Туган тел бәйрәме.
план-конспект на тему
Предварительный просмотр:
“ Туган телем – иркә гөлем.”
(5 А сыйныфында үткәрелгән класстан тыш чара)
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
Галимуллина Л.Ф.
Максат: Укучыларда туган телне ярату, белю һәм туган телдә
сөйләшү теләге тәрбияләү. Сәнгатьле сөйләм телен
үстерү.
Ярдәмлек: Магнитофон язмасында Рәсәй һәм Татарстан гимны,
Г. Тукайның “ Туган тел.” җыры, “ Мин яратам сине
Татарстан.” җыры.Тактада Татарстан картасы һәм
Туган тел көненә багышланган газета,Казанның
тарихи урыннары рәсемнәре.Сыйныф төсле шарлар
белән бизәлгән.
1 нче укучы Исәнмесез,хәерле көн!
Очрашулар шулай башлана.
Сезнең белән очрашуга,
Күңелебез шундый шатлана.
2 нче укучы Карап тормый ара еракка
Килдегез Сез безгә кунакка
Дуслык безнең тормыш үзәге
Дуслык безнең бәйрәм бизәге.
Алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Бәйрәмебезне туган тел хакында сөйләп башлыйк әле.
Туган тел!
Барыбыз өчен дә газиз,кадерле бу сүз.” И туган тел, и матур тел –
әткәм - әнкәмнең теле!” – дип әйткән безнең бөек шагыйребез Тукай. Әйе, телебез ачылгач та: “Әти”, дибез, “әни”, дибез... Бу
урында, әйдәгез, милләтебезнең тагын бер бөек шагыйре Зөлфәтнең
бик тә тирән мәгънәле, бик тә хикмәтле шигырен искә төшереп үтик әле...
Концерт номер
3 нче укучы. Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әни!” дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң”Әти!” дип –
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
4 нче укучы. Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни!” дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң”Әти!” дип –
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр!
Җыр:
5 нче укучы.. “Заман миңа “ югарыга мен” дип,
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе – татар теле,
Икенчесе – бөек рус теле...”
6 нчы укучы. “Мне два крыла вручила не природа,
На них парю я каждый час и миг.
Одно – язык татарского народа,
Второе – русский пламенный язык.”
Концертный номер
7 нче укучы. “Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
8 нче укучы.. Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң – анаң, әби – бабаң
Сине сөя торган тел.
9 нчы укучы.. Бу телдә рух байлыгың
Һәм йөрәк кайнарлыгың,
Җырлаган бу телдә безгә
Сөекле Тукай моңын.”
10 нчы укучы. Тел кешене дус итә,
Бер – беренә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең!
Концертный номер:
ТУГАН ТЕЛ.
И туган тел, и матур тел, Аннары төннәр буе
Әткәм-әнкәмнең теле! Әбкәм хикәят сөйләгән.
Дөньяда күп нәрсә белдем И туган тел! Һәрвакытта
Син туган тел аркылы. Ярдәмең берлән синең,
Иң элек бу тел белән Кечкенәдән аңлашылган
Әнкәм бишектә көйләгән, Шатлыгым, кайгым минем.
Тапкырлар бәйгесе—кызыклы сораулар.
1) Океан белән диңгез арасында нәрсә бар? ( “Белән” сүзе. )
2) Җөмлә беткәч нишлиләр? ( Пауза ясыйлар. )
3) Идел белән Болгар кайда очрашалар? ( КВНда.)
4) Сарайда икәү, чоланда берәү, өйдә бер дә юк. Нәрсә ул? ( А. )
5) Көн белән төн нәрсә белән бетә? ( Н )
6) Уфаның уртасында ни күрәсез? ( Ф )
7) Иң кыска ай кайсысы? ( Май )
8) Татарстанда нинди шәһәр бөгелмәскә куша? ( Бөгелмә. )
9) Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? ( Күләгәсен. )
10) Суда нинди таш булмый? ( Коры таш. )
Концерт номеры.
11 нче укучы..
Дөньяда иң – иң матур ил -
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң – иң матур тел –
Ул минем туган телем.
12 нче укучы:
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
13 нче укучы. Туган телем күп еллардан бирле
Чәчәк ата йөрәк түрендә.
“Әнкәй” дигән иң беренче сүзне
Мин әйткәнмен татар телендә.
14 нче укучы. Газиз телем гасыр дингезләрен
Кикә - кичә килгән ерактан.
Шушы телдә,бәхет теләп илгә,
Җырларымны миргә яңгыратам.
15 нче укучы. Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый.
Җыр:
Концерт номеры:
Сораулар
- Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч )
- “ Кызыклы шәкерт ” шигырендәге этнең исеме? ( Акбай )
- Габдулла Тукай туган ел? ( 1886 )
- Тукайның әнисе нинди авылга кияүгә чыга? ( Сасна )
- Су анасының югалткан әйбере? ( Тарак )
- Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? ( Кәҗә белән )
- Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме? ( Фатыйма )
- Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? ( Ботка )
- “ Шүрәле ” әкиятендәге егетнең исеме? ( Былтыр )
- Тукай Вафат булган ел? ( 1913 )
- Габдулланы әнисе нинди карчыкка биреп калдыра? ( Шәрифә карчыкка )
- “ Шүрәле ” дә нинди авыл табигате сурәтләнгән? ( Кырлай )
- Кәҗә белән бик тату малайның исеме? ( Гали )
- Шагыйрь үлгән шәһәр? ( Казан )
- Фатыйма нинди кош белән сөйләшә? ( Сандугач )
- Бүре башын кемнәр тапкан? ( Кәҗә белән Сарык )
16 нчы укучы Туган илкәй…
Ни аһәңле, назлы исем!
Сизәм анда болыннарның татлы исен
Ишетәм анда яфракларның серле шавын
Тау астында салкын чишмә чылтыравын.
Саклыйм аңа чын мәһәббәт сөю хисен.
Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен.
17 нче укучы Туган илкәй…
Бу исемдә - язгы моң нар,
Бу исемдә - җанга рәхәт татлы моң бар,
Бу исемдә - киләчәгем һәм үткәнем,
Туган халкым, Туган илем, Туган телем.
18 нче укучы Туган җирем – Идел буе.
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы
Җырдай моңлы татар теле.
19 нчы укучы Татарстан дигән Ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Мин халкыма үткәннәрдән түгел,
Киләчәктән урын барлыймын.
20 нче укучы Төп нигезем минем, Татарстан,
Синең ямыш – безнең гомерләр.
Төп нигезем аерма син мине
Әткәм-әнкәм биргән телемнән.
21нче укучы Телебезне, күңел гөле итеп,
Саф көенчә саклыйк гомергә.
Рухи дөньяң булсын халкың моңы,
Илең йөрсен уйда гел бергә.
22 нче укучы Алтын җыйма, йортлар куйма.
Мираска дип балаңа.
Иң кадерле мирас итеп,
Туган телең бир аңа.
23 нче укучы Онытмагыз, бу дөньяда
Иң зур бүләк бер генә -
Көмеш чыңлы, талгын моңлы
Газиз туган тел генә.
24 нче укучы Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый,
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый.
25 нче укучы Адаштырмас маягыбыз – мирас
Юлдаш безгә - туган телебе
Туган телне, илне сөйсәк кенә
Якты булыр безнең көнебез!
Җыр “Мин яратам сине, Татарстан”.
Җыр: Татарстан.
- Мин яратам сине Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам.
Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам!
- Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам.
Җан эреткән әнкәм теле өчен
Татар телең өчен яратам!
Бергә:
Туган телем – иркә гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....
Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....
Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)
21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...
Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"
Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...
Туган як,туган җир темасына сценария
туган як....