Конспект урока по физике 8 класса на тему: "Закрепление знаний по теме "Тепловые явления"
план-конспект урока по физике (8 класс) по теме

Тема: “Җылылык күренешләре” темасын кабатлау.

         Максат: “Җылылык күренешләре” бүлегендә алган белемнәрне   

                            гомумиләштерү һәм ныгыту.

Укучыларның танып белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен, мөстәкыйль белем алуга омтылышларын үстерү.

                            Физика фәненә мәхәббәт тәрбияләү.

         Җиһазлау: биремнәр һәм мәсьәләләр язылган карточкалар. Уен фрагментлары өчен кирәкле җиһазлар.

Скачать:


Предварительный просмотр:


                                                    Татарстан Республикасы



                                             Актаныш районы



                                     Әтәс  төп гомуми  белем бирү мәктәбе





























8 нче класста физикадан дәрес планы





        Тема:  Җылылык күренешләре”  



                  бүлеген кабатлау.  

















                                                               









                                                                   







                                                                      Үтәде:



                                                                      физика укытучысы



                                                                      Фатыйхова Дәния Әхтәм  кызы



                                                         



                                                                         



                                                     


                               

Уен – дәрес.  Физика – 8 кл.

Тема: “Җылылык күренешләре” темасын кабатлау.

         Максат: “Җылылык күренешләре” бүлегендә алган белемнәрне    

                        гомумиләштерү һәм ныгыту.

Укучыларның танып белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен, мөстәкыйль белем алуга омтылышларын үстерү.

                        Физика фәненә мәхәббәт тәрбияләү.        

        Җиһазлау: биремнәр һәм мәсьәләләр язылган карточкалар. Уен фрагментлары өчен кирәкле җиһазлар.

                                   

                                          Дәрес барышы.

I Актуальләштерү.

II Белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту.

        Бүген без сезнең белән тагын җылылык күренешләре турында сөйләшәчәкбез, ләкин гадәти булмаганча. Дәрестә без төрле кечкенә конкурсларга нәтиҗәләр чыгарачакбыз. Мин сезне физика фәненең чынлап та бик кызыклы фән икәнлегенә ышануда тагын бер адым алга атларсыз дип ышанам. Физика ул коры кагыйдәләр һәм формулалар гына түгел, ә бик күп ачышлар, эпохалар һәм язмышлар тарихы да. Бөек рус язучысы Л.Н.Толстой да :“Җирнең түгәрәк икәнен белү мөһим түгел, ә аның шулай икәнлеген ачыклау буенча узган юл мөһимрәк”,- дигән.

        “Җылылык күренешләре” темасын кабатлау конкурсларын башлыйбыз.

                                           I конкурс. “Брейн – ринг”

I  командага сораулар:

  1. Матдәләр ничек төзелгәннәр?
  2. 0 С –ка нинди температура кабул ителгән?

II командага сораулар:

  1. Җылылык хәрәкәте нәрсә ул?
  2. 100 С –ка нинди температура кабул ителгән?

III командага сораулар:

  1. Җисемнең эчке энергиясе нәрсәгә бәйле?
  2. Терекөмешле термометрның эше нинди күренешләргә нигезләнгән?

 Пауза: Күләгәдә иң югары температура Африкада.(+58 С)

                                II конкурс “Йолдызлар сәгате”.

  1. 200 ел элек Америка галиме Вениамин Франклин бер тәҗрибәсен сөйләгән:”Мин тегүчедән төрле төстәге тукымалар алдым һәм шуларны кар өстенә тезеп кереп киттем, берникадәр вакыттан соң шуларның берсе карга бик тирәнгә баткан иде, калганнары азрак кына баткан, ә берсе бөтенләй батмаган иде”.

      -  Укучылар кайсы батмаган икән? (1-сары, 2-ак, 3-яшел,4- кара, 5-кызыл)

Җавап: 1

        

  1. Шушы формулалар арасыннан мәсьәләләрне чишә торган формулаларны атарга.

а) 5 куб.м. нарат агач янганда күпме микъдарда җылылык аерылып чыга?

б) 200 г алюминийны 20 С –тан 30С- ка кадәр җылыту өчен күпме микъдарда җылылык кирәк?

(Q=Lm,  Q= m,  Q=Q1+Q2,  Q=qpv,  Q=cm(t2-t1) )

                Җавап: а)-3,  б)-5

                                 Пауза: Франклин тәҗрибәсе хәзерге вакытта бик  әһәмиятле. Шундый беренче тәҗрибә безнең илдә 1955 елда Рыбинск сусаклагычында уздырыла. Боз өстенә ташкүмер тузаны сибеп каралткан өлеш, каралмаган өлештән 8-10 тәүлек алдан эрегән. Навигация чорын озынайту халык хуҗалыгы өчен зур роль уйный.

                      III конкурс “Могҗизалар кыры”

  1. XVIII гасырда күп кенә галимнәр:”Җылылык ул- авырлыгы булмаган сыеклык, әгәр җисемнәрдә ул күп булса җисем җылына, әгәр кимесә җисем суына”,- дигәннәр. Аларга каршы фикер белән рус галиме чыккан һәм җылылыкның молекулаларның хәрәкәтенә бәйле булуын әйткән. Ул кем?

Җавап: (Ломоносов М.В.)

        

  1. Температура үзгәрешен күрсәтә торган беренче приборны (термоскоп) кем уйлап тапкан?

                  Җавап:(Галилей)

                             Пауза: Термометрдагы С хәрефе  “ стоградусный” сүзеннән алынган һәм галим фамилиясе Цельсийга якын булган өчен дә диләр.

                             

                                            IV конкурс “Җитез мәсьәлә чишүчеләр”.

  1. 2 куб.м. көмеш детальне 10 С-тан 50 С-ка кадәр җылытканнар. Моның өчен күпме җылылык сарыф ителгән?

                                        Җавап: (Q=2,7 МДж)

  1. 4 куб.м  каен агачы янып беткәндә күпме җылылык аерыла?

                                         Җавап: (Q=364 МДж)

  1. 50г массалы суны 10 С- тан 25 С – ка кадәр җылыту өчен күпме җылылык кирәк?

                                        Җавап: (Q=3,11КДж)

  1. Ни өчен ике катлы тәрәзәләр җылыны яхшы саклый?
  2. Сыеклык парга әйләнгәндә молекулаларының уртача тизлеге артамы яки кимиме?
  3. Җылы бүлмәдән суны тышка алып чыккач та су парга әйләнәчәкме?
  4. Ике кат күлмәкме, әллә ике катлы күлмәк кисәң җылыракмы?

                                           Пауза: Ни өчен дөя өркәчле?

 Чөнки әгәр май катламы бөтен гәүдә буенча тигез бүленсә, җылыүткәрүчәнлек начар булу сәбәпле кызу чүлдә ул суына алмыйча кызып үләр иде.

           V конкурс. “Минем сайлаячак профессиямнең кайберләре”

Агроном:

  1. Ни өчен калын  кар уҗымнарны өшүдән саклый?
  2. Кайсы туфрак тизрәк җылына, корысымы, юешеме?

Хуҗабикә:

  1. Шикәр салынган һәм шикәрсез стаканнарга бер үк җылылыктагы су агыздылар, шуннан соң стаканнардагы суларның температуралары турында нәрсә әйтә аласыз?
  2. Ни өчен өсте капланган савытта азык тизрәк пешә?

 

Бакчачы:

  1. Ни өчен алманы компотка киптергәндә юка гына итеп турыйлар?
  2. Бакча участогын калку урыннан алыргамы, әллә иңкү урыннанмы?

 

                                       Пауза: Хата табарга.  

Кичтән чәй эчеп азрак торгач,  иртән коедан салкын су алып кергәнче дип, суны җылытып куярга булдык һәм шулай эшләдек тә. Мин самовар каплагычы алып килдем. Миша:”Бу ни өчен?”- дип сорады. “Матурлык өчендер”,-дидем мин. Сез нинди хата күрдегез?

III Йомгаклау өлеше.

  1. Укучыларның эшләрен бәяләү, билгеләр кую.
  2.  Өй эше: “Җылылык күренешләре” темасына “Кем миллионер булырга тели?” уены проектын төзергә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока-экскурсии в 4-5 классах по теме: Закрепление темы "Решение уравнений"

Пригодится для работы учителей математики в режиме внеклассного мероприятияМАТЕМАТИКА 4-5 класс Урок-экскурсия по теме"Закрепление темы «Решение уравнений".  Тема:  Закрепление.Цел...

Конспект урока русского языка в 5 классе по теме:"Закрепление по теме "Состав слова""

На уроке закрепления учитель различными приемами и методами формирует орфографическую зоркость, развивает мышление, речь, совершенствует знания учащихся о составе слова и его значимых частях....

Разработка урока по немецкому языку в 10 классе по теме Закрепление лексико-грамматических навыков по теме «Иностранцы».

Знакомство с новой лексикой по теме, с данными о миграции в Германии, с повседневной жизнью иностранцев в Германии, воспитание любви к своей Родине ...

Конспект урока математики по теме «Закрепление знания таблицы умножения и деления», 4 класс, для учащихся с интеллектуальными нарушениями.

Конспект по математике, направлен на повторение таблицы умножения и деления на 2, 3, 4 учениками 4 класса коррекционной школы 8 вида....

Конспект урока 8 класс коррекционной школы "закрепление знаний по теме "Глагол"

Конспект урока по предмету "Грамматика, правописание и развитие речи" в 8 классе коррекционной школы. Урок предполагает закрепление знаний по теме "Глагол". Цель урока систематизир...