Технологическая карта урока биологии в 7 классе на тему "Насекомые"
учебно-методический материал по биологии (7 класс) по теме

Фазулянова Луиза Икрамовна

Биологиядэн "Бөҗәкләр классы" темасына дәреснең технологик картасы белән презентация тәкъдим ителә. Дәрес икенче буын Федераль    Дәүләт стандартларына туры китереп, Сингапур структуралары кулланып, Республика күләм семинарда күрсәтелде һәм биология укытучылары өчен файдалы   булыр дип уйлыйм.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Педагог__Фазулянова Луиза Икрамовна                              Предмет    Биология                                  Класс      7                          Дата   15.12

Дәрес темасы   Бөҗәкләр классы

Дәреснең максаты: Бөҗәкләрнең төзелешен өйрәнү аша буынтыгаяклылар тибы турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм үстерү, бөҗәкләр классына хас өстенлекле үзенчәлекләрне ачыклау

Дәреснең тибы    Яңа белемнәрне ачу                                                                                  Дәреснең төре  эзләнүле

Дәреснең дидактик структурасы

Эшчәнлек төре

Уку материалының эчтәлеге

Көтелгән нәтиҗәләр

Предмет

УУГ(универсаль уку гамәлләре)

Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы

Исәнләшү, иптәшләрен сәламләү

Инсайд-Аутсайд Секл (внутренний и внешний круг)

Исәнләшү, дәрескә хәзерлекне барлау; эмоциональ һәм психологик настрой булдыру

  1. Буынтыгаяклыларга ни өчен шундый исем бирелгән?

Кысласыманнарның ничә пар аяклары бар, шуның кадәр атлыйбыз;

  1. Үрмәкүчсыманнарга нинди хайваннар керә?

Үрмәкүчләрнең гәүдәсе ничә өлештән тора, шуның кадәр атлыйбыз

  1. Үрмәкүчләрнең туклануы ничек бара?

Буынтыгаяклыларның ничә классы бар,шуның кадәр атлыйбыз

  1. Үрмәкүчсыманнар һәм кысласыманнарның төзелешендә нинди аерымлыклар бар?

Утырыгыз, молодцы!!!

Укучылар без сезнең белән буынтыгаяклылар тибын өйрәнүне дәвам итәбез. Бүгенге дәрес иң кызыклы хайваннарга багышлана, сез алар белән җәй көне һәрдаим очрашып торасыз. Мин ышанам, дәрестә сезнең өчен яңа ачышлар, кызыклы мәгълүматлар күп булыр. 

Буынтыгаяклылар тибы, үрмәкүчсыманнар классы турындагы белемнәрне кабатлау

Дәрес темасына кызыксыну булдыру

Регулятив-үз-үзенне эшкэ хәзерләү

Коммуникатив-иптәшенә хөрмәт, игътибарлылык; Танып белү – белемнәрне дөрес куллана белү

Уку мәсьәләсен чишү

Фикерләү алымы

     ТОКИН  МЭТ

(“говорящая карта”)

Си-Финк-Уандэ (посмотри- подумай-задумайся)

Таймд—ПЭА-ШЭА

   структурасы

Лаборатор эш “Бөҗәкләрнең тышкы төзелеше”

Лаборатор эшкә нәтиҗә ясау

ЗУМ ИН

структурасы

Ә хәзер схемага игътибар итегез әле, сорау урынына нинди сүз язар идегез? (Бөҗәкләр ) Димәк без сезнең белән Бөҗәкләр классы турында өйрәнербез. Дәфтәрләргә теманы язабыз

       Сез бөҗәкләр турында нәрсәләр беләсез микән.шуны ачыклау өчен фикерләү алымы кулланабыз зур кәгазьнең уртасына

Бөҗәкләр  дип язып куябыз

1 этап Бөҗәкләр турында нәрсәләр беләсез, сүзләр, фразалар, рәсем яки схемалар белән язарга(тыныч атмосферада)

2 этап Командалар алмашалар һәм бәйләнешләр таба, сораулар бирәләр

3 этап Нәтиҗә ясыйлар, бәйләнешләрне аңлаталар, сорауларга җавап бирәләр

Укучылар менә сез үзегез бөҗәкләр турында никадәр мәгълүмат бирдегез. Әле сез белмәгән фактлар тагын да күбрәк

Диаграмма күрсәтелә:

  1. Нәрсәләр күрәсез?
  2. Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?
  3. Нинди сорау  туа?

      Чынлап та укучылар, бөҗәкләрнең төрләре саны, калган барлык үсемлекләр һәм хайваннар санына караганда да күбрәк. Алар җир йөзендә иң күпсанлы хайваннар төркемен барлыкка китерәләр, 1 млн. артык төре билгеле.

Ни өчен алар шулай күп һәм төрле? Сәбәпләр нәрсәдә?

Үзегез уйлап карагыз әле (уйларга 50 сек. вакыт бирелә ,А һәм В партнерлары чиратлап бер-берсенә фикерләрен әйтәләр)

Фикерләрне раслау өчен лаборатор эш башкарабыз

Бөҗәкләрне өйрәнә торган фән- энтомология, Сез хәзер энтомологлар буласыз

Инструктив карточка буенча лаборатор эшне башкаралар.

1) Бирелгән коллекцияләр буенча бөҗәкләрнең гәүдә размерын үлчәгез;

2) Гәүдәсенең 3 өлешен: баш, күкрәк, корсак өлешен табыгыз;

3) Башын игътибар белән карагыз: сизү органы – мыекчаны, тиеп сизү һәм тәм сизү – кармавычлары, катлаулы күзләрен табыгыз;

4) Ничә пар аягы бар, гәүдәсенең кайсы өлешендә урнашкан;

5) Канатлары кайсы өлештә урнашкан;

6) Корсак өлешендәге тишемнәр – сулышлыкларны табыгыз, лупа ярдәмендә;

Нәтиҗәләрне таблицага тутырыгыз. Бөҗәкләрнең үзенчәлекле билгеләре:

Билгеләре

Үзенчәлекләре

Әһәмияте

Гәүдә размерлары

Кечкенә

Гәүдә өлешләре

Баш, күкрәк, корсак

Сизү органнары

Мыекча, күзләр, кармавычлар (баш өлешендә)

Хәрәкәтләнү органнары

3 пар аяк, канатлар

7-8 слайдлар һәм “Дрофа” нәшриятының электрон күргәзмәсен кулланып,тышкы төзелешендәге  өстенлекле билгеләрен  ачыклау

Аяклары төрле тирәлектә хәрәкәт итүгә җайлашкан

Канатлары булу (349, 103.31) – азык эзләп ерак араларга очарга һәм дошманнарыннан качарга ярдәм итә.

Эчке төзелеш үченчәлекләре (нинди өстенлекле билгеләр барлыкка килә?) видеоматериал карап,сорауларга җаваплар бирү

  1. Нев системасы- баш мие һәм корсак яны нерв  көпшәсе  
  2. Сулыш системасы- трахеялар системасы барлыкка килә
  3. Яхшы үсеш алган йөрәк
  4. Бүлеп чыгару системасы-мальпиги көпшәләре

Нәтиҗәләр: интенсив матдәләр алмашы – тиз үсә. актив, үз-үзләрен тотышы катлаулы

Бөҗәкләр турындагы башлангыч белемнәрне ачыклау

Бөҗәкләрнең тышкы төзелеше турында белемнәр формалаштыру, өстенлекле билгеләрен ачыклау

Бөҗәкләрнең эчке төзелеш үзенчәлекләре, катлаулану билгеләрен ачыклау

Шәхси – игътибарлылык;

Танып белү – яңа фикерләр, бәйләнеш табу, анализлау

Коммуникатив- башка командаларның фикерең аңлый белү,хөрмәт белән карау

Танып белү – проблема табу, чишү юлларын билгеләү, яңа белемнәрне проблеманы чишү өчен куллану

Коммуникатив – иптәшең белән бергә уртак фикергә килү

Регулятив – үз эшчәнлегенне дөрес оештыру, төркемдә эшләү культурасын үстерү

Танып белү – бирелгән мәгълүматне анализлый белү

Рефлексив-бәяләү этапы

800 рублей САМЭРИ  

структурасы

   (1 сүз – 20 сум)

Өй эше

“Элек мин...дип уйлый идем”

“Ә хәзер мин ... дип уйлыйм”

Бөҗәкләрнең үзенчәлекле һәм аларга өстенлек бирүче билгеләре турында 600 сумлык хикәя язу

Өй эше:

1. Параграф 15 өйрәнергә, таблицаны тутырып бетерергә

2. Рекордсмен бөҗәкләр турында  мәгълүмат алып килергә

Дәрескә нәтиҗә ясау

Бөҗәкләр классына өстенлек бирүче билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту

Шәхси – игътибарлылыкны туплау;

Танып белү – белемнәрне урынлы куллану

Регулятив – үзеңә бәя бирү, анализлау


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

???

Слайд 2

Бөҗәкләр классы ( INSECTA). 2014

Слайд 4

Ни өчен бөҗәкләр шулай күп һәм төрле? Сәбәпләре нәрсәдә?

Слайд 5

Лаборатор эш №4 Бөҗәкләрнең тышкы төзелеше Билгеләре Үзенчәлекләре Әһәмияте Гәүдә размерлары, төсе Гәүдә өлешләре Баш өлеше Күкрәк өлеше Корсак өлеше Максат: май коңгызы мисалында бөҗәкләрнең тышкы төзелеш үзенчәлекләрен өйрәнү

Слайд 6

Лаборатор эш №4 Бөҗәкләрнең тышкы төзелеше Билгеләре Үзенчәлекләре Әһәмияте Гәүдә размерлары, төсе Кечкенә, ачык коңгырт төстә Гәүдә өлешләре Баш, күкрәк, корсак Баш өлеше Сизү органнары – күзләр, авыз аппараты, 1 пар мыекча Күкрәк өлеше Хәрәкәтләну органнары – 3 пар аяк, канатлар Корсак өлеше Сулышлыклар Максат: май коңгызы мисалында бөҗәкләрнең тышкы төзелеш үзенчәлекләрен өйрәнү

Слайд 7

Гәүдәләре кечкенә

Слайд 8

Гәүдәләре 3 өлештән тора

Слайд 9

Баш өлешендә сизү органнары яхшы үсеш алган

Слайд 10

3 пар аяк һәм канатлар булу

Слайд 11

Эчке төзелеш үзенчәлекләре

Слайд 12

800 рублей САМЭРИ

Слайд 13

Өй эше: 1. Параграф 15 өйрәнергә, табли ц аны тутырып бетерергә 2. Рекордсмен бөҗәкләр турында мәг ъ лүмат алып килергә

Слайд 14

Элек мин... дип уйлый идем Ә хәзер мин... дип уйлыйм Бөҗәкләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока биологии 5 класс ФГОС

Технологическая  карта  содержит пошаговые дйствия учителя и учащихся на уроке. Материал интересен тем.кто впервые работает в данном проекте....

Технологическая карта урока биологии. 6 класс. "Плод. Разнообразие и значение плодов", по учебнику Пономаревой, ФГОС

Технологическая карта урока биологии. 6 класс. "Плод. Разнообразие и значение плодов", по учебнику Пономаревой, ФГОС...

Технологическая карта урока биологии 5 класс.

Предмет: БиологияКласс: 5 классБазовый учебник: Биология. Бактерии, грибы, растения. 5 класс: учебник для общеобразовательных учреждений / В.В. Пасечник. – М.: Дрофа, 2012. – 141 с.Тема урока: «Биолог...

Технологическая карта урока. Биология. 6 класс.

Тема: Взаимосвязи живых организмов....

Технологическая карта урока биологии 7 класс

Тип урока:  урок открытия нового знанияЦели урока: ознакомление с общей характеристикой класса, многообразием и особенностями строения и поведения отрядов акул, скатов, химерообразных...

Технологическая карта урока биологии 8 класс "Заболевания органов дыхания"

Технологическая карта урока биологии 8 класс "Заболевания органов дыхания"...

Технологическая карта урока биологии 5 класс.

В технологической карте прописаны УУД учащихся, деятельность учителя, рефлексия....