Внеклассное мероприятие
классный час

Кабирова Гульчачак Минулловна

Сыйныф сэгате "Табигатьне саклыйк"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_sgate.docx27.37 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате

Табигатьне саклау- безнең изге бурычыбыз.

Максат:1)Белем бирү: табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш  тәрбияләү.

2) Белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, үз фикереңне белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

3) Тәрбияви: туган як табигатенә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү

 Укучы: 

Менә көтеп алынган ап- ак карлы кыш та килеп җитте.

Бөтен җир әйтерсең лә, ак мамык юрган япты.

Табигатьтә ак тунлы кыш хакимлек итә. Кирәк икән -

ул бөтен дөньяны ак карга күмә, тели икән - үзенең

суыгы белән битләрне чеметкәләп ала.

-Әйе, балалар, бүген күктә кояш елмая. Ягез, без дә бер- беребезгә карап елмаеп, күңелләребезне күтәреп алыйк. Менә һәркемнең күңеле күтәренке, димәк, һәркем шат дигән сүз.

Әйдәгез, укучылар , тынлап китик эле. Нэрсэ ишеттегез? Димэк, нэрсэ турында буген сойлэшэбез. (Табигать турында)

-Укучылар, нәрсә ул табигать? (Укучыларның җавабы тыңлана).

-Җир-сулар, урманнар һәм хайваннар дөньясы, һава- климат, кеше кулы белән эшләнмәгән һәммә нәрсә табигать була. Ул мэнгелекме эллэ бетэ микэн? Без нишлэргэ тиешбез?

Дөрес,укучылар, табигатьне саклау-барыбызның да изге бурычыбыз.

Дөрес, рәхмәт укучылар.

2017 елны  Рэсэй президенты В.В. Путин Экология елы дип игълан итте.( эмблемалар тактада)

-Тирә- юньгә күз төшерик әле. И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең, адашырлык кара урманнарың, биек- биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар. Күктә кояш елмая, болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар йөри. Болар барысы да- табигать. Димәк, табигать- ул безнең йортыбыз.

-Балалар, менә бүген безгә   урман  хуҗасы хат җибәргән. Әйдәгез, хатны укып карыйк.(   укучы  хат уку)

                                  Исәнмесез балалар!

Башыма бик зур кайгы төште. Кояшны болытлар каплады. Урманым караңгыланды, бөтен дөнья ямьсезләнде. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады. Шәфкатьле, миһербанлы балалар булсагыз, миңа ярдәм итегез.

( Урман хуҗасы).

-Ягез, укучылар,Урман хуҗасына ярдәм итәбезме?

( Тактадагы кояшны болытлар каплаган. Болытлар артына экологик ситуацияләр язылган).

1.Әгәр сез урманга кергәч, куак астында каты итеп бер кош кычкыра башласа, нишләр идегез?

2. Сез иптәшегезнең ботак сындырганын күрәсез. Бу очракта, нишләр идегез?

3. Каен агачының суы акканын күрдегез.Нишләр идегез?

4.Экскурсиягә баргач, чүп-чарларны кайда ташлар идегез?

5. Кошларның нинди әһәмияте бар?

6. Кошларның, үсемлекләрнең, хайваннарның сирәк очрый торган яки бөтенләй юкка чыккан төрләре кайда тупланган?

-Молодцы , рәхмәт ,укучылар. Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Ә монысы сез әйткән- Кызыл китап. Сез буш вакытларыгызда аның белән танышып, бик күп сорауларга җавап таба аласыз. Әйдәгез, хәзер бергәләп нәтиҗә ясыйк.

- Димәк, табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк.Һәм инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш.

-Рәхмәт , балалар . Сезнең ярдәмегез белән урман яшәвен дәвам итәр.( Болыт ачыла. Кояш чыга).

6. Мәкальләр, эйтемнэр белән эш. Борынгыдан ата-бабаларыбыз   мәкальләр  хэм эйтемнэр язып калдырганнар. Әйдәгез аларның мәгънәләрен аңлатыйк әле.

Үз илем - алтын бишек,

      Кеше иле - үтә тишек.

*** Туган туфракка баскан эз суынмый

Умырзая, яфрагыннан алда, чәчәген күрсәтер. 

Сары мәтрүшкә алтмыш төрле авырудан, көрән мәтрүшкә җитмеш төрле авырудан дәва. 

Көчләп ачкан чәчәкнең исе булмас. 

 -Балалар, безгә суларга нәрсә кирәк?

(Һава)

-Яшәү өчен тагын нәрсәләр кирәк дип уйлыйсыз?( Су)

Дөрес,рәхмәт, укучылар.

-Кое, колонкалар булганчы кешеләр суны кайдан алганнар? (Балаларның җавабы тыңлана).

-Әйе, чишмәдән. Алар я тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Кечкенә булсалар да ,табигатькә җан кертүчеләр. Э хэзер чишмэнен тавышын тынлап алыйк.   ( Кошлар сайрый, чишмә ага, магнитофон язмасында чишмәнең  тыңлау).

Укытучы: -Балалар, менә нинди күңелле икән. Әйдәгез , хәзер үзебезнең табигатькә багышланган иҗат җимешләребезгә тукталыйк.

Күргәзмәдәге рәсемнәрне карау.

 Без нишлэргэ тиешбез ?

-( Балалар җавабы тыңлана)

-Игътибар белән карагыз әле, балалар. (слайдлар)

Укытучы: Әйе, безнең авылда да үзләренең көнкүреш калдыкларын, чүп- чарларын урамга, су буйларына түгеп, табигатебезне пычратучылар да бар. -Укучылар, сез үзегез табигатьне саклау максатыннан нәрсәләр эшли аласыз?

Балалар җавабы тыңлана.

- Яз көне мәктәп тирәсен, чишмә буйларын чүп- чардан чистартабыз, агач утырту өмәләрендә катнашабыз.

Укытучы: Рәхмәт, балалар, табигать бездән һәрчак ярдәм көтә. Ә без ,үз чиратыбызда кулыбыздан килгәнне эшләргә бурычлыбыз.

Кешене тудырган, туендырган, сусаганда су, суларга һава биргән табигать бүген бездән ярдәм көтә.

-Җир нәрсә ул?

-Ни өчен Җир- ана дибез?

Әниләргә карата без нинди карашта?

Нәтиҗә: Җир ул- безне туендыручы ,аны без әниләр белән тиңлибез. Әниләргә карата нинди җылы карашта булсак, җир дә безгә шулай кадерле.Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый.

Укытучы:- Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз.

Куанып хозурда йөргәндә

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә...

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң ,табигать баласы! (Р. Вәлиева)

1.

Менә көтеп алынган ап- ак карлы кыш та килеп җитте.

Бөтен җир әйтерсең лә, ак мамык юрган япты.

Табигатьтә ак тунлы кыш хакимлек итә. Кирәк икән -

ул бөтен дөньяны ак карга күмә, тели икән - үзенең

суыгы белән битләрне чеметкәләп ала.

                           

                     

               

                  Исәнмесез балалар!

Башыма бик зур кайгы төште. Кояшны болытлар каплады. Урманым караңгыланды, бөтен дөнья ямьсезләнде. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады.

  Шәфкатьле, миһербанлы балалар  булсагыз,  

                   миңа ярдәм итегез.

                                                                                                           

                                            ( Урман хуҗасы).

Үз илем - алтын бишек,

      Кеше иле - үтә тишек.

 Туган туфракка баскан эз суынмый.

Умырзая, яфрагыннан алда, чәчәген күрсәтер.

Сары мәтрүшкә алтмыш төрле авырудан, көрән мәтрүшкә җитмеш төрле авырудан дәва.

 

Көчләп ачкан чәчәкнең исе булмас. 

   

   

        Әгәр сез урманга кергәч, куак            

         астында каты итеп бер кош

      кычкыра башласа,

                          нишләр идегез?

        Сез иптәшегезнең ботак сындырганын    

        күрәсез. Бу очракта, нишләр идегез?

 

         Каен агачының суы акканын                

             күрдегез.Нишләр идегез?

Экскурсиягә баргач, чүп-чарларны             кайда ташлар идегез?

Кошларның нинди әһәмияте бар?

Кошларның, үсемлекләрнең, хайваннарның сирәк очрый торган яки бөтенләй юкка чыккан төрләре кайда тупланган?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Что такое коррупция». (8-9 классы) Внеклассное мероприятие по математике «Что такое коррупция»

Данная методическая разработка внеклассного мероприятия   «Что такое коррупция?»  составлена и применялась как внеклассное мероприятие по дисциплине “Математика»   для обучающ...

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...