Координатная плоскость 6 класс (на тат языке)
план-конспект урока по алгебре (6 класс) по теме

Разработка урока математики "Координатная плоскость" 6 класс на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_uroka.docx23.31 КБ
Office presentation icon prezentaciya_koord._yassylygy.ppt2.3 МБ

Предварительный просмотр:

Фән: математика.

Класс: 6

Тема: Координаталар яссылыгы.

Максат: кординаталар яссылыгында бирелгән координаталар ярдәмендә нокта төзергә өйрәтү, ноктаның координаталарын табу.

Бурычлар:

  1. координаталар турысы һәм аның элементлары турында белгәннәрне искә төшерү, белемнәрне системалаштыру;
  2. укучыларны яссылыктагы  координаталар системасы белән таныштыру,
  3. нокталарны координаталар яссылыгында билгеләү;
  4. иҗади мөмкинлекне үстерү;
  5. математика фәненә кызыксыну тәрбияләү.

Дәреслек: Н.Я.Виленкин.,В.И. Жохов. Математика, 6 класс.

Җиһазлау:интерактив такта, проектор, компьютер, рәсемнәр.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше. Исәнмесез, укучылар. Бүген безнең дәресебез үзенчәлекле, бездә кунаклар бар.

Укучыларны  дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Үткәннәрне кабатлау:

  1. Координаталар нуры нәрсә ул?
  2. Координаталар турысы нәрсә ул?
  3. Нокталарны координаталар нурында ничек билгелиләр?
  4. Координаталар турысында һәр ноктага ничә сан тиңдәш була?
  5.  Бирелгән нокталарны координаталар турысында билгеләгез:

А(4), В(-2), С(-3), D(2,5), E(-3,5), F(-7),  R(9), H(-12).

  1.  Яңа материал өйрәнү.

1.

  1. Укучылар,  сезнең театрга, концертка барганыгыз бармы?

Слайдта ике билет күрсәтелгән. Шул билетлар буенча сез нинди урыннарга утырыр идегез?

  1. Сезнең алда шахмат тактасы, андагы фигураларның урнашуларын шулай ук сан һәм хәреф ярдәмендә күрсәтергә мөмкин.
  2. Морской бой уенын бөтенегез дә уйный беләсездер?! Анда дошман корабларының урынын сез ничек сайлап аласыз?

2. Тарихи мәгълүмат (Слайд  4-7   )

3. Координаталар яссылыгы белән танышу. (слайд 9-13 )

  Яссылыкта ике перпендикуляр координаталар турысы: х һәм у үткәрәләр. Бу турылар исәп башлангычында – О ноктасында кисешәләр. Бу турыларны – ясссылыктагы координаталар системасы дип, ә О ноктасын координаталар башлангычы дип атыйлар. Координаталар системасы  сайлап алынган яссылыкны координаталар яссылыгы дип атыйлар.

 Яссылыктагы һәр нокта саннар пары белән ачыклана. Бу саннар пары ноктаның координаталары дип атала.  Мәсәлән, М(4,-5) бирелгән булса, 4 саны ноктаның абсциссасы, -5 саны ноктаның ординатасы дип атала. Координаталар турысы х ны –

абсциссалар күчәре дип, ә у ны ординаталар күчәре дип атыйлар. Яссылыктагы һәр ноктага саннар пары тиңдәш, киресенчә һәр саннар парына бер нокта тиңдәш була.

Координаталары буенча нокта төзү алгоритмы слайдта күрсәтелә. (слайд 14-16)

  1. Физкультминутка
  2. Үткән материалны  ныгыту.
  1. Интерактив тактада нокталар билгеләү: А (5;1), В (3;-2), С(-5,4), Х(-6;-4).
  2. Дельфин рәсеме (слайд 19-20)

(-8;7), (-7;8),  (-5;7),  (-4;8), (-2;9), (0;9), (2;8), (5;6), (9;4), (10;3), (8;3), (6;2), (6;0), (5;-3), (4;-5), (2;-7), (0;-8), (0;-11), (-1;-12),           (-2;-10),(-3;-9),  (-5;-8),  (-4;-7),  (-3;-5),(-4;-3),  (-6;-2),  (-8;-3),

(-9;-5),  (-8;-7),  (-6;-8),  (-4;-7),  (-1;-7),  (1;-4),  (1;-1),  (0;1),  (-1;2),  (-6;6),  (-8;7).  

Күз: (-2;7) .

  1. Тиен(вакыт калырлык булса) 1берәмлек кисемтә дәфтәрнең ике шакмагына тигез. (слайд 22-23)

 (3;-5),  (4;-3,5),  (4;-2,5),  (3;-0,5),  (2;0,5),  (1;1,5),  (0;3) , (-1;3,5),

 (-1,5;4)

(-1,5;4,5) (-2;5) (-2;4,5) (-2,5;5) (-2;4) (-2;3,5) (-2,5;3) (-3;1,5) (-2,5;1) (-1,5;1)    

(-1;1,5) (-0,5;0,5) (-0,5;0) (-1,5;-1) (-2;-2) (-1,5;-2) (-0,5;-1) (0;-1)

(0,5;-2) (-0,5;-2)

(-1,5;-3) (-1,5;-4) (-1;-5) (0;-5,5) (-0,5;-5,7) (-2;-5,5) (-2,5;-6) (2;-6) (2,5;-5,7)

(3,5;-6) (4,5;-5,5) (5,5;-4,5) (5,5;-3) (5;0) (5,5;2) (6,5;2) (6;4) (3,5;5,5) (1,5;4,5)

(1;3,5) (1;2,5) (2;0,5).

Күз: (-2;2,5).

  1. Дәрескә йомгак.

Сорауларга җавап бирү:

  1. Яссылыкта ноктаның торышын билгеләү өчен ничә сан күрсәтергә кирәк?
  2. Яссылыкта ноктаның торышын билгеләүче саннарны ничек дип атыйлар?
  3. Беренче сан ничек дип атала?
  4. Икенчесе ничек атала?
  5. А(-1;-4) ноктасының абсциссасы һәм ординатасы ничәгә тигез?
  6. Х лар күчәре ничек атала?
  7. У лар күчәре ничек атала?
  8. О ноктасы ничек атала?   (слайд 26)

  1. Өйэше.  (слайд 27)

1. №1417,  248 нче бит, №1421, 249 нчы бит;

2. Координаталар буенча нокталар төзеп, хайван рәсеме ясап килергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Координатная плоскость 6 класс

Урок по теме : "Координатная плоскость" по учебнику Виленкина Н.Я. 6 класс. с презентацией....

Учебный проект ученицы 6 класса МАОУ СОШ №19, пос Пироговский, Косовой Виолетты "Математика, астрономия, искусство" по теме "Координатная плоскость", 6 класс.

В  проекте я постараюсь рассказать и показать как по известным координатам определить положение точки на плоскости. Но это было бы слишком просто и поэтому мне захотелось эту тему из матема...

урок по теме "Координатная плоскость" 6 класс

Третий урок по теме " Координатная плоскость", содержащий презентацию, дополнительные задания....

Дидактический материал по алгебре и началам анализа в 10 классе (профильный уровень) "Числовая окружность на координатной плоскости"

Вариант  1.1.Найти на числовой окружности точку:А)           -2∏/3Б) 72.Како й четверти числовой окружности принадлежит точка 16.3.Найти ко...

Дидактический материал по алгебре и началам анализа в 10 классе (профильный уровень) "Числовая окружность на координатной плоскости"

Вариант  1.1.Найти на числовой окружности точку:А)           -2∏/3Б) 72.Како й четверти числовой окружности принадлежит точка 16.3.Найти ко...

Презентация по теме "Координаты на плоскости", часть 2 "Координатная плоскость"

Вторая часть блока обучающих презентаций "Координаты на плоскости"координаты, оси координат, система координат на плоскости, координатная плоскость, абсцисса точки, ордината точки...

Конспект урока математики в 6 классе по теме: «Координатная плоскость. Определение координат точки, отмеченной на координатной плоскости».

Цели урока: Образовательные:  повторение и закрепление знаний по теме «Координатная плоскость», дальнейшая работа по построению   в координатной плоскости точки по заданным координ...