Су - тормыш диңгезе.
учебно-методический материал по географии (8 класс) на тему

Сагирова Ландыш Мазиповна

Разработка интегрированного урока географии и химии. Урок для 8 класса. По химии учащиеся изучают химические свойства воды, а по географии внутренние воды России. И на интегрированном уроке обобщают изученный материал на двух уроках.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл su_-_tormysh_nigeze.docx25.4 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Чирмешән районы Туймәт төп гомуми белем бирү мәктәбе география укытучысы Сагирова Ландыш Мөҗип кызы  география һәм химия фәннәренән үткәргән ачык дәрес  сәгате эшкәртелмәсе.

                                       СУ – ТОРМЫШ НИГЕЗЕ.

                      (интеграль дәрес - конференция)

Максат:

- алган белемнәргә нигезләнеп, су турындагы белемнәрне ныгыту,                                                                        киңәйтү, үстерү;

- мөстәкыйлъ белем туплау, анализлау, төп фикерне аера белү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту;

- милли-регионалъ компонент һәм предметара бәйләнешне файдаланып, әйләнә-тирә мохитне танып белү;

- табигатъ закончалыкларын ачыклауга кызыксыну уяту.

 Дәрес барышы:

   Хәерле көн!  Кадерле укучылар, укытучылар, конференция кунаклары. Бүген без сезнең белән бергәләп “Бөтенроссия чиста су” дәресен үткәрергә җыелдык.  Дәрес конференция формасында үтәчәк. Сез төрле фән галимнәренең кызыклы чыгышларын тыңлап үтәрсез һәм инде үзегез дә кызыклы сорауларга җавап бирү өлешендә актив катнашырсыз дип ышанып калам.

    Дуслар, бер генә минутка күзләребезне йомыйк та үзебезне күңелләребезгә иң якын, иң яраткан су буйларында дип күз алдына китерик. Күзләрне йомдык! Әкрен генә чишмәләрдән челтерәп аккан су тавышларын ишетәбез, инешләрдә шаярышып йөгергән вак-вак дулкыннарны күзәтәбез. Безгә рәхәт. Бу манзара күңелебезнең иң нечкә кылларын тибрәндерә, тәннәребезгә рәхәтлек, җиңеллек, әйтеп бетерә алмаслык шатлык хисләре иңә.

   Челтер - челтер ага чишмәләре,

    Йөгереп уйный шаян инеше.

   Башка бер җирдә дә кабатланмый

   Туган якның мондый күренеше.  

   Күзләрне ачтык. Инде эшкә керешик. Белемнәрне сыныйк. Хәзер мин кунакларыбызга бүгенге дәресебез темасына кагылышлы сораулар бирәм, кул күтәреп, бер – беребезгә комачауламыйча гына җавап бирүегезне сорыйм.

  1. Суның исе, төсе, тәме бармы?
  2. Тыгызлыгы нинди?
  3. Эрү, кайнай температурасы нинди?
  4. Суда яхшы эри ....? Начар эри ...?
  5. Суның молекуляр формуласы...
  6. Суда эрүне тизләтүче факторлар?
  7. Нәрсә ул суның пычрануы, кислота яңгыры?
  8. Туфракның әчелеге нәрсә ул?
  9. Су әйләнеше .

   Рәхмәт укучылар җавапларыгыз өчен.

   Минем Антуан де Сент Экзюпериның су турында язган сүзләрен укып үтәсем килә: “Су! ... Синең тәмең дә, төсең дә, исең дә юк, сине тасвирларга мөмкин түгел, синнән рәхәтләнеп файдаланалар, синең ни икәнеңне дә белмичә! Сине яшәү өчен мөһим дип әйтеп булмый, син үзең яшәү, син үзең тормыш! Син безне әйтеп аңлата алмаслык шатлыклар белән тулыландырасың. Синең белән бергә, безнең күптән югалткан көчебез әйләнеп кайта. Синең ярдәмең белән безнең йөрәкләребезнең кибеп барган чишмәләре яңадан шаулый башлыйлар.Син тормышның үзе. Син дөнъядагы иң зур байлык, җирдәге иң чиста, иң саф байлык!”

   Ә хәзер сүзне галимнәргә бирәбез. Галим – географ безне “Гидросфера үзенчәлекләре” белән таныштырып китәр.

  •    Хөрмәтле коллегалар, мин Сезне Җирнең су сүрүе “гидросфера” белән таныштырырмын. Гидросфера Җир шарының ¾ өлешен алып тора. Ул 3 состав өлештән: Дөнүя океаны, коры җир сулары, атмосфера суларыннан тора. Дөнъядагы суның 96 % ы тозлы су, төче су – 4 %; 2% - бозлыклар, 2 % -җир асты сулары; 0,02 % - елга, күл, сазлык сулары. РСФСРның иң мул сулы елгасы – Енисей, иң күп төче су запасы Байкал күлендә. Республикабызның иң әһәмиятле сулыклары – Идел һәм Кама елгалары; районыбыз территориясе аша Сөлчә, Чирмешән, Шушма елгалары ага. Авылыбыз территориясендә инеш ага, суга ихтыяҗны чишмә, грунт сулары белән канәгатъләндерәбез. Шулай ук ясалма күл, буабыз бар.

Нәтиҗә: картага игътибар итсәк, елгалар кешенең кан тамырларын хәтерләтә, алар чыннан да Җирнең тормыш артерияләре булып торалар.

Галим – тарихчыга сүз бирәбез. Аның чыгышының темасы: “Су һәм тарих”.

   Исәнмесез! Җирдә тереклек моннан 3,5 млрд. Ел элек судан килеп чыккан. Судагы молекулалар – төерчекләр – беркүзәнәкле организмнар- күпкүзәнәкле организмнарга әверелгәннәр. Ә кеше моннан 2 млн ел элек барлыкка килгән дип фараз ителә.

Борынгы заманнардан ук кешеләр су буйларына урнашканнар. Сәяхәтләр вакытында су юлларын киң файдаланганнар. Нәтиҗәдә океан – диңгез, елга, күлләр ачыкланган. Портлар төзелгән. Менә шуларның берничәсе:

  1. 1521-1524 елларда Фернан Магеллан дөнъя әйләнә беренче сәяхәт ясый. Иң зур океан – Тын океан билгеләнә.
  2. XVII – XVIII гасыр. Бөек рус патшасы Петр 1 беренче рус флотына нигез сала, 1703 елның январенда төнъяк башкала – зур диңгез порты Санкт Петербургка нигез салына.
  3. Республикабыз аша агучы Идел елгасы XX гасырда башкалабызны 5 диңгез порты белән бәйли.

Нәтиҗә: болар барысы да чал тарих, һәм һәр вакыйга су белән бәйле.

Галим – биолог чыгышы. Тема “Тереклек һәм су”.

   Чыгышымны В.И.Вернадский сүзләре белән башлыйсым килә: “Су безнең планета тарихында аерым бер урын алып тора. Җирдә барган грандиоз геологик процессларга бер генә табигый җисем дә су кебек тәэсир итми. Бер генә матдә дә су кебек минерал һәм тау токымнары, тере организмнар составына керми.”

Чыннан да, су җирдәге барлык матдәләр составына кергән яки аларны уратып алган.

Үсемлекләрдә су 90 %ка җитә. Хайваннар һәм кешенең төрле органнарында суның микъдары төрлечә. Мәсәлән, күзнең пыяласыман матдәсе 99 % судан тора, хәтта сөякләрдә 25 % судан торалар.

Тере организмнарның һәр күзәнеге судан тора, бөтен биохимик процесслар су тирәлегендә бара. Организмда 12 – 15 % ка кимүе матдәләр алмашы бозылуга, 25 % ын югалту организмның халәкәтенә китерә.

