Разработка урока на татарском языке "Обыкновенные дроби"
методическая разработка по алгебре (6 класс) по теме

Сагьдиева Танзила Хатиповна

Поурочный план -конспект по математике для 6 класса на тему "Обыкновенные дроби" (на татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gadi_vaklanmalar.doc438.5 КБ

Предварительный просмотр:

                   Гади вакланмалар

                   ( математикадан эшлекле уен)

  Тәнзилә Сәгъдиева, Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбе.

    Тема: Гади вакланмалар.

         Максат: 1. Гади вакланмаларны кушу, алу, бүлү һәм тапкырлау, саннан вакланма табу кагыйдәләрен кабатлау һәм аларны куллану күнекмәләрен ныгыту.

                     2. Үз-үзеңә бәя бирә белергә өйрәтү, математика фәненә карата мәхәббәт тәрбияләү.

         Үткәрү формасы: Уен дәрес.  Класс парларга бүленеп эшли.      

         Кирәкле әсбаплар: Проектор,  мисаллар язылган “йозак”лар, җаваплар язылган “ачкыч”лар, әкият геройлары яши торган “йорт”, кәгазьдән эшләнгән чыршы, флагчыклар, йолдыз, елка уенчыклары, кар бөртекләре, Патшабикә – Математика рәсемнәре.

         Дәрес барышы: 1. Без сезнең белән гади вакланмаларны кушарга, алырга, тапкырларга һәм бүләргә өйрәндек.  Бүген “ Гади вакланмалар өстендә гамәлләр” темасын кабатларбыз. Дәреснең эпиграфы итеп Л. Толстойның : “ Кеше вакланма төсле: санаучысы – кешенең чын бәясе, ә ваклаучысы -  аның үзе турындагы фикере” дигән сүзләрне алырбыз. Вакланмалар темасын ничек белүебезне дә вакланмалар ярдәмендә күрсәтербез. Ваклаучы – кешенең  үзе турындагы фикере булыр, шуңа ваклаучыдагы санны хәзер һәр кеше үзенә үзе куя – вакланмалар темасын ничек беләм дип уйласагыз, шул билгене куябыз. Ә санаучыны дәрес ахырында һәр кешегә бергәләп куярбыз.

         Бүгенге дәресебез гади дәрес кенә түгел. Бүген бездә бәйрәм – Математика бәйрәме. Математика Патшалыгына кунакка барырбыз. Кунакка, әлбәттә, яхшы кәеф белән баралар. Әйдәгез, бер-беребезгә  елмаюларыбызны бүләк итик тә юлга кузгалыйк.

          Кунакка барыр алдыннан кайбер кагыйдәләрне искә төшереп алсак та әйбәт булыр.

(Вакланмаларны кушу, алу, тапкырлау, бүлү вакланманы санга тапкырлау, саннан вакланма табу, катнаш саннарны тапкырлау, үзара кире саннар кагыйдәләрен әйтү)                                                                                      

   

        Математика патшалыгына керү өчен ишектәге йозакларны ачарга, ә    йозакларны ачу өчен һәр йозакның ачкычын табарга кирәк. Йозакларга язылган мисалларны дөрес итеп чишсәк, ачкычларны табу авыр булмас.

 

  1. (2 + 1)1
  2. (8 - 7)1
  3. 2(1 - )
  4. (8 - 6)

Җ:4; 1; 2; 1

Йозакларны ачтык,  Патшабикә янына керсәк тә була.

     

            Бик вакытлы килгәнбез бугай, Патшабикәбез Яңа елны каршыларга әзерләнә. Аңа булышу өчен кайбер биремнәрне үтәргә кирәк булыр.

Әкият геройлары яши торган йортны матур төсләргә буярга кирәк. Ә моның өчен мәсьәләне чишеп, һәр төскә нинди вакланма туры килгәнен ачыкларбыз.

Мәсьәлә.(Слайд) Барлык мәйданның 5\12 өлеше сары төскә, сары төскә буялган мәйданның 1\5 өлеше кадәр урын – яшел төскә, шуннан соң калган мәйданның 1\3е кызыл төскә, ә калган мәйдан зәңгәр төскә буялган. Һәр төскә барлык мәйданның нинди өлеше туры килүен ачыклагыз.

   

      Әйдәгез, өй янына чыршы да утыртып куйыйк. Ә моның өчен тагын  бер бирем үтәргә: унарлы вакланмаларны кыскармый торган вакланма рәвешендә күрсәтергә кирәк булыр.(Слайд)

         1). 0,24          2). 0,35        3). 0,75            4). 0,125

       Чыршының очына йолдыз да куеп була, тик аның өчен  ;  ;  ;  вакланмалары арасыннан иң кечкенәсен табарга кирәк.(Слайд)

         Ә хәзер гирляндалар эләрбез(буш урыннарга тиешле җаваплар яэылган флагчыкларны куярга кирәк)

1=     +  1 =     1  =   -   =

6 8 =   - 48 =   2 =   +  =

        Бик күп эшләр эшләдек, арыгансыздыр. Тик менә бу биремнәрне дә үтәсәгез, Патшабикә сезгә бүләк бирергә вәгъдә итә. Бүләкне алу өчен тигезләмәләрне дөрес чишеп,шул сан язылган тартманы табарга кирәк.(Слайд)

х = 2  +                        х  1 = 2  

х = 2 -                          х +  = 1

      Патшабикәдән бүләкләр алдык,бүләкне алу гына түгел,бирүе дә бик күңелле, әйдә,  үзебез дә аңа бүләк ясыйк.  Моның өчен бирелгән тигезлекләрдәге хәреф урынына нинди натураль сан язарга кирәклеген ачыклыйк. (Слайд)

1)  =    2) =         3)  =              4)  =

Кар бөртекләре артына язылган саннар арасыннан дөрес җавапларны таба алган укучы Патшабикәнең бәйрәм күлмәген кар бөртеге белән бизи ала.

     Бирелгән саннарга кире саннарны табыгыз. Саннарны дөрес тапсак, чыршыны уенчыклар белән бизи алабыз. (Слайд):

       1)                 2) 3,75              3) 0,6             4) 1,5.

   

 Дәрескә йомгак. 

        Билгеләр кую. Башта, парларның ничек эшләвенә карап, бергәләп билге куела. Парларда һәр укучы  бер – берсен бәяли. Һәр укучыга куелган билге вакланма рәвешендә була.

    Укучыларга сорау:Ничек уйлыйсыз: билге нинди вакланма белән күрсәтелгән булса әйбәт- ялгыз вакланма беләнме,әллә  аралашмы?

      Өй эше: һәр укучыга индивидуаль.(Карточкалар белән).

Кама Тамагы муниципаль районы

Иске Казиле гомуми урта белем бирү мәктәбе.

 

Тема:

Гади вакланмалар.

6 класс.

Укытучы: Сәгъдиева Тәнзилә Хатиповна,

беренче категорияле математика укытучысы.

2012.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең яшел дусларыбыз". Разработка урока татарского языка в 7 кл. для русскоязычных учащихся.

Данная разработка урока будет полезна учителям, преподающим татарский язык в 7 классах русской школы по учебнику Р.Р. Нигматуллиной "Татарча да яхшы бел..."...

разработка урока татарского языка ( 4 класс Р.З Хайдарова).

Методическая разработка урока татарского языка для учащихся 4 класса обучающихся по программе Р.З.Хайдаровой...

Разработка урока татарского языка

Урок развития связной речи на татарском языке для 4 класса по учебнику Р.З.Хайдаровой...

Разработка урока татарского языка с презентацией в 6 классе для русскоязычной группы

Дәреснең темасы : "Игелекле,бул бала!"  Дәрес эшкәртмәсе 6 нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен төзелгән . Дәрестә Р.Р. Нигъмәтуллина дәреслеге , презентация кулланыла....

Разработка урока татарского языка в 6 классе "Остров дружбы"

Тема.      Дуслык утравы.  Максат. Укучыларны Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең...

Разработка урока татарского языка в 7 классе по теме "Повторение словосочетания"

Максат: 1) сүзтезмәләр турында алган белемнәрне ныгыту; 2) логик фикер йөртү сәләтен үстерү; 3)сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү; 4)Г.Тукай, М.Җәлилнең шигырьләре белән таныштыру; 5) Г....