Инсценировка по рассказу М.Карима "Икебез дә унөчтә булсак"
материал (7 класс)

Хусаинова Зульфия Радиковна

Инсценировка по рассказу М.Карима "Икебез дә унөчтә булсак"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mostay_karim.docx15.36 КБ

Предварительный просмотр:

Икебез дә унөчтә булсак...(М. Кәрим)

Автор: 1933 нче авыр ел иде. Яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез. Алты яшьлек энем Ильясны да ияртәм.  Бик сабыр бала ул.  Көн буе чебен-черки тешләүгә еламый, түзә.  Эшебез уңышлы булса, учак ягып, балык кыздырып ашыйбыз.  Бөтенесен дә түгел, әлбәттә.  Кайбер көннәрдә тоткан балыкның барысын өйгә алып кайтабыз. Көн шундый эссе иде.  Күл өстенең тынычлыгы күңелгә курку сала.  Җимгә кагылып караучы юк.  Ак эшләпә кигән энем яр читендә күләгәдә тын гына утыра.  Ара-тирә сорап куя:

Ильяс: “Капмадымы?”

Мостай:  “Юк шул”

Ильяс: “Көн озын бит, кабар әле”

Автор:Төш узды.  Тирә-якта кармак салган малайлар, бәхет эзләп, я Ишбайга, я Димгә китте.  Без калдык.  Ильяс белән без һаман бәхет сыныйбыз.  Көн кичкә авышты.  

Ильяс:“Абый, капмадымы?”

Мостай:  “Хәзер, хәзер каба”,

Автор:Шулай дип әйтүем булды, зур кармагымның калкавычы бераз кузгалып куйды да кинәт төпкә батты.  Алтын сары корбан балыгы үлән өстенә чыгып ятты.  Кайткач, үлчәүгә салып карадык, кило ярым булды.  Ильяс якын килергә дә курка.

Ильяс: “Бу балыкмы, абый?”

Мостай: “Балык. Корбан исемле”.  

Ильяс: “Безнең күрше ‒ Корбан. Безнең балык ‒ корбан”.

Автор: Мин тиз генә кармакларны җыйдым да, балыкны капчыкка салып кайтырга чыктык.  Ильяс, дәртләнеп, башта бик тиз атлады.  Юкәлекүл урманына җиткәч, ач бала хәлсезләнде.

Ильяс: “Бераз гына утырып торыйк әле, абыем”,

 Корбан миңа көч бирде.  Утырып тору кая ул!  Ильясны иңемә күтәрдем.

Ильяс: “Их, абыем <...> ‒ диде ул, рухланып, - нигә икебез дә унөчтә түгел икәнбез?  Икебез дә унөчтә булсак, күтәрешеп йөрер идек, арымас идек”.  

Автор: Энем инде күптән дөнья куйды.  Мин торып калдым.  Кайчак үкенеп тә куям: нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән?  Мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчлерәк булдым.

 Кешеләр бер-берсенә игътибарлырак булсалар, үкенечләре әзрәк калыр иде...

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ДВА ОТКРЫТЫХ УРОКА ПО ЛИТЕРАТУРЕ В 5 «Б» КЛАССЕ. Рассказ А.П. Чехова «Лошадиная фамилия» с элементами инсценировки (переложен в пьесу О.В. Евдокимовым)

Особенностью открытых уроков является разноплановый подход к произведению А.П. Чехова "Лошадиная фамилия". На первом уроке учащиеся под руководством учителя осуществляют углубленный анализ т...

Инсценировка рассказа А.П. Чехова "Лошадиная фамилия"

Инсценировка позволит реализовать творческий потенциал обучающихся 7-8 классов....

Инсценировка отдельных сцен из рассказа В. Распутина "Уроки французского"

Инсценировка отдельных сцен из рассказа В. Распутина "Уроки французского" подготовлена силами 6 класса и показана в 2017-18 учебном году в рамках школьных "Театральных пятниц"....