкене дөрес тотыгыз. 4. Авызга ризык капкан килеш сөйләшмәскә. 5. Өстәл яныннан кузгалганда рәхмәт әйт. Боларны бел! 1. Кунакка чакыручыларга рәхмәт белдер. 2. Кунакка соңга калып барма. 3. Бүләк алганда яки биргәндә үзеңә ошамаганны бирмә. 4. Кунакта шат күңелле бул. (Көй көйләтеп утырма) 5. Кычкырып көлмә, сөйләшмә, башкаларның игътибарын үзеңә җәлеп итмә.
  • 1. Кунак сөйгән өйдә бәрәкәт бар.
  • 2. Кунак атаңнан олы.
  • 3. Кунак бәхете белән килә.
  • 4. Ашның бәрәкәте кунак белән.
  • 5. Мәҗлес яме кунак белән, табын яме коймак белән.
  • 6. Каршы алу, озатып калу – кунакның бар хәрмәте.
  • 7. Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала ипи – тоз.
  • 8. Кунакчыл кешенең табыны буш булмый.
  1. Кунакта үзеңне тәртипле тотарга,табын әдәбен үтәргә кирәк.
  • СЫНЫГЫҢНЫ КАЛДЫРСАҢ, БӘХЕТЕҢ КАЛЫР.
  • ПЫЧАК АША АШАСАҢ, ЭЧЕҢ АВЫРТЫР.
  • ӘТИ-ӘНИДӘН АЛДАН ТАБЫНГА УТЫРМА.
  • ВАКЫТЫНДА ТУЯ БЕЛ, КАШЫГЫҢНЫ КУЯ БЕЛ.

Тема: Үз-үзеңне ничек тотарга

Максат: мәктәптә, өйдә, урамда, күршеләр белән үз- үзеңне тоту кагыйдәләре,Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы, аның үгет- нәсихәтләре белән таныштыру;

Шәфкатьлелек,мәрхәмәтлелек, бер- береңә ярдәмчел булу кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Тема өстендә эш.

1. Укучылар мин бүгенге дәресне, түбәндәге сүзләрне укып, аларның нәрсә аңлатканын өйрәнүдән башлап җибәрәсем килә. “ Ягымлылык”, “ ихтирамлылык”, “ киң күңеллелек”(сүзләр тактада язылган). Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Алар нинди кешеләргә әйтелә торган сүзләр? (укучыларның җавапларын тыңлау)

-Әйе, әдәпле кеше ул ягымлы да, ихтирамлы да һәм киң күңелле дә була. Андый кешенең үзен дә ихтирам итәләр.

-Без бүген сезнең белән Ризаэддин Фәхреддиннең балалар өчен язылган үгет-нәсыйхәтләре белән, өйдә, мәктәптә, урамда, күршеләр белән үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләре белән танышырбыз.

2. Хәзер мин сезгә Р.Фәхреддин турында кыскача гына сөйләп китәм.

— Р.Фәхреддин 1859 елның 17 гыйнварында Әлмәт районы Кичүчат авылында мулла гаиләсендә туа.

Мәдрәсәдә үк ул гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Мәдрәсәнең югары сыйныфында укыганда ук инде башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Укыту- тәрбиядә яңа алымнар куллана. Әлеге һөнәренә ул гомере буе тугрылыклы булып кала. Укыту, тәрбия бенча бик күп китаплар бастырып чыгара. Хәзерге вакытта да без аның үгет- нәсыйхәтләрен укып өйрәнәбез.

3. Өй эчендәгеләргә яхшы булу яхшы эштер. Шуның өчен өй эчендә булганнарга әдәпле вә миһербанлы булыгыз, аларга рәхәт булса, сезгә дә рәхәт булыр. Йокыдан иртә торыгыз вә торганнан соң, сәламәтлелегез турында кайгыртыгыз , дип яза Р.Фәхреддин.

— Туганнарыгыздан кала күршеләрегез сезнең иң якыннарыгыз ди.Алар белән яхшы вә дус торыгыз, шатлык һәм хәсрәтләре вакытында хәлләрен сорагыз, хезмәтләре булса башкарыгыз.

Күршеләрегезнең ерак кардәш яки чит кешеләр булганнарына күз салмагыз, койма ярыкларыннан карамагыз, һичбер эштә аларның хәтерләрен калдырмагыз.

— Балалар, сезнең дә күршеләрегез бар, сез алар белән нинди мөгамәләдә. Дус тату яшисезме? Р. Фәхреддин нәсихәтләре белән килешәсезме?(балаларның җаваплары).

Кешенең үз-үзен тотышыннан, гадәтләреннән ни дәрәҗәдә әдәпле булуын белеп була. Яхшы гадәтләрне үзеңдә кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Моның өчен син кайда гына булсаң да, урамдамы, мәктәптәме, дәрестәме, тәнәфестәме-әдәплелек кагыйдәләрен онытмаска тиеш. Син кайда булсаң да кешеләр белән яшисең, алар белән аралашасың. Мәктәптә иптәшләрең, укытучылар, җыештыручы апалар. Өйдә- әтиең, әниең һәм башка туганнарың, урамда – дусларың һәм сиңа таныш һәм таныш булмаган абыйлар һәм апалар.

Әдәпле, тәрбияле кеше бервакытта да үзе турында гына уйламый, ә үзе янындагы иптәшләре, туганнары, абыйлар, апалар турында да уйлый.

— Әйдәгез хәзер искә төшерик әле, урамда үз- үзеңне ничек тотарга кирәк соң?(балаларның җаваплары).

4. Без сезнең белән мәктәптә “ Укучылар өчен кагыйдәләр”белән танышкан идек инде һәм бүген

Р. Фәхреддиннең мәктәп тә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында язган үгет- нәсыйхәтләре белән танышырбыз.

— Мәктәпкә кергәч тә аяк киемнәрегезне, бүрек, тун кебек тыш киемнәрегезне билгеле җиргә куеп, мөгаллим вә башка иптәшләрегезгә ачык йөз белән сәлам бирегез һәм алар белән дәрес укырга керешегез. Дәрес башланыр вакыт җитсә, әдәп белән генә урыннарыгызга урнашыгыз.

Мәктәп эчендә булган тавышларга катышмагыз, уйнаучы вә тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз, алар белән бер җирдә утырмагыз, үзегезгә билгеләнгән урыннан рөхсәтсез күчмәгез.

Бертөрле дәрес бирелгәндә сез икенче дәресләр карап утырмагыз. Сүзегездә яки язуыгызда булган ялгышларыгызны мөгаллимнәр төзәтсә, моның өчен күңелсезләнмәгнз. Мәктәп эчендәме, башка җирдәме, әдәпсез сүз сөйләмәгез, чөнки мондый эшләргә тәрбияле кешеләр нәфрәт белән карыйлар.

Мәктәптә дәресләр беткәннән соң “инде уку вакыты үтте, гыйлем дә җитәрлек булды” дип китаптан аерылмагыз. Файдалы яңа әсәрне, әдәби китапчыкларны укыгыз, бу сәбәпле зиһенегез ачылыр. Акылыгыз артыр, фикерегез тупланыр.

III. йомгаклау.

Без сезнең белән бу дәрестә Р. Фәхреддиннең үгет- нәсыйхәтләре белән таныштык. Сезгә бу кагыйдәләр белән танышып калу гына түгел, ә һәрвакыт истә тотып, үтәп торырга кирәк.

(тактада язылган мәкальне уку).

“Агач беленә җимешеннән,

Адәм- кыланмышыннан”

Халык мәкальләрен гел искә төшереп торырга кирәк.

Син кайда, кем белән булсаң да аларга игътибарлы бул, ярдәмче бул! Бу кагыйдәләрне үтәсәң, син үзеңә карата башкалардан бары тик ягымлы сүзләр генә ишетерсең, аларның җылы карашын тоярсың.

Исәнләшү кагыйдәләре

Максат: Исәнләшү - танышу әдәбенең кайбер кагыйдәләре турында сөйләшү,

фикер алышу. Укучыларның бер - берсенә карата, малайлар һәм кызлар арасында үзара ихтирам тәрбияләү.

Материал:

  1. «Мәгариф» журналы, №6, 2002 ел.
  2. В Казыйханов «Әхлак дәресләре», Казан, 2004.

Дәрес барышы

1.Укытучының кереш сүзе.

-Бер караганда исәпләшү - танышуның әллә ни кыенлыгы да юк кебек. Һәрберебез исәнлек - саулык сорашуда гамәлгә кергән «Саумы?», «Әссәламәгаләйкем!», «Сәлам», «Ни хәлләр?» кебек сүзләрне көн дә урынлы һәм белеп куллана. Һәр халыкның, гөреф - гадәтләре үзенчәлекле һәм күптөреле. Европа илләрендә гадәти саналган аралашу кагыйдәләре Азия илләрендә кабул ителгәннән аерым Французлар белән инглизләр һәрберсе бу мәсьәләгә үзенчә якын килә, русларның һәм татарларның аралашу тәртибе дә башка халыкларныкыннан аерыла. Белгәнебезчә, халкыбызның әдәплелек кагыйдәләре гомүм төрки гореф - гадәтләр нигезендә кабул ителгән. Элек - электән татар хатын - кызы үзенең тыйнаклыгы, басынкылыгы, сабырлыгы белән аерылып торган. Исәнләшкән вакытта ир - атның күзенә карау түгел, йөзенә дә күтәрелеп бакмаган, аңа кул да бирмәгән.

Ләкин заманалар үзгәрде. Хәзер хатын - кызларга, мәгълүм сәбәпләргә бәйле рәвештә үз авылы, шәһәре, иле һәм хәттә чит ил кешеләре белән аралашырга, эшлекле мөнәсәбәтләргә керергә туры килә. Әлбәттә, кайда һәм кем белән аралашуына карап, һәркемнең исәнләшү - танышу кагыйдәләреннән хәбәрдар булуы зарур. Сезгә дә аларны белү бары тик, файдага гына булачак, чөнки «иртәгә» «бүгеннән» башлана.

  1. Дөньяда сәлам бирүнең күп төрле формалары бар. Мәсәлән, тибетлылар исәнләшкәндә баш киемнәрен уң кул белән сала. Сул кулны колак артына күтәреп куя, өстәвенә телен дә чыгара. Европалылар, гадәттә, эшләпәләрен күтәреп, җиңелчә баш ию белән чикләнә. Японнарда сәлам бирү башны түбән итеп, уртача түбәнлектә һәм җиңелчә иеп башкарыла. Иртә белән профессорын күргәч, япон студенты аңа уртача гына баш иеп сәлам бирә. Көндез очрашканда җиңелчә генә баш ия. Профессор студентка сизелер - сизелмәс кенә баш кагып җавап бирә.

 Кешеләр төрле формада, төрле ысуллар белән бер - берсенә хәерле иртә, хәерле көн, хезмәттә уңыш, саулык - сәламәтлек, иминлек тели.

Сәлам бирүнең төп кагыйдәсе шундый: ир кеше - хатын -кыз белән, яшьрәк кеше - өлкәннәр белән, хезмәткәр җитәкче белән беренче булып исәнләшергә тиеш. Ирләргә бер - берсе белән һәрвакыт кул биреп күрешергә киңәш ителә, ә хатын -кызга кул бирү ике якның да теләгенә бәйле. Исәнләшкәндә уң кулыңны бирү - борынгы йола, аның мәгънәсе - кулыңда корал юк икәнне аңлату. Хәзерге вакытта кул биреп күрешү - яхшылык теләү, ихтирам итү билгесе. Ир кешене хатын - кыз белән таныштырганда, беренче булып хатын - кыз кул бирә. Бу кагыйдәне өлкән кешеләргә карата куллану да урынлы.

Дөньяның күпчелек илендә, шул исәптән бездә дә, кияүдәге хатын - кызларның гына кулын үбү гадәткә кергән. Германия һәм Австриядә хатын - кызларның кулын аеруча тантаналы очракта гына үбәләр.

3. Ситуацияле мәсьәләләр чишү, вакыйгаларны тасвирлап күрсәтү.

1) Азат иптәшләре белән кафеда утыра. Ишектән аның күптәнге танышы Илдус килеп керә. Азат аны бик сагынган, күрәсең, кинәт урыныннан торып, биючеләрне этә - төртә Илдус каршына йөгерә, аны кочаклый, шап - шап аркасына суккалый, үзе утырган өстәл артына чакыра. Азатның үз - үзен тотышын сез ничек бәяләр идегез? ( Клубта, кафеда яшьтәшеңне очратсаң, баш иеп исәнләшү дә җитә. Әгәр өстәл янында үзең генә булмасаң, урыннан тору кирәкми.)

2)Сания театр фойесында ял итеп йөрүчеләр арасында йөзе бик таныш булган бер кешене күрде, ләкин кем икәнен исенә төшерә алмады, ди. Исемен хәтерләмәгәнгә курә, дәшми калырга булды. Бу очракта ни эшләргә: әлеге кешенең кем булуын ачыклау йөзеннән, аңа «Сезне кайда күргән идем соң әле, исемә төшерә алмыйм?» кебек сорау бирергәме яки таныган кыяфәт белән хәл - әхвәлен сораша башларгамы? (Таныш йөзле кешенең кем икәнен төгәл белмәгәндә, баш селкеп кую да җитә.)

3)Гали чакырылган урынга соңрак килде. Ул килгәндә башкалар җыелып беткәнгә күрә, егет югалып калды, башлап кемгә дәшәргә дә белмәде. Сез бу очракта нишләр идегез? (Башта хуҗалар янына килеп исәнләшергә, ә калган кунакларга әдәпле генә итеп баш иеп алырга кирәк. Беренче тапкыр күргән кешеләрне игътибарсыз калдырып, иске танышлар белән генә исәнләшергә ярамый. Сезне кунаклар белән хуҗалар таныштырыр.)

V. Тәрбия дәресен иомгаклау. Укучыларң жавапларына нәтиҗә ясау. Моның өчен әңгәмә барышында һәр төркемнең жавапларын баллар белән билгеләп бару кирәк.

Без театрда, музейда

Максат. 1. Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшенү.

2.Музейда укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләр б-н таныштыру.

Әңгәмә барышы.

- Укучылар, ә сез спектакльләр карарга яратасызмы? Шул турыда төркемнәрдән сорагыз әле. Вика син спектакль карарга яратасыңмы? -Әйе. Ә син Саша ? -Әйе, мин дә яратам. Кайбер кешеләр театрга йөрергә яратмый. Алар үзләрен гаҗәеп зур дөньядан – сәнгать дөньясыннан мәхрүм итәләр. Кешеләрнең күбесе театрга бик теләп йөри. Концерт, спектакль карау – зур бәйрәм. Сез дә театрга йөрергә, карарга яратасыз икән. Шуңа күрә без дә үз-үзебезне тоту кагыйдәләре белән танышырга тиеш. 1) Театарга пөхтә һәм бәйрәмчә киенеп бар. 2) Спектакльгә соңга калма. 3) Театрда өс киемнәреңне сал, чәчеңне тара. 4) Рәт арасыннан узганда, урындыкларда утыручыларга йөзең белән борылып кер. 5) Театрга баргач, билетта күрсәтелгән урынга утыр. 6) Тамаша залында тирә-юньдәгеләргә комачаулама, утыргычны шыгырдатма, сызгырма, сөйләшмә, туңдырма ашама, конфет суырма. 7) Тәнәфес вакытында да үзеңне тыйнак тот, тәртипле бул, идәнне чүпләмә, чабып йөрмә. - Бәлки сезнең кайберләрегез үз тормышын театр белән бәйләр, артист булыр. Артист булу өчен нинди булырга кирәк? -Артис булу өчен әдәбиятны яратырга, күп китап укырга, уен-көлкене аңларга.

Музейда укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләр.

.Музейга өс – баш киемнәрен салып, алмаш аяк киеме киеп керергә.

.Музейда кычкырып сөйләшмәскә.

 Музейда экспонатларга кул белән кагылмаска.

Игътибар белән тыңла, башкаларга комачаулама.

Витринага кагылма.

Музейдан чыккач кулыңны сабынлап ю.

Мин спортны яратам!

Максат: Укучыларны спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә уңай тәэсир итәчәгенә төшендерү; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Укытучы сүзе.

-Укучылар, сезнең сәламәт буласыгыз киләме?

-Ә нәрсә соң ул сәламәтлек?

-Ә сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

- Бездә Актүбәдә кайда спорт белән шөгыльләнергә була?

-Укучылар, ә 2009нчы ел нинди ел дип игълан ителде?

-Бүген без дәрестә сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында яңа

белемнәр алырбыз.

Тактада бассейн рәсеме.

-Бу нәрсә?

-Кайсыгыз бассейнга йөри?

-Атнага ничә тапкыр йөрисез?

-Бассейнда нишлисез?

-Сезнең сыйныфта кем яхшы йөзә?

-Ә син йөзә беләсеңме?

Тактада спорткомплекс рәсеме.

-Бу нәрсә?

-Спорткомплекста нинди секцияләр эшли?

-Стадионда нәрсәләр бар?

-Димәк, безнең Актүбәдә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да

тудырылган. Стадион, йөзү бассейны, спорткомплекс та бар һәм эшлиләр.

-Ә 2013 нче елда Казанда спорт белән бәйле нәрсә үтте?

-Ә 2015 нче елда нәрсә үтте Казанда?

Кемнәр Казанга барып карап кайтты?

Укучылар үзләре яраткан спорт төре турында сөйлиләр.

(хоккей секциясенә йөрим. физик күнегүләр ясыйбыз. Кышын безнең гаилә чаңгыда, тимераякта шуа.Җәен су керәбез, бадминтон уйныйбыз. йөзәргә яратам. бию түгәрәгенә йөрим...)

Сүзтезмәләрне тәрҗемә ит.

Привычки взрослых, плохие привычки, курение сигарет, сильный яд, дым сигарет, молодой организм, память подростка, физическое развитие, отстает по развитию, не кури сигареты.( кирәк-кирәкми)

Алган белемнәрне тест ярдәмендә кабатлау.

  1.Спорт төре.
1. йөзү
2. уку

 3. утыру

 2. Кыш көне нишлиләр?

 1. роликта шуалар

 2. велосипедта шуалар

 3. чаңгы шуалар

 3.2009нчы ел- нәрсә елы дип игълан ителде?

 1. гаилә

 2.      сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы

 3.      мәктәп

4.Җөмләне дәвам итегез.

  Тәмәке тарту-

 1 .начар гадәт

 2.яхшы гадәт

 З.бик начар гадәт

 5.Шугалакта шуар өчен нәрсә кирәк?

.чана

 2.тимераяк

  3.чаңгы

Молодцы!

Минем ял көнем

Максат: сөйләм телен үстерү. Ял вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрә белүне күнектерү.

Мисал.

Һәр елны без сыйныфыбыз белән урманга, елга буйларына барабыз. Мондый походлар безнең дус сыйныфыбызны тагын да берләштерә. Безнең барлык походларыбыз да кызыклы үтә, ә берсе турында мин күбрәк сөйләргә телим.
Майның соңгы көннәре иде. Без, җыенып, юлга чыктык. Ашыкмыйча гына бардык, җырламаган җыр калмады, шаярдык, уйнадык, көлдек, фотога төштек. Табигать тә безнең белән бергә шатлангандай тоелды. Ул инде җәйне каршы алырга әзер: тирә-юнь ямь-яшел, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, чут-чут итеп кошлар сайрый, бал кортлары, төклетуралар безелдәп бал эзләп оча. Бөтен җирдә матурлык. Күңелгә Г. Тукайның шигъри юллары килә:
Ак күмәч берлән ашарлык саф һава;
Җир яшел; кошлар да сайрый, валлаһи! ("Валлаһи")
Мин иң алдан бара идем. Искиткеч матур урынга килеп чыктык. "Ял итү өчен менә дигән алан!" дип уйлап та өлгермәдем, укытучым ялга туктау турында әйтте. Монда урман елга яры белән тоташкан иде.
Безнең теләк: чәй кайнату, шашлык һәм көлгә күмеп бәрәңге пешерү иде. Малайлар учак ягу өчен урын сайлый башладылар. Укытучыбыз урманда ут ягарга ярамавын искәртте. Без түбәнгә − елга ярына ук төшеп киттек. Монда инде ут ягарга мөмкин иде. Утынны урманнан җыеп төштек.
Шашлык кыздыруны мин үз кулыма алдым. Әтигә ярдәм иткәләгәнем дә ярап куйды. Бөтен яктан да тигез кызсыннар өчен, мин шашлыкларны күмер өстендә әйләңдергәләп тордым. Шашлыктан тамган май яна башласа, аның өстенә соус сипкәләдем. Шашлыгыбыз телеңне йотарлык булды. Көлдә пешкән бәрәңгене дә авызыбызны пешерә-пешерө ашадык. Табигатьтә, саф һавада һәрнәрсә тәмле булып тоелды. Үзебез әзерләгән ризыклар аеруча тәмле булды.
Тамак туйгач, рәхәтләнеп уйнадык; арыгач, тынып калып, урман шаулавын, кошлар сайравын, елга агуын, бөҗәкләр безелдәвен тыңладык.
Бу ялны озаккарак сузасы килде. Шуңа күрә без өйгә кич кенә кайттык. Табигатьнең матурлыгы безне әллә нишләтте. Күңелләребез сафланып калгандай булды. Арыдык, ләкин безгә бик рәхәт иде.

Ә сез ничек үткәрәсез ял көнен?

( балаларның җавапларын тынлау)

Өй эше: ял көне турында рәсемнәр ясарга.

Минем  өйдәге көндәлек эшләрем

Бурычлар: 1. Балаларда гаилә әгъзаларына хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү. 2. Образлы фикерләү сәләтен үстерү. 3. Балаларның үз тәҗрибәсеннән чыгып хикәя төзүләренә ирешү. Сүзлек: корыч, әрем, назлы, бәбкәем, гаилә әгъзалары. Җиһазлар: балалар алып килгән, гаилә темасын чагылдыра торган рәсемнәр,

Эшчәнлек барышы 

  1. Шигырь уку: Г.Тукай. «Безнең гаилә».

    Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи – Безнең өйдә      без җидәү: безнең песи – җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең лә бергә йоклый ул, Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

2. Балаларга сораулар (балалар алып килгән рәсемнәрен, фотографияләрен файдаланып җавап бирәләр).

 - Сезнең гаиләдә кемнәр бар? - Алар нәрсә белән шөгыльләнәләр?

 - Сезнең гаиләгезнең яраткан бәйрәме нинди?

- Ял көннәрен сез ничек үткәрәсез?

- Сезнең гаилә нинди?

3. Уен-ситуация. «Бездә шулай, ә сездә ничек?» Тәрбияче башлый, балалар дәвам итә:

а) Мин кайткач аш бүлмәсенә керәм, бәрәңге әрчергә то- тынам. Әтиебез ит турый, кечкенә улыбыз әтисенә булыша. Ә сездә ничек? ...;

б) Эшләр беткәч, кичке ашны ашагач, без ял итәбез. Мин ки- тап укыйм. Әтисе белән кечкенә улыбыз шашка уйный. Әбиебез оекбаш бәйли. Ә сездә ничек? ... (тәрбияче, үз күзлегеннән чы- гып, ситуацияләрне күбәйтә ала).

. Балаларның үз тәҗрибәсеннән чыгып төзелгән хикәяләре (фотографияләр һәм алдагы сорауларны кулланып төзелә).  

4.Табышмак:

 Кайвакыт ул мамык кебек йомшак,

Кайвакыт ул корыч кебек каты,

 Кайчагында баллы, татлы,

Ә кайчакта әремнән дә әче. (Тел)

 5.Тәрбияви күнегү «Назлы сүзләр» (гаиләдәге кешеләргә матур сүзләр белән эндәшү; мәсәлән: әнием, әтием, әнкәем, әткәем, әбекәем, әбекәй, дәү әни, дәү әти һ.б.).

Мәктәптәге бурычларым

Максат: Укучыларны   “бурычлар” төшенчәләре белән таныштыру, бурычларны аерырга өйрәтү.

-Мәктәптә нишлибез? Бер сүз белән генә җавап бирик әле.

Җаваплар:               -белем алабыз,

                                 -дуслашабыз,

                                 -укыйбыз,

                                 - сөйлибез,

                                 -Һ.б. 

“Мәктәпкә барам”.

Мин барам, барам, барам,

Мәктәпкә барам, барам.

Китап укыйм, рәсем ясыйм,

4-ле, 5-леләр алам.

-Портфельдә нэрсәләр булырга тиеш?  

    (Портфельдә пенал, ручка, китап, альбом, дәфтәр,    линейка, карандаш бар.)

Ә  укучылар өчен аерым  бурычлар  бар

 -Нәрсә  соң ул бурычлар?

- Бурычлар кеше тарафыннан ул үзе һәм калганнар тыныч кына яшәсеннәр өчен башкарылырга тиеш гамәлләр. Менә алар:

Һәрбер кеше башлангыч һәм төп мәктәпне тәмамларга тиеш, урлашмаска, мохтаҗларга ярдәм итәргә,  беркемне дә  нахакка рәнҗетмәскә бурычлы.

(Алдашмау , тирә –юнь мохитны саклау,  башлангыч  һәм төп белем алу бурычы)

Укучының үз  эш урыны булырга тиеш. Үз өстәле, китап-дәфтәрләре, Һәр әйбернең үз урыны булырга тиеш, әйберләрне җыеп йөртергә тиеш.

 белем алабыз, укырга, язарга өйрәнәбез.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Владимир Шаинский көе

Михаил Пляцковский сүз

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне тезәргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Бишне бишкә кушарга,

Иҗектән сүз ясарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Таңнар ничек атканны,

Кояш ничек батканны.

Аңлаталар мәктәпләрдә,мәктәпләрдә

Табарга утрауларны,

Биек – биек тауларны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Өтер белән ноктаны,

Кайчан – кайда куйганны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Безнең бәйрәмнәр

Максат: 1.Укучыларга бәйрәмнәр турында мәглумәт бирү. 2..Татар халкының милли бәйрәмнәре аша милли үзаңлы шәхес тәрбияләү.

Бездә бәйрәмнәр бик күп. Әйтегез әле, сез нинди бәйрәмнәр беләсез? (Яна ел, туган көн, 8 март, 1 май, Белем көне,гашыйклар көне. әниләр бәйрәме, олылар көне, җиңү бәйрәме, милли бәйрәмнәр һ.б) -Әйе, бәйрәмнәр бик күп. Алар ел фасылы бәйрәмнәре һәм төрле халыклар бәйрәмнәре. Бу бәйрәмнәр арасында дини бәйрәмнәр дә бар.

Сөмбелә  Нәүрүз  Нардуган  Сабантуй  Корбан

-Димәк,укучылар, болар нинди бәйрәмнәр? (Татар халкының милли бәйрәмнәре)

-Һәр бәйрәмнең үз традицияләре бар, һәр бәйрәмдә халык үзенчә бәйрәм итә, күнел ача.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә ,

 Кирәк һәммәбезгә дә

-Бәйрәмнәр  нәрсәгә кирәк микән? - ( төрле халыкларның гореф-гадәтләрен белү өчен, тарихын өйрәнү өчен, матурлыкны күрү өчен, дус яшәү өчен)

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр кулҗтурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да – үз авылына, төбәгенә тартып тора.

Көз айларында “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелә.  "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә "шумбул" "сары башак" дигән мәгънәгә туры килгән.

  Борынгы грекларда һәм башка Көнчыгыш халыкларында шул ук шумер – аккадлардан башлангыч алган һәм күп гасырлар буена кулланылган зодиак календаре бар. Унике йолдызлыкка мөнәсәбәттә корылган бу борынгы календарьда Сөнбеләнең тагын бер мәгънәсе сакланып калган.Сүз әлеге зодиак календаре буенча 23 августтан 23 сентябрьгә кадәрге вакытны эченә алучы сигезенче айның, дөресрәге, сигезенче айны белдерүче йолдызлыкның да Сөнбелә дип аталуы турында бара. Бу исем башка халыклардагы Кыз (Дева) йолдызлыгына туры килә.

  Сөмбелә аеның соңгы көне тәүлек эчендә көн белән төннең көзге тигезләшкән чорына туры килгән һәм бу көнне, 15 сентябрьдә Сөмбелә бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм  асылда көн белән төннең язгы тигезләшкән чорында  - 21 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма – каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын  башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап – йомгаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып – җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән – эскертләргә куелган, сугылганы келәт – амбарларга тутырылган

  Менә шундый көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый – ризык әзерләп, көр күңел  белән үткәрелә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, максыма дип йөртелгән сыра кайнатылган, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.

  • Сезгә нинди бәйрәмнәр ошый? Ни өчен ошый? (Балаларның сөйләвен тыңлау)

Йомгаклап үзегезгә ошаган бәйрәмнең берәр күренешен рәсем итеп ясап карагыз.

КӨЗГЕ МУЛЛЫК

Максат:

  1. Көз муллык турындагы белемнәрен ныгыту.
  2. 2) Эзлекле, бәйләнешле фикерләү сәләтен, хәтерләрен, кызыксынучанлыкны, иҗади монологик сөйләмне үстерү.

1.Кәрҗинемдә кыярлар,помидор һәм алмалар. 2.Кәрҗинемдә яңгырлар, салкын суык көннәр бар. 3.Кәрҗинемдә яшел ,сары,алтын кызыл төсләр бар. (кайсы ел фасылы бу?)

4.Кәрҗинемдә бик күп сезгә табышмакларым бар.

ТАБЫШМАКЛАР ЧИШҮ.

1.Җир астында җирән ат, Аның тиресе җиде кат. Суярсың да тунарсың, Тунагачтын еларсың.

2.Кыш киләсен ул белгән- Җәен җитмеш тун кигән.

3.Күзләре күп- Тик берсе дә күрми.

4.Җир астында алтын казык Без анны алдык казып.

5.Төсе кызыл Үзе түгәрәк, Тәме татлы Ул нәрсә?

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор,карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

 Арыш,бодайлар белән

Авыл амбары тула.

Яхшы эшләгәч ,уңыш күп.

Бар кеше дә бай була.

Яшелчә –кеше өчен бик файдалы азык.Яшелчәләр витаминнарга бай була.Кем яшелчәләр ашый ,шул сәламәт була.

Элек-электән кешеләр көзен, мул уңыш җыеп алгач, ярминкә оештырып, бәйрәм иткән.

  • Кем ярминкәгә чыга алды? Анда нәрсәләр сатылды, сез нәрсәләр сатып алдыгыз?
  • Сез әти-әниләрегез белән көзге уңышларны нишләтәсез?
  • Сез дә уңыш җыюда катнашасызмы? Ничек итеп?
  • Көзге бәйрәм нинди бәйрәм диеп атала?

Йомгаклау. Көзге муллык турында рәсемнәр ясау.

“Шалкан” әкиятен кабатлау

ӘКИЯТ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ

Максат:
- балаларнысорауларга тулы җавап бирергә күнектерү;

- әкият аша балаларны геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү;

- бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, сүзләрне баету;

-әкият, мәкальләр нигезендә балаларда шафкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын, туган якка, китапка  мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

 Балалар, әкиятләр бик борынгы заманнардан, безнең әби-бабаларыбыз бишектә яткан чорлардан ук килгәннәр. Әкиятләр яши торган ил еракта да якында да түгел, ә менә нәкъ балачак иленең янәшәсендә генә икән. Балачак иле нинди аллы-гөлле, чәчәк-күбәләкле, тылсымлы, кызыктыргыч һәм мавыктыргыч булса, әкиятләр иле дә искитәрлек матур җир ди. Анда бары тик әкиятләр генә яши икән. Алар һич кенә дә бер-берсенә ошамаганнар: араларында озыннары да кыскалары да тылсымлылары һәм уйландыра торганнары, борынгылары да, өр-яңалары да бар икән ди, балалар.

 Балалар сез әкиятләр яратасызмы? -Ә сез нинди әкиятләр беләсез? -Гадәттә әкиятләр нинди сүзләр белән башлана? - Әкиятләрдә кешенең җәнлекләрнең нинди сыйфатларын очратырга мөмкин.( яхшылык, яманлык, дуслык, кунакчыллык ) -Балалар бу сыйфатлар турында бик күп мәкальләрдә бар. 1. Кунак ашы – кара каршы. 2. Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын. 3. Ипи-тоз – якты йөз. 4. Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый. 5. Матурлык - бер көнлек, дуслык - гомерлек. Татар халык әкиятләре ,мәкалләре безне начар гадәтләрне булдырмаска,яхшы күңелле булырга өйрәтә.Димәк,әкиятләрне укымый,яратмый мөмкин түгел

Сораулар

1.Әкиятләр ничек башлана?

2.Кәҗә белән Сарык бүре башын нәрсәгә салганнар?

3.Кем иң көчле?

4.Кем йомырканы ваткан?

5.Шалканны кемнәр тарткан?

6.Өчпочмакның ничә почмагы бар?

7.Ул кытакларга ярата.

8.Аның алтын ачкычы бар.

9.Нинди әкияттә җәнлекләр дус яшиләр?

10.Кем тавык тәпие өстендә яши?

11.Кемне өеннән куганнар?

12.Камыр ……..-\батыр\.

1.Ул югалса-янгын чыгачак.

2.Кем кәҗә бәтиләрен ашаган?

3.Алтын тарак кемдә бар?

4.Йомры икмәк кемнәрдән качкан?

5.Түгәрәкнең ничә почмагы бар?

6.Ул себеркегә атланып оча.

7.Әкиятләрдә алар алтыннан.

8.Аны Былтыр кыстырган.

9.Кем келәмдә очып йөри?

10.Аның өе боздан.

11.Сертотмас……../үрдәк/.

1.Әкият өйрәтә безне

 Батыр, тырыш булырга.

Әдәплелек сыйфатларын

 Үзеңдә булдырырга.

 2.Матурлыкка, дөреслеккә

Өйрәтә ул әкият.

 Усаллыкны, явызлыкны

Фаш итә ул әкият.

3.Изге эшләргә соклана

 Әкият тыңлаучылар.

Явызлыкка нәфрәтләнә

Хаклык яратучылар

-Сез нинди әкиятләрне беләсез һәм яратасыз?

“Шалкан” әзкиятен ролләрдә кабатлау.

Яраткан эпизодка рәсем ясау.

Сабыр төбе -  сары алтын

Максат: Кешелэргэ карата түземле, тыйнак, сабыр булуның мәгънәсен төшендерү, эчтәлеген аңлату. Балаларда түземлелек, сабырлык, чыдамлылык, үз-үзңне дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләү, кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү.

