Калдыклы бүлү. 5 нче класс.
план-конспект урока по математике (5 класс) по теме

Дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaldykly_bulu.pptm2.24 МБ
Файл kaldykly_bulu.docx55.68 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хәерле көн, балалар, сезгә! Хәерле көн һәммәгегезгә. Математиканы өйрәнүдә Уңыш юлдаш булсын безгә. Яхшы билге алып торыйк, Өлкәннәрне сөендерик. Шушы изге теләк белән Хәзер дәрескә керик.

Слайд 2

Дәрес темасы: КАЛДЫКЛЫ БҮЛҮ.

Слайд 3

Дәреснең максаты: Максат: калдыклы бүлүне кабатлау; калдыклы бүлүне тирәнтен өйрәтү; натураль саннарны калдыклы бүлү кагыйдәсен чыгару; “бүленүче”,”бүлүче”, “ тулы булмаган өлеш”, калдык төшенчәләрен сөйләмдә дөрес итеп куллану; калдыклы бүлүнең дөреслеген тикшерергә, калдыклы бүлүдә киткән хаталарны тикшерергә өйрәтү. -укучыларның мәсьәләләр төзү һәм чишү осталыгын камилләштерү; логик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү; -дуслык ,бер-береңә хөрмәт, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Слайд 4

Калдыклы бүлүне башкарыгыз 30:5 34:5 42:6 47:6 103:10 60:7 131:11

Слайд 5

Җавапларны тикшерегез Калдыксыз Калдыклы 30:5=6 34:5=6 (к4) 42:6= ( 7) 47:6 =7(к5) 103:10 =10 (к 3 ) 60:7=8(к 4 ) 131:11=11 ( к10)

Слайд 6

Мәсьәлә чишегез Әбинең 4 оныгы булган.Ул 23 конфетны аларга бүлеп бирсә, һәр балага ничә конфет тияр иде?

Слайд 7

Чишү: 23:4=5(калдык 3) 23 саны –бүленүче, 4- бүлүче, 5- тулы булмаган өлеш, 3-калдык. 23=4*5+3 23 санында 4 тапкыр 5 һәм яңадан 3 берәмлек бар.

Слайд 8

Кагыйдә а = в * с + d a - бүленүче в-бүлүче c -тулы булмаган өлеш d - калдык Калдыклы бүлүдә бүленүчене табу өчен тулы булмаган өлешне бүлүчегә тапкырларга һәм килеп чыккан тапкырчыгышка калдыкны кушарга кирәк

Слайд 9

Чишәргә 100:8 79:8 144:8 115:8 213:8

Слайд 10

Тикшерегез 100:8=12(к4) 79:8=9(к7) 144:8= 18(к0) 115:8=14(к3) 213:8=26(к5))

Слайд 11

Физкультминут

Слайд 12

Таблица белән эш

Слайд 13

Дәреслек белән эш №529. Чуен коелманың массасы 20 кг. 10 коелмадан 18 әр кг лы ничә деталь коярга мөмкин? Күпме чуен калыр? №530.Бер юрган тышы тегү өчен, 6 м тукыма кирәк. 200 м тукымадан ничә юрган тышы тегәргә була? Күпме тукыма калыр?

Слайд 14

ТЕСТ 1 . 78 гә бүлгәндә калдыкта нинди сан була ала ? 1) 77 2) 78 3) 79 4) 80 2. 255 н е 16 га бүлгәндә нинди калдык чыга? 1) 11 2) 15 3) 16 4) 14 3. Мисалны чишмичә дөрес чишелгәнен тап. 1) 643 : 17 = 36 (ост. 18) 2) 798 : 29 = 27 (ост. 15) 3) 939 : 34 = 53 (ост. 14) 4) 23129 : 43 = 35 (ост. 14) 4 . Дүртурынлы купега 85 турист утырган. Ничә купе тулы булган? 1) 23 2) 24 3) 20 4) 21 5. а санын 12 гә бүлгәндә тулы булмаган өлеш 7 һәм 5 калдык булган . Шул ук а санын 7 гә бүлсән, тулы булмаган өлеш һәм калдык ничә булыр? 1) 11 и 6 2) 13 и 7 3) 12 и 5 4) 14 и 4

Слайд 15

Тестның җавапларын үзара тикшерү.

Слайд 16

Өй эше 1)№550,552(84 нче бит) 2) Иҗади эш. Калдыклы бүлү темасының кулланылышын әдәби әсәрләрдән, җырлардан, мультфильмнардан эзләргә.

Слайд 17

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Предварительный просмотр:

Тема: КАЛДЫКЛЫ БҮЛҮ.

