Дәрестән тыш чара. КВН
план-конспект

Зарипова Алинә Әнис кызы

Туган җир темасына КВН

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon drestn_tysh_chara._kvn.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Туган җирем – алтын бишек

(5 нче сыйныф укучылары өчен КВН)

Максат: Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, берберсе арасында дуслык, чит милләт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Авазларның, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар итү.

Җиһазлау: ноутбук, фон өчен салмак көй, кабинетта Татарстан һәм Россия дәүләт символикасы, хәрефләр, биремнәр чыгару өчен проектор, Казан турында презентация.

Оештыру эше. Ике урында ярым түгәрәк рәвештә өстәл әзерләнә, аның артында 8-шәр бала утыра. Араларыннан 1 командир алдан сайланып куела.Өстәлдә дәфтәрләр, ручкалар.

КВН барышы.

        Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Бүген безгә дәрескә кунаклар килгән. Дәресебез дә гади дәрес түгел, ә КВН –дәрес. КВН башланганчы татар телендә Тукай сүзләренә язылган “И, туган тел”нең беренче куплетын җырлап, тел шомартып алыйк.

(“И, туган тел”нең беренче куплеты җырлана.)

        КВНда 5а,5б классларыннан ике команда  катнаша. Команданың эшен жюри бәяләп барыр.  Жюри белән таныштырам.

Хәзер мин сезне уенда катнашучы командалар белән таныштырам.

        Беренче команда – “Зирәкләр”

        Икенче команда – “Тапкырлар”

                                Командалар, әзерме сез?

                                Сезне мәйдан чакыра.

                                Кем талантлы, кем сәләтле,

                                Кем ярата сәнгатьне,

                                Кем дөньяны күп күргән

                                Шулар чыга көрәшкә.

        Менә КВНны башлап җибәрер вакыт җитте. Ә башлап җибәрер өчен, сезгә КВНның беренче биремен үтәргә кирәк булыр.

1нче бирем. (Тактага сузык авазларын төшереп калдырып, Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, килгән кунаклар! КВНны башлыйбыз! Хәерле сәгатьтә! Уңышлар сезгә! (Х..рл. к.н, х.рм.тл. д.сл.р, к.лг.н к.н.кл.р! КВНн. б.шл.йб.з! Х..рл. с.гатьтә.! Уң.шл.р с.зг.! )дигән җөмләләр язылган, нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, командалар аерым-аерым укыйлар, ә укытучы язып бара, язып бетергәч, басып, бергә укыйлар, жюри жетоннар тарата).

Укытучы. Менә КВН башланды КВНның 2нче биреме. Сәламләү.

Хәзер командалар бер-берсен сәламләп үтәләр. Рәхим итегез “Зирәкләр”.

Командир: 

Безнең команданың исеме – “Зирәкләр” .

Бергә:

Без “Зирәкләр”дән сез “Тапкырлар”га кайнар сәлам!

Без зирәкләр, зирәкләр

Тормышта бик кирәкләр!

Командир: 

Без ярышка әзер!

Командир: 

Ә без “Тапкырлар”.

Бергә:

“Тапкырлар”дан  “Зирәкләр”гә кайнар сәлам!

Тапкырлар без, тапкырлар,

Юк без йөрмәгән юллар,

Юк без белмәгән сорау.

Командир: 

Без дә ярышка әзер!

Укытучы. Командалар рәхмәт сезгә. Жюри жетоннарны бирегез әле командаларга.

Табышмаксыз КВН – КВН түгел инде.

3нче бирем . Табышмаклар.

Фонетик зарядка (авазны хор белән әйтәләр).

  1. Куянның башында нәрсә бар? (К хәрефе)
  2. Үрдәктә бар, казда юк,

Күркәдә бар, атта юк. (Ү)

  1. Көн белән төн уртасында нәрәс бар? (Ө)
  2. Чәчтә бар, кашта юк, чирәмдә бар, ташта юк. (Ч,Ә)
  3. Мәскәүдә икәү, Уфада бер дә юк. (Ә)
  4. Кыш уртасында нәрсә бар? (Ы)
  5. Таңда бар, иртәдә юк, җиңдә бар, итәктә юк (ң)
  6. Җәйдә бар, көздә юк. (Җ)

( Жетоннар бирелә.)

4нче бирем. Командирлар ярышы.

(Аерым кәгазьләргә хәрефләр язылган, шул хәрефләрдән мәкаль җыялар, ул хәрефләрне җепкә тезеп, тактага эләләр).

 Т У Г А Н       Җ И Р Е М –                1нче команда

А Л Т Ы Н        Б И Ш Е К                2нче команда

( Жетоннар бирелә.)

        Укытучы. Әйдәгез, хәзер ике команданыкын бергә кушып, бергәләп укып карыйк. Укучылар бүген дәреснең темасы менә шушы инде – “Туган җирем – алтын бишек”.

        Димәк, бүгенге дәрестә без туган җир, туган як турында сөйләшәбез. Әйтегез, әле, безнең туган шәһәрнең исеме ничек? Сез аның иң якын булган туган ягыбыз булуы белән килешәсезме?  (Казан турында слайдлар карау.)Әйе.

        Туган җир турында район шигырь конкурсында җиңүче булган укучыбыз Роберт Миңнуллинның “Уятыйм әле җир шарын!” шигырен ятлап килгән. Тыңлыйбыз. (Укучы Роберт Миңнуллинның “Уятыйм әле җир шарын!” шигырен яттан сөйли).

         Без туган як турында нинди бик популяр булган җырны беләбез әле. (В. Фаттахова башкарган “Туган як” җырын күмәк җырлау.)

        Укытучы. Күрәсезме, укучылар, алдагы шигырьдә, бу җырда күренүенчә, һәркемгә туган җире, туган ягы нинди якын, хәтта читттә яшәүчеләр дә, үз якларын сагынып яшиләр, сагынып кайталар.

                                        Туган өен белмәгән,

                                        Туган шәһәрен белерме?

                                        Туган шәһәрен белмәгән,

                                        Туган илен белерме?

        Ә республикабыз турында беләбезме икән?

6 нчы бирем.

        Татарстан турында командаларга сораулар бирәм. Әзерләнү өчен 1 минут вакыт бирелә. Теләк буенча чиратлашып, сорауларны укыйсыз һәм җавап бирәбез.

1. Безнең республика ничек дип атала? (Татарстан)

2.Безнең республика нинди дәүләт( Мөстәкыйль- самостоятельное, зур, көчле, ...)

3.Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (башкала – столица)(Казан)

4.Татарстан республикасы көне кайчан билгеләп үтелә? (30 августта)

5.Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? (Канатлы ак барс)

6.Гербның авторы кем? (художник Тавил Хаҗиәхмәтов)

7.Татарстан гимнын (көен-мелодию) кем язган? (композитор Рөстәм Яхин)

8.Татарстан  гимнын (сүзләрен) кем язган? ()

9.Татарстан флагында ничә төс, нинди төсләр? (3 төс)

10.Төсләр нәрсәне белдерә? (Что означают цвета на флаге?) (яшел төс – табигать, тынычлык төсе), ак төс – чисталык, кызыл төс – тормышны белдерә)

11.Татарстанда нинди зур шәһәрләр (города) бар?

12.Татарстан ашаа нинди елгалар ага??

13.Татарстанда нинди җиләк-җимеш (фрукты), яшелчәләр (овощи) үсә? 14.Кырларында (на полях) нәрсәләр үсә? (Арыш – рожь, бодай – пшеница, солы – овес, карабодай – гречка, тары – пшено, арпа - ячмень). 

15.Татарстанда ничә дәүләт теле (государственные языки)? (2) Ниндиләр? (рус теле, татар теле)

16.Нинди танылган  кешеләрне беләсез?

17.Нинди милли бәйрәмнәр (национальные праздники) үткәрелә? (Сабантуй, Нәүрүз бәйрәме, Ураза бәйрәме, ...)

18.Татарстанда нинди милләт халыклары яши? Алар бер-берсе белән ничек яшиләр? (дус, тату)

( Жетоннар бирелә.)

        Татарстан Конституциясендә дә халыклар дуслыгына зур урын бирелгән. Анда барлык халыклар да тигез хокуклы (равноправные) диелгән. Телләр турында да закон бар анда. (Укыла).

        Халыклар дус яшәгәндә генә дөнья матур, тыныч була ул. Җирнең көче, матурлыгы, тынычлыгы – халыкта. Шулай булгач, җирнең киләчәге дә, бүгенгесе дә, иртәгәсе дә бездән, безнең дуслыктан тора.

        Дәрескә килгән кунакның да безгә әйтер сүзе бар. Шигырь конкурсында катнашып, район конкурсында җиңүче булган Залялов Гадел сезгә Роберт Миңнуллиннның “Дуслык” шигырен укып китәр.

(Укучы Роберт Миңнуллинның “Дуслык” шигырен яттан сөйли).

        Укучылар, туган җир турында мәкальләр дә бик күп. Хәзер мин сезгә берничә мәкаль һәм әйтемнең беренче өлешен әйтәм, ә сез, командалар, чиратлашып, дәвамын әйтерсез.

7 нчы бирем.

1. Һәр гөл (үз сабагында чәчәк ата).

2. Илсез кеше – (телсез сандугач).

3. Туган җирдән дә (матур җир юк).

4. Ил (яхшылыкны онытмый).

5.Туган илең – (туган өең).

6. Халык йорты – (туган ил).

7. Үз халкын яратмаган кеше (башка халыкны да яратмый).

8. Туган җирем – (алтын бишек).

        

( Жетоннар бирелә.)

        Укытучы. Менә КВНның соңгы биременә дә килеп җиттек.

8 нче бирем.

        Сезгә әлеге буталган сүзләрдән җөмләләр төзергә кирәк.

1.Без, яшибез, республикасында, Татарстан.

2. бай, матур, зур, республикасы, Татарстан.

3.Казан –, башкаласы, республикасының, Татарстан.

4. Татарстанның гимны, флагы, гербы, үз, үз, үз, бар.

5. ике, Татарстанда, дәүләт, без, телен, өйрәнәбез.

6. барлык, Татарстанда, кешеләр, дус, дә, яшиләр, тату.

7.Мин, үзем, республиканы, яшәгән, яратам, һәм, белән, аның, горурланам.

 ( Жетоннар бирелә.)

        Укытучы. Әйдәгез, без сезнең белән тыныч илдә яшәүебез турында сөенеп, “Шаула балачак” җырын җырлап алыйк, әле.

“Шаула балачак”(В. Гумеров сүзләре, Р. Гимрани көе) башкарыла.

        Соңгы сүзем итеп, мин сезне, укучылар, бер-берегез белән һәрвакыт дус яшәргә, туган илне, үз Ватаныбызны яратырга, Ватан өчен яшәргә, Ватан өчен көрәшергә чакырам. Ватан бер генә, аны алыштырырлык бернәрсә юк! Туган җиребез һәрвакыт алтын бишек булып калсын иде!

        Инде жетоннарны санап, нәтиҗә чыгарырга вакыт җитте. (Саныйлар. Бүләкләр тапшырыла.)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Географиядән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе. "Күп белергә теләсәң"

Әлеге кичә  эшкәртмәсе 6-7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде....

"Сәламәтлек театры" Дәрестән тыш чара (эшчәнлек)

Дәрестән тыш эшчәнлеккә менә дигән чара!...

“Әлифба бәйрәме” Дәрестән тыш чара

Хөрмәтле укучылар, кунаклар!                  Бүген безнең зур бәйрәм-...

“ Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” Дәрестән тыш чара

Максат: Укучыларда туган телне ярату, белю һәм туган телдә                  сөйләшү теләге тәрбияләү. Сәнгать...

Дәрестән тыш чара."Ярат туган телеңне!"

"Яз газиз угълым,кара тактаны сыз акбур белән!Һәм кара күңелне ялт иттер,ак нур белән!"...

Дәрестән тыш чара эшкәртмәсе

Могҗизалар кыры Р. Фэхретдинов тормышы буенча. Дәрестән тыш чара....

"Рәхмәтләрнең иң олысы-сиңа булсын,укытучым!" -дәрестән тыш чара

quot;Рәхмәтләрнең иң олысы-сиңа булсын,укытучым!" - 5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрестән тыш чараның презентациясе...


 

Комментарии

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Белем бирү өлксендә төрле эш төрләрен кулланып, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту- заман таләбе. Сезнең материалларыгызны һәр укытучы үз эшчәнлегендә актив куллана ала дип уйлыйм. Бик зур рәхмәт секзгә!

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, берберсе арасында дуслык, чит милләт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү өчен кулланырга бик эчтәлекле чара. Рәхмәт