Тамчы- шоу.
план-конспект на тему

Сыйныфтан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tamchy_shou_6.doc80 КБ

Предварительный просмотр:

Тамчы – шоу” уены

Җыр “Туган тел.

Исәнмесез» ,- диде берәү килеп

Читтә йөргән чакта каңгырап,

Гүя шулчак баскан җирләреннән

кайнар чишмә чыкты ургылып.

Бары бер сүз: «Исәнмесез»,- диде

Күпме моң ишетте колагым.

Атам-анам теле, туган телнең

Газмзлеген шунда аңладым

Җыр булырлык матур сүзләр биргән

Матур телем. Туган телем.

рәхмәт сиңа, Туган телем

Киңдер сиңа күңел түрем.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр

Белмәгән коры калыр.

-Туган җирең – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

 

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине?!

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй мөкатдәс Тукай теле!

Кабатланмас үткәннәрең –

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле – дуслык теле.

Мин халкымның чәчкә күңеленнән,

 Бал кортыдай, энҗе җыямын,  

Җыямын да җанлы энҗеләрдән

Хуш исле бер кәрәз коямын.

Шуңа да мин беләм тел кадерен:

 Бер телдән дә телем ким түгел —

Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,

Ким күрер тик аны ким күңел!..

Халык теле миңа — хаклык теле,

 Аннан башка минем илем юк;

 Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

 Иле юкның гына теле юк!

Әнкәм теле миңа — чәчән теле,

 Аннан башка минем халкым юк

Йөрәгендә халкы булмаганның

Кеше булырга да хакы юк.

Максат:

  • укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;
  •  укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;
  • тел культурасын үстерү;
  • укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
  • эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;
  • туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
  • Уен тәртибе. Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, язучының билгеле бер әсәрен өйрәнү һәм командирларга татар халык мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры китереп төрле костюмнар да әзерли ала.
  • Уен барышы.
  • Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.
  • Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Тамчы – шоу” уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер – беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк. Безнең бүгенге уеныбыз татар теленә, үзебезнең төбәгебезгә, туган ягыбызга һәм аның күренекле кешеләренә багышлана.
  • Тел дигән дәрья бар,
  • Дәрья төбендә мәрҗән бар,
  • Белгәннәр чумып алыр,
  • Белмәгәннәр коры калыр.
  • Әйдәгез әле, укучылар, шул дәрьяның хәзинәләрен барлыйк. Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк. Туган ягыбызның байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инаныйк. Сүз командаларга бирелә. 2 командага да өй эше итеп визитка, үзең белән таныштыру чыгышы бирелгән иде, әйдәгез алар белән танышыйк)
  • (2 команданың да исеме, девизы яңгырый. Һәркем үзе белән таныштыра, укучыларның шөгыльләләре турында әңгәмә корырга да мөмкин. Визиткада команда әгъзаларына аерым чыгыш ясарга да, күмәк эшләргә рөхсәт ителә)
  • Ә хәзер инде сезнең телне ни дәрәҗәдә белүегезне тикшереп карыйбыз. Бу бәйгедә ике төркем катнаша. (Төркемнәргә алдан ук өй эше бирелә: исем, сәламләү, җыр, девиз, эмблема, тел турында шигырь һәм мәкальләр әзерләргә, "җ"яки "к" хәрефеннән торган хикәяләр язып килергә) Беренче төркемнең исеме -"Тел белгечләре", ә икенче төркемнеке - "Тукай оныклары". Бәйгене башлап җибәрәбез һәм төркемнәргә сүз бирәбез.
  1. Сәламләү "Тел белгечләре"

Туган телдә сәламлибез сезне.

Татар теле - туган телебез.

 Иң беренче көннән ахыргача

Сөйләшикче шушы телдә без.

Девиз: Тел күрке - сүз.

"Тукай оныклары"

Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады.

Без - "Туган тел"дән туганнар,

Без - Тукай оныклары.

Девиз: "Теле барның - иле бар"

Җыр: «Әссаләмәгаләйкүм”

1 тур

Алып баручы. Уенга кереп китү, җылынып алу өчен җиңел сораулар. 

(командаларга чиратлап сораулар бирелә)

  1.   Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре (“Туган тел”)
  2.    Казан башында нәрсә бар? (“К” хәрефе)
  3.    Г.Тукайның авыл турындагы шигыре (“Туган авыл”)
  4.    Дөньяда берәү генә, авылда өй саен (“ө” хәрефе)
  5.  Казан ханбикәсе (Сөембикә)
  6.  Капма-каршы мәгънәле сүзләр ( антонимнар)
  7.  Зат алмашлыклары (мин, син, ул,без, сез, алар)
  8.  Татарстан гимны авторы (Рөстәм Яхин муз., Рамазан Байтимеров сүз.)
  9.  Татарстанның беренче президенты (М.Ш.Шәймиев)
  10.  Халык авыз иҗатын икенче төрле ничек атыйбыз? (фольклор)
  11.  Үз тормыш юлың турында язу (автобиография)
  12.  Дөя ничә литр су эчә? (80 литр)
  13.  Аюның тәпие нинди? (яссы табанлы, 5 бармаклы)
  14.  Ай Җир тирәли ничә тәүлектә әйләнә? (28 тәүлектә)
  15.  Г.Тукай романының авторы (Ә.Фәйзи)
  16.  М.Җәлилнең төрмәдә утырганда язган шигырләр җыентыгы (“Моабит дәфтәрләре”)

 

  1.  Татарстан флагы ничә төстә һәм ул төсләр нәрсәне аңлата?(3)
  2.  2010 ел нинди ел буларак билгеләп үтелә? (Укытучы)

Ишеттем мин читтә “Туган телне”

Халкым, нинди моңлы көең бар.

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм гына тыңлыйм туялмыйм.

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшем тыялмыйм.

                                        Ш. Галиев.

Җыр “Мин яратам сине Татарстан”

2 тур “Кем иң өлгер һәм зирәк”

Укучыларга сораулар бирелә, җавапны уйларга вакыт бирелми. Кем иң өлгер һәм тиз була, шул җавап бирә.Ахырдан иң күп дөрес җавап бирүче җиңә.

  1. Халык аваз иҗатының төп төрләрен атагыз.
  2. Әкиятләр эчтәлекләренә карап ничә төргә бүленә?
  3. Габдулла Тукай кайсы авылда туган?
  4. Габдулла Тукай ничәнче еллда туган?
  5. “Сертотмас үрдәк” әкиятен кем язган?
  6. Хуҗасын эзләргә чыгып киткән үрдәк урманда өченчеләрдән булып кемне очрата?
  7. Шәүкәт Галиевның иң танылган шигырен атагыз.
  8. Мәкальне дәвам итегез:  эше барның.......................
  9. “Бакчачы” шигырен кем язган?
  10. Әниләре каргаган ике малайның исемнәре.

 Асыл сүзләреңне, туган телем,

Биреп торчы миңа азга гына.

Бөтенләйгә түгел – вакытлыча,

Тик җитәрлек гомер азагыма.

Синнән алган һәрбер сүземне мин

Күз карасы кебек саклар идем.

Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

Дога итеп кенә ятлар идем.

Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,

Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

Исраф булмас ул сүзләрең миндә,

Җыры булыр алар киләчәкнең.

Әйтә алмыйм әле, ул җырлардан

Аз булса да дөнья үзгәрерме?

Тик югалтмам, туган телем, синнән

Алып торган асыл сүзләремне.

Рухыбызда туган тел син,

Җаныбызда туган тел.

Ясалма, килмешәк түгел,

 Каныбызда туган тел.

Рухыбызда туган тел син

, Әткәм-әнкәмнең теле,

 Борынгы бабабыз теле,

Болгар бабабыз теле.

Бишек җыры көйләгән тел,

 Моңлы, ягымлы тел син

Гашыйкларны таныштырган

 Һәм кавыштырган тел син.

Зәңгәр күктән кояш кебек,

Якты нур сипкән тел син.

Халкыбызны иманлы иткән,

Шәфкатьле иткән тел син.

Рухыбызда туган тел син,

Җаныбызда туган тел.

Ясалма, килмешәк түгел,

Каныбызда туган тел!

Туган илем! Син бит минем өчен

 Хәтта җаным фида кылырлык.

Туган анам кебек якын дисәм,

 Бу — төчелек түгел,— горурлык!

Туган илем — минем туган телем,

 Шушы телдән башка җырым юк,

Дип җырласам әгәр җырларымда,

Бу — төчелек түгел,— горурлык!

Туган илем, синең үткән юлың —

 Минем юлым, башка юлым юк,

 Дип сокланам барыр юлларыңа,

Бу — төчелек түгел,— горурлык!

Концерт номеры.

3 тур “Әдәби викторина”

  1. Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер – ике уч он белән нәрсә пешереп була?
  2. Алтын таракның төшеп калган урыны.
  3. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? Ни өчен?
  4. Әби белән бабайга шалкан тартырга булышучы этнең исеме.
  5. Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?
  6. Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк?
  7. Г.Тукайның бер шигыре “Әйдәле Акбай, .............” дип башлана. Шигырьне дәвам ит. Шигырь ничек атала?
  8. “Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик беогәләп...”

Бу шигырь юлларының авторы кем?

  1. Бер әби, әтәчләренең сугышуларына түзә алмыйча, берсен берничә көнгә күршеләренә кертеп          

     торган. Ул әдәби әсәрнең исеме ничек?

  1. Г.Тукайның йорт хайваннары турындагы әсәрләре.

Габдулла Тукай  “Бала белән Күбәләк”

Бала : Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп;

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

Габдулла Тукай “Кызыклы шәкерт”

  • Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

  • Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

  • Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, - зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

4 тур “Әкиятне таны”

Бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

    1 . Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым. Бар чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та  

         бар.                                                                                             (“Карт белән төлке”)

  1. Елга, елга әйт әле: казлар кайсы якка очтылар?                     (“казлар – аккошлар”)

  1. Як – ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.                    (“Су анасы”)

  1. Матурым – матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы?

                                                                                                        (“Песиләр һәм күселәр”)

  1. Әйләнмәле карама,

Бәйләнмәле карама,

Соры бүре куып җитте,                                                                                                                             Яшерсәнә карама,

Яшерсәнә карама.                                                                        (“Гөлчәчәк”)

    6. Әйдә без бу алма агачын селкетик тә, алмасын коеп ашыйк......(“Ике ялкау”)

Әкият инценировкасы

Концерт номеры.

5 тур. Капитаннар ярышы. Мәкальләр беләсеңме?

        Мәкальне әйтеп бетер

"Тел белгечләре" төркеменә

1 .Бүгенге эшне...(иртәгә калдырма)

  1. Язның бер көне ...(ел туйдыра)
  2. Һөнәрле үлмәс ...(һөнәрсез көн күрмәс)
  3. Эш эшләми ...(уңыш килми)
  1. Иренгән ...(ике эшләр)
  2. Аз сөйлә ...(күпэшлә)

"Тукай оныклары"төркеменә 

  1. .Тел сөйли ...(кул эшли)
  1. Тырышкан табар ...(ташка кадак кагар)
  2. Ялкауга эш кушсаң ...(башы авырта)
  3. Киңәшле эш ...(таркалмас)
  4. Тәвәккәл ...(ташярыр)
  5. Сөйдергән дә тел ...(биздергән дә тел)

Концерт номеры.

6 тур  Өй эшен тикшероү

Хикәя - бикәя тезү ярышы ( "К" яки "Җ" хәрефләре генә
кулланып, хикәя төзергә). .

КӘКРЕ КӘРИМНЕҢ КАРАК КӘҖӘСЕ

Кәкре Кәримнең карак кәҗәсе - куркыныч карак.

Кәкре Кәримнең кара карак кәҗәсе көтүдән кайтканда колхоз келәтенә кергән. Келәттә кишер, кыяр, кәбестә күчәне кимергән. Каравылчы, кәкре Кәримнең карак кәҗәсен күреп, кәкре каен күсәге күтәреп куган. Кәкре Кәримнең кара карак кәҗәсе кычкыра-кычкыра, кадала-кадала кырга качкан,

Кәҗә качкач, каравылчы келәт капкасын кадаклап куйган. Кәкре Кәримнең карак кәҗәсе кырда кыр кәҗәсен күргән. Кыр кәҗәсе куркып качкан.Кәкре Кәримнең карак кәҗәсе курыкмаган. Кыр кәҗәсе качкач, карак кәҗә Кәримне күзәтергә керешкән. Карый-карый күзләре кылыйланган.Күпме күзәтеп караган, Кәримне күрмәгән.

Каралтыда Кәрим карак кәҗәне караган, караңгыда күрмәгән. Күрмәгәч, колхоз кырыннан караган. Колхоз кырында карак кәҗәсен күргән. Карак кәҗә, Кәримне күргәч, каушап-куркып калган. Кәкре Кәрим карак кәҗәсен куалап кайтып киткән. Кара кәҗә, кушаяклап, каударланып, каралтыга кайтып кергән.

ҖЫРЛЫЙ - ҖЫРЛЫЙ ҖИЛӘК ҖЫЙГАНДА.

Җылы җәй җитте. Җәйге җылы җил җанны җылыта. Җиһан, Җәлил, Җамал җиләккә җыеналар. Җиһан, Җамал, Җәлил җитен җиренә җиттеләр. Җәлилнең җиләне җилдә җилферди. Җиһан, Җамал җитен җирендә "Җырларым" җырын җырлап җибәрделәр.

Җиһан, Җамал, Җәлил җиләк җиренә җилдәй җилдерәләр. Җиләкле җиргә җиттеләр. "Җиләк җыйганда" җырын җырлый-җырлый, җир җиләге җыялар. Җиһанга җиләк җыю җиңел. Җамал җиләкне җайлы җирдән җыя. Җәлил Җиһаннан, Җамалдан җитезрәк җыя. Җиһан, Җамал җыйган җиләк Җәлил җыйган җиләктән җиңелрәк.

Җәйләрен җиләс җирдә җыйнаулашып җырлый-җырлый җиләк җыюлары җайлы.

Концерт номеры.

  1. Тур Кем тизрәк?

"Тел белгечләре" төркеменә.

Составында чи иҗеге булган сүзләр язарга:

Чирәм        читлек        читән       чиста чишм

Читен        чибәр        чирек       чиләк чик

Чират        чичән        чимал       Чита Чистг

Число        чикләвек чинар(агач)

"Тукай оныклары төркеменә.

Составында чә иҗеге булган сүзләр язарга:

Күчәр    кичә        күчән        үрәчә чәчәк

Чәкән    чәнечке     чәйнек       Хәдичә чәбөк

Чәч       чәрелдек    чәчмә        чәйханә чөберч

Чәкүшкә тилчә

Концерт номеры.

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң”әни”дип,

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “әти” дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылыр

Туган телең әнә шул булыр.

                                               Зөлфәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

"Тамчы-шоу"интеллектуальная игра, посвященная со дня рождения М.Джалиля.

Интеллектуальная игра, посвященная к 105-летию со дня рождения М.Джалиля....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен

“Тамчы –шау”    әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...

Тамчы шоу

      7нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән һәм әдәбияттан Тамчы шоу уены эшкәртмәсе.   укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш бул...

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уен

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уенының программасы...