(5 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе)

Максат: калдыклы бүлүне кабатлау; калдыклы бүлүне тирәнтен өйрәтү; натураль саннарны калдыклы бүлү кагыйдәсен чыгару; “бүленүче”,”бүлүче”, “ тулы булмаган өлеш”, калдык төшенчәләрен сөйләмдә дөрес итеп куллану; калдыклы бүлүнең дөреслеген тикшерергә, калдыклы бүлүдә киткән хаталарны тикшерергә өйрәтү.

-укучыларның  мәсьәләләр төзү һәм чишү осталыгын камилләштерү; логик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

-дуслык ,бер-береңә хөрмәт, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  1. Натураль саннарны тулысынча  һәм калдыклы бүлү кагыйдәсен истә калдыру.
  2. Бер натураль санны икенче санга бүлгәндә килеп чыккан калдыклы бүлүне эшли һәм куллана белергә өйрәтү.

Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру

Шәхси: үзара дуслык атмосферасы булдыру; дәрестә актив, тәрбияле ,кайгыртучан иптәш булу.

Метапредмет нәтиҗәләре

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыру, үз алдыңа максат куя, үз фикереңне әйтә белү; нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу.

Танып-белү:бирелгән  таблицадан файдалану , рәсем кулланып бирем үтәү,мәсьәлә чишүдә гамәлләрне дөрес билгеләү; өйрәнгәнне  көндәлек тормышта кулланырга өйрәтү.

Коммуникатив: парлап эшләгәндә , бер-берсен тыңлый белү; сөйләшү барышында , үзфикерен җиткерә алу; үзара килешү,   алган мәгълүматларны куллана белү.

Материал:    “Математика”(Н.Я.Виленкин) дәреслеге, 81-84 нче битләр.

Җиһазлау:    парларда эшләү өчен карточкалар,үзбәя өчен “смайлик”лар һәм карточка, презентация, компьютер, проектор, экран.

Дәрес тибы:белемнәрне ныгыту һәм яңа белем үзләштерү.

Эш төре: фронталь, индивидуаль, парларда эшләү.

Дәрес барышы:

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

I этап.  Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру.

Максат: Дәрескә әзерлекне тикшерү,уңай психологик халәт тудыру. 

Укытучының укучыларны сәламләве:

Исәнмесез, укучылар,утырыгыз!

- Хәерле көн, балалар, сезгә!

Хәерле көн һәммәгегезгә.

Математиканы өйрәнүдә

Уңыш юлдаш булсын безгә.

Яхшы билге алып торыйк,

Өлкәннәрне сөендерик.

Шушы изге теләк белән

Хәзер дәрескә керик.

-Тыныч кына утырыгыз.Бер-берегезгә карап елмаегыз да дәресне башлыйбыз. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен мин дәресне бу шигырь юллары белән башладым?

Укучылар басып укытучыны сәламлиләр,

шигырьне анализлап үз фикерләрен әйтәләр.

РУУГ: үз-үзеңне эшкә хәзерләү

 II этап. Уку мәсьәләсен кую.

Максат:яңа белемнәр кабул итүне оештыруһәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

 

 -Өстәлегез өстендә ятучы мисаллар ни өчен кирәк икән?

-Әйе,аларны чишеп, кыйммәтләргә туры килүче тиңдәшле хәрефләрне язып куйгач, сез дәреснең темасын укый алырсыз.

23×11          

а

6×10            

ы

400:10          

л

47×9                

к

1313:13      

д

1236:6      

б

84:6            

ү

Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? 

( 2слайд)

-Башлангыч сыйныфта  сез бу теманы үттегезме?

-Укучылар, бүген  дәресебезнең максаты булып нәрсә тора? (3слайд)

-Безгә дәреснең темасын әйтергә кирәк.

Укучылар мисалларны чишәләр, җавапларга туры килгән тиңдәшле хәрефләрне таблицага язалар, килеп чыккан сүзләрне укыйлар.

423

253

40

101

60

423

40

к

а

л

д

ы

к

л

60

206

14

40

14

ы

б

ү

л

ү

-Калдыклы бүлү турында .

-Әйе.4 нче сыйныфта.

 Калдыклы бүлүне тирәнтен өйрәнү тора.

ТБУУГ:проблема табу, чишү юлларын билгеләү,белемнәрне дөрес куллана белү.

КУУГ:иптәшеңә хөрмәт, игътибарлылык,тыңлый белү, уртак фикергә килү.

ΙΙΙ. Яңа белемнәрне формалаштыру.

Максат:яңа белемнәр “ачу”

 

- Калдыклы бүлү ничек башкарыла? Шул турыда сөйләгез әле.

Экранда  язылган мисалларны  чишегез.(4-5 слайд)

30:5=(6)          34:5=(6(к4))       42:6=(7)        47:6  (=7(к5))      

103:10 =(10(к3))      60:7=(8(к4))     131:11=11((к10))

-Чишкәндә авырлыклар очрадымы?

Җаваплар тыңлана.

Укучылар дәфтәрләргә дәреснең темасын, сыйныф эшен, датаны язып куялар да мисалларны чишәләр.

-Әйе. Монда калдыклар очрады.

ШУУГ: игътибарлылык

Мәсьәлә чишегез. (6 слайд)

Әбинең 4 оныгы булган.Ул 23 конфетны аларга бүлеп бирсә, һәр балага ничә конфет тияр иде?

Укучы тактага чыгып баганалап бүлеп  яза: 23:4=5(к3)

-5 конфет тияр һәм 3 конфет артып калыр иде.

РУУГ: үз эшчәнлегенне  дөрес оештыру, төркемдә эшләү культурасын үстерү

 

- 23:4=5(к3) мисалында карыйк. 23, 4, 5, 3 саннары ничек аталалар?

-23 санында ничә тапкыр 5 һәм яңадан ничә берәмлек  бар? (7 слайд)

- Калдыклы бүлүдә бүленүчене табу өчен нишләргә кирәк?

- Сез калдыклы бүлүдә бүленүчене табу кагыйдәсен әйттегез.

-Гомуми кагыйдә чыгарыйк: .(8 слайд)

а=в*с+d

a-бүленүче

в-бүлүче

c-тулы булмаган өлеш

d-калдык

-Калдыклы бүлүдә калганнары билгеле булганда бүлүчене  табу өчен нишләргә?

-Дөрес.

-Калдыклы бүлүдә калганнары билгеле булганда тулы булмаган өлешне  табу өчен нишләргә?

-Дөрес.

Экранда:

100:8        79:8       144:8        115:8      213:8     (9,10 слайд)

-Мисалларны  карагыз. Нәрсәгә игътибар иттегез?

 -Бер укучы  тактада, калганнарга күрсәтмичә, эшләячәк. Калганнар  урыннарда биремне эшләгез.

-Хәзер слайд  ярдәмендә җавапларны тикшерәбез. 

(Җаваплар: 100:8=12(к4)        79:8=9(к7)       144:8= 18(к0)       115:8=14(к3)      213:8=26(к5))  

-8 гә бүлгәндә, нинди калдыклар булды?

-Калдык бүлүчедән зуррак була аламы?

-Әгәр калдык нуль булса?

23 саны –бүленүче, 4- бүлүче, 5- тулы булмаган өлеш, 3-калдык.

-23 санында 4 тапкыр 5 һәм яңадан 3 берәмлек  бар   :   23=4*5+3

-Калдыклы бүлүдә бүленүчене табу өчен тулы булмаган өлешне  бүлүчегә тапкырларга һәм килеп чыккан тапкырчыгышка калдыкны кушарга кирәк.

-Бүленүчедән калдыкны алырга һәм тулы булмаган өлешкә бүләргә кирәк.

-Бүленүчедән калдыкны алырга һәм бүлүчегә  бүләргә кирәк

Җаваплар тыңлана.

-Калдык һәрчак бүлүчедән кечерәк:

Калдык < бүлүче

-Әгәр калдык нуль булса ,бүленүче бүлүчегә калдыксыз (тулысынча) бүленә.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                             

ΙV Физминут.

-Телдән эш. 3 кә бүлү.  Укучылар парталар артыннан чыгыгыз. Бердән башлап бергәләп саныйбыз. Натураль сан 3 кә бүленмәсә , кулларны өскә күтәрәсез, бүленсә – чүгәлисез. (11 слайд)

Укучылар ял итү күнегүләре эшлиләр.

V.Белемнәрне беренчел ныгыту.

Максат: Белемнәрне мисаллар ярдәмендә  ныгыту

VI этап. Белемнәрне беренчел тикшерү. Максат:Яңа белемнәрне куллана белүне тикшерү.

VII этап. Рефлексия

Максат:куелган максатның дәрес нәтиҗәләре белән туры килү-килмәвен  ачыклау, киләчәккә максат кую.

VIII. Өй эше.

Максат: дәрестә алган белемнәрне ныгыту.

Укучылар, парлап эшлисез.Алдыгыздагы таблицага жаваплар  языгыз .(12 слайд)

Бүленүче

Бүлүче

Тулы булмаган өлеш

Калдык

87

12

17

3

2

93

5

18

1

9

286

10

(Җаваплар экран ярдәмендә тикшерелә)

Бүленүче

Бүлүче

Тулы булма

ган өлеш

Кал

дык

87

12

        7

3

           53

17

3

2

93

5

         18

3

          27

18

1

9

286

28

10

6

-Китапның 81 нче битен ачыгыз.Мәсьәләләр чишәбез.

№529. Чуен коелманың массасы 20 кг. 10 коелмадан 18 әр кг лы ничә деталь коярга мөмкин? Күпме чуен калыр?

 (13 слайд)

 (Укытучы укучыларга мәсьәләгә кагылышлы сорауларын бирә).

№530.Бер юрган тышы тегү өчен, 6 м тукыма кирәк. 200 м тукымадан ничә юрган тышы тегәргә була? Күпме тукыма калыр? .(13 слайд)

-Укучылар, тест эшләп аласыз. (14,15 слайдлар)

1

78гә бүлгәндә калдыкта нинди сан була ала?

1) 77        2) 78              3) 79         4) 80

2

255 не 16 га бүлгәндә нинди калдык чыга?

1) 11        2) 15             3) 16         4) 14

3

Мисалны чишмичә дөрес чишелгәнен тап.

1) 643 : 17 = 36 (калд. 18)

  2) 798 : 29 = 27 (калд. 15)        

 3) 939 : 34 = 53 (калд. 14)        

 4) 23129 : 43 = 35 (калд 14)

4

Дүртурынлы купега 85 турист утырган. Ничә купе тулы булган?

1) 23        2) 24              3) 20         4) 21

5

а санын 12 гә бүлгәндә тулы булмаган өлеш 7 һәм 5калдык булган. Шул ук а санын 7 гә бүлсән, тулы булмаган өлеш һәм калдык ничә булыр?

1) 11 и 6        

2) 13 и 7          

 3) 12 и 5 

4) 14 и 4

-Дәрес башында без нинди максат куйдык ?  

-Ничек уйлыйсыз, без максатка ирештекме?

-Калдыклы бүлүне тормышта кулланабызмы?

-Үзегезнең дәрестә эшләвегезне бәяләгез.

1)№550,552(84 нче бит) .(16 слайд)

2) Иҗади эш. Калдыклы бүлү темасының кулланылышын әдәби әсәрләрдән, җырлардан, мультфильмнардан эзләргә.

Укучылар парларда эшлиләр.

Укучылар план төзиләр, чишәләр. Бер укучы тактада чишә.Җаваплар тикшерелеп бара.

20*10=200(кг)-барлык чуен массасы.

200:18=11(деталь)- калдык 2 кг.

Икенче укучы тактада чишә, жавап тикшерелэ.

200:6=33(юрган тышы)- 2 м кала.

Укучылар тест эшлиләр, күршесе белән дәфтәрләрен алмаштырып экраннан карап тикшерәләр, билге куялар.

Җаваплар тыңлана.

1)

 

2)         Үзбәя бите

ФИ__________

Дәрес темасы________

Мин нәрсә эшли белергә тиеш?______

Мин  бу теманы куллана аламмы_____

Мин __________ вакытында актив булдым.

Мин___________вакытында авырлык кичердем.

Дәрестәге эшем өчен үземә_____куям.

Өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.

РУУГ: үз эшчәнлегенне  дөрес оештыру, төркемдә эшләү культурасын үстерү.                    

КУУГ: башка укучыларның фикерен аңлый белү, хөрмәт белән карау.

         

ТБУУГ:бирелгән мәгълүматны анализлый белү;   белемнәрне урынлы куллану.

ШУУГ: игътибарлылыкны туплау;

РУУГ: үзеңә бәя бирү,анализлау.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                               

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Виктория Баева (6-8 класс), Софья Орлова (8-9 класс), Яна Масная (10-11 класс), Надежда Медведева (10-11 класс)

Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Я. Масная (10-11 класс), Н. Медведева (10-11 класс), В. Баева (6-8 класс), С. Орлова (8-9 класс)...

Рабочая программа по географии на основе авторской программы Т.П. Герасимовой 6 класс), И.В. Душиной (7 класс), И.И. Бариновой (8-9 классы) при нагрузке 2 часа в каждом классе основной общеобразовательной школы

Программа содержит пояснительную записку, перечень мультимедийного обеспечения для использования на уроках географии, также содержит обязательный региональный компонент по географии Ростовской области...

Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.

Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г.

Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г....

КТП 5 класс ФГОС 2019-2020,РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023

Учебник алгебра 5 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова....