Сценария "Эзтабар иленә сәяхәт"
план-конспект

Мубаракшина Фануса Габдулбаровна

Эзтабар иленә сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Внеклассная работа24.75 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе

               “Эзтабарлар иленә сәяхәт”

     (Эзтабар сафына  кабул итүгә багышланган бәйрәм эшкәртмәсе)

                                                     

                                                 

                                             Төзеде:педагог-оештыручы

                                                  Мөбәрәкшина Фәнүсә Габделбәр кызы

Максат: 1. Укучыларга оешманың тарихын өйрәтү;

              2. 2 класс укучыларын эзтабар сафларына кабул итү;

              3. Укучыларда туган җирне ярату, патриотик хис тәрбияләү;

Җиһазлау: ноутбук,плакатлар

Бәйрәм  барышы:

1 .Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген.-

Бөтен җирдә тантана.

Менә хәзер көттермичә

Безнең бәйрәм башлана.

2 .Нинди бәйрәм бу дисезме?

Эзтабар бәйрәме бу.

Эзтабарга кабул итү-

Балачак бәйрәме ул

3.Эзтабар юлы сезне

Алып барыр еракка.

Эзтабар ул- тырыш,кыю

Була белсен һәрчакта.

 4.Эзтабар- тормышны өйрәнеп, 

Киләчәк елларга әзерлән.

Әтиләр юлыннан атларга,

Үзеңне күнектер хәзердән!

Вожатый:Кадерле II класс укучылары! Бүген сезнең тормышыгызда бик истәлекле көн. Сез “ М.Җәлил ” исемендәге балалар оешмасының Эзтабарлар сафына кабул ителәсез.

 Хәтерлисездер, 2019 нчы елның 1нче сентябрендә сез беренче класска мәктәпкә укырга килдегез. Шул вакыт эчендә сез хәреф танырга, язарга, җырларга, биергә, шигырь сөйләргә өйрәндегез. Менә инде сезне  Эзтабарлар  сафына да кабул итәр вакыт җитте. ! Ә сез эзтабарларның кемнәр икәнен беләсезме?

5.Кем укуда иң оста,

   Китап-дәфтәре чиста?

   Ул баламы?

   Ул бала – уңган бала –

   Эзтабар дип атала.

6. Кем ярата кошларны,

Кемнең бик күп дуслары?

Ул баламы?

 Ул бала – уңган бала –

 Эзтабар дип атала.  

7. Кем ялкаулыкны сөйми

    Кем туры,дөрес сөйли.

    Ул баламы?

    Ул бала-уңган бала-

     Эзтабар дип атала.

8.Эзтабарлар кем дисәгез,  

Хезмәт сөйгән һәр бала.

  Горур матур исем белән

  Эзтабар дип атала.

   9.Эзтабарлар кем дисәгез,

Җитез, өлгер балалар.

Варислардан һәр нәрсәдә

Әйбәт өлге алалар.

10.Эзтабарлар кем дисәгез

Тәвәккәл, батыр алар.

Бәхет өчен көрәшчеләр

Юлыннан атлый алар.

11. Эзтабарлар кем дисәгез-

  Шигырь, җыр сючеләр

  Күңелләргә шатлык нуры

   Өләшеп йөрүчеләр.

  12.Эзтабарлар кем дисәгез

   Эштә, сүздә гаделләр

   Кыен чакта дусларына

    Булышырга әзерләр.

13.Иртәдән  йөрим  көлеп,

Бәйрәм  икәнен  белеп.

Мин  сөенгәнне  күреп,

Кояш  та  көлә  кебек

14.Ватаныбыз – кояш  иле

Күмелгән  гөлчәчәккә

Эзтабарлар  булып  бүген
Атлыйбыз  киләчәккә

15.Эзтабарлар  дигән  исемне

Юкка  гына  алмыйбыз

Киләчәкнең  безнең  кулда

Икәнлеген  аңлыйбыз

16.Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәрбез көрәшче булып,

Үсәрбез батыр булып.

17.Дуслар белән бергәләшеп,

Походларга барырбыз!

Шатланып йөреп мәктәпкә

Тырышып белем алырбыз.

18.Ярдәм кирәк була калса,

Нәниләрнең терәге без..

Өлкәннәрне хөрмәтләргә

Бүгеннән өйрәнәбез.

19.Иң элек без тырышырбыз,

Көчсезләрне якларга.

Кечкенәдән өйрәнербез

Табигатьне сакларга.

20.Ата-баба нигезе булган

Авылны яратырбыз.

“Иң яхшы эзтабар” дигән

Даныбызны якларбыз.

