Класс сәгате "Тарихка сәяхәт"
классный час (6 класс) на тему

Бурганова Гульнара Насимовна

Музейга сәяхәт кылу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Музейга сәяхәт19.05 КБ

Предварительный просмотр:

Класс сәгате “Тарихка сәяхәт”

     Максат: Укучыларны Калмаш авылындагы ачык һавадагы музей белән таныштыру, балаларны милли рухта тәрбияләү, тарих турында күзаллауларын үстерү, кәеф күтәренкелеге булдыру.

    Класс сәгате барышы:

    Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Без сезнең белән бүген “Тарихка сәяхәт” дип аталган класс сәгатенә җыелдык. Мин әңгәмәбезне бер гыйбрәтле хикәя белән башларга телим.  (Слайд)

  Укучы күк белән су тоташкан урынга карап бик озак диңгез яры буенда утырды.

   Ул горизонт сызыгына карап уйланды:” Менә ул үткән белән киләчәк тоташкан урын”.

   Менә кызык, горизонт сызыгының урынын алыштырсак, язмышны үзгәртеп буламы икән?

Шул вакытта укучы үзенең укытучысыннан, акыл иясеннән сорады:

    -Киләчәкне үзгәртеп буламы?

    -Әйе,- дип сакалын сыпыра-сыпыра җавап бирде акыл иясе.

    -Ә ничек?

    -Кичәге көнне үзгәртеп кара һәм бүгенге көнне үзгәртәсең, ә киләчәкне кулыңнан ычкындырасың.

    Укучы күк белән су тоташкан урынга һаман да карап утыра бирде.

    -Юк, - дип кинәт җавап бирде. Ни өчен үткәнне һәм киләчәкне үзгәртергә кирәк. Алар бер-берсен шулай нык яраталар, шулай нык алар бер-берсен тулыландырып киләләр.

   - Менә инде син дә бөек акыл иясе булдың, - дип әйтте укытучы аңа. Хәзер миңа үткәнгә китү куркыныч түгел. Ә син, улым, хәзергене кулыңнан ычкындырма.

 - Укучылар, сез ничек уйлыйсыз. Үткән белән хәзерге чорыбыз безнең кайсы урында тоташа? Сорауга җавап бирергә җиңелрәк булсын өчен мин сезгә бер табышмак әйтеп карыйм.

Анда борынгы заман әйберләре

Бүгенге көнгә кадәр сакланган.

Шуларны карарга йөри

Бик тә кызыксынучан халык.

Бу нинди бина булыр икән?(музей)

    -Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез. (Укучыларның җаваплары тыңланыла). Әйе , без бүген укучылар һәм ата-аналар тарафыннан оештырылган музей турында сөйләшербез.

 Тукай районында бер авыл бар. (Слайд)

 Аны Калмаш авылы дип атыйлар. Ул авыл бик матур. (Слайд)

Табигате турында да   Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәк була,

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.

Менә шул авылда ачык һава астында “Үткәннәр эзеннән” дип аталган музей оештырылды. Мин сезне шул музейга сәяхәткә чакырам. (Слайд)

 Әлеге музейда укучылар һәм авылдашлар тарафыннан җыелган бик күп экспонатлар бар. Алар төрле тематика буенча берләштерелгән. Хәзер шуларга күз төшереп китик. (Слайд)

 Чабата, тарак, орчык, урак, каба, тукмак, сәнәк, чүлмәк тоткыч (ухват). Алар һәрберсе халкыбыз яшәешендә төрле вазифа башкарганнар.  (Слайд)

 Ләкин әлге музейның төп максаты авылыбыздагы Бөек Ватан сугышында катнашканнарның исемнәрен барлау һәм мәгүлүматләр туплау. Әлеге музейны Сәлимгараев Нәсим Нәкыйп улы үзенең ишегалдында оештырырга рөхсәт итте. (Слайд)

 Аның әтисе Сәлимгараев Накип Сәлимгәрәй улы сугышта катнашкан. (Слайд)

Ул 1940 елның 5 гыйнварында Алабуга шәһәре хәрби комиссариаты чакыруы буенча Кызыл Армия сафларына алына. Һәм илебезнең көнбатышында Молдавия чиген саклаучы 25нче чик буе  отрядының беренче заставасында хезмәт итә башлый.

