ИлҺам алам туган авылымнан
классный час

Салимова Линара Гависовна

ИлҺам алам туган авылымнан 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ilham_alam_tugan_avylymnan.doc70.5 КБ

Предварительный просмотр:

Авылымнан илһам алам” (әдәби-музыкаль кичә)

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнәдә  “Авылымнан илһам алам” дигән язу, китап күргәзмәсе (С.Шакиржанов, Н.Шөгәепов, Р.Тимерова, Ә.Авзалова, С.Гайнетдинов, М.Гаянов, Р.Гаянова китаплары күргәзмәсе).

1 өлеш – күренекле авылдашлар белән таныштыру өлеше

Беренче алып баручы:

  • Хәерле кич, ижатка, шигърияткә гашыйк, сәнгать дөньясына битараф булмаган татар теле һәм әдәбияты укытучылары!

Икенче алып баручы:

- Исәнмесез, Туган жире, туган авылы, аның күренекле шәхесләре, талантлы кешеләре  белән горурланып яшәгән, хөрмәтле тамашачыларыбыз!

1. А.б. Һәр район, авыл турында сүз кузгатканда, иң беренче чиратта, аның  күренекле шәхесләрен барлыйлар. Чыннан да шулай бит ул!   Тукайсыз - Арчаны,  Мостайсыз – Чишмә районын, Атнабайсыз – Тәтешлене, Филүс Гәрәев, Гамир Насыйри, Юзыкайннарсыз – Краснокаманы күз алдына да китерү мөмкин түгел. Кайсысының  иҗатын алма, Башкортстанның гүзәл табигате, иксез-чиксез матурлыклары чагылган:  моңнарга уралган, кәгазь битләренә төшерелгән. Һәр әдипнең, җырчының  “чишмә башы”  туган ягында, чөнки һәр кеше туган төбәгеннән, Атнабайча әйткәндә, “кеп-кечкенә тәпи эзләре пичәтләнеп калган” җиреннән илһам алып яши.

2. А.б Башкортстанның бер тамчысы булган Яңа Кабан авылыннан да  сәләтле  кешеләр  күп чыккан.  (Слайд. - Әлфия Авзалова).

 Шуларның берсе - легендар жырчы,  Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы Әлфия  Афзалова.   Аны күбрәк   Актаныш кызы дип танысалар да, тумышы белән ул   Яңа Кабан авылыннан.  “Үзем турында” дигән китабында, ул болай дип яза:

“Әнием миңа биш яшь тулгач үлде. Әнием үлгәнгә кадәр булганнарны язам. Бик нык хәтердә калган: Кабан дигән авыл. Ике кечкенә генә тәрәзәле салам түбәле тәбәнәк өй.  Менә көннәрдән бер көнне  әтием эчеп-исереп кайтып керде. Мондый көннәр бик еш була иде.  

1. А.б  Әнием, бәхетсез, нинди бәндәгә тап булган бит!. Актаныштан Кабан авылына килен булып төшкәч, әтинең туган-тумачасы, күрше-тирә әниемне бик нык яратканнар. Холкы-фигыле белән әнием бик күркәм  иде. Йомшак кына тавыш белән әкрен генә көйли иде, жырлый иде.  Колагымда әнинең әкрен генә көйләгән моңнары тибрәнеп торса да, көйләре хәтердә калмаган.  Ул 30 нчы елларның урталарында безнең якларда бик таралган, бик күп кешеләрнең гомерен өзгән тиф авыруыннан 26 яшендә вафат булды.

Әтиемнең дә әзрәк аек көннәре булгандыр. Төшемдә күргәндәй булып кына чабата ясап утырганнары, чабата ясаганда, бик моңлы итеп, йомшак кына тавыш белән әкрен генә жырлаганнары искә төшә”, - дип язган Әлфия Афзал кызы. (2018 елда аның юбилее - 85 яшь тула,1933 елда туган)

2. А.б  Татарстанның атказанган артисты, бүгенге көндә татар “Нур” театры актеры Символ абый Гайнетдинов та  безнең авылныкы.  (Слайд – Символ Гайнетдинов).

1. А.б  Нефтекама шәһәрендә яшәүче  авылдашыбыз, эшкуар Данил Хужин да  аралашканда  үзен гел зур горурлык белән “Кабанныкы “ дип таныштыра икән.  Аның шигырьләрендә дә  туган як, туган авыл темасы кызыл жеп булып үтә. (Слайд – Данил Хужин).

2. А.б  Районда үткәрелгән барлык чараларда да катнашып, күпләрне шаккатырган гармонистлар – Төхвәтуллиннарның туган авылы - Такталачук авылы. (Слайд-Төхвәтулла оныклары).

 1.А.б. Кабанның матурлыгын шагыйрьләр һәм  жырчылар  шигырь вә  жырларына салса,  рәссамнәр  - картиналарына  күчергән. Әйе, кабанлыларның үзләренең Шишкиннары да бар әле.  Әнә Иске Кабан авылында туып үскән Шәрифжан Шәйгәрдән улы Аюпов бөек  рус рәссамы Иван Иванович Шишкинның “Утро в сосновом лесу” картинасын ничек оста итеп  күчереп ясаган. Шишкиннан бер дә калышмаган!  Аның башка кариналары да Шәрифжан абыйның оста куллы, сәләтле рәссам икәнлеген раслый.  (Слайд – Шәрифжан Аюпов. Слайд – картинасы).

2. А.б.  Жирле тарихчы, “Без үзебез –таулылар”, “Тормыш мизгелләре”, “Тарих төзәтмә сорый” , “Салават күпере” китаплары   һәм бик күп мәкаләләр авторы Мөхәммәт Сафи Таһиржанов, аның кызы, бүгенге көндә Америка университетларының берсендә укыткан галимә  Динара Шакирҗанова да  - безнеке, Кабанныкы! (Слайд  - Мөхәммәт Сафи Шакиржанов.

Слайд- кызы Динара Шакиржанова).

Бел син, кардәш, Кабан - изге исем,

Сәхәбәләр аңа замандаш.

Гасырлардан килгән серле Кәгъбә

Аңа үзе тулы аваздаш.

Азан моңы белән өретелеп,

Иман нуры чәчкән Һижерәт.

Шунда балкып безнең Кабан туган,

Кабан, сиңа дан һәм шөһрәт.

Кайтым киләм туган авылыма,

Ак каеннар мине иркәли.

Әнкәй моңы сеңгән дәрья-кырлар

Кочып мине алга житәкли, - дип язган Сафи абый.

“Кабан жыры”. Эсфир Ягудин сүзләре, Ридәл Фәтхиев музыкасы. Җырлый Филүзә Фаттахова.

2 өлеш – шагыйрьләр белән очрашу

1. А.б.  Мин туган жиремне, телемне, һәр баскан туфрагымны, әнием кебек якын күрдем. Мин сулаган һавада монда башка кебек иде. Яшәвемнең ямен, тормышның тәмен туган жиремдә таптым, гомеремнең ахырынача әткәм-әнкәем гомер иткән нигездән аерылмасам иде! – дип яза “Гомерләр балкышы” дигән китабында  авылдашыбыз Рәмзинә Тимерова. Бүген ул бездә кунакта – каршы алыгыз! (сәхнәгә чыгып, өстәл артыннан урын ала)

2. А.б.  Туган жиренең матурлыгын, анда үткән балачагының бәхетле һәм сокландыргыч булуын үзенең шигырьләрендә  Сәфинә апа Шабутдинова да ассызыклап үткән. Рәхим итегез Сәфинә апа!                                                                                                                                    1. А.б.  Тормышны чын дәрәҗәсендә аңлап, туган ягына, табигатенә мәхәббәтен эчке кичерешләре аша чагылдыручы Рәфисә апа Салихянова. Рәхим итегез!

2. А.б.  Табигате белән тыйнак, гади күңелле, җор теле,  мәдәниятебезне саклап калуда, аны үстерүдә армый – талмый хезмәт итүче Гөлнара Гомәрова.        

Сораулар

1. А.б.   - Ә хәзер сүзебез 150 дән артык популяр җырлар авторы, тормыш сынауларына бирешмичә, кешеләргә, тормышка, табигатькә гашыйк Рәмзинә апа Тимирова турында. Туган як, мәктәп, туган ил темасы сезнең иҗатта зур урын алып тора. Ә хәзер сүзне мәктәп укучыларына бирәбез. Алар безгә Рәмзинә апа шигырьләрен сойләп ишеттерерләр.

Укучылар Рәмзинә апа шигырьләрен  сөйли.

2. А.б.   – Рәмзинә апа сезнең шигырьләргә язылган җырларны  танылган җырчылар башкара. Ә сез шигырь язганчы ук беләсезме бу шигырь җыр булып китәчәген, әллә ул үзеннән-үзе шулай булып чыгамы? _______

1. А.б.   – Яраткан җырыгызны башкарып китсәгез иде.________

2. А.б.    Рәмзинә апа, шигырь ул  көтмәгәндә туа. Гадәттә, төнлә яткач, башка шигырь юллар ыргыла башлый.  Кроватьтан торырга иренеп, шунда ук язып куймасаң, иртәнгә онытылалар. Сезнең дә шулай буламы? Тәүлекнең кайсы вакытын сез ижат өчен уңышлы дип саныйсыз? Шигырь иртән әйбәт языламы, әллә кичме?

1. А.б.    Рәмзинә апа,  Рамил Чурагулов Сезнең хакта: “Рәмзинә сүзләренә язылган һәрбер жыр “шлягер” һәм “хит”ка әверелә. Бер караганда гади генә булып күренгән сүзләрдә күпме  тормыш дөреслеге, халыкчанлык ярылып ята!”, - дигән. Ә бүгенге көндә тагын хитка әверелерлек шигъри текстыгыз бармы? Нинди ижади планнар белән яшисез?

Камалиева Гөлназ башкаруында “Уйна гармун” җырын тыңлап китик.

1. А.б.   – Тормышыбыз гаять катлаулы. Шул ыгы-зыгы арасында без бер-беребезгә игътибар да итеп җиткермибез, кемнәрнеңдер талантын күреп тә бетермибез. Ә бит янәшәбездә үзләренең артык тыйнак, гадилекләре белән һәр кешенең күңелендә булган уйларын, кичереш-тойгыларын җанга якын шигъри сүзләр белән йөрәккә үткәрерлек итеп әйтеп бирүчеләр бар. Әнә шундыйларның берсе, туган телендә сөйләшүен, дусларының иңен тоюны зур бәхеткә санаучы кеше – Сәфинә апа Шабутдинова.Иске Кабан авылында туып, күп еллар Нефтекама каласында яшәп,  авылыбызга кайтып өй салып, дөнья көтеп яшәүче  Сәфинә апа үзенең шигырьләрендә  авыл табигатен, аның хезмәт сөючән халкын, булдыклы хатын-кызларын чагылдыра.

– Сәфинә апа, без Сезне оста хуҗабикә, төрек ризыкларын оста итеп пешерүче,  тегү-чигү эшләре белән күргәзмәләрдә катнашасыз, ә шигърияткә нинди юллар алып килде? 

2. А.б. Сезнең шигырьләрегез бик күп. Ләкин ни өчен алар менә шул зур дәфтәрдә генә?

Муз номер:

1. А.б.   – Адәм баласы дөньяга рәхәт тормыш өчен генә килми. Язмыш аны төрлечә сынап тора: кемдер чирли, кемдер баласын югалта, кемдер эшсезлектән тилмерә, кемдер бер сынык икмәккә дә мохтаҗ... Әмма Аллаһы Тәгаләнең әлеге сынавын бөтен кеше дә бертөсле кабул итми. Араларында, сынауларга бирешеп, эчүгә сабышучылар да, үзенә кул салучылар да очрый. Ә икенчеләр, Аллаһының тәкъдиренә буйсынып, аны түземле һәм сабыр гына үткәрергә тырыша.

 -Рәфисә апа, тормышта сабыр канатларын сындырмыйча, алга таба яшәргә үзеңдә көч табар өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. А.б. - Рәфисә апа,  шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә яши, диләр. Сез бу сүзләр белән килешәсезме?

Муз.номер:

1. А.б.   – Алдагы кунагыбыз да күпләргә таныш. Авыл китапханәсендә  бик куп кичәләр, очрашулар үткәрүче, мәктәп белән тыгыз элемтәдә торучы – Гөлнара Гомәрова.  Иске Мошты авылында туып – үскән, безнең  авылга килен булып төшкән, бүгенге көндә шушы авылның кешеләрен үз итеп яши белгән Гөлнарага карап  “ерактан төшкән яҡын килен” тип әйтәсе килә!

Менә икенче ел мәктәп укучыларының бер төркеме Уфада уткәрелгән “Тукай моңнары”  конкурсында урын алалар. Үткән ел –беренче, быел –өченче урыннар. Бу конкурска Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләргә яисә аның әсәрләренән берәр өзекне сәхнәләштерергә кирәк. Гөлнара Хамит кызы Тукай әкиятләренә яңа сулыш өрде. Сәхнәдә  “Экология һәм Тукай”

композициясе. Гөлнара Хәмит кызы сүзләре. Башкаралар Шүрәле  - Фархутдинов Алмаз, Малай  -Камалиев Равил, Су анасы - Каюмова Лиана.

2. А.б.   –  Гөлнара, беренче шигырегезнең язылу тарихын хәтерлисезме?

- Сезгә шигъри табигать кемнән күчкәндер дип уйлыйсыз? Шигырьләрегезне укып китсәгез иде.

3 өлеш- Спектакль өлеше.

2. А.б.   Кайсы гына өлкәне алма, кабанлылар сынатмыйлар, үҗәтләнеп алга баралар. Безнең хәтта үзебезнең драматургыбыз бар икән лә! Бу хакта күпләр белеп тә бетерми торгандыр. Әлеге сәхифәбез  театр сәнгате үсешенә үз өлешен керткән  якташыбыз, Иске Кабан авылында туып үскән Мәгърүф Гаянов турында.   (Слайдта  - Мәгърүф Гаянов фотосы күрсәтелә).

1. А.б.   

Мәгърүф  Фәхерлегаян улы  Гаянов 1921 нче елның  10 мартында  Иске Кабан авылында мулла гаиләсендә туа. Кызы Рәмзия Сафина әйтүенчә,  аның бабалары бик хәлле яшәгән, үзләренең җирләре, ашлык эшкәртә торган молотилкалары, атлары булган.  Шунлыктан «кулак» дип мөхер сугып, Фәхерлегаян мулланы һәм аның өч улын авылдан Себергә сөргенгә җибәрәләр. Ә калган гаилә әгъзаларын өйләреннән куып чыгаралар, һәм алар җир чокып (землянка), шунда яшәргә мәҗбүр булалар.   Әтиләре исә, вагонда барганда, форсат табып кача һәм Иске Кабанга кайта. Гаиләсе аны  качырып яши.

2. А.б.   

 «Кулак» дигән сүз башта бәләкәй Мәгърүф язмышына да кара тамга булып ята. Аны мәктәпкә алырга теләмиләр. Бары Сталинның: «Әтисе өчен улы җавап бирми»  дигән сүзләреннән соң гына,  малайны укырга алалар.  Укырга Мәгърүф өч ай соңлап төшә. Ләкин: «Соң булса да уң булсын», - дигән бит борынгылар.  Ул бик зирәк малай булып чыга. Тиз арада беренче сыйныф программасын үзләштереп, икенчегә, өченчегә күчә. Ә комиссия алдында дүртенчегә үрләтү мәсьәләсе килеп баскач, буе бәләкәй дип кенә күчерми калалар. Мәктәпне тәмәмлагач,  үзен математика һәм физика укытучысы итеп калдыралар.   Иске Кабаннан ул армия сафларына алына. Ә соңыннан  каһәрле сугыш башлана. Чишмә районының Алкино бистәсендә снайперлар курсын тәмамлаган Мәгърүфне Сталинград фронтына җибәрәләр. Җимерелгән Сталинград, көненә йөзләп кырылган язмышлар, сугыш, кан-коеш, үлем белән күзгә-күз очрашу – барысын да кичерә ул. Һәм әлеге кара хәтирәләрне соңыннан кәгазь битләренә күчерә.

1. А.б.   

 “Безнең әти  гомер буе мәктәптә балалар укытты, шигырьләр, пьесалар, хикәяләр язды. Шигырьләре һәм хикәяләре «Яшь көчләр» альманахларында, Башкортстан һәм Татарстан матбугатында  еш басылды. Аның «Әй язмыш, язмыш», «Гөлзифа», «Әлфия» дигән  китаплары

дөнья күрде.  Ә «Кеше гомере – мәңге көрәш» дип исемләнгән китабын  без, аның балалары – Роберт, Равиль, Әлфир, Әлфия, Рәмзия   (Роберт абый, Әлфия апа бүген исән түгелләр инде) - әти-әниебезнең якты рухына багышлап чыгардык, -ди кызы Рәмзия.

2. А.б.   

Мәгърүф Гаянов тормыш иптәше Нәкыя апа белән (хәер, Нәкыя апа Яңа Кабан кызы)  күп еллар Нуриман районының Байгилде авылында  гомер итәләр. Бүгенге көндә алар инде фани дөньяда юк. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Рәмзия турында  берничә сүз әйтеп китәсем килә.

Рәмзия Мәгърүф кызы Уфа шәһәрендә яши. Тормыш иптәше  Нәзир белән биш бала үстергәннәр,  сигез оныкка  яртаткан дәү әни ул.  Өстәвенә Рәмзия – бик эшлекле ханым да, 30 елдан артык ул мәгариф өлкәсендә хезмәт сала, фән белән шөгыльләнә. Әдәп-әхлак мәсьәләләре буенча китаплар, дәреслекләр яза. 43 фәнни хезмәте бар, шуның 13е методик һәм укыту әсбабы. Балаларны рухи һәм әхлакый тәрбияләү мәсьәләләре буенча диссертация яклаган.   (Рәмзия Мәгруф кызы безгә видеосәлам юллый)

1. А.б.   

Ә бүген без Сезнең игътибарыгызга якташыбыз, авылдашыбыз Мәгърүф Гаяновның “Йолгытдин кунакка кайта” дигән бер пәрдәлек комедиясен тәкъдим итәбез. Рольләрдә катнашалар:

Бибисафа – Азалия Зайнакова

Әминә - Лиана Каюмова

Йолгытдин-Равил Камалиев

                     Спектакль

4 өлеш – Хушлашу өлеше.

1. А.б.   

Кайсы авыл әнә шулай үзенең драматургы, шагыйрьләре, актеры, танылган жырчылары белән мактана ала! Ә безнең мактанырга да, горурланырга   хакыбыз бар! Талантлы ул, моңлы ул кабанлылар!

2. А.б.   

 Чакыруыбызны кабул итеп, кырык эшегезне кырык якка ташлап, безнең белән очрашуга килгәнегез өчен ихлас күңелдән зур рәхмәт Сезгә! Иҗатыгызда яңа биеклекләр, хезмәтегездә уңышлар, гаиләгезгә иминлек телибез.

Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Урок литературы в 7 классе "Под алым парусом мечты" (по произведению А.Грина "Алые паруса")

познакомиться с личностью писателя; вместе с героями повести выяснить, какую роль в жизни человека играет мечта; что такое чудеса, что нужно человеку, чтобы быть счастливым....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

План – конспект урока по русской литературе на тему: «В тени алых парусов» (по повести А.Грина «Алые паруса») (V класс)

Урок знакомит учащихся с жизнью и творчеством А.С. Грина; вызвать читательский интерес к его произведениям романтического направления....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...