Мероприятие .Ашыт заказнигы-туган ягым хәзинәсе
методическая разработка (8 класс)

      Экологик проблема —кешелек деньясы язмышын билгели торган җитди мәсьәлә. Мохитнең пычрануы, әлбәттә, берәүне де битараф калдыра алмый. «Оясын пычраткан кош — начар кош», ди халык мәкале. Кешеләрнең табигатьтән өстен булырга тырышуы, аны буйсындырырга омтылуы әйләнә-тирәлеккә нык зыян китергән: табигать компонентлары арасында тигезлек җимерелгән. Ә бу, үз чиратында, кешенең рухи дөньясына, сәламәтлегенә, кәфенә зур йогынты ясый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ashyt_zakaznigy-_tugan_yagym_hzinse.docx21.63 КБ

Предварительный просмотр:

«Ашыт» заказнигы-туган ягым хәзинәсе

                                                 Интеллектуаль уен бәйге.

Алып баручы:

 "Табигать” сүзенә бик күп мәгънә яшерелгән. Гомумиләштереп әйткәндә, табигать- ул безне әйләндереп алган яшел гүзәллек.Үзенә бик күп хәзинә яшергән табигать бөтен кешегә дә кадерле түгел шул. Матурлыкны төрле кеше төрлечә аңлый: берәүләргә матурлык зиннәтле энҗе –мәрҗәннәр, ә икенчеләренә гади генә кыр чәчәге дә алтын-көмешләрдән кадерлерәк булып тоела. Урманны да бит кайбер кешеләр чимал урынына гына күрә, ә икенчеләренә ул дару үләннәренә, саф һавага бай шифа йорты. Кешеләр төрлечә тәрбияләнгән шул. Кешене җәмгыять, әйләнә-тирә шулай тәрбияли. Табигать кочагында үскән кеше белән шәһәрдә завод газы сулап үскән кеше да аерыла. Авылда үскән кеше тумыштан ук табигать белән бәйләнгән. Бәләкәй чагында ялан тәпи басып, урамда, чирәмдә уйный, елга буенда бәбкә саклый. Үсә төшкәч, кызган туфракка басып, басу эшен эшли.Авылда бит һавасы да башка, суның да тәме икенче төрле: чиста һәм саф. Шуңадырмы, шәһәргә барсак, читлектәге кош кебек бәргәләнәбез, тизрәк өйгә кайтып, тирән итеп авыл һавасын сулыйсы килә башлый. Әйе, без авылда туганбыз шул. Без - туганнан бирле чиста һава сулап,чиста су эчеп һәм чиста табигый ризык ашап үскән кешеләр.Бәләкәй чактан ук зурларга ияреп, урманга, кырларга, аланга йөрибез. Безне кышкы салкыннар да, җәйге челлә дә куркытмый.

     

Кызганыч, байтак кына үсемлекләр юкка чыга бара. Кешенең антропоген йогынтысы – моңа төп сәбәп.

      Экологик проблема —кешелек деньясы язмышын билгели торган җитди мәсьәлә. Мохитнең пычрануы, әлбәттә, берәүне де битараф калдыра алмый. «Оясын пычраткан кош — начар кош», ди халык мәкале. Кешеләрнең табигатьтән өстен булырга тырышуы, аны буйсындырырга омтылуы әйләнә-тирәлеккә нык зыян китергән: табигать компонентлары арасында тигезлек җимерелгән. Ә бу, үз чиратында, кешенең рухи дөньясына, сәламәтлегенә, кәфенә зур йогынты ясый.

 Табигатьне саклау максатыннан  тыюлыклар, заканиклар, Кызыл Китаплар булдырылган.

 Буген без шундый заканикларнын берсе Ашыт заканигы турыда сөйләшербез

Заказниктан видео күренешен карап китү.Торналар Ашытта оялый.

“Ашыт” заказнигы белгече  Әхмәтҗанов Рәшит абыегызга сүз бирәбез.

 

  Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар.