1940нчы елның июнендә хәрби ант кабул итә. Ефрейтор дәрәҗәсен ала, снайпер һөнәренә өйрәтәләр.

1942нче елның 5нче нояберендә Кавказ арты фронтының 46 нчы армиясе командующие  боерыгы белән “Кызыл Йолдыз”  орденына лаек була.

1943нче елның 18нче сентябрь  боерыгы белән “Батырлык өчен”  медале белән бүләкләнә.

1943нче елны гына безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчә алды.

1945нче елның 1нче маенда чыккан саргайган фронт газетасындагы мәкаләдә мондый юллар бар: ”Дошман белән көрәштә застава парторгы татар егете Нәкыйп Сәлимгәрәев кыюлык һәм батырлык күрсәтте. Винтовка уты белән снайпер Сәлимгәрәев немецларның пулемет ноктасын юк итте, 6 гитлерчыны үтерде, 13 не пленга төшерде”. (Слайд)

    1946нчы елның 20нче  ноябрендә исән-сау туган якларына әйләнеп кайта һәм җиң сызганып эшкә тотына. (Слайд)

Хәзерге көндә авылыбызның бер урамы аның исемен йөртә.

Безнең музейда Бөек Ватан сугышына караган экспонатлар дә җитәрлек. Шуларның берничәсе белән сезне таныштырып китәсе килә. Шинель, солдат каеше һәм фуражка. (Слайд)

Ядрә (пуля), артиллерия снаряды. (Слайд)

Каска. 1936 нчы елда СССР беренче касканы чыгара. СШ-36 дип атыйлар.

Авырлыгы – 1200г., калынлыгы – 1,1 мм.

Бөек Ватан сугышы вакытында СШ-39 моделе чыгарыла. Авырлыгы – 800г., калынлыгы – 1,2 мм.

Снайпер көрәге.

 Бөек Ватан сугышы ветераны Нəкыйп Сəлимгəрəй улы Сəлимгəрəевның сугыш трофее итеп алып кайткан немец аккордеоны.  (Слайд)

   Сугыш безнең илебезгә бик зур кайгы, ятимлек, фаҗига алып килгән. Безнең имин, аяз якты көннәребез өчен бик күп кешеләр аяусыз көрәшкәннәр, батырларча һәлак булганнар.

   Сугыш вакыты... Туган илеңне саклап калу... Һәр укучы күңелендә бу сүзләр горурлык хисе тудырырга тиештер.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Без һәлак булган солдатларны, ветераннарны, тыл ветераннарын онытмаска Һәм һәрвакыт аларга ярдәм кулы сузарга  тиешбез.

 Ә хәзер укучылар ишеткәннәребезне ныгытыр өчен кечкенә генә кроссворд чишеп карыйк. (Слайд)

Тарихны өйрәнмичә, үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Чөнки бүгенге тормыш – меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе ул.

    Бүгенге класс сәгатебезне бер эпиграф белән тәмамлыйсы килә. (Слайд)

Үткәнебезне онытмыйча, киләчәкне уйлап, бүгенге көнебезгә шатланып яшик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Виктория Баева (6-8 класс), Софья Орлова (8-9 класс), Яна Масная (10-11 класс), Надежда Медведева (10-11 класс)

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Я. Масная (10-11 класс), Н. Медведева (10-11 класс), В. Баева (6-8 класс), С. Орлова (8-9 класс)...

Рабочая программа по географии на основе авторской программы Т.П. Герасимовой 6 класс), И.В. Душиной (7 класс), И.И. Бариновой (8-9 классы) при нагрузке 2 часа в каждом классе основной общеобразовательной школы

Программа содержит пояснительную записку, перечень мультимедийного обеспечения для использования на уроках географии, также содержит обязательный региональный компонент по географии Ростовской области...

Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.

Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г.

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г....

КТП 5 класс ФГОС 2019-2020,РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023

Учебник алгебра 5 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова....