математика 6 класс
методическая разработка по алгебре (6 класс) по теме

план урока по теме "Пропорции"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan.docx17.3 КБ

Предварительный просмотр:

Число

Тема: Пропорция ярдәмгә килә.

Максат:

-пропорция темасы буенча кагыйдәләрне үзләштереп, практикала куллану, камилләштерү, белемнәрне кабатлау, гомумиләштерү, системалаштыру, алган белемнәрне тикшерү, төгәл һәм кыска юл белән чишәргә өйрәтү.

- үз эшләгән эшеңә анализ ясап  барырга, төп төшенчәләрне аера белергә, чагыштырырга, килеп туган проблеманы чишәргә өйрәтү, мөстәкыйл фикер йөртеп, логиканы үстерү, белем алуда туган авырлыкларны җиңәргә өйрәтү.

- гомуми күзаллауларын формалаштыру, кызыксынучанлыкны үстерү, кирәкле очракта күмәкләшеп эшләргә өйрәтү, фән ара бәйләнешне булдыру, эшчәнлекне активлаштыру, сәламәтлекне саклау.

Метод:сүрәтләүле-аңлатмалы, өлешчә эзләнүле

Тип:системалаштыру, йомгаклау, ныгыту.

Җиһазлар:”Математика 6 кл”Виленкин Н.Я, терәк схемалар, карточкалар, тест, проектор,сертификатлар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

     Исәнмесез 11 сыйныф укучылары.Дәресне башлап җибәрик.Бүген безнең 12февраль 2015 ел.Укытучы апа ялгышты дип, аптырап утырасызмы. Сезнең дә 11 сыйныфта буласыгыз, мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлыйсыгыз киләдер? Менә нәкъ 2015 елда сез дә 11 дә булырсыз.Без бу көнне якынайта алабыз.Әйдзгез дәфтәрләргә бүгенге числоны языйк.Бүген 12.02.2010.Сыйныф эше.Хәзер инде игътибар белән хикәят тыңлап сорауларга җавап бирегез.

  1. Актуализация.

     Сүз чагыштырма турында сүз барачак.Ә нәрсә соң ул чагыштырма? (ике санның өлеше)

Ул үзен бик ялгыз хис иткән. Шул ук вакытта 2 бер дәүләттә тагы бер чагыштырма яшәгән ди.Менә алар очрашканнар, дуслашканнар, үзләренең тигез икәнлекләрен күргәннәр. 2 чагыштырманың тигезлеген нәрсә дип атыйбыз.(пропорция) Ул саннарның исемнәре дә бар , ничек атала инде алар?(урта, кырый буыннар) Шушында пропорциянең төп үзлеге барлыкка килә.Ничек инде ул? (урта буыннар тапкырчыгышы кырый буыннар тапкырчыгышына тигез) Мондый пропорция дөрес пропорция булла. Кырый буынны кырый буын белән, урта буынны урта буын белән алыштырып караганнар,  пропорция барыбер дөрес булып калган.Шушы барлык мәгълүмат та 6 сыйныфның математика дәреслегенә кереп утырган.Хикәябез шушы урында туктап торсын.Димәк без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез.

(җаваплар)

    Әйдәгез дәреснең темасын язып куйыйк. Пропорция ярдәмгә килә.

Үзебезгә максат итеп пропорция кулланып мәсьәләләр, тигезләмәләр чишүне,билгесез буыннарны табуны куйыйк.Теманы яхшы үзләштерүчеләрне ачыкларбыз, бер0беребезгә ярдәм оештырырбыз, белемнәрне ныгытырбыз, тикшереп үтәрбез.

  1. Белемнәрне ныгыту.

    Әйдәгез пропорциянең билгесез буынын табуга мисаллар чишик.

1 укучы такта янында чишә.Дөрес булса, сертификат бирелә, укыла.2,3,4 сен 3 укучы язып чишә.тикшерәбез.Дөрес булса сертификат бирелә.Рәхмәт.

Ә менә 11 сыйныф аңырында сезне нинди зур сынау көтә? БДИ.Әзерлек китабыннан бер мәсьәлә чишеп китик.Кемнең 11 сыйныф укучысы булып карыйсы килә.Тактада бер укучы чишә.Тикшерелә.Сертификат бирелә.

                         Физкультминутка

     Киләсе мәсәләне чишү өчен урыннардан торыйк. Мин автобуска керделәр дисәм утырабыз, төшсәләр торабыз.Бик игтибарлы булыгыз.Сорауларга җавап та бирәсегез була.

Тукталышта автобуска 17 кеше керде, 2 чыкты.Ав. китте.Монысында 3 керде, 2 чыкты.Киләсе тукталышта 4 керә, 7 чыга.Ав. китә.Керүче булмый, 7 төшә.Соңгы тукталышта 6 керә 5 чыга.

Хәзер автобуста ничә кеше.(7 кеше)

Ничә тукталыш булды?(5 тукталыш )

Игтибарыгыз аз гына кимеп киткән икән ял итеп алыйк.

Хәзер игътибар белән экранга карыйк.Рәсем сызыктан чыгып китсә кул чабабыз. Рәхмәт Дәвам итик.

  1. Белемнәрне тикшерү

Ә хәзер инде яңа көчләр белән 11 гә җиткәч тә онытылмаслык итеп мәсәләләр чишеп үтик.Тактада 1, 2,3 чишә.Сертификат тапшырыла.

Үзегезне бу тема буенча сынапкарау өчен тест чишик.

      Минем сезгә бик матурсүзләр әйтәсем килде.Сез уңган да, кызыксынучан, супер, үрнәк, гаҗәп, дөрес фикер йөртүче, көчле рухлы, матур, тырыш, горур, татлы телле, әйбәт.Бишегә укыгыз.Кемнәрнең сүзләре язылыпбетте аларга биш, 1 хәреф җитмәде 4 ле.

Өйгә эшләр сезнең алдыгызда.Аңлатам.

  1.       йомгаклау.

Безнең дәреснең темасы:  пропорция ярдәмгә килә.Максатыбыз нинди иде.(   )

Максатыбызга ирештек .Теманы үзләштердек.Сезгә пропорция физика,химия дигән дәресләрдә дә кирәк булыр.Хикәядәге 6 сыйныф дәреслегенә кереп утырган белемнәр инде хәзер сезнең белән.Аларны онытмагыз, тиешле җирдә куллана белегез.Сертификат хуҗалары сезне ярдәмнән ташламас.Алга таба уңышлар сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КАЛЕНДАРНО – ТЕМАТИЧЕСКОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ По математике Класс 6 Ступень обучения

Программа составлена на основе _авторской программы : В.И. Жохов Математика.  5-6 классы по учебникам Н.Я.Виленкина, В.И. Жохова и др.  - М: «Мнемозина», 2009. ...

КАЛЕНДАРНО – ТЕМАТИЧЕСКОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ По математике Класс 6 Ступень обучения

Программа составлена на основе _авторской программы : В.И. Жохов Математика.  5-6 классы по учебникам Н.Я.Виленкина, В.И. Жохова и др.  - М: «Мнемозина», 2009. ...

урок по математике "Класс нашей мечты"

Имя урока: "Класс нашей мечты"Тема урока: Прямоугольный параллелепипед. Объем прямоугольного параллелепипеда.Цели урока: - закрепить практические умения при выполнении различных заданий по теме...

Рабочая программа по математике класс (автор Виленкин Н.Я.))

Рабочая проргамма содержит пояснительную записку, календарно-тематическое планирование, требования  к подготовке учащихся...

Интегрированный урок математики : класс

Интегрированный урок математики и экологии...

Промежуточная аттестация. Предмет: математика. Класс: 8

Основной задачей промежуточной аттестации является установление соответствия знаний учащихся требованиям государственных общеобразовательных программ. На промежуточную аттестацию выносятся предметные ...