-Укучылар , кеше булу дигән сүзне ничек аңлыйсыз?

Кеше  булу өчен әдәпле, тырыш, эшчән, түземле, сабыр булырга, алга карап, бүгенге көнем яхшы, киләчәгем тагын да яхшырак булыр дигән ышаныч белән яши белергә кирәк. Бу хакта халкыбыз үтемле, зирәк бәет иҗат иткән: ”Кешенең, ягъни синең биш асылың”.

Кеше өчен иң әүвәл – Намус, дигән,

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен – көнен саткан кеше,

Ике дөнья өчен дә ул явыз дигән.

Икенчесе иң кыйммәтлесе – Акыл, дигән,

Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.

Акылсызда намус та юк, иман да юк,

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе – Әдәп, дигән,

Әдәп көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исемен күтәрү гаҗәп, дигән.

Дүртенчесе иң кыйммәтлесе – Күңел, дигән.

Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән.

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

Бишенче иң кыйммәтлесе - Сабыр, дигән,

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу,

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Нәрсә соң ул түземлелек? ( синонимнар табу: түземле, сабыр, чыдам )

  • Нинди кешене сабыр кеше диләр?
  • Ринди кешегә сабырсыз диләр?

Укучылар, кеше сабыр булмаса, эшлисе эшенең мәгънәсенә төшенмичә, ашыгып хата ясый, хәтта төзәтеп булмаслык хаталар ясый, уйламыйча гына җавап бирә, икеле ала.

Түзем кеше нинди авырлыкка да түзеп тора белергә кирәк.

Педагогик  мәсьәлә чишү.

Бер малайның , шаярасы килеп кенә, иптәшенең яңагына төртеп алган. Ә иптәше аңа чынлап торып сугып җибәргән. Маратның уйнап кына төрттем авыртса гафу үтен дигән сүзләрен дә ишетмичә иптәше аңа сугып җибәргән. Һәм алар олылар шикелле идәндә ауный – ауный сугыша башлаганнар. Нәтиҗәдә күз күгәрә, маңгай шешеп чыга, кап – кара костюмнар өстеннән арба тәгәрмәче узган кебек кала.

-Укучыларда кешелек сыйфатының кайсысы җитешми?

- Димәк, укучылар Сабырсызлык нәрсәгә китерә инде?

Бары начарлыкка гына шулай бит укучылар?! Шуңа күрә сабыр булырга кирәк, түзем булырга кирәк!

Кеше  холкын күзәт – үзеңнекен төзәт

Максат:1. үзебездә булган начар сыйфатларны күрә белергә өйрәтү. 2. Эзлекле фикер йөртү һәм шуны аңлаешлы итеп әйтү, сәнг. сөйләм күнекмәләре булдыру. 3. Кешегә ошар өчен әхлаклы булу кирәклеген төшендерү.

Холык – характер.

Холык турында мәкальләр
Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
Чыгымчы ат тәртә сындырыр, холыксыз кеше өен туздырыр.
Ике уйла, бер эшлә.
Байлык белән торылмый, холык белән торыла.
Кешенең холкы күркәм булса– тереклеге хуш була, холкы явыз булса– тереклеге буш була.

-Балалар, тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз. Тәмсез телле булсагыз, үзегезне берәү дә яратмас.

-Нинди була икән ул тәмле сүз? Ул бит конфет та, прәннек та түгел. Аны ашап карап булмый бит. Мин үзем белгән сүзләрне әйтеп карыйм: “Әти, әни, күмәч, ипи. Бир, кил, матур, кечкенә, торт, шиколад...” Сүзләр бик күп инде ул. Зур үскән саен аларны күбрәк беләсең. Тик менә чын тәмле сүз нинди була икән соң?

 Иртән йокыдан торуга,

“Хәерле иртә!”-дибез.

Өстәл яныннан кузгалгач,

“Рәхмәт” әйтә һәммәбез.

Ялгыш эшләр эшләгәндә

“Гафу” үтенәбез без.

Иптәштән китап сорасак,

“Зинһар бир” – дип әйтәбез.

Бүләк биргәндә-

“Кабул ит”-дибез.

Дусны рәнҗетсәң,

“Гафу ит!”-дибез.

 Әдәпле булыйм дисәң,

Шушы сүзләрне куллан!

Телебезнең матурлыгы

Тәмле сүздә чагылган.

 - Тәмле сүзне тагын икенче төрле нәрсә дип әйтеп була әле? (Тылсымлы сүзләр)

ӘЙЕ булса күчәбез. Җавап ЮК.- уен.

1.бүген иртән кем тәмле итеп чәй эчте?

2. кем 1 генә тапкыр булса да өй эшен әзерләми килде?

 3. кем бу атнада өйдәгеләренә хәерле иртә теләде?

 4. кемнең классташларын үчекләгәне бар?

5. кем кичә ашханәдә ашады?

 6. кемнең өй эшен эшләргә әнисе булыша?

 7. кем кичә укучылар ашаганда тәмле булсын диде?

8. кем бүген кемгәдер рәхмәт әйтте?

9. кемнең әй, эшлисе килми әле дигән җавапны әйткәне бар?

 10. кем бу арада күршесенең кереп хәлен белде?

11. кемнең әнисен алдаганы бар?

12. кем бүген әти-әнисенә хәерле эш көне теләде?

Балалар, хаталар күрсәгез төзәтегез , төзәлегез.

«Дус - акчадан кыйммәт.»

Максат:  1. Балаларның дуслык турындагы белемнәрен үстерү.2. Үз фикереңне әйтә белү һәм бер- берең белән аралашу булдыру өстендә эшләү.3. Дуслаша белү,дуслыкны саклау һәм коллективта аралашу кебек әхлакый сыйфатлар булдыру.4. Бер- береңә хөрмәт, миһербанлылык тәрбияләү.

- Кемнең чын дуслары бар, шулар кулларыгызны күтәрегез әле?

.- Үзегезнең чын дустыгыз турында сөйләгез әле.

- Дуслыгыгыз нәрсәдә күренә?

- Нәрсә соң ул чын дуслык?

-Кемне син чын дустың дип атый аласың?

- Дуслык кайда сынала?

- Әйе, дуслык күңелләрне җылыта. Тормышта дуслар һәр кешегә, олыга да , кечегә дә кирәк. Дуслашырга һәм дуслыкны сакларга кайда өйрәтәләр соң?

Дуслык кадерен белергә

Сузылсын дип гомергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

- Ә дуслык нәрсәдән башлана? Ул җырны сез беләсезме?

                 Елмаюдан көннәр яхшыра,

                 Елмаюдан салават күпере чыга.

                 Елмай син һәркемгә яктырак,

                 Елмаерлар сиңа таба караучы да.

                          Шул вакытта болытлар,

                          Кинәт бии башларлар,

                          Һәм чикерткә скрипкасын тартып утырыр.

                          Зәңгәр чишмәләр алар,

                          Елганы тутыралар,

                          Ә елмаю дуслыкны гына тудырыр.

Кеше елмайса күңелләр күтәрелә, аңа карап синең дә елмаясың килә башлый. Ышаныч, дуслык елмаюдан башлана.

- Кемне без чын дус дип атыйбыз?

-Укучылар бүгенге әңгәмәбезнең темасы да “Дуслык акчадан кыйммәт”

- Сез моны ничек аңлыйсыз?
- Укучылар, кешенең дуслары күп булырга тиешме, әллә бер генәме? (Бу мөһим түгел, иң мөһиме дустың ышанычлы булырга тиеш)
- Безнең класста ачуланышып йөргән укучылар бармы соң?

- Дуслар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш. (тыйнак, үз сүзендә торучы, ышанычлы, ягымлы, аралашучан, , күндәм, һәрчак ярдәм итүче)

- Укучылар, кызганычка каршы тормышта дуслары булмаган кешеләр дә очрый әле. Алар шул кадәр күп кеше арасында үзләрен ялгыз хис итәләр. Дуслар булу бер дә кыен түгел, моның өчен гади генә дуслык кагыйдәсен үтәргә кирәк.

Дуслык кагыйдәсе. 

    1. Дустыңа авыр чакта булышырга.

2. Шатлыгыңны дустың белән бүлеш.

3. Дустыңның кимчеленнән көлмә.

4. Дустың начарлык эшли башласа, туктат.

5. Дустыңның ярдәменнән, киңәшеннән баш тартма.

6. Дустыңны ялганлама.

7. Үз хатаңны таный бел, кичерергә өйрән..

8. Дустыңны сатма.

     9.Үзеңә нинди хөрмәт теләсәң, дустыңа да шуны телә.

    10.Ешрак елмаегыз.
   11.Дустыңның серен беркемгә сөйләмә.

Мин сезнең барыгызга да чын дуслык һәм дуслыкны саклавыгызны телим 

Яхшы суз – җанга рәхәт.

Максат: 1) Укучыларга яхшы сүзнең тәэсир итү көче зур икәнен, яхшы гамәлгә тиң  булуын күрсәтү;

2) Дусларыңа, группадашларыңа игътибарлы, ярдәмчел булу теләген үстерү;

3) Балаларда уңай характер сыйфатлары тәрбияләү.

Хикәя тыңлау, фикер алышу.

Урман юлыннан ике кеше- бабай белән малай бара. Көн эссе. Аларның бик тә су эчәсе килә.

Юлчылар кечкенә генә инеш буена килеп җитәләр. Тын гына челтерәп салкынча йөгерек су ага. Алар, сусауларын басар өчен, иелеп су эчәләр.

- Суың өчен рәхмәт сиңа, инешкәй,- ди бабай. Малай көлеп куя.

- Бабакай, ни өчен инешкә рәхмәт диеп әйттең?- дип сорый ул бабайдан, - инеш җанлы нәрсә түгел ләбаса, ул бит сүзләрне ишетми, яхшылыкны аңламый.

- Анысы шулай. Әгәр суны бүре эчкән булса, ул рәхмәт әйтмәс иде. Без бүре түгел, кешеләр. Кешенең ни өчен рәхмәт сүзе әйткәнен беләсеңме? Уйланып кара әле: бу сүз кемгә кирәк?

Малай җитдиләнеп, уйга калды. Аларның вакыты күп, барасы юл ерак иде...

- Әйтегез әле, ни өчен бабай инешкә рәхмәт әйткән соң?

- Кешеләрне шифалы суы белән сыйлаганы өчен.

- Инеш кешене аңлый аламы соң?

- Юк.

- Шулай булгач, аңа рәхмәт әйтүнең нигә кирәге бар?

- ( Бабакай болай фикер йөртә: “Әгәр инеш суы аңа яхшылык эшләгән икән, сусавын баскан икән, димәк, аны аңлаган кебек тоелган. Бу сүзне әйтсәң, үзеңә дә рәхәт булып китә).

- Ә бүре инеш суын эчәме? Алай булгач, нигә рәхмәт әйтми?

( Укучылар фикере).

- Әйтегез әле, кеше “рәхмәт” сүзен кайчан әйтә?

- Бу сүз яхшы, изге эшләргә, гамәлләргә җавап йөзеннән әйтелә. Аны ишетү һәркемгә рәхәт.

Тәмле  сүз ишетү һәр кешегә дә рәхәт. Ә менә яман сүзләр әйтүдән тыелырга кирәк. Алар кешенең күңелендә бары авыр тойгы калдыра.

Ә сез нинди “серле” сүзләр беләсез? (Гафу ит, исәнме, хәерле иртә, сау бул, зинһар өчен...)

Безнең телебез матур сүзләргә бик бай. Әдәп, әхлак, сүз турында бик күп мәкальләр бар. Әйдәгез, шуларның берничәсен искә төшерик!

“ Төеннең башы миндә- ахыры синдә” уены. ( Төенләнгән кулъяулык белән).

1) Җылы сүз- җан азыгы.

2) Теле татлының- дусы күп.

3) Җайлы сүз- җан эретә.

4) Сөйдергән дә тел,

Биздергән дә тел.

5) Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

6) Ашның мае бар, сүзнең җае бар.

7) Изгелек итә алмасаң- яманлык кылма.

Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нинди нәтиҗә ясый алабыз?

- Ә матур, җылы сүзләрне без нинди телдә әйтәбез?

- Татар телендә. Туган телебездә.

- Әйдәгез, балалар, бүгенге тәрбия сәгатебезне “ Туган тел” җыры белән тәмамлыйк.

- Тәмле телле, бәхетле булыгыз, балалар!

Хезмәттә - хөрмэт

Максат: кеше тормышында һөнәрнең мөһим урын тотуына ышандыру; төрле һөнәрләргә карата кызыксыну,һөнәр ияләренә ихтирамлылык, хезмәткә омтылыш тәрбияләү.

Кешене хезмәт бизи.

Борын – борыннан ук безнең әби - бабаларыбыз бик эшчән, уңган булганнар. Нинди генә эшләр башкармыйлар алар. Кирәк чакта игенче дә, балта остасы да. ә әбиләребез оста тегүче, чигүче дә булган.

Татар хатын – кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

-Кешеләр нинди эшләр эшли белә?

(Уку,язу,ашарга пешерү, тегү,өй салу һ.б.)

-Нинди  һөнәрләргә ия була ала кеше?

(Чигүче,тукучы,сынчы,тегүче, балта остасы, буяучы,мичче.һ.б.)

-Сезнең әти-әниләрегезнең һөнәрләре нинди?

 -Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

(Игътибарлы булырга, тырышып укырга, хезмәтне сөяргә,күп эшләргә, күнекмәләр булдырырга,ихтыяр көче кирәк.)

-Сезнең кем буласыгыз килә үскәч?

-Һәркем үзенә яраклы, ошаган хезмәт төрен, һөнәр сайларга тиеш. Тормышта үз юлыңны табу – булачак һөнәреңне дөрес сайлауга да бәйле. Яратып башкарган эш кенә яшәешне мәгъ- нәле итә. Синең хезмәтеңнең башкаларга кирәк булуын тою – олы бәхет ул.

Хезмәтен яратып, намус белән башкарган кеше зур уңышларга ирешә,аны хөрмәтлиләр, аңа рәхмәт әйтәләр.

Һөнәрләр бик күпләр,

Бар да яхшы кебекләр.

Иң яхшысы кайсысы?

Безгә кирә яхшысы.

Столярмы, буяучымы?

Шахтер булу ярармы?

Баш ватасыз аптырап,

Нинди һөнәр яхшырак?

Бәхәсләшеп тормагыз,

Бары мине тыңлагыз.

Сүз җаеннан гына мин,

Киңәш бирәм сезгә дим.

 Илгә кирәкле булу,

Яхшы теләкле булу,

Үзе бәхет түгелме?

Эштән эшкә сикермә,

 Сайла менә бу җирдә

Күңел сөйгән һөнәрне.

Дуслар, тагын сезгә

 Бар әйтәсе бер сүзем.

Нинди һөнәр сайласаң да,

 Кирәк беренче белем.

Балалар, олылардан үрнәк алып, аларны хөрмәтләп яшәгез.

Буялар бәйрәме.

Максат: төсләрнең төрле төсмерләре hәм табигый буяулар турында мәгълүмат биру;  - балаларны эзләнү юлы белән тукыманы чөгендер согы белән кара-кызыл төскә буяу алымы белән таныштыру; 

-Кешеләр тормышта нинди төсләр кулланалар?

Төп төсләр:

  • кызыл (красный)
  • зәңгәр (синий)
  • сары (жёлтый)
  • яшел (зелёный)
  • кара (чёрный)
  • ак (белый)

ярдәмче төсләр:

  • ал (розовый)
  • соры (серый)
  • зәңгәрсу (голубой)

- Кешелэр һэрвакыт рэсем ясарга яратканнар. Бугенге кондэ буяуларны кибеттэн сатып алып  була. Ләкин бик борынгы заманда буяулар булмаган, hэм кешелэр аларны табигатьтэн алганнар. Буяуларны балчыктан, яшелчә-жилэк согыннан, үлэннэрдэн ясаганнар.

Мәсәлән, кызыл чөгендерне куе кызыл төс өчен кулланганнар: куе кызыл  чогендерне кырып, анын согын чыгарганнар.Сокны мин савытларга салганнар. Шушы табигый буяу белэн ак тукыманы буяганнар.

  • Кайсыел фасылы төсләргә баерак? (ел фасыллары рәсемнәрен карау –презент.)
  • -Ни өчен?

Серле  чәчәкнең таҗлары:

  • Ак таҗ -сәламәтлек билгесе. Мин һәрберегезнең тәне дә, рухы сәламәт да булуын телим.
  • Сары таҗ – мәрхәмәтле, тормыш яратучан булуыгызны телим.
  • Яшел - белем билгесе. Мин барыгызнын да гыйлемле булуын телим.
  • Зәңгәр таҗ – ул иҗат , җаваплылык билгесе. Мин һәрберегезнең тормыштта үз урыныгызны табуыгызны телим.
  • Кызыл төс – ярату билгесе. Мин сезне барыгызны да яратам!

Сез дә дөньяны, кешеләрне, яратып һәм яратылып яшәгез! Чыннан да кеше бәхетле булсын өчен, яратып һәм яратылып яшәү өчен, күкнең аяз, кояшның яктыртып торуы, якыннарыңның өеңдә көтеп торулары бик мөһим.

Көз сылуы – Сөмбелә

Максат :укучыларның әйләнә - тирә дөнья белән кызыксынуларын активлаштыру, табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, аларның фикерләү сәләтләрен үстерү,коллективта эшләү күнекмәләрен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Әңгәмә барышы

- Хәерле көн, кадерле дуслар! Бүген безнең әңгәмәбез нәрсәгә багышланганын сез үзегез әйтерсез.

Яратам мин сары төсне.

 Бөтен дөнья сары  төсле:

Арыш, бодай бөртекләре,

 Үләннәр сары төстә.                  

                      Сары белән йөгертелми

                      Калмагандыр бер төш тә.

                      Саргайган яфраклар җиргә

                      Сарылалар сак кына.

                      Сары була белә шулай

                      Безнең туган як кына

                     Кырлар буш кала,

                     Яңгырлар ява

                     Җирләр дымлана

                     Бу кайчан була?

Билгеле, көзге уңыш бәйрәме турында сүз бара. Әле кайчан гына җәй иде. Инде алтын көз дә килеп җитте.  Әйләнә - тирәбезне  алтын – сары  төсләргә буяп муллык, бәйрәм алып килде ул безгә.  

   Көз айлары :

Сентябрь- латин сүзе september җиденче дигәнне аңлата.Борынгы Римлеләрнең Яңа елы 1 марттан башланган, шуңа да инде сентябрь җиденче ай була.

Бу ай авыл хуҗалыгында бик җаваплы ай: уңыш җыеп алу вакыты. Элекке җирле календарьларда аның исеме “ашлык сугу ае” дип аталган.

Октябрь- сигезенче ай. Шулай ук латин сүзе-сигезенче дигәнне аңлата. Белүегезчә, борынгы Римдә Яңа ел 1 гыйнвардан түгел, ә 1 марттан башлана. Шуңа да октябрь сигезенче ай була. Ә безнең халык телендә елның бу мизгеле “кара көз” дип йөртелә.Ни өчен “Кара көз” дип  атыйлыр? Аңлатып карагыз әле?(җаваплар тыңлана)

Ноябрь- novem дигән латин сүзеннән барлыкка килгән. Димәк, тугызынчы ай. Календарь буенча ноябрь көзнең соңгы  ае булып исәпләнә. Ә безнең якларда ул еш кына кыш башы- җир шыгырдап ката; елга, күл өсләренә дә суык ”балтасыз – тактасыз күпер” салып куя.

.Көз - муллык ул. Көзен урман – кырларда, бакчаларда җиләк – җимеш, яшелчә бихисап. Юкка гына халык “Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы”димәгән. Кышкы салкыннарга һич тә бирешмәслек итеп ,  юмарт көз бүләк иткән сый – хөрмәттән авыз итеп калыгыз, балалар. Ягез әле, сез көзге нигъмәтләр белән яхшы таныш микән.

1.Карагайның ылысы нинди төстә?

2.Көз башында ук алар төркемнәргә җыела башлый һәм җылы якларга оча.

3. Бу табигать күренеше вакытында һавада җиңел, төтенсыман ак пәрдә хасил була. Аның аркылы берни дә күреп булмый. Иртән генә, җир өстенә чык тамчылары калдырып, ул әкрен генә тарала. Бу нәрсә?

4. Бу табигать күренеше күбрәк көз көне күзәтелә. Җәй ул җылы, гөмбәле, ә көзен салкын һәм сибәли торган була.

5. Кайсы агачның яфрагы беренче саргая?

 

Ярый, дусларым! Сау – сәламәт, шат,бәхетле булыгыз. Тырышып укыгыз. Ил – җирләребез тыныч булсын! 

 

 

Табын әдәбе

Максат: Балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү, табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен тәрбияләү. 

-Балалар бүген без татар халкының күркәм сыйфатлары: кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык турында сөйләшербез.

Балалар, әйтегез әле, кешеләр ни өчен бер-берсенә кунакка йөриләр?

( Бергәләшеп бәйрәмнәр уздыруы күңеллерәк. Чөнки кунакта тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Туганнар һәм дуслар белән аралашып яшәргә кирәк.)

- Ә ни өчен без кунак килгәнне яратабыз?

(Чөнки кунаклар килгәч күңелле, уйныйбыз, җырлыйбыз, тәмле сыйлар белән сыйланабыз.)

- Кунакны нинди сүзләр белән каршы алабыз соң? (Рәхим итегез, керегез, утырыгыз, сыйланыгыз без бик шат сезне күрүебезгә дигән сүзләр белән каршылыйбыз.)

-Әйе, бик дөрес, балалар әби-бабаларыбыз элек-электән үк кунакчыл булган, кунакка ачык йөз, сый-хөрмәт күрсәткән.

 Ә хәзер балалар, татар халкы кунакны нинди ризыклар белән сыйлый микән. Әйдәгез шуларны карап китик.

Интерактив тактада татар халкының милли ризыклары.

 Татар халык ашларыннан

          Иң җиңеле кыстыбый

          Ул  аш булса өстәлләрдә

          Табын тулы нигъмәт, сый.

Бәлеш пешә бәйрәм көнне

          Көндә бәлеш пешмидер,

          Ә өчпочмак татарларның

          Табынынан төшмидер.

 Менә табын түрендә

          Тәмле бәлеш күренде

          Йөзе шат көлеп тора

          Хуш ис бөркелеп тора.

 Һәр өстәлнең бизәге мин

          Исемем минем чәк-чәк

          Баллы да мин, тәмле дә мин

          Кабып карагыз чак-чак.

  Рәхим итеп авыз итик

           Менә бу милли ашлар

           Тәрбияле һәрбер кеше

           Бисмилла әйтеп ашар.

  Табын түрен һәрчак бизи

           Майда пешкән кош теле.

           Авыз итми һич тә китми

           Килгән кунак билгеле.

                Кунакка килегез!

Икмәк- ул тормыш тоткасы. Шуңа күрә аның кадерен белергә кирәк.

Балалар, ә хәзер  үзебезнең  тәрбияле балалар булуыбызны , табын янында әдәп кагыйдәләрен белүебезне ныгытыйк.

1.Өстәл артына утырганчы кулларны юарга кирәк.

2. Олы кешеләрдән алда өстәл артына утырырга ярамый. Башта аларга урын бирергә кирәк.

3.Аш янында уйнарга ярамый.

4. Борын тартырга, чөмереп ашарга ярамый.

5. Ризыкны әз-әзләп кенә кабып ашарга кирәк.

6. Чиста, пөхтә ашарга кирәк.

7.Аштан соң кулларны юарга кирәк.

-Бик дөрес, балалар. Ә хәзер сезгә Рәсимә Хәйруллинаның «Табын кагыйдәләре» исемле шигырен укыйм.

Табын кагыйдәләре.

Табында без һәрчак кунак,

Кунак булсаң, тыйнак бул.

Кирәкмәс сүзләр сөйләмә,

 Түкмә, чәчмә, җыйнак бул.

                                            Кашык сине ияртмәсен,

                                            Син хуҗа бул кашыкка.

                                            Табында һәркем сынала,

                                            Комсызланма, ашыкма!

                                            Ризыгыңны чәйнәп аша,

                                            Авыз төеп тутырма.

                                            Чапылдатма, күршеләргә

                                             Бәреп-сугып утырма!

                                            Ашаган йөрәккә ятсын,

                                            Яхшырак эшләр башың,

                                             Әйдә табынга рәхим ит,

                                             Бик тәмле булсын ашың!

-Бүгенге шөгылебездә сез нәрсәләр белдегез?

Бүгенге  шөгылебездә өйрәнгән кагыйдәләрне һәрвакыт истә тотырсыз дип ышанам. Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. 

Алдакчының аягы кыска.

Максат: алдауның, ялганның кеше абруен югалта торган кире сыйфатлар икәнлегенә төшендерү

Алдау, ялган кеше абруен югалта торган кире сыйфатлар.

Нәрсә ул алдау? -1. Хәйләләү, хәйләләп нәрсәсен дә булса алу; кешене авыр хәлдә калдыру; кешегә начарлык эшләү.- Нәрсәгә, нәрсәгә, мин синең алдавыңа исәп тотмаган идем.

2. Ялганлау, ялган сөйләү.- Байлык алдата инде ул.

 3. Ялган сөйләп кешене ялгыштыру, ялгыш фикергә китерү, ялганга ышандыру.- Мин бер тапкыр сиңа ышанган идем инде, хәзер алдый алмассың.

4.Кызыктыру. Мин бала-чага түгел, кәнфит күрсәтеп кенә алдый алмассың.

 5. Саташтыру, ялгыштыру, башкача булып күренү яки ишетелү. – Мин сине хур кызларына охшатып ялгыштым, тирән ялгыштым.

6. Вәгъдә бозу, хыянәт итү.- Син мине алдарсың дип башыма да китермәдем.

7. Ялгышу.- Хәтергә хәзер ышаныч бәләкәй, кайчак алдалый.

Нәрсә ул ялган? - Хакыйкатьне бозып күрсәтә торган, дөрес булмаган, чын булмаган.- ялган хәбәр, ялган караш, ялган акча, ялган хис һ. б. - Алдау, ялган һәм хәйлә сүзләре арасында уртаклык бармы? Бар, әлбәттә. Хәйлә төшенчәсе урыны белән алдауны да, ялганны да үз эченә ала.

Хәйлә - 1.Нинди дә булса эштә мәкер, астыртынлык.- Егетләр хәйләсеннән сак булыгыз. Э. Әгъзәмов.

 2. Берәр максатка ирешү өчен уйлап чыгарылган ялган сылтау, сәбәп, әмәл.- Бу дөньяда хәйләсез генә яшәп булмый икән? Э. Әгъзәмов.

 2. Нәрсәдә дә булса осталык, тапкырлык, зирәклек, уйлап табучанлык.- Ул үзен бик акыллы, хәйләгә оста разведчик итеп танытты. В. Казыйханов.

3. Катлаулы, хикмәтле, аерым осталык, күнекмә таләп итә торган нәрсә турында.- Ул бу машинаның хәйләсен белеп алган.

Алдау, ялган белән бәйләнешле мәкальләр. - Алдакның аягы кыска. Алдашсаң –абруең китәр, тиргәшсәң – кадерең китәр. Ялган белән дөнья гизәрсең, кире кайта алмассың. Ялган оят китерер, дөреслек куәт китерер. Ялган сөйләмәсәң үкенечтә булмассың. Ялган сөйләсәң – тотылырсың, дөрес сөйләсәң – котылырсың. Ялган сүзне дөресләү таш ватудан авыррак. Ялган сүзенең гомере кыска.

Алдау, ялганлау кебек сыйфатларны үзеңдә булдырмау өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? 1. Һәр кушылган, тапшырылган эшне үз вакытында җиренә җиткереп үти барырга.

2. Бүгенге эшне иртәгә калдырмаска.

3. Көндәлек эшкә анализ ясап барырга.

4. Үзеңдәге бер генә кимчелеккә дә күз йомып калмаска.

5. Кешеләрдәге уңай сыйфатларны кабул итәргә өйрәнергә һ. б.

Бүгенге әңгәмәдә нәрсә турында сөйләштек? Аннан сез нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

Табышмаклар

1)Кечкенә генә йорт,

                                                 Эче тулы корт.(кыяр)

                                          2)Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган) 

3)Җир астында алтын казык-

Бик тәмле тамыразык.(кишер)

4)Утыра бер ак чүлмәк

 Үстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә) 

5)Түгәрәк_ ай түгел,

Сары- кояш түгел,

Тәмле- шикәр түгел,

Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан) 

6)Тышы яшел, эче кызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле белсәң!(карбыз) 

7)Җиргә күмәләр язын,

Көзен алалар казып.

Күмгәндә берәү була,

Алганда чиләк тула.(бәрәңге)

1)Җәен соры ,кышын ак,

Кылый күз, озын колак.

                                             6)Кош түгел-оча,

2)Бернәрсә тегә белми,    Ябалактан курка.

Энәләр тагып йөри.          Чикләвек ярата,

                                                Сызгырса, урманны яңгырата.

3) Үзе ул бал ярата,

Кыш буе йоклап ята..          7)Башында үсә куак-

                                               Шуны табып куандык.

4)Урманнан чыгар,              Бу җәнлек безгә ошый:

Корсак асты чуар.                Исеме аның-(поши) .

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күп төрле.                8)Үлән ашый-май ташый.(сыер)

                    

5)Сорыдыр төсе.

Үткендер теше ,

Урманда йөри.

Бозаулар эзли.                          “Алма!” дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул балалар?(алма) 

Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата.(Ай һәм Кояш) 

Алмаш-тилмәш өчкүз яна:

Яшел,сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

булыша ул көнозын. (Светофор)

Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел-тегелгән.(Китап) 

Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә ,кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.(Гөмбә)

1.     Ачыдыр теле,

Кыллыдыр төбе. (Суган)

2.     Гәүдәсе бар, җаны юк,

Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә)

3.     Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

4.     Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

5.     Үзе кызыл, үзе буялмаган. (Чөгендер)

6.     Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)

7.     Эсселәгән саен кат-кат тун кия. (Кәбестә)

Берәү иде-җиргә иңде,

Күтәрелде- башын иде:

Санап кара-ничәү инде?  (көнбагыш)

Җәй иртәрәк уяныр,

Кыш иртәрәк югалыр.     (кояш)

Исемем –боерык,

Зурлыгым-йодырык;

Эленеп торырлык

Бар миндә коерык.  (алма)

Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым, яшердем;

Гаҗәпләндем бераздан,

Кояшсыз да кызарган. (помидор)

. Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

3. Үзе йомры—ай түгел,

Төсе сары –май түгел,

Койрыклы—тычкан түгел. (шалкан)

4. Йодрык-йодрык булып үсә

Алма кебек кызарып пешә,

Үзе матур, аны кем әйтер? (помидор)

5. Кечкенә генә сары карт,

Кигән туны биде кат.

Туннарын туныйсың,

Тунаганда елыйсың. (суган)

Тема: Тылсымлы сүзләр.

Максат: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән “тәмле” сүзләр әйтеп аралашу кагыйдәләренә өйрәтү; әйләнә-тирәдәге кешеләр белән ихтирамлы, ягымлы, әдәпле итеп сөйләшергә күнектерү.

Табышмак

Аның агы да була, карасы да, ул тәмле дә,ачы да була,аның авыры да була, җиңеле дә, салкыны да, җылысы да, озыны да, кыскасы да, төплесе дә, төпсезе дә, яхшысы да, яманы да, акыллысы да, тозсызы да. Ул сөйдерә дә, биздерә дә, елата да, көлдерә дә, ул кешене үтерә дә, ул кешене терелтә дә. Ул нәрсә була? (СҮЗ)

- Әйе, дөрес. Табышмакның җавабы – сүз. Димәк, без бүген сезнең белән сүзләр дөньясында, “тәмле”, “тылсымлы” сүзләр дөньясында кунакта. Ничек аңлыйсыз моны? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

Тәмле  сүзне Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да, тәмле сүзнең кадере китми, ул күңелдә кала, җанга яктылык, җылылык өсти.

- Ә “тәмсез”, тупас, ямьсез сүзләрне ишеткәч, ничек була? ( Күңел өши, тормышның яме бетә, караңгы булып китә).

- Безнең татар телебез – бик матур, ягымлы тел. Ул“тәмле”,“шифалы”, “тылсымлы” сүзләргә бик бай. Бүген без шундый сүзләр турында сөйләшәчәкбез.

   Яхшы сүз - җан азыгы,

Яман сүз – баш казыгы.

Яман сүздән бик тиз китә

Бу тормышның кызыгы.

  Яхшы сүздән канатланып,

Очар кебек буласың.

Игелеккә җавап итеп,

Изге гамәл кыласың.

  Җылы сүз сиңа җан кертә,

Дәртләндерә, тергезә.

Яман сүз белән ялган сүз

Рухларыңны җимерә.

  Тупас сүзләр, нахак сүзләр

Күңелләрне рәнҗетә.

Бер-береңә тәмле телле

Булуга нәрсә җитә?

Тылсымлы сүзләр”җыры башкарыла

- Ә нинди тылсымлы сүзләр беләбез соң без?

- Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле көн, хәерле кич, хәерле иртә, гафу итегез, зинһар, рәхмәт, хушыгыз, тыныч йокы һ.б.

- Ә хәзер, укучылар, тылсымлы сүзләр турында тагын  шигырьләр тыңлыйк.

Мин иртә белән мәктәпкә киләм,

Иптәшләремнең хәлләрен беләм.

  • Исәнме, Мәрьям! Исәнме, Галләм!
  • Сезгә, дусларым, иртәнге сәлам!
  • Исәнме, Азат! Саумы, Салават!
  • Авырмыйсызмы? Хәят һәм Булат?
  • Сәлам, Мәликә! Исәнме, Иркә!
  • Хәерле иртә! Хәерле иртә!

- Ә хәзер, укучылар, мин сезгә каурыйлар турында бер риваять сөйлим.

-Борын-борын заманда бер егет яшәгән. Ул бик тупас, ямьсез сүзләр белән сөйләшә торган булган. Беркөнне ул бу сүзләрне әйтүдән үзе дә туйган һәм акыл иясенә барган. “Мин кешеләргә бик күп авыр сүзләр әйттем, гөнаһымны ничек бетерергә?- дип сораган. Акыл иясе аңа каз каурыйлары биргән һәм аларны шәһәрдәге һәр өйнең ишек төбенә куеп чыгарга кушкан. “Аннан кире җыеп алырсың”,- дигән.

- Укучылар, ничек уйлыйсыз, егет каурыйларны җыеп алалганмы? Ни өчен?

( Юк, чөнки каурыйлар җилдә тиз таралып беткәннәр. Телебездән чыккан сүзләр дә бик тиз таралып бетәләр, башкалар күңеленә бик тиз үтеп керәләр. Авыр сүзне кире кайтарып булмый.)

һәр сүзне уйлап, үлчәп әйтергә кирәк. “Сүз авызда чакта, аңа син хуҗа, авыздан чыккач, сүз хуҗа.” Сүз турында сез тагын нинди мәкальләр беләсез, укучылар?

  • Җылы сүз җанны эретә.
  • Яхшы сүз- җан азыгы,

Яман сүз- баш казыгы.

  • Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.
  • Әйткән сүз- аткан ук.
  • Яхшы сүз- чәчәк,

Яман сүз- чәнечке.

  • Явыз кешенең ялган сүзе уттай каты пешерә, кешеләрне үтерә.
  • Яхшы сүз әйтсәң, елан өеннән чыга, яман сүз әйтсәң, кылыч кыныннан чыга.
  • Яхшы сүз алтыннан кыйммәт.
  • Яхшы сүздән таш та йомшара.
  • Авыздан чыккан сүз йөрәккә үтеп керә.

- Әңгәмәбез ахырына да җитеп килә. Менә түбәндәге очракларда нинди “тәмле” сүзләр кулланырсыз икән?

* Әниең ерак юлга чыгарга тора.

- Юлларың хәерле булсын!

- Хәерле юл!

- Исән-сау йөреп кайт!

* Укытучың белән очраштың.

- Исәнмесез!

* Йокларга ятканда.

- Тыныч йокы!

- Тәмле йокы!

* Иптәшең туган көнеңә китап бүләк итте.

- Рәхмәт!

* Математикадан мәсьәләңне эшли алмыйсың, иптәшеңә ничек мөрәҗәгать итәсең?

- Зинһар!

* Әниегез сезне мәктәпкә нинди сүз белән озата?

- Әйбәт укы! Сәламәт бул! Матур йөре!

* Ялгыш берәрсенә килеп бәрелдегез.

- Гафу итегез!

* Сәламлибез бер- беребезне

Бер тылсымлы сүз белән:

Дүрт иҗектән тора ул

Языла бер сүз белән. ( Исәнмесез!)

* Сүзләр була бик күп төрле-

Тылсымлысы бик сирәк.

Ашап торгач, тамак туйгач,

Нәрсә әйтергә кирәк? ( Рәхмәт!)

- Укучылар,  Бүген ишеткән шифалы сүзләр күңелләрегездә озак саклансын. Ул сүзләрне башкаларга ешрак әйтергә тырышыгыз. Һәрберегез әти-әни, әби-бабай, туганнарыгызны, янәшәгездәге кешеләрне тәмле телегез, изге гамәлләрегез, яхшы укуыгыз, кайгыртучан карашыгыз белән кадерләгез!

Балачак бәйрәмнәре.

Максат: балаларның киләчәкнең дәвамы икәнен төшендеру; бәйрәмнәр турында белемне арттыру; бәйрәмнәрнең әһәмиятен, матурлыгын күрә белү.

Балачак... Кеше тормышының иң матур вакыты. Бала көлүен ишетүдән дә, баланың бәхетле елмаюын күрүдән дә күңеллерәк нәрсә юктыр.

Сез балалар – кешелекнең бүгенгесе, киләчәге һәм дәвамы.

Кешелекнең  киләчәге сезнең кулларда. Шуңа күрә өлкәннәр сезнең сәламәт һәм бәхетле булып үсүегез өчен һәрвакыт кайгырталар. Менә шуңа да 1 июнь – халыкара балаларны яклау көне!

Илдә бәйрәм булса - Өйдә бәйрәм!

Роберт Миңнуллин шигыреннән.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә лә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә. 

 Бәйрәмнәр бездә җитәрлек,

Үзе бәйрәм - балачак!

Балачакның шат җырлары

Мәңге истә калачак.

 Балалар – иң зур көч

Балалар – киләчәк!

Балалар хакына

Тынычлык булачак.

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - балачак! 

Бәйрәмнәр бетмәс бер чакта

Балачаклар бар чакта.

Зур бәйрәм — «бишле» алсак та,

Кырларда эшләп арсак та,

Зоопаркка барсак та!

Зур бәйрәм — җырлап алсак та,

Җәйге кояшта янсак та,

Походларга барсак та!

 

Без бәйрәмнәр яратабыз,

Бәйрәм көннәр еш булсын.

Әти – әни һәм кунаклар

Безгә гел килеп торсын.

Бәйрәмнәр булып торсын!

Бәйрәмнәр гөрләп торсын!

Пума башкаруында балачак турында җыр тыңлау.

В.Усманов башкаруында “Әй балачак!” җырын тыдлау

- Сез  «Балалар көнен” ничегерәк үткәрә идегез?  Нәрсәләр ошый сезгә бу бәйрәмдә?

Мин сезгә шат күңелле, акыллы, бәхетле булуыгызны теләп калам.

Минем туган ягым.

Максат:  1. туган якның матурлыгын күрергә һәм аны бәяләргә өйрәнү; 2. укучыларның  иҗади фикерләү сәләтен үстерү; 3. туган төбәктә яшәүче халыкка карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.    (Г. Тукай.)

  • Без кайда яшибез, балалар?
  • Дөрес. Татарстан, Актаныш – безнең туган җиребез. Без монда туганбыз. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, үзебез дә шушында яшибез.

Безнең  туган ягыбыз бик матур,бик гүзәл. Ул безнең  өчен бик кадерле.  
Без  гаиләдә  татарча сейләшәбез ,чәнки без татар балалары...

Олы кешеләр «Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-баба нигезен онытма!» дигәннәр.

Челтерәп  аккан чишмә тавышы да, талларга кунып сайраган сандугач тавышы да, йолдызлы күкн, тулган ай,  яшел хәтфә җәелгән җир, карт өянкеләр, бай урманнар, чиксез-кырыйсыз кырлар. Басулар – болар барысы да безнең Туган җиребез.

  • Кемнәрдер ял көннәрендә авылларына, әби-бабаларына кунакка кайта. Нинди авлларга кайтасыз, балалар?

Тарих

Казан ханлыгы Мәскәү дәүләтенә кушылгач, бу җирләр Казан приказының Минзәлә воеводалыгына буйсындырыла. 1708 елдан Казан губернасына1719 елдан Уфа провинциясенә, 1735 елдан – Ырынбур комиссиясенә, 1744 елдан – Ырынбур губернасына кертелә. 1781 елдан Уфа наместниклыгына буйсындырыла да, 1865 елданУфа губерниясенә кушыла. Ниһаять, 1920 елда Татарстан Республикасына кертелә.

Элеккеге чорларда монда фин-угор халыклары яшәгән. Бу турыда ТакталачыкЧиялек,Татар ӘҗбиеСемиостровЯмалыМәсәдеГәрәйИлчебайИрмәшАктаныш, Карач,Шәбез авыллары тирәсендә табылган бронза гасырының археологик мәгълүматлары сөйли.

Район 1930 елның 10 августында оештырыла. 1963 елның 1 февралендә Минзәлә колхоз-совхоз территориаль-җитештерү идарәсенә буйсындырыла, ә 1965 елның 12 гыйнварында янәдән Актаныш районы итеп төзелә.

Ераклардан сагынып кайтам,
Туган авылым сине.
Киң кырларың, басуларың
Каршы ала мине.
Авылым урамнарында
Үсә матур таллар.
Берсеннән-берсе яктырак
Ата бездә таңнар.

Туган ягым гүзәл дә, аның кешеләре дә  күңелгә якын тоела, һәр кеше дә шулай уйлыйдыр. Актанышыбыздан күп кенә танылган кешеләр дә чыккан:

Җырчы Әлфия Авзалова, Асаф Вәлиев, Лилия Муллагалиева, Артур Исламов

Композитор Инсаф Хабибуллин

Шагырьләр Гамил Афзал, Нур Баян, Лена Шакирҗанова,

Язучылар Вахит Имамов. Риза Ишморат, Зәет Мәҗитов, Нур Гыйззәтуллин һ.б.

Әңгәмәбезне йомгаклап И.Хабибуллин көенә иҗат ителгән “Актанышым” дигән җырны тыңларбыз

Кызыклы уеннар илендә.

Алдавыч әкиятләр

Борын заманда булган, ди, бер патша,

Ул ясаттырган, ди, бик матур бер бакча.

Бакчаның коймасы булган, ди, таштан.

Сөйлимме хикәяне баштан?

(Бала, сөйлә, дисә, тагын шуны кабатлыйлар.)

Бар иде, ди, бер мичкә,

Бу әкиятне сөйләрмен иртәгә кичкә .

Тел төзәткеч тизәйткечләр һәм тел көрмәкләндергечләр

Әрәмәдәге әрем әче. (э)

Үгезегез үзегезнеке,

Мөгезе үгезегезнеке, (з) 

Кара карга кардан бара

Канатларын кага-кага. (к,р,г)

Эндәшләр  

Кояшка.

Кояш, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашы к базарда.

Әти китте базарга,

Тәти кашы к алырга.

Тәти кашы к сабы алтын,

Кирәкми безгә салкын.

 Яңгырга

Яңгыр, яу, яу, яу!

Тәти кашы к бирермен,

Тәмле ботка бирермен,

Тәти кашы к базарда,

Майлы ботка казанда.

 Каргагга

Карга әйтә: «Кар, кар,

Мичтә бәлеш бар, бар,

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар».

Карга әйтә: «Кар, кар,

Җирдә чеби бар, бар.

Берсен алып китәр идем,

Сакчылары бар, бар».

Такмаклар

Исәнмесез-саумысыз

Исәнмесез-саумысыз...

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Шапшак сарыклар

Ике сарык юлга чыккан

Кулларында чемодан.

Иреннәрен буяганнар,

Ә битләре юмаган.

 

Кап та коп

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык;

Өйгә мендек өйрә эчтек,

Коега төштек су эчтек;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

Кап та коп,

Авызыңны ач та йом! —

диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.

Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:

— Күктән кемнең өе башына төштең? — дип сорыйлар.

Ул берәр таны ш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән ничә кеше булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына йә маңгаена шулар санынча чиртеп ала. Уен тагын яңадан башлана.

Яшелчәләр  (Буяулы)

Яз көне ишегалдында, болыннарда уйнала торган уен. Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар, һәм «бакчачы» аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шул вакыт «сатып алучы» килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:

— Тук-тук!

— Кем бар?

— Мин.

— Син кем?

— Кеше.

— Нигә килдең?

— Яшелчә алырга.

— Нинди?

— Шалкан (теләгәнен әйтә).

Әгәр яшелчәләр арасында «шалкан» булса, ул торып йөгерә һәм билгеләгән урынны урап килә . Әгәр «сатып алучы» ул арада аны куып тота алмаса, «шалкан» үз урынына килеп утыра, һәм, аңа яңа исем кушылып, уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен «яшелчәләр» тотылып беткәнче дәвам итә.

 

Йорт хайваннарына, кошларга кайгыртучанлык.

Максат: Хайваннарга һәм йорт кошларына карата мәхәббәт, ярдәм итү хисләрен тәрбияләү.

Кулланма материал.   Компьютер, экран, проектор, хайваннар рәсемнәре, карточкалар.

Әңгәмә барышы.

Йорт хайваннарының, кошларның тавышларын тыңлау.

-Сез нинди йорт хайваннарын беләсез? Әйдәгез, искә төшерик. (Укытучы сораулар бирә. Бу нәрсә? Ул нинди? Нинди төстә? Ул нәрсә бирә? Нәрсә ашый?)

