Шиһабетдин Мәрҗәнинең тормыш юлына сәяхәт.
классный час (9 класс)

Сайфутдинова Гульфания Туктамышовна

Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mrzhni_turynda.docx27.48 КБ

Предварительный просмотр:

Шиһабетдин Мәрҗәнинең тормыш юлына сәяхәт.

Укытучы. Хәерле иртә, укучылар! Татар халык мәкале: "Иле барның теле бар", – ди. Телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез саклансын өчен, безгә туган ягыбызның тарихи үткәнен, бүгенгесен белү кирәк. Бу фикер Равил Фәйзуллин шигырендә бик ачык чагыла:

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабаларыңның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

2018 елда бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел, шуңа бу ел Мәрҗани елы дип игълан ителде. Гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек шәхес, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында мәгълүматларны барлыйк.

1 укучы. Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала.

Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета.

1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп "Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган "Мир гарәп” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.

2 укучы. 1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Мәрҗани К.Насыйри, Х.Фәезханов, В.Радлов, А.Казембек, И.Готвальд, В.Вельяминов-Зернов һәм башка галимнәр белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Монда аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 

Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Шиһаб хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

Укытучы. Шиһабетдин Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан бастырып та чыгарыла.

"Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыкты. “Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар.

Шиһабетдин Мәрҗани - татар милләтен оештыру хакына барлыкка килгән тарих белеменә нигез салучы. Аның бөеклеге - гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштерә алуда. Ул үзенең хезмәтләрендә татар этносы яшәгән территорияләрнең барлык өлешен диярлек өйрәнеп чыга, шуның белән беренче тапкыр гомуммилли тарихыбызны гамәлгә куя. Казан тарихы, татарларның рухи башкаласы буларак, нәкъ менә Мәрҗанидән башлана. "Мәрҗани татарлар арасында беренче мәгърифәтчеләренең берсе. Шуңа күрә Мәрҗанине "татар Геродоты", ягъни татар тарихының атасы дип атыйлар.

Каюм Насыйри татар халкының Ломоносовы булса, Мәрҗанине икенче Галилей, татар Галилие дип йөрткәннәрАтаклы Галилей (1564-1642) XVII йөзнең беренче яртысында җирнең үз күчәрендә һәм кояш тирәсендә әйләнгәнен ача. Татар-мөселманнар арасында бу мәсьәләне (Галилейдан соң 200 ел үткәч) беренче тапкыр Мәрҗани күтәреп чыга.  Бу затның татар рухый алгарышындагы бөек ролен аннан соң килгән буыннар бик яхшы аңлаган һәм югары бәяләгән. Татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Г.Ибраһимов, мәсәлән, 1915 елда аның 100 еллык юбилей уңае белән “Мәрҗани – безнең таңыбызның Чулпаныдыр”, – дип яза.

3 укучы. 1876 елның 13нче сентябрендә Казанда сигез ел укытуга исәпләнгән Татар укытучылар мәктәбе ачыла. Укыту, шәригать дәресләреннән кала, рус телендә алып барыла. Татар мөселман руханиларыннан Мәрҗани, беренчеләрдән булып, мәктәп инспекторы В.Радлов тәкъдиме буенча, анда дин сабагы укытырга ризалаша. Мәктәпне ачу тантанасында ул, татарларны әлеге мәктәптә укырга чакырып, сәламләү сүзе белән чыга. Тугыз ел буена Мәрҗани Татар укытучылар мәктәбендә укыта, аның педагогик советына керә. Мәрҗани күп дәресләрне үз программасы буенча алып бара.

Укытучы. Казанда Мәрҗани исеме белән аталган урам, мәчет, галерея, тарих институты, мәктәп, Арчада олуг затның музее һәм аның исеме белән аталган чишмә бар.

  Туган жир, туган туфрак, туган нигез... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана.

       Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне жиңеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш.

       «Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр»,- дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Аның бу гыйбрәтле сүзләрен ничек аңларга соң ? Игелекле нәсел калдыр — бу сүзләр, минемчә, кешегә икеләтә бурыч йөкли. Беренчедән, нәселең игелекле булсын дисәң, үзең дә игелекле булырга тиешсең, икенчедән, игелекле балалар үстерергә тиешсең. Ә эчтәлекле китап — буыннар чылбырын тоташтыручы нәсел шәҗәрәсе. Шушы чылбыр өзелмәсә, һәр буынның эшләре турында тарих битләренә күп мәгълүмат язылып, киләчәк буыннарга тапшырыла барачак. Димәк, без дә аның битләрен актарабыз һәм үзебез дә бу китапны язабыз.

       «Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, —дигәннәр борынгылар. — Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә». Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Шәҗәрәләр белү, язып бару — матур һәм борынгы гадәт. Алар аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр.

Бүгенге заманда Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗатына кызыксыну арта бара. Иң мөһим бурычларның берсе булып Ш.Мәрҗанинең мирасын халкыбызга кайтару тора. Аның әле нәшер ителмәгән кулъязмалары гасырдан күбрәк вакыт китап киштәләрендә ята. Нәшер ителгән әсәрләре дә хәзер яңадан нәшер ителүне сорый.

Ш.Мәрҗани иҗатын өйрәнү, аның мирасын дәвам итү безнең төп бурычыбыз булып тора.

1 укучы. Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала.

Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета.

1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп "Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган "Мир гарәп” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.

2 укучы. 1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Мәрҗани К.Насыйри, Х.Фәезханов, В.Радлов, А.Казембек, И.Готвальд, В.Вельяминов-Зернов һәм башка галимнәр белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Монда аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 

Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Шиһаб хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

3 укучы. 1876 елның 13нче сентябрендә Казанда сигез ел укытуга исәпләнгән Татар укытучылар мәктәбе ачыла. Укыту, шәригать дәресләреннән кала, рус телендә алып барыла. Татар мөселман руханиларыннан Мәрҗани, беренчеләрдән булып, мәктәп инспекторы В.Радлов тәкъдиме буенча, анда дин сабагы укытырга ризалаша. Мәктәпне ачу тантанасында ул, татарларны әлеге мәктәптә укырга чакырып, сәламләү сүзе белән чыга. Тугыз ел буена Мәрҗани Татар укытучылар мәктәбендә укыта, аның педагогик советына керә. Мәрҗани күп дәресләрне үз программасы буенча алып бара.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт)

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт) ...

"Талантлы син, кеше туганым" шигыре аша Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү (дәрес эшкәртмәсе)

Х.Туфанның тормыш юлын иҗаты белән бәйләп өйрәнү тәҗрибәсе, төркемнәрдә эш, иҗади биремнәр, сәнгатьнең төрле өлкәләрен бергә үреп, укучыларны кызыксындыру, гаҗәпләндерү аша укыту тәҗрибәсе (Осмысление...

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗат юлы аша үз халкына , милләтенә хезмәт итүен, якты үрнәген бирү; шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту,укучыларда шигьрият белән кызыксыну тәрбияләү, сәнгатьле укырга өй...

Гасырларны кичкән бу шәхес (Г.Бәшировның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә) Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

Без бүген татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган,якты янучы йолдызларыбызның берсе- әдәбиятыбызның йөзек кашы,олуг әдибебез,фикер иясе, аксакал язучыбыз Го...

Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф.Дәреснең темасы:  Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау....

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина...