Кошлар - табигать сакчылары.
материал по биологии на тему

кош

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar-beznen_duslar.docx22.01 КБ

Предварительный просмотр:

                                     Язны сэламли кошлар. (тематик КВН)

Исэнмесез,кадерле дуслар, кунаклар!

Сезне яз - бәйрәме - Кошлар көне белән котлыйбыз:Апрель  уяну, сафлану ае. Бу ай яктылык, су яки кошлар ае булып исәпләнә.Бугенге бәйрәмне канатлы дусларыбызга багышлыйбыз.Кошлар безнен өчен бик кадерлеләр, алар гузэл табигатьнен бер өлеше! Күнелле моңлы тавышлары табигатьне яшәртә,кунелләребезгэ дәрт һәм шатлык өсти.Кошлардан башка табигать җансыз.Ә хәзер бәйрәмне башлыйбыз.

Ә хәзер сезне жюри әгьзалары белән таныштырып үтим. Жюриларыбыз:Краснова Гүзалия,Миннебаева Гульфам, Гайнетдинова Фарида.

Чакырам: 1 ком. Акчарлак

2 ком Карлыгач.

Капитаннарга өйгэ эш бирелгән иде:

Капитаннар чыгышы:

Беренче команда  капитаны кошларның – табигатьтәге икенчесе кеше тормышындагы әһәмияте турында зур булмаган чыгыш ясый.

2 ком. "Шәүлегэн кукма, урдәк, чәүкә,челән, сизер, козгын, торна.

Командалар кроссворд чишкән вакытта тамашачыларга сораулар:

Ни эчен,бәбкә, чебеш чыгарыр алдыннан кош йомыркаларын юмыйлар? (аларнын кабыгында зарарлы микроб,бактерия йомырка эченә керүен тоткарлый торган элпә була.) Кош кебек аз ашый дигэн жөмлә дөресме? (Юк  чөнки песнәк,мәсәлән, һәр көн үз авырлыгы кадәр ризык ашый)

Ни өчен кошлар  язын "җырлап яшиләр?" (оя корып, йомырка салганда ата кош игьтибарын җәлеп итәр өчен)

"Кошлар  көне илебездә рәсми рәвештә беренче тапкыр кайчан билгеләп үтелгән (1924)  

Ә хәзер 1 нче бирем:Ике командага  да  кроссворд тәгьдим ителә: "Уткойрык", "Шәүлегән", сүзләре килеп чыгарырлык итеп,горизонталь шакмакларга кош исемнәре язарга кирәк.1ком. Акчарлак кош исемнәре "Уткойрык, чукыр,торна, аккош, козгын,байгыш,кара, чыпчык күке.

2 бирем.

2 нче төркем(чәүкә,күкшә,тукран,сизер) Чәүкә урман кошы тугел).

Б) песнэк, карабурек, сандугач, чыпчык, (сандугач күчмә кош)

Кайсы кош артык? - уены. Тәгьдим ителгән кошларнын кайсысы артык булуын, сәбәбен әйтергә. 1 нче төркемгә:козгын, ябалак, лачын,(ябалак төнге ерткыч кош)

Каз, аккош, дүдәк, үрдәк, (дүдәк су кошы тугел).

3 бирем. Командалар билгеләнгән вакыт эчендә (1 минутта) "Ч" хәрефенә башланган кош исемнәре язалар. Кайсы команда күбрәк яза,шул җиңәэ. (челән чурәкәй чумгалак үрдәк чәүкә чырайсыз ябалак чикләвек чыпчыгы чукыр чәбергек чыелдык чебенче чаллмалы торна чуллык чыпчык  Һ. б.

4.бирем: Рәсемнә кошларны тану. (Командаларга чиратлап кош рәсемнәре   күрсәелә һәм аларнын исемнәре сорала.

5.бирем: Тәгьдим ителгэн ребусны кайсы команда тизрәк чишә? Командалар ребус чишкән вакытта тамашачыларга алып баручы сорауларына жавап бирә. Пингвин 50-60 суыкта йомырка салып ничек бала чыгара ала? (йомырканы тәпи өстенә куеп корсактагы тире жыерчыклары белән каплый. Ни өчен каз судан коры чыга? (Ул каурыйларын койрык өсте бизе булеп чыгара торган сыекча белән майлый).Кайсы кошлар үз парын гомерлеккэәсайлый? (аккош,каз, чәүкә). Кошлар ни өчен таш йота? (Аның ярдәмендә кош бүксәсендә каты ризык ваклана.

Командаларга кошлар турында экспреес-сораулар бирелә. 1 минут вакыт эчендә кайсы команда күбрәк сорауга жавап бирә ала?

1 командага сораулар.

Дөньяда ин зур кош? (Африка тәвә кошы)

Безэн җылыякка иң   соңыннан    нинди кошлар очып китә(казлар)

Иң күпашаучы кошнын исеме. (Песнэк)

Кайсы кош каты тешли? (Кошларнын теше юк).

Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак).

Ярканатныңйомыркасы акмы чуармы? (Ярканат йомырка салмый).

Жир шарында ничэ кош төребилгеле. (9000)

Нинди кош ялтыравык эйберлэргэ кызыга. (Саескан).

Нинди кош су тэбендэ йэри ала? (Су чыпчыгы оляпка)

ИН матур койрыклы кош нинди? (тавис).

Нинди кошлар суны очып барышлый эчэ? (Карлыгач керэшэ)

Кайсы кошнын ике бармагы алга, ике бармагы артка карый берсе кырыйга да борыла ала? (тукран)

Кугэрчен гадэттэ ничэ бала чыгара? (ике)

Нинди кош жэен -соры, кышын ак? (поляр ябалак, божыр)

Нинди кошлар жиргэ сирэк утыралар? (карлыгач)

Нинди кошлар кар астында тэн куна? (кэртлек)

Сыерчык оясынын тишеме ничэ см диаметрлы булырга тиеш? (4,5 -5см)

Нинди ата кош йомыркада утырып бала чыгара хэм аны узе тэрбияли? (эму Австралия тэвэ кошы).

Дэньядагы ин бэлэкэй кош нинди? (колибри)

Кайсы кош жылы яктан ин беренче булып кайта? (кара карга).

Кайсы кош муенын 270 ка кадәрбора ала? (ябалак).

Нинди кошлар йомырка салмый? (ата кошлар)

Нинди кош кызыл төснеяратмый? (күркә)

Нинди ябалак көдез ауга чыга? (поляр ябалак).

Ин зур йомырка салучы кош нинди. (тэвэ 1400).

Нинди кошлар янгыр буласын алдан сизәләр (Карлыгачлар ул кэнне астан оча)

Кошлар житлегү ягыннан нинди ике төркемгә бүленә?

Ин матур сайраучы кош? (сандугач).

Сандугачныңикенче исеме? (былбыл).

Нинди кошлар үләксә белән туклана? (козгын гриф кондор).

Нинди кошлар вертолет сыман бер урында очып тора алалар? (тургай колибри)

Ин борынгы заман кошның исеме? (археоптерикс).

Дөньяда ин авыр кош? (Тәвә кошы).

Яшь карганы карт каргадан ничек аерып була? (томшыгыннан карап).

Сыерчык оясы кайсы якка карап торырга тиеш? (коньякка).

Кайсы кош ин озын гомерле? (козгын).

Кадерле укучылар кошларны саклагыз. Зарарлы бөҗәкләрне һәм аларнын  личинкаларын бетерүдә кошлар кешенен ин ышанычлы беренче ярдәмчеләре. Әгәр без бөҗәк ашаучы кошларны сакласак, урман һәм бакча корткычларына каршы армый-талмый керәшә торган зур армиябез булыр. Канатлы дусларыбызны саклау өчен,иң элек аларны үтермәскә, ояларны туздырмаска, күкәйләрен ватмаска кирәк. Кошлар кешегә файда китергәннәре өчен генә түгел, сокландыргыч матур булулары,күңелле сикергәләп йөрүләре белән бакча һәм урманнарга ямь биреп торулары өчен дә яратырга кирәк. Моннан тыш, аларнын күбесе бик матур сайрый,үзләренең жырлары белән алар кешенең күңелен ача рухландыра. Әйдегез,канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар безнең дусларыбыз

Кошларның үз - үзләрен  тотышлары белән таныштыру...

Кошлар - безнең дусларыбыз.

Кошларга багышланган кичә....

Кошлар-безнең дуслар.

Кошлар-безнең дуслар. 5нче сыйныф өчен(рус төркеме) әдәбият дәресе....

"Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз"- кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

"Кошлар-безнең дусларыбыз"-кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

кошлар көненә презентация

Дәресләр формасында үткәрелгән кошлар көненең презентациясе. Кичә үткәргәндә файдаланыла....

Викторина Кошлар

викторина для проведения ко дню птиц....