        Бүгенге “«Ашыт» заказнигы-туган ягым хәзинәсе” исемле интеллектуаль уеныбызны башлап җибәрәбез.        Хөрмәтле кунаклар, тамашачылар, командалар! Жюри әгъзалары белән танышып узыйк

 (Жюри әгъзалары белән таныштыру). Командаларыбыга суз бирик.

  1. Сәламләү

        Уеныбызда катнашучылар– “Зирәкләр” командасы һәм  “Тапкырлар” командасы.

-        Командалар үзегез белән таныштырыгыз әле. (командалар үз девизларын әйтәләр).

Тапкырлар.

Девиз:  Тапкыр җиңәр оттырмас,

Сездән куып тоттырмас.

Зирәкләр.

Девиз: Зирәк һәр җирдә кирәк,

Тик чын зирәк бик сирәк!

1.Тур. Заказник. Кошлар. Күбәләкләр. Үсемлекләр.Сораулар

  1. Заказник нинди максаттан оештырыла. 
  2. Әтнә районы заказнигы ничәнче елда оештырыла
  3. Заказникта нинди хайваннар саклана. 

  1. Эрозия нәрсә ул, ул нилектән килеп чыккан. 
  2. ГПКЗ “Ашыт”  Әтнә районында купме мәйданны били (2700 га )
  3. Ашыт заканигындагы аккошлар көзен кайсы якларга очып китәләр.

 7. Соры торна ни белән туена ?

  1. Бу кошлар безгә кайтканда ук парлаша, моногам. Ояларынын диаметры 1 метрга җитә , шунда бары 2 генә кукәй салалар. Үсентеләр арасына оя ясыйлар.

 Бик матур биюче , төз гәудәле –(статный )кошлар. (Торна)

  1. Саз ябалагы 4-5 күкәй сала, бары  1-2 сеннән генә үсеш була. Ни өчен?
  2. Бу кошлар көндезге ерткыч кошлар.
  3.  Аналары, аталарына караганда  зурырак  була.
  4.  Ерткычлыкка җайлашу билгеләрен санагыз.
  5.  Травник яки кызылаяк - нәрсә белән туклана?.
  6.  Төрек теленнән тәрҗемә иткәндә “диңгезләр патшасы дип тәрҗемә ителә. Нинди күбәләк ул? ( адмирал)
  7. Авыл хуҗалыгына саз ябалагы нинди файда китерә. (Тычканнарны киметеп, ашлыкны саклап кала.)
  8. Борынгы заманнарда аның тавышлары белән һәр явызлыкның, шул исәптән су аналарынын  дә тавышлары ассоциацияләнгән. Шуңа бәйле рәвештә, кешеләр ялгызлары төрле сазлыклы урыннарга барудан курыктылар. Шул ук вакытта, бу кош тавышлары кунелсез  вакыйгаларны юрый дигән ышану бар, шуңа күрә бу кош шыксыз   символын алды.Нинди кош турында сүз бара? ( күлбога)
  9.  Бу кошның төп коралы-аның  маскировка төсе, ул  аны  үлемнән коткарырга булыша. Ул Муенын өскә сузып, үсемлек  камыш формасына кергәч, аны ачыклау кыен. Ерткыч кош тапкан очракта, аның башка коралы да бар. Ерткыч якынлаша башлагач, ул аңа ашказанынындагы барлык азыгын косып чыгара.
  10.  Кайсы кош  50-60 см зурлыкка җитә һәм авырлыгы 600-1000 гр. Аның канатлары 80-100 см. алар бекаслар семялыгынын  иң зур әгъзалары һәм Европада иң еш очрыйлар. Томшыклары озын һәм аска таба бөгелгән. (Зур кроншнеп)
  11.  Фарерск утравының милли кошы,төсе белән саесканга охшаган ( Кулик сорока.)
  12.  Йокысызлыктан, стресстан бу үсемлек төнәтмәсе булыша.(ак төнбоек)
  13.  Ак төнбоекны нинди бөҗәкләр серкәләндерә? (коңгызлар)
  14.  Ак төнбоек  нинди усемлеклэр бүлегенэ керә, ни өчен? ( ябыкорлыклылар, чәчәге бар)
  15.  Су өстендә чәчәге булмаса, көн яңгырлы булачак. Кайсы үсемлек ? (ак төнбоек)
  16.  Төнбоекнын тамыры бармы? (әйе)
  17. 100 яшьлек нинди агачлар сакланып калган заказникта?

25. Ашыт елгасының озынлыгы купмегә тигез?

26. Ашыт сузе нәрсәне аңлата?

27. Ашыт елгасы нинди елганың сул кушылдыгы?

2 тур.

1.Үлемсезлек символы.( торна)

2.Тугрылык кошы (Аккош)

3. Бу җыр турында ниләр әйтә аласыз. Кайсы сугыш белән бәйле язылган .

4. Ишкәкче җырынын авторы кем?

 Бөтенләйгә инде еракларга
Пар аккошлар киткән бу күлдән;
Мин дә китәм инде
Шул якларга карап,
Тик үкенмәм микән, үкенмәм? ( С.Хәким)

3 нче тур.Татарчага тәржемә ит кошларның исемнәрен.

  лебедь-шипун – ысылдавык аккошвыпь большая – зур кулбогалунь луговой- болын карчыгасыкроншнеп большой-зур кроншнепкулик-сорока- саескан шөлдитравникверетенник большой зур саз шөлдие-улит большой –зур шөлдисова болотная –саз ябалагы

4 нче тур.«Имезүче хайваннар дөньясында»

1.Пошилар яралангач нигә мүккә яталар?

2. Пошилар группалап йөриләр, ничәү булалар гадәттә?

3.Пошыйлар нигә чебен гөмбәсе  ашыйлар?

4. Пошыйларның төп дошманнары кем?

5. Ата пошый ана пошыйдан ни белән аерыла?

6. Пошыйга 30 – 40 кг.лы  мөгез нигә кирәк?

7.Тиресен чиста тотар өчен кабан дуңгызы нишли?

8. Төлкенең табигатьтә нинди әһәмияте бар?

9.Төлкегә койрык нигә кирәк?

10.Май коңгызы личинкасы белән бурсык арасында нинди бәйләнеш бар?

11. Язгы бурсык авырмы, көзге бурсык авырмы? Ни өчен?

12.Үр куяны ак куяннан ни белән аерыла?
13.Куянга озын колак нигә кирәк?
14. Куяннарны баштарак кимерүчеләр отрядына керткәннәр, ни өчен?

 

5 нче тур. Ярый яки ярамый.

Заказникта тыела, заказникта рөхсәт ителә . Ике командага санап чыгарга кушыла. 

Йомгаклау. Сусау җырын башкару. Сара Садыйкова көе, Сибгат Хәким сүзләре.

 Табигать-туган йортыбыз. Без шул табигатьтә яшибез.Без барыбыз да табигать балалары.Яшел урманнарның шавы,чишмәләрнең челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт – дәрман биреп тора, көч – куәт өсти, сафландыра, илһамландыра. Табигать - Җир анабызга аз гына саксыз кагылсаң да ул җимерелергә, уалырга гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез.

Жюри әгъзалары тулаем уен нәтиҗәләрен, кайсы команда күпме очко җыйганын саный. Һәм нинди команда алга чыкканын игълан итә.

Бүләкләү. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Туган ягым – хәзинә

С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Ашыт елгасының роле

Ашыт елгасының  табигатьтәге экологик роле...

" Река Ашыт"презентация к внекл. меропр.

" Река Ашыт"презентация к внекл. меропр....

Сценарий внеклассного мероприятия "Родина моя - Байряка" ("Туган ягым Бәйрәкәм!")

Сценарий внеклассного мероприятия с профориентационной направленностью. Цель - воспитать чувство любви, гордости за свою малую Родину, чувство уважения к своей истории и  корням. Мероприятие веде...