21.Ни кушсагыз да үтәрбез

Без зурлар хәзер.

Илем өчен зур батырлык

Эшләргә без әзер.

22.Эзтабар- Ватанда алдынгы яшь буын

Эзтабар- күңелле балачак еллары.

Эзтабар- хезмәттә мәхәббәт уята

Чын дуслык тудырып сафларын ныгыта.

Вожатый:Сез эзтабар булырга әзерме?  (ХОР: ӘЗЕР)

Вожатый:Минем кулымда биремнәр язылган чәчәк, бер таҗы- бер бирем. Һәр таҗда саннар, теләгәнен сайлагыз.  Әйдәгез башладык, рәхим итегез! Ничәле санын сайлыйсыз?

   1сорау- Эзтабарлар- кемнәр алар?, сез эзтабар кагыйдәләрен беләсезме?

  Хор б/н :Беләбез! Беләбез!

                             1. Эзтабар – үз Ватанын сөя,

                                2. Эзтабар- куркусыз,

                                3.Эзтабар -намуслы,

                                4.Эзтабар- юмарт,

                                5.Эзтабар- игелекле булырга омтыла.

2 сорау-Оешма символларының төсләрен атагыз.

1.  Ак- безгә дөрес юлны күрсәтүче  төс

2.Яшел- безнең җиребез  төсе.  

3.Кызыл – игелеклек төсе ул.

3 сорау – Эзтабарларнын биеклекләрен әйтсәгез бу тауга менә алырсыз.

                 1. 1 баскыч- адымнар

                 2. 2 баскыч- башлангыч

                  3.3 баскыч–сукмаклар

Вожатый:Сез барлык  сынауларны уңышлы үттегез,сезне эзтабар сафына керергә лаеклы укучылар дип саныйбыз.

 Эзтабар сафына әгъза булып кергәндә дусларыгыз, укытучыларыгыз каршында оешманың законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, өлкәннәрне хөрмәт  итәргә тантаналы төстә ант итегез.

Хор: Ант итәбез, ант итәбез, ант итәбез.

Вожатый:Сез яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгьдә бирәсезме?

ТАНТАНАЛЫ  ВӘГЬДӘ  ӘЙТЕЛӘ

Мин ......(исем.фамилия әйтелә) яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәлә

рен төгәл үтәргә  вәгьдә  бирәм.

24.Сезнен алда сүз бирдек

Дус һәм тату булырга

Үсеп җитеп,сау –сәламәт

Чын кешеләр булырга

ВОЖАТЫЙ:Булачак эзтабарлар!Көн саен игелек кылырга әзер булыгыз.

УКУЧЫЛАР:Без  һәрвакыт  әзер. Без  һәрвакыт  әзер. Без  һәрвакыт  әзер.

ВОЖАТЫЙ: Укучылар  бер адымга алга атлагыз.Сез хәзер эзтабарларның  беренче баскычы-“Адымнар сафында.

25.Без “Эзтабарлар” булдык-

Алда зур эшләр.

Өйдә ничек булышканны

Әниләр сөйләр.

26.Бүген без бәйрэм иттек

Эзтабарга керүне

Шатлык дулкыннары били

Безнен нәни күңелне                                                      

В-й: Кадерле укучылар бүгеннән сезне Эзтабарлар дип атап йөртәчәкбез.Эзтабарлар исеменэ тап төшермәгез. Куелган максатка ирешү җиңел булмас. Сезнең  дуслык, сезнең омтылыш кыенлыкларны  җиңәр.

       Үрнәк бул син һәр кешегә, нык үзләштер белемне

        Тормышыңнан артык булып, ярат туган илеңне.

КОНЦЕРТ НОМЕРЛАРЫ КУЕЛА

УЕННАР УЙНАТЫЛА

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Ньютон иленә сәяхәт"

9 класста "Әйләнә-тирәбездә физика" электив курсының йомгаклау занятиесе...

Әдәплелек иленә сәяхәт

Укучылар, бүген без әдәплелек турында сүз алып барачакбыз.Халкыбыз элек-электән “чисталык”, “пөхтәлек”, “кыюлык”,”батырлык” төшенчәләрен еш кулланган, шул сыйфатларны тупларга тырышкан. “Батырлы...

Рәвешләр иленә сәяхәт.

Урок-презентация по татарскому языку в 6 классе...

Фонетика һәм орфоэпия иленә сәяхәт

Фонетика темасын узганда файдалана торган материал....

"Юл билгеләре иленә мавыктыргыч сәяхәт"

Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау өчен кызыклы уен - сәяхәт....

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

"Металлар иленә сәяхәт"

конспект урока по химии на татарском языке...