"Табигать - тиңсез хәзинә"
классный час по биологии по теме

Хабиров Газинур Анзяпович

Разработка внеклассного мероприятия "Табигать-тиңсез хәзинә" содержет информации по всем разделам биологии в виде вопросов викторины, а также рубрики "Это интересно"...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat_tinsez_hzin_kichse.docx34.3 КБ

Предварительный просмотр:

«Табигать-тиңсез хәзинә» кичәсе сценарие.

Үткәрү урыны : Теләкәй төп гомуми белеем бирү мәктәбе. Залны җиһазлау: 1)Стенада кош рәсемнәре, стенгазеталар;

Тавыш        көчәйткече, микрофон,компьютерда кошлар тавышы, җырлар язылган папка гиперссылка аша презентациягә куелган.

  1. Китапханә:
  2. Презентация экранда компьютер аша күрсәтелә.

Кичә барышы. Залда магнитофон аша кошлар сайравы һ.б тереклек тавышы яңгырый һәм кичә башланып китә.

Алып баручының кереш сүзе: Хөрмәтле укучылар ,укытучылар! Бүген безнең мәктәптә традиция буенча ел саен үтә торган зур бәйрәм - « Табигать-тиңсез хәзинә »кичәсенә җыелдык.Бу бәйрәмне барыбыз да сагынып көтеп алабыз. Чөнки без дә табигатьбалалары.

Ә хәзер, хөрмәтле укучылар, сездән ихтибарлык, осталык,җитезлек һәм гыйлемлелек сорала. Кичәдә һәр укучы катнаша ала һәм үзенең осталыгын күрсәтә.Алдан сер итеп кенә әйтеп куям : иң актив катнашучыларга журналга «5»ле билгесе һәм иң яхшы белүчегә кызыксындыру бүләге тапшырылачак.

Кичәдә укучылар эшчәнлеген бәяләү өчен жюри составын билгеләп китәбез:  ________________,____________________ .Жюри членнары урыннарыгызга рәхим итегез.

  Кичәнең турларын ачыклау өчен җыр тәкъдим ителәчәк. Җыр ниди тереклек иясе хакында булса, алдагы тур шуларга багышлана.Кичәбезне башлап җибәрәбез.

Җыр куела.(Залдан җавап бирәләр: кошлар турында.)

-Әйе, безнең беренче турның исеме “Кошлар”

Безнең мәктәпне үз итеп, сезгә таныш булган кошлар очып килеп керделәр. Әйдәгез әле, укучылар, бу кошларны алкышлап каршылыйк.

Ә хәзер кошларга сүз бирик .Ә залда утыручы укучылар игътибар белән тыңлап утырыгыз. Бу нинди кошлар.Рәхим итегез кошкайлар!

(Катнашучы укучылар берәрләп чыгалар һәм шигырьдән озек укыйлар.Башларында кош рәсеме.)

Укучылар,сезгә шундый сорау : ни өчен кошлар ике төркемгә айрылып бастылар ,дип уйлыйсыз?(1нче төркем - кышлаучы кошлар,2нче төркем-җылы якка китүче кошлар.)

 Командаларга сораулар бирү өлеше:

  1. Иң        күп ашаучы кошның исемен әйтегез. (Песнәк)
  2. Кайсы        кош каты тешли? (Кошларның теше юк)
  3. Нинди        кош тавышсыз оча? (Ябалак)
  4. Ярканатның        йомыркасы акмы, әллә чуармы? ( йомырка салмый)
  5. Җир        шарында ничә төр кош билгеле?Якынча. (9 мецгә якын)
  6. Нинди        кош ялтыравык әйберләргә «кызыга»? ( Саескан)
  7. Нинди        кош су төбендә йөри ала? (Су чыпчыгы - оляпка)
  8. Дөньядагы        иң зур кош? (Африка тәвә кошы)
  9. Бездән        җылы якка иң соңыннан китүче кошларны әйтегез? (Каз) Ю.Күгәрчен гадәттә ничә бала чыгара? (Ике)

П.Нәрсә корабльдә дә, кошта да була? (Киль)

  1. Нинди        кошлар кар астында төн куна? (Көртлек)
  2. Нинди        кошның башында йон -каурыйлар аз була? (Гриф, кондорның)
  3. Дөньяда        сан ягыннан иң күп таралган кошлар нинди?(Чыпчык)
  4. Кайсы        кош иң озын гомерле? (Козгын)
  5. Сыерчык        оясының тишеме ничә см диаметрлы булырга тиеш? (4,5 -5 см) -
  6. Дөньядагы        иң кечкенә кош нинди? (Колибри)
  7. Кайсы        кош җылы яктан иң беренче булып кайта? (Кара карга)
  8. Нинди        кошлар Римны «коткарган»? (Казлар)
  9. Нинди        кош кызыл төсне «яратмый»? (Күркә)
  10. Иң        зур йомырка салучы кош нинди? ( Тәвә. йомыркасы- ЫООграмм)
  11. Кошлар        җитлегү ягыннан нинди ике төркемгә бүленә? (Йомыркада җитлегүче, ояда җитлегүче)
  12. Дөньядагы        иң авыр кош нинди? (Тәвә. авырлыгы-120кг.)
  13. Кошларда        гына була торган ике сөякне әйтегез? (Шүре, киль сөяге)
  14. Россиядәге        иң бәләкәй кош нинди? (Кәрлә тургай -королек)
  15. Иөзә        алучы, әмма оча белмәүче бердәнбер кош нинди? (Пингвин)
  16. Күзләрен        ачкан килеш челт -челт итә алучы бердәнбер кош нинди? (Ябалак)
  17. Иң        борынгы заман кошының исеме ничек? (Археоптерикс)

Моны белү кызык.Кошлар турында кызыклы фактлар.

  • Хәзерге вакытта җир йөзендә 8600 төрдәге кош бар ,ә анарның гомуми саны 100 миллиард чамасы.
  • Русия территориясендә кошларның750 төре бар.
  • Песнәк балаларын бер тәүлеккә мең мәртәбә ашата.
  • Мөгезле зур ябалак башын 270 градуска бора ала.
  • Колибри - артка таба оча белүче бердәнбер кош.
  • Кошлар бәхетле булганнары өчен сайрамыйлар .Алар сайрап үз территорияләрен билгелиләр.
  • Очканда кошлар канатларын аска һәм өскә какмыйлар.Әгәр кошка кырыйдан карасаң,аның очу хәрәкәте сигезлене хәтерләтә.
  • Тәвә кошының бер йомыркасыннан 11 омлет чыга.
  • Тәвәнең авырлыгы 140 кг га кадәр җитәргә мөмкин, ә аның әчәгесе 14 метр озынлыкта. Күзләре баш миеннән зуррак.
  • Пингвин -йөзә алучы ,әмма оча белмәүче бердәнбер кош.
  • Фламинго туганда алсу төстә булмый .Аларга бу төс эшкәртелгәч алсу төскә әйләнә торган яшел суүсемнәрдән күчә.
  • Акчарлакның аңкау бизләре тозны фильтрлый ала, шуңа күрә- алар тозлы диңгез суын эчәләр.
  • Кыр үрдәге 22530 километрны очып үтә алган.
  • Үрдәкләр һәм казлар минус 110 градус салкынга ,ак аюларһәм тюленьнәр 80 градуска түзә ала.
  • Аккошта 25 мең, кыр үрдәгендә ике тапкыр ким,сайраучы кошларда 1,5-4 меңгә чаклы каурый була.
  • Козгыннар,попугайлар -140,аккошлар -170, лачыннар- 100, бөркетләр -80 ел яшиләр. Казлар-40,тавыклар һәм күгәрченнәр-30, кенәриләр,сыерчыклар читлектә 20-25 ел яшиләр.
  • Аккошлар 8230 метрга кадәр күтәрелә ала.
  • Император пингвины 265 метр тирәнлектә 18 минут тора алган.
  • Давыл кошлары- альбатрослар 3 километрдан балык исен сизәләр.
  • Яр карлыгачы иң күп оча торган кош.Ул, бала чыгару яшенә җиткәнче 2-Зел һавада очып йөри. Сәгатенә 170 километр тизлектә оча.

 Рәсем буенча, тавышы буенча кошларны танып белү.Презентация күрсәтелә.

1нче турда актив катнашучыларны котлап җырлый :

2нче турны ачыклау өчен җыр куела:______________________________

2нче тур:

Бөҗәкләр дөньясы:

  • Бөҗәкне Зпар аягыД пар мыегы, 1 я 2 пар канаты буенча танып була.
  • Кигәвен 50 км/сәг тизлек белән оча ала.
  • Бал корты 1 кг бал җыю өчен 10 млн. чәчәккә кунаДО мең км юл үтә.
  • 1пар чебен яз-җәй чорында 5 триллионга кадәр үрчи.
  • Чебен түшәмгә,пыялага аягындагы имгечләре белән ябышып йөри .
  • Кырмыска үзеннән 110 тапкыр авыр йөкне сөйри ала.
  • Кырмыска һәм бал кортлары семьясында хезмәт бүленеше

ата,ана,эшче,солдат,тәрбияче затлар арасында була.

2нче турда актив катнашучыларны котлап җырлый :

3нче турны ачыклау өчен җыр куела:______________________________

3нче тур:

Балыклар дөньясы:

  • Балык тәңкәсенең ялтыравыгы анда булган гуанин кристалы күләменә бәйле.
  • Балыкның махсус бизләре бүлеп чыгарган лайла аның суда ышкылуын киметә.
  • Балыкның түбәндәге сизү органннары бар: күз-күрү,тире-капшап сизү,ян сызык тәңкәләре-су агымы юнәлеше,ис; ирен,мыек,борын-ис һәм тәм ,эчке колаклар-тавыш сизә. „
  • Еланбалык,җәен,кылычбалык- тәңкәсез балыклар.
  • Балыклар һава куыкчыкларын мускуллар белән кысып ультратавыш чыгарып сөйләшәләр. «Чыелдый, сызгыра^гңгыраша/елый/уфылдый^рә^ыркылдый^аң суга,барабан кага» торган тавышлар чыгаручы балыклар була.
  • Еланбалык Атлантик океанда уылдык чәчә,3-4 елдан яшь балыклар Европа елгаларына җитә,5-6 ел үскәч,кире океанга уылдык чәчәргә кайта.
  • Акулаһәм скат иң әз уылдык чәчүче (1-Зуылдык) балыклар.
  • Зәңгәр акула,чүкеч балык, пычкы бал ы к-те ре л әй тудыручылар.
  • Табан балык «минус» 16 градуска кадәр түзә ала.

Лукания балыгы «плюс» 50 градуслы суда яши ала.

3нче турда актив катнашучыларны котлап җырлый :

4нче турны ачыклау өчен җыр куела:______________________________

4нче тур:

Җир-су хайваннары:

  • Күпчелек бака бөҗәкне теле белән тота.
  • Ява бакасы тәпи ярылары ярдәмендә агачтан агачка оча ала.
  • Гөберле бака зарарлы бөҗәкләр ашап файда китерә. Дошманы-елан.
  • Ата тритонның аркасында һәм койрыгында «кикриге» була.

4нче турда актив катнашучыларны котлап җырлый :

5нче турны ачыклау өчен җыр куела:______________________________

5нче тур:

Сөйрәлүчеләр дөньясында:

  • Сөйрәлүчеләр күкәй салып үрчи.
  •  Кәлтәнең койрыгыннан тотып булмый,чөнки өзеп кача.
  •  Тузбаш елан башының ян ягында сары тап була,зәһәр еланның сыртында кара зигзаг була.
  •  .Еланның япьле теле агулы түгел.Ул ис,тәм,капшап сизү өчен хезмәт итә.Еланның тешләре агулы. Еланнар тәңкәләрен ышкып ысылдый. Еланнар бик яхшы йөзә ала.

Урманда, кырда еланнан чыршы,нарат ботагы,сарык йоныннан эрләнгән җеп белән әйләндереп алып сакланырга мөмкин.

  • Крокодил су астында йөрәк тибешен киметә алу ярдәмендә 2 сәгать тора ала.
  • Диңгез ташбакасы коры җирнекеннән алгы зур йөзгечләре һәм тәбәнәк панциры белән аерыла.
  • Иң зур ташбака озынлыгы-2,5м,авырлыгы-480 кгбула 1ОО яшкә җитә. 

5нче турда актив катнашучыларны котлап җырлый :

6нче турны ачыклау өчен җыр куела:______________________________

6нче тур:

Имезүчеләр классы:

6нче турда актив катнашучыларны котлап җырлый :

7нче турны ачыклау өчен җыр куела:______________________________

7нче тур


Үсемлекләр дөньясы:

  • Африка материгының иң атаклы үсемлеге -баобаб. Юанлыгы - 10 метр.Аның үзагачы йомшак,губка шикелле, 120 тоннага кадәр су сеңдерә ала.
  • Төньяк Америкада Кордильер тауларында үсә торган ылыслы агач секвойя.Биеклеге 100 метрдан арта,аркылы кисеме 10 метрга җитә.Секвойя берничә мең ел яши.Күркәләре зур кавын кадәрле була.
  • Көньяк Американың Амазонка елгасында дөньяның иң гаҗәп үсемлеге-

Амазонка викториясе үсә.Искиткеч матур чәчәкле бу төнбоекның яфраклары тагын да гаҗәебрәк : аларның диаметры 2 метрга җитә .Тәҗрибәләр күрсәтүенчә, 72 кг йөкне күтәрә алган.

  • Австралия материгының иң танылган үсемлеге-эвкалипт. Биеклеге

100 метрга җитә.

  • Африка һәм Американың күпчелек тропик районнарында яшәүчеләр

бик тиз ага торган елгалар аша күпер салу өчен тропик лиана сабакларыннан файдаланалар.

  • Чәчәкле үсемлекләрдән иң_озак чәчәк атып үтырганы -тропик г

орхидияларның чәчәкләре 90 көнгә кадәр ямь биреп тора ала.

  • Дөньяда иң зур чәчәк-Суматрадагы Арнольди раффлезиясе.Аның

диаметры 1 метрга җитә.Аксыл таплы кызыл төстәге хуш исле раффлезия - бөҗәкләр, башка үсемлек соклары белән тукланучы «паразит» үсемлек.

  • 400 яшь топольдән торган агачлык җәйге сезон эчендә340 кг, әкарама 6

тапкыр күбрәк тузанны тотып кала.

  • Илебездә «Кызыл китапка» бООдән артык үсемлек кертелгән.
  • Җирдә200 мең чамасы төр ябык орлыклы (чәчәкле) үсемлек бар.
  • Җылы диңгезләрнең яр буйларында җирөстенә чыккан тамырларына

таянып мангр агачлары үсә.

  • Закарпатье өлкәсендә чыршыларның ботаксыз төре -елансыман

чыршылар очырый.

  • Дөгенең 10000 нән артык сорты бар.
  • Бамбукның сабагы 20-50 метрга җитә.Ул тәүлеккә 50-90 см үсә ала
  • 1 г туфракта 3 млрд.ка якын микроорганизм яши !

Кичәне йомгаклау:

Хөрмәтле укучылар!

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.(Җиңүчеләрне котлау).

Шулай итеп, без сезнең белән серле терек табигать дөньясына сәяхәт иттек.Аның бик күп төрле вәкилләре ,кызыклы мәгълуматлар белән таныштык.Сез үзегезне белемле, эрудицияле  укучылар итеп күрсәттегез.

Чынлап та ,табигать-тиңсез хәзинә икән!

 Кичәбез шуның белән тәмам.Ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Африканың табигый зоналары

Укучыларны Африканың табигый зоналары белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу;   укучыларның Африка турында булган белемнәрен   актуальләштерү; укучыларның Җир табиг...

"Африканың табигый зоналары"

"Африканың эчке сулары" темасын кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү дәрес...

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...