 Мөгезле – нинди йорт хайваннары мөгезле була? (Сыер, кәҗә, сарык). Сакаллы – кәҗә. Җитез – эт, мәче, ат. Тугры – эт.

Уен «Дөресме?”

     мөгезле       ат            сөт бирә

      йомшак      сыер         тычкан тота

      сакаллы      песи         йон бирә      

      җитез           эт           тиз чаба    

      тугры         кәҗә         өй саклый

Ул нәрсә?

      - Ул йомшак, кечкенә, шаян. 2 колагы, 4 аягы, койрыгы бар. Мыеклы, сөт ярата. Өйне тычканнардан саклый. Ул нәрсә?    (Песи).

-Дөрес. Ә ни өчен шулай уйлыйсыз? Нинди билгеләргә карап белдегез? Ә сезнең өйдә нинди йорт хайваннары бар? (...)

- Минем (этем, мәчем, күсем, йорт куяным бар).

-Аның кушаматы нинди? Аңа ничә яшь? Ул нинди? Нәрсә ашарга ярата?

 Ике укучы арасында әңгәмә була.

(Бер укучы үзенең йорт хайваны турында сөйли.)

Песиләр бик файдалы җан ияләре, аларның дәвалау үзлеген медицина да исбатлады. Тәндәге миллион күзәнәк һәм йоннар аша кешедәге авыруларны үзләренә суыралар. Мәченең мырлавы да сихәткә ия, ул биотоклар аша дәвалый. Аны кулга алып сыпырсаң, тынычланып каласың. Өлкәннәр  мәченең мыегын кисәргә рөхсәт итмиләр, чөнки бу тырпаеп торган озын-кыска төкләрдә дә хикмәт бар, алар сиземләү сәләтенә ия антенна хезмәтен үти. Мәчеләр аеруча нерв авыруларын, сызлануларны отышлы дәвалый.

Томшыгы белән җимне чукый.

   Канат кагып кычкыра.

   “Ки-кри-күк, ки-кри-күк”

   Дип кычкырып уята ул тиз генә.

   Нәрсә әле ул балалар?

Әтәч (М.Җәлил) Таң ата бугай, Әтәч кычкыра: — Кикри-күк, Кикри-күк! Йә сузып кына, Йә бик еш кына: — Кикри-күк, Кикри-күк! Без дә уяндык Әтәч тавышына: — Кикри-күк, Кикри-күк! 

       -Тагын нинди йорт кошларын беләсез? Алар нинди?

Иҗади эш: үзегезнең йорт хайванын яки кошның рәсемен ясау.

 Йомгаклау.

-Без бүген йорт хайваннары, аларның характерлы үзенчәлекләре (характерные черты), файдасы турында сөйләштек. 

- Алар безгә кирәкме? (Әйе.)

-Алар безгә нәрсәләр бирәләр? (Ит,сөт, йон.)

-Без аларны нишләргә тиешбез? (Карарга, ашатырга.)

-Без аларны безнең дусларыбыз дип әйтә алабызмы? (Әйе.)

Без ял итә беләбезме?

Максат: балаларны ял итәргә өйрәтү, ял итүнең төрләрен ачыклау, буш вакытны сарыф итмәскә өйрәтү.

-Сез балаларга ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Матур әдәбият укырга теләсәң китапханәләр эшләп тора. Музейга барып кайтсаң да зыян итмәс. Спорт белән шөгыльләнәм дисәң бассейн, футбол кыры, хоккей мәйданы, шугалаклар бар. Чаңгы юлы салырга да урын җитәрлек. Кино, театр, концерт карап рухи азык алырга була. Өйдә рәсем ясап утырырга, пластилин белән шөгылләнергә, конструктор җыярга һ.б күп-күп төрле шөгылләр табырга була.

-Әле яңа гына көзге каникулны озаттык. Сез ничек ял иттегез, балалар? Нәрсәләр белән шөгылләндегез? Кайларга бардыгыз?  (балаларның җаваплары...)

- Ял минутларында тагын нәрсәләр белән шөгылләнергә була?

- Киләчәктә буш вакытларыгызда нәрсәләр белән шөгылләнер идегез? (балаларның җаваплары...)

Фәнис яруллин

Ялкау ялы

Әти әйтә: «Әй, улым,
Бигрәк әллә нинди син.
Эш турында әйтмим дә,
Ял итә дә белмисең».

Ял итәргә аңарга
Нинди белү кирәктер?!
Минем кебек ял иткән
Болай да бик сирәктер.

Көннәр буе өйдә мин,
Ятамын гел диванда.
Телевизор карыймын
Мультфильмнар булганда.

Йөгермимен, чапмыймын,
Сазга батып кайтмыймын.
Чапсын әйдә юләрләр,
Мин аякны саклыймын.

Киерелеп, сузылып
Ял итәм дә ял итәм.
Әнә шулай ял итеп,
Кай көнне арып бетәм.

Бәйләнәләр гел юкка,
Кызык та бу өлкәннәр.
Әйтерсең лә үзләре
Миннән шәп ял иткәннәр.

ф/м. Салават күпере. Салават күперенә без Башны күтәреп карыйк, ( башны күтәрү) Ә аннан соң уңга – сулга, Аска,өскә күз салыйк. (башны бору) Аяк очларына басып Тартылыйк без биеккә (тартылу) Тормыйк әле бер урында Бергәләшеп биик тә. (бию хәрәкәтләре)

-Ял итү нигә кирәк булып чыкты, балалар?

Сер тота беләсеңме?

Максат: кешелеккә хас сыйфатларны ачыклау; ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис-тойгылар тәрбияләү.

Укытучы бер баланың колагына: Син бүген бик акыллы, молодец!-дип пышылдый. Башка укучыларга бу бик тә кызык булып китә. ( Бу – сер.) 

Мәкаль-әйтемнәрнең мәгънәсен ачыклау:

“Сер сөйләмә дустыңа, Дустыңның да дусты булыр, Ул да сөйләр дустына”

Сер тотмас – дус тапмас.    Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.   Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне 1000 кешегә әйт.    Сереңне тик йөрәгеңә ач.                Күп сөйләгән авыз бәхетсезлек капкасы.      3 кеше белгән нәрсәне 30 кеше белә.

Сүзлек өстендә эш:

-Ышаныч - нәрсәнең дә булса тормышка ашуынаν шикләнмәү хәле.  

-Җаваплылык - эшкә җитди караш.

- Сер - әлегә ачылмаган үзлек.

  • Борынгы кытайлылар:”Сер саклый беләторган кеше – акыллы кеше ул”, -  дигәннәр. Ни өчен дип уйлыйсыз?

Кешенең уңай, тискәре сыйфатлары турында Сез ниләр беләсез? Әхлаклы кеше дип кемгә әйтәбез? Нинди кеше үзенә хөрмәт яулый? Кешелек дәрәҗәгезне югалтмагыз. Ә нәрсә соң ул КЕШЕНЕҢ ДӘРӘҖӘСЕ? КЕШЕНЕҢ ДӘРӘҖӘСЕ - аңа башкалар биргән БӘЯ + үз-үзенә биргән бәясе.

Укучылар! Кече яшьтән кешенең ышанычын яулап, кушылган эшкә җаваплы карап, хөрмәт яулап яшәргә тырышырга кирәк.

Сер саклау буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын төзү.

  1. Әдәби әсәрләрне күп укырга һәм анализлый белергә.
  2. Сер тотмауның тәртипсез кешегә хас булуы турында мисаллар китерегез.
  3. Беркайчан беркешенең серен өченче кешегә белгертергә ярамый.
  4. Сер төшенчәсе белән бәйләнешле әсәрләрне даими укып барырга һәм үзеңә тиешле тәтиҗә ясарга.
  • Бүгенге класс сәгатендә сүз нәрсә турында барды? Сер саклау серләренә ничек өйрәндегез? Класс сәгатеннән үзегезгә нинди сабак алдыгыз? Класс сәгате сезгә ошадымы?

Өй эше.

  1. “Безнең гаиләдә сер тота беләләрме?” дигән темага өегездә сөйләшү үткәрегез.

Укуда, өйдә, гомумән яшәешегездә ышаныч белдерүчеләрнең ышанычын аклагыз, кайда гына булсагыз да, нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз,Сер саклый белегез.

Табигатьтәге  үзгәрешләр

Максат: табигатьтәге үзгәрешләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү; укычыларны, туган ягына күңел багларга, хезмәт һәм табигатьне ярата белергә өйрәтү; бәйләнешле сөйләм телен   үстерү.

-Кояш биек күтәрелми, болытлар артына кача. Пыскаклап, озаклап, вак яңгыр ява. Күчмә кошлар җылы якка китә. Урамда җиңелчә суыта, кырау төшә. Агач яфраклары төс- ләрен үзгәртәләр һәм коелалар. Бары тик чыршы һәм нарат кына яшел төстә кала. Бу кайсы вакыт була?

-Көз елның нинди вакыты? Күзәтүләргә һәм өстәмә материалларга нигезләнеп,җаваплар алу.

-Һава торышы нилектән үзгәрә? Җәйге һәм көзге һава торышын чагыштыру (Җәен Көзен - һава болытлар явым-төшем җил кояш сулыклар).

Терек булмаган табигатькә хас булмаган күренешләр (яфрак коелу, боз кату, салкынайту, кырау төшү, томан, үләннәр шиңү, бәс, кошлар китү, бөҗәкләр юкка чыгу).

-Көзен нинди үзгәрешләр була? (соңгы яшенле яңгыр ,пыскак яңгырлар, кырау төшү, бәс, куе томаннар, беренче кар, боз кату) Салкынайту әйләнә-тирә табигатькә нинди йогынты ясый?

- Көзен агачлар һәм куаклар тормышында нинди үзгәрешләр була?

- Яфрак коелу нәрсә ул? Көз җитү белән агач һәм куак яфракларының төсләре үзгәрә коела башлый. Көннәр салкынайткан саен бу көчлерәк була.

Терек табигатьтә көзге үзгәрешләр(үсемлекләр гөмбәләр балыклар кошлар бөҗәкләр хайваннар бактерияләр кешеләр)

-Көзен бөҗәкләр тор- мышында нинди үзгә- решләр була? 1. Көз килү белән бөҗәкләр арттымы яки кимедеме? 2. Нинди һава торышында алар азрак була? 3. Алар кайда яшеренәләр?

-Көзен кошлар тормышында нинди үзгәрешләр була? Кошлар нәрсәләр белән туклана?

-Нинди кошларны күчмә кошлар дип әйтәләр?( Керәшә, карлыгач, кара карга, челән, кыр үрдәге)

-Ни өчен бу кошлар кышка таба җылы якларга очып китәләр?

-Хайваннар көзге үзгәрешләргә ничек җайлаша?

Табышмаклар Җәй иртәрәк уяныр,

Кыш иртәрәк югалыр. (Кояш)

Үзе тук кебек, Кайгысы юк кебек, Җылый башласа - туктамый.(көз)

Аягы юк - ил гизә, Күзе юк - яшь түгә.(болыт)

Җәйге эссе көннәрдә Мине сагынып көтәләр, Мин аз гына күренсәм, Качып-посып бетәләр.(яңгыр).

Көз турында җырлар тыңлау.             

Иҗади эш: көзге үзгәрешләрне чагылдырып рәсем ясау.

-Көзге үзгәрешләр турында нәрсәләр белдегез бүген?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Һәркем бәхетле булырга хаклы"

Рәхимов методын кулланып татар әдәиятын 11нче класста укыту дәресе....

Мөстәкыйль эшләр 6 класс (рус төркеме)

Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 6 класс укучылары өчен мөстәкыйль эш биремнәре....

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...

Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)

6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...