Яңа 2012 ел!
материал (5 класс) по теме

Татар телендә Яңа 2012 ел үткәрүгә, урта звено укучылары өчен эшләнмә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_12_el_mazharalary.docx39.59 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа 2012 ел маҗаралары

Әзерләделәр: 5 класс укучылары, җитәкче Фәттахова Г.Х.

Офис. Кар кызы  2 куян белән хатлар карап утыралар. 1 куян хат алып бирә:

-Менә монысы бигрәк матур итеп язылган, бик тырыш бала язган моны, укып карыйк әле.

- Бу хатлар Кыш бабайга язылган бит, анардан башка укырга ярамый.

Телефон чылтырый.

-Алло, Кар кызы тыңлый. Ә, Кыш бабай! Әйе. Бүләкләрне алырга һәм кунакка, балалар янына барырга дип сиңа каршы чыгарга. Аңладык, Кыш бабай (телефонны сүндерә). Әйдәгез куянкайларым, хатларны җыеп алыйк та, бүләкләрне чанага куеп Кыш бабай янына китик, безне Карга авылы балалары көтә ди (чыршы артына китәләр).

Җил-давыл, өермә чыга, карангылана. Дәртле, тантаналы Музыка башлана. Алга 3 башлы Аҗдаһа чыга, бии. Биеп бетергәч, җил-давыл тавышы белән чыгып китә.

Алга, шул ук җил тавышына Кар кызы белән куяннар чыга:

  1. И-и куянкайларым, харәп булдык, бүләкләрне урлаттык, нәрсә булды инде бу, нинди өермә иде ул?
  2. Кар кызы, без күзне дә ача алмадык.
  3. Бер нәрсә дә күрмәдек.
  4. Нишләргә инде , бүләкләрне ничек кайтарырга?

Куяннар:

  1. Күрүзәчегә барыйк!
  1. Күрәзәчегә?!
  2. Әйе. Шулай баралар ди бит, ул әйтеп бирә ди...
  3. Бәлки безгә дә булышыр...
  4. Киттек, барып карыйк

 Килеп чыксалар, монда өстәл артында җырлый-җырлый Су анасы  көзгегә карап чәч тарап утыра; Шүрәле, Албасты, Убырлы артында шамакайланып торалар.

Кар кызы, куяннар:

  1. Исәнмесез! Сез күрәзәлек итәсез диләр.
  2. Барысын да әйтеп бирәсез диләр.
  3. Безнең бүләкләр югалды...
  4. (Шүрәле)Бүләкләр?!
  5. (Албасты) Мәмәйлә-әр!
  6. (Убырлы)Итә-итә, барысын да әйтеп бирә. Кая бир көзгеңне (Су анасының көзгесен тартып ала да кесәсеннән алма алып өстенә куя)

 Шурли-мурли, күргәли,

Монда алма тәгәри,

Күрсәт!

Бүләкләр нишли?

(Акрын гына серле музыка)

  1. Минем артымнан тәгәрәгез, тьфу, барыгыз ди, бер аланга чыгарсыз ди, анда гномиклар  булыр, алар булышыр ди, аннары...
  2. Я, я, бетен күргәннәреңне дә әйтеп бетермә инде.
  3. Безнең дә мәмәй ашыйсы килә бит.
  4. Менә шул гномиклар юл күрсәтә...
  5. Ничек күрсәтә соң алар?!
  6. Әйдәгез, әйдә киттек, безнең китәсе бар (Шурәле, Албасты Убырны алып китә башлыйлар)
  7. (Убырлы киткәндә) Бетте-китте, алмагыз тәгәрәде, артыннан калмагыз
  8. (Су анасы)Тагын боздылар шундый матур кичемне. Бу Убырлар көчләрен кая куярга белмичә йөриләр шунда, кешеләрне туры юлдан яздырып (Киерелә)Ы-ых! Йокларга да вакыт җиткән. Теге малай да тарагымны урларга килми, берсе дә кышын коенмый. Елгадагы бәке туңганчы, тешеп калырга кирәк суга. (китә)

Аланда гномиклар бии.

Кар кызы, куянкайлар аланга чыгалар:

  1. Исәнмесез,  дуслар, без сезнең янга килдек(гномиклар аларны сырып алалар).
  2. Исәнмесез, тыңлыйбыз сезне.
  3. Безнең бүләкләр югалды, ярдәм итәрсез дип җибәрделәр сезнең янга.
  4. Без ничек булышырбыз икән?
  5. Сез кемне булса да күрмәдегезме соң?
  6. Беркемне дә күрмәдек
  7. Бәлки берәр нәрсә күргәнсез дер?
  8. Ә, ә, бәлки, сезгә язу кирәктер?
  9. Нинди язу?
  10. Ул юк инде, мин аны укый белмәдем дә, матур булгач бер чыршыга элеп куйдым, аннары ул чыршыны ю-юга-алтты-ым (елый)
  11. (Кар кызы, куянкайлар) Елама! Әйдәгез бергәләп эзлибез аны! (барысы да  чыршыдан матур баулы кәгазь эзли)
  12. Таптым-таптым! (китереп бирә)
  13. (Кар кызы язуны ача) Бу бит карта! Бу картаны укырга кем ярдәм итәр икән?
  14. (1 укучы картага карап)Авылдан ерак түгел  зур урман, анан соң тирән кар белән капланган кыр, шул кыр артында кечкенә урман, анда Урманчы өе бар. Аның артыннан 5 адым атласаң, бер агач күрерсең, шуңа сандык эленгән. Шул сандыкны ачарга кирәк, карта шул турыда сөйли.
  15. (Кар кызы)Рәхмәт сиңа. Шундый еракка кардан ничек барырбыз икән?
  16. (2 куян) Без чаңгы киярбез, сине чана белән тартып барырбыз!
  17. Якын урманны чыкканчы без дә булышабыз,  ә урман артында безнең эт дустыбыз Дүрткүз яши, ул ярдәм итәр.
  18. Әйдәгез, киттек!(китәләр)

Музыка. Кар бөртекләре биюе.

  1. Килеп тә җиттек, менә Өй дә монда.

Өй боргалана, әле бер ягы, әле икенче ягы белән баса.

  1. Кая соң моның алды-арты? Нишләргә? Балалар, әйтеп җибәрегез әле, бу өйгә нәрсә дип әйтәләр әкиятләрдә?
  2. (балалар) Миңа алдың белән, урманга артың белән бас!
  3. Менә хәзер 5 адым саныйбыз, агачны табабыз.
  4. (Дүрткүз)Сандык монда!
  5. Тизрәк карыйк аның эчен. Нәрсәләр  бар икән анда?

Хатны алалар, укыйлар:

  1. Исәнмесез, сипкелле балалар!  Мин мактанчык Аҗдаһа, 2012нче  күңелле елының йомшак символы. Симез Кыш бабайга ярдәм итәргә дип, каткан бүләкләрне тиз генә аңа илтергә уйлап, тишек капчыкны алып, Сап-сары Кыш бабай белән ап-ак мәктәпкә яшел бәйрәмгә килеп җитәрбез дип уйлаган идем. Ләкин мин бәлага тарыдым.
  2. Бу нинди шаяру?
  3. (Дүрткүз Хатны иснәп) Бу хатка төзәтмәләрне Убырлы,Шүрәле, Албасты керткән, аларның исе килә!
  4. (Куян) Алар шаярырга ярата бит, шулар эше инде бу!
  5. Ләкин хаттан аңлашылганча, Аҗдаһа  ниндидер тозакка эләккән.
  6. (Куяннар елый) Бүләкләр дә ю-юк, Яңа ел- Аҗдаһа да ю-юк, нишлибе-ез?
  7. (Дүрткүз) И-и, елаклар, елап кына булышып буламы, сез монда нәрсәгә килдегез соң, нишләп йөрисез?
  8. Ничек инде нишлисез? Картада бит сандыкны табарга кушылган иде.
  9. Менә шуны эзләп таптык.
  10. Тагын нәрсә дигән иде?
  11. Сандыкны ачарга дигән иде
  12. Соң?
  13. Сандыкны ачып хат алдык бит!
  14. Ачып ябырга түгел! Ачып куярга!

Сандыкны алалар, уртага куялар, ачалар. Ул сөйли:

  1. Исәнмесез, дуслар! Мин Тылсымлы сандык, миңа ни боерсагыз, шуны үтәрмен.
  2. Без бүләкләр һәм Яңа ел-Аҗдаһаны коткарырга телибез
  3. Моның өчен сезгә Убырлар корган тозакны чишәргә кирәк: 2 табышмак һәм ребус, аларны Өйгә яшереп калдырдылар.

Эт табып бирә. Балалар чишә.

  1. Менә хәзер инде Аҗдаһа бүләкләре белән Кыш бабай янында һәм алар балалар янына ашыга.
  2. Менә рәхмәт, без ачу сакламыйбыз Убырлы, Албасты, Шүрәлене дә бәйрәмгә кайтар Тылсымлы сандык!
  3. Бик теләп!
  4. Инде безне дә Кыш бабай белән күрештер, бәйрәмгә соңга калмыйк!
  5. Сау булыгыз!
  6. Сау булыгыз! Әйдәгез барыгыз да бәйрәмгә.

Кыңгыраулы атлар тавышы шау-гөр килеп Кыш бабай, Кар кыз һәм башкалар.

Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Исәнмесез, бәбиләр!

   Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык!

Карчәчәк.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!

А.б. Әйдәгез, балалар к.к к.б. каршы алып җырлап  күрсәтик.

Җыр.

А.б.. Я әле, кем чыршы турында шигырь сөйли.

Яшел Чыршы

Тышта буран бөтен җиргә

карлар тутыра .

                                                                Безнең бүлмәдә ямь- яшел

 чыршы утыра .

                                                               Яшел чыршының очына

 йолдыз куелган.

                                                               Яңа елны каршыларга

  дуслар җыелган .

                                                               Бүген бәйрәм !

                                                               Әйлән –бәйлән

 уйныйк, гөрләшик .

                                                               Бүген бәйрәм  !

                                                               Бәйләм – бәйләм  

бүләк өләшик.

                                   Җәвад Тәрҗеманов

А.б. Матур чыршыбызга җырладык, шигырь сөйләдек. Хәзер уйнап алсак, Кыш бабай, сез каршы килмәссезме?

Чыршылар була…

Без чыршыбызны төрле уенчыклар белән бизәдек. Ә урманда чыршыларның төрлесе үсә: киңнәре, тәбәнәкләре, биекләре, нәзекләре. Хәзер бергәләп шуларны күрсәтик әле. Әгәр дә мин, “биекләр” дисәм, кулларыгызны өскә, “тәбәнәк” дисәм – чүгәлисез, кулларыгызны төшерәсез, “киң” дисәм – зур түгәрәк ясыйсыз, “нәзек” дисәм, түгәрәкне кечерәйтәсез. Әйдәгез башлыйбыз. (тиз-тиз әйтеп, балаларны ялгыштырырга)

Кыш бабай.

    Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.

Уен: «Өшетәм».

Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез. Таныш булыгыз, аның исеме – Карчәчәк. Карчәчәк, кызым, мин күпме генә тырышсам да, берсенең дә кулларын туңдыра алмадым. Ә хәзер син сынап кара әле үзләрен, таныш балалар белән.

Кар кызы. Балалар, минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (Сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөртекләре:

 Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез. “Әйе” булса, баскан килеш кенә чыршы тирәли әйләнәсез, “юк” булса иелеп барасыз.

Сораулар:

-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?

-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?

-Кыш бабай - әйбәт бабай,  әйеме?

-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?

-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?

-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?

-Чыршыбыз бик матур, әйеме?

-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?

-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?

-Помидорлар да үсә, әйеме?

-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?

 -Кыш бабай суыктан курка, әйеме?

-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?

Кар кызы. Бу юлы да сынатмадыгыз, балалар.

Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар. Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар ... (ява).

Урамга чыксаң

Битләр ... (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре ... (матур)

Һәм ... (салкын) була.

Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?

Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм.

Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.

Уен: «Бияләеңне тап».

Кыш бабай. Арыдым,балалар.

Алып баручы. Ярый алайса, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без, Карчәчәк белән бергәләшеп, әйлән-бәйлән уйнап алыйк.

Кыш бабай турында җыр.

Җыр тәмамлангач, балалар урыннарына утыралар.

Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым.

Кар кызы

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.        

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Бер биеп алыйм әле!

(Карчәчәк бии.)

Кыш бабай.

Бас, кызым Карчәчәк,

Син басмасаң мин басам,

Синең баскан эзләреңә,

Мин дә китереп басам.

(Кыш бабай да биеп китә.)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Кар кызы. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

Алып баручы. Утыр, Кыш бабай, ял ит!

Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?

Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз! 

Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

А.б. Карагыз әле, балалар! Нәрсә балкый, нидән күз чагыла! Белдегезме кем ул?

Балалар. Яңа ел!!!        

Яңа ел.

                         Дөнья әйләнеп,                      Картлары да шат,

Мин килдем менә.                      Җитсә дә йөзгә,

Урман, кырларга,                      Яңа бәхетләр

Чиксез бай җиргә.                      Китердем сезгә!

Монда – матурлык!                   Тик ул бәхетләр –

Монда - батырлык!                   Белсен һәр күңел –

Зур төзелешләр –                       Капчыкта түгел,

Шаклар катырлык!                   Өләшеп бирергә

                       Ул кәнфит түгел!

Галәмдә нәрсә?!                      Һәркем бәхетен

Могҗиза – әнә!                      Табар эш белән.

Батыр кешеләр                      Тау ярып була

Йолдызга менә!                      Күмәк көч белән!

Яңа ел турында җыр.

А.б.

Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары.

 

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.        

Яңа бәхетләр китерсен        

Сезнең һәрберегезгә.        

Килермен киләсе елга,        

Ә сез белем туплагыз,        

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Кар кызы. Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

 Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар

Балалар. Хуш, бабай! Хуш Кар кызы! Сагынырбыз бер елдан соң, тагын килегез! (Кыш бабай, Кар кызы китә) Кыш бабай белән Карчәчәк чыгып китәләр.

Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршы тирәли әйләнәләр һәм залдан чыкканда: «Хуш, чыршы!» дип чыгып китәләр.

Тәмам.


Өр-яңа ел килә, өр-яңа.

Чынлап яңа булсын ул.

Кояш кебек, һәммә илләргә дә

Тигез көлеп торсын ул.

Күз яшьләре онытылып торсын,

Артка чиксен кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

1 нче бала.                                2 нче бала.

Яңа ел каршыларга                            Күрегез бу чыршыны,

Без җыелдык бу залга.                Чыршының да чып-чыны.

Исән-саумы, Яңа ел!                Нинди тигез, матур, биек,

Хуш киләсең, уз алга!                Тора түшәмгә тиеп.


3 нче бала.

Килде безгә Яңа ел,

Бүген шундый яңа ул.

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул.

5 нче бала

Шагыйрь язган шигырьләрне

Кыен түгел сөйләргә.

Тыңлый безне апалар да,

Әниләр, әбиләр дә.

 4 нче бала

Яңа елны без көтәбез,

Иң матур бәйрәм, диеп,

Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,

Матур киемнәр киеп.

6 нчы бала

Хуш исләрен бөркеп тора

Каршыбызда чыршыбыз.

Хәзер аңа бер җыр җырлар

Безнең иң шәп җырчыбыз.

7 нче укучы. 

Ак таягың кулыңда,

Ап-ак туның кигәнсең;

Бөтен төшең бәсләнгән,

Күп җир гизгән икәнсең.

         8 нче укучы.

Бәйрәмебез, син килгәч

Матурланды тагын"да;

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.


9 нчы укучы.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син;

Ямьле үтсен кичәбез.

Безне көлдер, уйнат син.

Яшел Чыршы

Тышта буран бөтен җиргә

карлар тутыра .

                                                                Безнең бүлмәдә ямь- яшел

 чыршы утыра .

                                                               Яшел чыршының очына

 йолдыз куелган.

                                                               Яңа елны каршыларга

  дуслар җыелган .

                                                               Бүген бәйрәм !

                                                               Әйлән –бәйлән

 уйныйк, гөрләшик .

                                                               Бүген бәйрәм  !

                                                               Бәйләм – бәйләм  

бүләк өләшик.

                                   Җәвад Тәрҗеманов

1 укучы.

Карлар ябалак-ябалак,

Көннәр-төннәр яңа, ак!

Бу Яңа ел – иң яңа ел,

Барсыннан да яңарак!

Тылсымлы икән Яңа ел –

Капкасыннан кергәч тә,

Кинәт кенә үсеп җиттек,

Үсеп киттек бер яшькә!

2 укучы.

Тик Яңа ел бер үк елда

Булсын иде берничә.

Яңа елның берсенә дә

Калмас идек кермичә!

Яңа ел еш булса, күптән

Дәү кеше булыр идек,

Күбрәк "бишле" алыр идек,

Бик көчле булыр идек!

3 укучы.

Хәер, җәй көне диңгезгә

Ялга киткән арада,

Әбиләргә, бабайларга

Ярдәм иткән арада,

Җәйләр үткән арада,

Кышлар көткән арада

4 укучы.

Сизми дә калырбыз әле –

Яңа елга җитәрбез,

Тагын бер яшькә үсәрбез,

Тагын бәйрәм итәрбез!

Алдагы ел белән тагын

Якыная арабыз.

Тиз килсен дип, Яңа елга

Без үзебез барабыз!

Теләсәгез, әйдәгез,

Без сезне дә алабыз!

(Р. Миңнуллин. "Яңа ел".)



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Анализ работы классного руководителя за 2011- 2012 учебный год. План воспитательной работы на 2012-2013 уч.год

Данный материал содержит анализ работы с классом в 2011-2012 уч.году и план воспитательной работы на 2012-2013 уч.год....

Расходы МАОУ СОШ № 18 с 01.09.2012 года по 31.05.2012 года

На 2011 -2012 учебный год базовой школе выделено субсидии на выполнение муниципального задания в 2011 году - в сумме 4 071 994 рубля 64 копейки, в том числе на дистанционное обучение-3...

Планы и анализ работы проблемно-методической группы (2011-2012, 2012-2013 гг)

Планы и анализ работы проблемно – методической группы  «Повышение мотивации учения и познавательного интереса учащихся в малочисленной школе»Предлагаю познакомиться с анализом работы проблемной г...

Качественный анализ педагогических кадров МБ ОУ Пеля-Хованской СОШ за 2010-2011, 2011-2012, 2012-2013 учебные годы

Возможно данная информация вам поможет для составления справок по состоянию педагогических кадров в школе....

Индивидуальный план развития музыкального руководителя Вороновой И.А. на 2012-2014 гг. по реализации Программы «Развитие МБДОУ ДСКВ № 52 «Самолётик на 2012-2014 годы» (с изменениями)

В настоящее время основным документом управления качеством образования на муниципальном уровне является программа «Развитие образования города Нижневартовска на 2012-2014 годы». Это целевой ориентир д...

ПРИКАЗ № 2135 от 18.12.2012 об итогах муниципального этапа в 2012-2013 уч. год

В данном приказе представлены результаты муниципального этапа всероссийской олимпиады школьников в 2012-2013 учебном году (победители и призеры)...