Ашыт елгасының роле
творческая работа учащихся по биологии по теме

Ганиева Лейсан Фаргатовна

Ашыт елгасының  табигатьтәге экологик роле

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ashyt_elgasynyn_role.doc95 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

 Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

Каюм Насыйри исемендәге XI Регионара фәнни-эзләнү укулары конкурсына экологиядән проект эше.

     

Ашыт елгасы һәм аның табигатьтәге    экологик роле

                                                                               

                                        Автор: ТР Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең

                                           11нче сыйныф укучысы Ибрагимова Айгөл

                                  Фәнни җитәкчесе: химия укытучысы Ганиева Ләйсән

               

 

                                    2013 нчы ел

Тема: Ашыт елгасы һәм аның табигатьтәге    экологик роле

   Проектның тибы:

  • Мәгълүмат бирү һәм тикшерү
  • Индивидуаль

Максат: Ашыт елгасы  һәм аның   табигатьтәге экологик роле ачыклау.

Бурычлар:Ашыт елгасы тереклеген өйрәнү, аның турында булган фәнни чыганаклар белән танышу.

 Ашыт елгасының элеккеге хәзерге халәтен чагыштыру.

Проектның теоретик өлеше

Эчтәлек:

    1. Кереш.

    2. Ашыт заказнигы төзелүнең әһәмияте

    3. Ашытның тереклеге

    4. Ашыт елгасының роле

    4. Ашытның экологик проблемалары

    5. Кулланылган әдәбият.

Проектның практик өлеше

Ашыт елгасы суы үзлекләрен өйрәнү

   1.Виртуаль күзәтүләр

   2. Эксперименталь тәҗрибәләр

 

                                                     

Кереш.

           Туган җир табигате һәркем өчен якын. Кешенең бу дөньяга туганчы, ана карынында чагында ук, яшәеше табигать белән нык бәйле.  

 Әтнә районының мәйданы 681 кв.км, ягъни республиканың 1 проценты территориясен алып тора. Биләгән мәйданы буенча ул Татарстанда иң кечкенә район. Районның иң төньяктагы авылы Чишмәле Сап булса, иң көньяктагысы Ябынчы авылы. Иң көнбатышка урнашкан авыл-Ары, ә иң көнчыгышта-Бәхтияр авылы. Төньяктан  көньякка 43 км чамасы булса, көнбатыштан көнчыгышка 35 километрга якын. Әтнә районы Татарстанның  төньяк – көнбатышында, республикабыз башкаласы Казанга якын урнашкан. Ул Татарстанның Арча һәм Биектау, Мари Иле республикасының Морки районнары белән чикләшә.Барлык чикнең озынлыгы 180 километр чамасы, шуның 65 километры Арча районына, 60 километры Морки районына, ә 55 километры Биектау районына туры килә. Районыбыз иң зур елгасы Ашыт. Ул Арча районы территориясеннән башланып, безнең район һәм Биектау районы аша агып үтеп, Мари республикасында сул яктан Илләткә кушыла.Барлык озынлыгы 83километр. Иң зур кушылдыклары Симет һәм Үртәм елгалары. Ашыт Илләткә бер секундта бер кубометрдан артыграк су алып килә. Иделне Россиянең үзәк урамы, диләр. Ә Ашыт елгасы -районыбызның үзәк урамы.

Ашыт заказнигы төзелүнең әһәмияте

 Әтнә Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешенә урнашкан. Җир өсте - рельеф ерымлы – балкалы, калкулы, дулкынсыман тигезлек. Районның көнчыгыш өлешенә шактый биек Вятка увалларының көньяк  итәге үтеп керә. Районның иң биек урыны шуңа да Ары авылы янында, 224 метрга тигез. Иң түбән урын Атамыш авылы янында, сазлыкта- Ашыт буенда- 91 метр.

    Елга үзәннәре, “коры елгалар”- балкалар, ерымнар- җир өстендә иң киң таралган рельеф формалары. Иң зур елга үзәннәре- Ашыт, Үртәм, Симет елгасы үзәннәре. Җир асты сулары  эшчәнлеге  нәтиҗәсендә карст бүрәнкәләре, текә тау битләрендә шуышмалар барлыкка килгән.

   Әтнә районының бер горурлыгы- “Ашыт” заказнигы.Ул Ашыт елгасы үзәненең урта бер өлешенә урнашкан. “Ашыт” Дәүләт комплексы табигать сакланышы (заказнигы) 1997 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә оешты. Заказникның  мәйданы – 2700 гектар.  Ашыт Арча районыннан башланып, Әтнә һәм Биектау районнары аша агып үтеп, Мари Иле республикасында сул яктан Илләт елгасына коя.

Ашытның озынлыгы 83 километр. Ашытка уң яктан Үртәм, Өлә, Күәм, Шашы, Оры, ә сул яктан Симет елгалары коя. Район аша Илләтнең сул кушылдагы булган Шура елгасы агып үтә. Чишмәле Сап ягындагы инешләр шушы елгага коялар. Ары һәм Яңа Бәрәскә ягындагы инешләр үзләренең суларын Илләткә илтәләр. Комыргуҗа һәм Сәрдә ягындагы инеш һәм елгалар Казансуга коялар. Райондагы барлык елгалар җир асты, яңгыр һәм кар сулары белән туеналар, яз көне ташыйлар.

         Элек район елгаларында су режимын көйләп торучы бик күп су тегермәне буалары булса, хәзер дә кайбер елгаларда сугару өчен төзелгән буаларны күрергә мөмкин. Ашыт буенда һич кенә дә киптерергә ярамаган сазлыклар бар. Сазлык дымны сеңдереп, язгы суларның агу тизлеген һәм туфрак эррозиясен киметәләр.Сазлык урыннарда даими рәвештә  яки күпчелек вакытта туфрак дымланган , шуңа күрә детрит ( су төбенә утырган вак органик кисәкчекләр) торф рәвешендә була,үсемлек калдыклары  тулысынча череми. Биредә дымлы туфракта үсүгә җайлашкан үсемлекләр өстенлек итә (мүкләр, су күрәне  - осока водная, камыш - тростник, күк тал- ива пепельная, сусын -сабельник). Сазлыклар елга суын ләмнән чистарта һәм төрле ташландыкларны тотып калалар. Алар – авыл хуҗалыгы экосистемасының санитарлары. Ашламалар һәм пестицидлар белән агып төшкән сулар сазлыкларда фильтрлана. Моннан тыш, алар, биологик продуктлылыгы зур булу сәбәпле, су кошларының һәм җәнлекләрнең яшәү урыны.  Димәк, Ашытның яшәеше бүгенге көндә  бик мөһим- ул су балансын саклауда зур роль уйный.

Ашыт заказнигы тереклеге

Ашыт елгасы тугаенда каз-үрдәкләрнең генә 300 дән артык төре бар.Татарстан Республикасында 5пар зур кроншнепның оя ясавын да беренче тапкыр Ашыт тугаенда күзәткәннәр. Ә бу кошлар ТР Кызыл китабына кертелгән.Аннан башка биредәге тагын 11 төрле кош шушы китапта урын алган. Алар арасында аккош, күлбога, саз карчыгасы, ябалак  һәм башка төрле кошлар бар. Тыюлыкның хайваннар дөньсы да игътибарны җәлеп итә. Биредә поши, кабан дуңгызы, төлке, бурсык, куян, америка норкасы, ондатра, су кондызын очратырга мөмкин. Су кондызы  бигрәк тә киң таралып, хәзер Ашыт елгасы кушылдыклары буйлап ареал территориясен киңәйтте.Бу гаҗәеп җан ияләренең безнең Күәм елгасында  төзегән плотиналарын очратырга була. Авыл уртасыннан агып яткан куе әрәмәле өлешендә кондызлар матур итеп плотина төзеп куйганнар, елгада суның биеклеге күтәрелгән.Өйләнә тирәдә кимереп аударылган агачлар аунап ята. Аларның яраткан ризыгы булган тал агачлары бик күп шул елга ярында.Түнгән юан агачларны авыл кешеләре мичкә ягу өчен утын итеп кулланалар. Плотина суы боз белән каплангач,бала-чага аны шугалак итеп файдаланалар.Көз көне кышка әзерләнгәндә кондызлар аеруча актив булалар. Без укучылар, күзәтүләребез турында “Ашыт   заказнигының” белгечләре   белән дә теләп уртаклаштык.    Дәүләт заказнигы белгечләре белән без даими элемтәдә торабыз. “Ашыт” заказнигы инспекторлары Ләйсән Рәшит кызы Әхмәтова, Рәшит Зиннур улы Әхмәтҗанов мәктәптә дә еш булалар, конференция һәм очрашуларда теләп катнашалар.

Ашыт елгасының  роле

Кеше борынгы заманнардан бирле елга буйларына урнашкан. Елгалар азык һәм су чыганагы, аралашу юллары булып хезмәт иткән. Кеше су энергиясеннән дә файдалана белгән,су тегермәннәреннән башлап электр станцияләренә кадәр төзегән.1950 нче елларда Ашыт буенда урнашкан Җилгелде авылының тегермән буасына су турбинасы куела, Әтнәгә шулай итеп ток җибәрелә. Җилгелде авылы йортларына да берәр электр лампочкасы куела.Без бу информацияне авылыбызның ветераннар советы рәисе булган  ветеран укытучы Фәизов Фәргать абыйдан алдык.

Ашыт елгасы хуҗалык максатларында гына түгел, ял һәм туризм объектлары булып та файдаланыла. Төче сулык экосистемасының органик дөньясы бик бай. Макрофитлар- күпчелеге чәчәкле үсемлекләр. Алар арасында берничә экологик группа бар:

а) йөзмә хәлдә тереклек итүчеләр (бака тәңкәсе,су абагасы)

б) төпкә береккән су үсемлекләре (ак төнбоек,сары төнбоек, су мүге- рдест маленький)

в) төпкә береккән ярымсу үсемлекләре (стрелолист-укъяфрак,җикәнбаш –рогоз,йомры камыш – сусак зонтичный.

Судагы продуцентларның икенче төркеме микрофитлар – йөзмә хәлдә тереклек итүче суүсемнәр дә бар. Болар яшел суүсемнәр, диатом суүсемнәр, цианобактерияләр. Алар  исә суда яшәүче организмнар  өчен  төп  азык чыганагы булып торалар.

Ашыт елгасының хәзерге  һәм элеккеге вакытын чагыштыру

Районыбызның төп экологы  булган Нигъмәтҗанов Галимҗан абыйның  күзәтүләреннән күренгәнчә Ашыт бик мул сулы тирән елга булган. (фенологик күзәтүләрне 70нче еллардан ук алып бара)

Елганың характерлы билгеләре

Элеккеге вакытта

Хәзерге вакытта

Искәрмә

Елгадагы су күләме

күп

аз

саега

Тирәнлеге

6 метр

2-3метр

Кар сулары белән басулардан ләм  агып төшә

Балыклар төре

күп

бар

Алабуга,тәңкә балык (пескарь) чуртан,

бәртәс(язь) чабак

Үсемлекләр төре

күп

күп

Бака тәңкәсе,җикән, ук яфрак, ак һәм сары төнбоек

Елга ярының кеше тарафыннан а/х җирләре буларак кулланылышы

кулланыла

кулланыла

Үзәнлектәге печән чабыла, көтүлек

Су тегермәннәре булу

күп булган

юк

Ашыт кушылдыкларында буалар бар

Коелар эшчәнлегенә тәэсире

әйе

әйе

Яр кырыендагы үсемлекләрне файдалану

Камыш ягулык буларак файдаланган

Әйе

Камыш терлек азыгы буларак файдаланыла

Хуҗалык максатында куллану

  • Янгынга каршы сусаклагыч
  • Балык тоту
  • Ял итү урыны
  • Рөхсәт ителгән чорда ау урыны буларак файдалану

әйе

Әйе

Әйе

Әйе

Әйе

әйе

Юк

Әйе

Әйе

Әйе

Балык  үрчетү переспективасы бар

Экологик проблемалар

    Район катнаш урманнар зонасында ята. 2-3 гасыр элек кенә Ашытның уң як ягы тоташ урманнардан торган. Бүген, элек урман булган урыннарда антропоген табигый комплекслар: авыллар, кырлар, фермалар, юллар, болыннар, ындыр табаклары, машина – трактор парклары.  Соңгы елларда терлекчеләрнең җәйге лагерьларын Ашыт үзәненә яки аның кушылдыклары янына коралар. Нәтиҗәдә, елгага тирес сыекчасы агып төшә. Кайбер фермалардан да тирес сыекчасы инешкә ага. Суда яшәүче тереклек зыян күрә. Кар сулары белән бергә елгаларга  химик ашлама агып төшә.Елганың экологик торышына тискәре йогынты ясала. Елга суына  химик элементлар да кушыла. Шуның нәтиҗәсе булып, елгада куе булып суүсемнәре үсә, елга саега бара. Елганың саегуы балык һәм кош-корт кимүгә китерә.

Суның  сизү органнары ярдәмендә ачыклана торган үзлекләре: исе, төсе, үтәкүренмәлеге (органолептические свойства воды) үзлекләре өйрәнү максатында Ашыт елгасы суыннан пробалар алдык.

Визуаль күзәтүләр

Су пробалары алынып тәҗрибәләр үткәрдек, суның үтәкүренмәлеге, төсе һәм исе кебек билгеләрне күзәттек.

 Суның исен суда органик матдәләрнең булуы, аларның таркалу продуктлары булу  билгели. Шулай ук тирән сулыкларда сероводород булу характерлы исне бирә. Үтәкүренмәлелек яки боганчыклану дәрәҗәсен судагы ком, балчык һәм  башка минераль матдәләр  күрсәтә. Сулыклардагы суның төсен андагы гумуслы матдәләр(сары , көрән төсмер ) һәм тимер кушылмалары (сагылт,яшькелт төсмер) булу  билгели.

Беренче тәҗрибә  табигый шартларда үткәрелде, суның  температурасы 10 0C

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Таблица №1

Пробы

 Суның  ис интенсивлыгы    (балл)

Үтәкүренмәлеге

Төсе

№1

Исе юк 0

үтәкүренмәле

юк

№2

Исе юк 0

үтәкүренмәле

юк

№3

Исе юк 0

үтәкүренмәле

юк

Һәрбер пробада су үтәкүренмәле,төсе юк, ә елга суында сыек яшкельт төсмер бар.

Икенче тәҗрибә лаборатория шартларында суның температурасы 20 0C булганда  визуаль күзәтү буларак үткәрелде

 Нәтиҗәләр түбәндәгечә: үзгәрешсез

Таблица №2

Пробы

 Суның  ис интенсивлыгы    (балл)

Үтәкүренмәлеге

Төсе

№1

Исе юк 0

үтәкүренмәле

юк

№2

Исе юк 0

үтәкүренмәле

юк

№3

Исе юк 0

үтәкүренмәле

юк

Өченче тәҗрибәдә суның температурасы 60 0C,ул җылытылды ( водяная баня)

Һәм визуаль күзәтү дәвам ителде.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Таблица №3

Пробы

 Суның  ис интенсивлыгы    (балл)

Үтәкүренмәлеге

Төсе

№1

Ис бар 1

үтәкүренмәле

юк

№2

Ис бар 1

үтәкүренмәле

юк

№3

Ис бар 1

үтәкүренмәле

юк

 СанПиН күрсәткечләре буенча суның  сизү органнары ярдәмендә ачыклана торган үзлекләре: исе, төсе, үтәкүренмәлеге түбәндәгечә (органолептические свойства воды)

Күрсәткечләр

Норматив

Тикшерү методы

Исе 20 һәм 60 С0 температурада

2

ГОСТ3351-74

Төсе

20

ГОСТ3351-74

Болганчыклы булуы

1,5

ГОСТ3351-74

Нәтиҗә:Санап үтелгән күрсәткечләр буенча Ашыт елгасының суы СанПин таләпләренә туры килә.

Эксперименталь тәҗрибә №1. Ашыт суында  литий Li+,калий K+, натрий Na+ катионнарын тану.Спиртовка ялкынында тотып, һәр өч очракта да су пробалары саргылт-шәмәхә төс алды. Димәк ,  суда калий K+, натрий Na+ катионнары бар. Катионнарга тикшерү уздырганнан соң суны микроскоп аша карадык. Суда беркүзәнәкле яшел суүсемнәр, вольвокс һәм үсемлек калдыклары күрдек. Нәтиҗә: Суүсемнәр суга яшкельт төс бирәләр.

Сулыкларга тирес сулары эләгү мөмкинлеген ачыклау өчен  судагы NH4+  ионын тану тәҗрибәсе үткәрдек.

Эксперименталь тәҗрибә  №2 NH4+  аммоний катионын тану

Өч пробиркага су пробаларын алдык. Һәр пробиркага натрий гидроксиды эремәсен салдык. Газ аерылып чыкмады, ис беленмәде. Димәк су пробаларында

 NH4+  аммоний катионы юк.

Нәтиҗә: Ашыт елгасында  су химик яктан түгел ,ә  күбрәк механик яктан пычранган. Суда химик кушылмаларның  күләме  күп түгел. Чүп-чар , көнкүреш калдыклары ташлау суның пычрануына китерә.Антропоген фактор нәтиҗәсендә  сулыкларга  зур зыян килү  куркынычы арта.

Сулыкларны саклау максатында түбәндәге чаралар тәкъдим ителә.

  • Экологик контроль булдыру, даими сулыкларның  чисталыгын кайгырту
  • Экологик белемнәрне ныгыту
  • Сулыкларга чүп -чар ташламау,андагы тереклекне өйрәнү, саклау
  • “Ашыт” заказнигы белгечләре белән хезмәттәшлек итү
  • Балык  рөхсәт ителгән чорда гына тотарга.
  • Суның тереклек чыганагы булуын даими истә тоту.

Кулланылган әдәбият:

1.Занимательная химия Л.Ю.Аликберова

Москва “АСТ-Пресс”,1999

2.Детская  энциклопедия “Я познаю мир”-Химия МоскваАСТ,1998

3.Химия в школе,Исследование качества воды №3,2004

4.Әтнә таңы газета мәкаләләре

http://www.rt-online.ru/aticles

http://minleshoz.tatarstan.ru/

http://www.panoramio.com/us

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Управление исследовательской деятельностью и роль НОУ в становлении личности школьника Презентация к выступлению "Управление исследовательской деятельностью и роль НОУ в становлении личности школьника"

Вступление и п резентация к выступлению на семинаре заместителей директоров по учебной работе и руководителей районных методических обединений, 2011 г....

Роль семейного воспитания. Роль отца и матери в воспитании ребенка.

Семья начинается с детей.Семья как естественная среда воспитания ребенка.Материнская любовь. Чтобы любить и быть любимым.Отец – опора и защита.Если нет отца.Сын и дочь. Образ мужского и женского повед...

" Река Ашыт"презентация к внекл. меропр.

" Река Ашыт"презентация к внекл. меропр....

Конспект урока по теме "Класс Паукообразные. Строение, жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи, переносчики энцефалита, меры защиты. Роль в биоценозах."

Конспект урока по биологии для 7 класса по теме "Класс Паукообразные. Строение жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи переносчики энцефалита. Меры профилактики". Включа...

Презентация для урока биологии в 7 классе по теме: "Класс Паукообразные. Строение, жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи, переносчики энцефалита, меры защиты. Роль в биоценозах."

Презентация разработана для проведения урока биологии в 7 классе по теме "Класс Паукообразные. Строение, жизнедеятельность, размножение, многообразие, паутина и её роль. Клещи переносчики энцефал...

Мероприятие .Ашыт заказнигы-туган ягым хәзинәсе

    Экологик проблема —кешелек деньясы язмышын билгели торган җитди мәсьәлә. Мохитнең пычрануы, әлбәттә, берәүне де битараф калдыра алмый. «Оясын пычраткан кош — нач...