Тагын шунысы кызыклы – организмнарда су даими алмашынып, яңарып тора. Тулысынча су кактусларда – 28 ел, ташбакада – 1 ел, дөядә – 3 ай, кешедә – 3 көн эчендә алмашына.

Кеше азыксыз 30 – 5- көн яши алса, сусыз 3 көн яши ала. Кеше организмында җылылылк алмашы терморегуляция дә су ярдәмендә башкарыла. Димәк, сусыз тормыш юк.

Галим – эколог чыгышы. Тема: “Су һәм экологик проблемалар.”

   Хөрмәтле коллегалар, Сез ничек уйлыйсыз, хәзер яңгыр, елга, күл суларын чистартмыйча файдаланып буламы.? Юк!

Суны пычратучы чыганаклар: - проышленностъ;

-нефтъ белән бәйле транспорт;

- коммуналъ хуҗалык.

Әгәр табигатътәге бер генә туклану чылбырын мисал итеп алсак та, сулык пычрану күмпе төр, күпме организмнарга зарар китерүен күрербез: пычрак су – фитопланктон – зоопланктон – вак балыклар – ерткыч балыклар – кошлар. Тулаем ТТКга зыян килә.

Әлбәттә, суны биологик чистартучы организмнар – тере филътрлар да бар: үсемлекләрдән – камыш, җикән, саз наратбашы, суүсемнәр;

Хайваннардан – тешсез әкәм-төкәм, дафния, циклоп, кайбер бактерия һәм гөмбәләр. Ләкин алар да пычрак һәм агулы агынтылардан хәлак булалар, сулык яшәүдән туктый.

Шәһәр һәм поселокларда чистарткыч корылмалар, суны әзме-күпме чистартып аңа булган ихтыяҗны әзме-күпме канәгатъләндкрәләр. Ләкин сулыклар пычрану дәвам итә, шуңа мин барыгызны да сулыкларны сакларга чакырам.

Галим-физик чыгышы. Тема: “Су һәм аның үзенчәлекле үзлекләре”

   Саф су төссез, тәме, исе юк. 100 градуста кайный, 0 градуста кристаллаша. Максималъ тыгызлыгы 4 градуста 1 грамм куб см. Бозның тыгызлыгы суныкыннан ким, ул су өстенә калкып чыга. Суның бу үзлеге кышын суда яшәгән организмнар өчен бик әһәмиятле. Суның җылысыешлылыгы- 4,2 дж/г., бу һава җылысыешлыгыннан 4 тапкыр күбрәк. Суның бу үзлеге океаннарның климатка йогынтысын аңлата да инде. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Галим – химик чыгышы. Тема: “Химик үзлекләренә нигезләнеп, суны файдалану”.

 Суның кулланылуы аның химик үзлекләренә бәйле.

Нәтиҗә: димәк, су, химик үзлекләренә нигезләнеп, киң кулланылыш таба.

Төп-галим чыгышы. Тема:”Фәндә су өлкәсендәге яңалыклар һәм проблемалар.”

   Суның барлык сез санап киткән үзлекләре дә аның молекуляр төзелеше белән аңлатыла. 2 Н атомы О белән 105 градуслы почмак ясап бәйләнешкә керә һәм нәтиҗәдә һәр молекуланың бер водороды күрше су молекуласының кислороды белән водородлы бәйләнеш барлыкка китерә. Бу бәйләнешләр, җиңел  барлыкка килгән кебек, җиңел өзеләләр дә. Суның 3 халәте, эремәләр барлыкка китерү, бозның судан җиңел булуы һ.б. үзлекләр дә шушы үзлеккә бәйле.

Чиста су  проблемасы алга киткән күп кенә илләргә хас. Антарктида яки башка бозлыклардан бозларны тартып китерү проектлары эшләнә.

Җәй көне даими кабатланучы кислота яңгырлары нигезендә түбәндәге реакцияләр ята:

4NO + H O + 2O = 4HNO

SO + H O = H SO

Димәк, бу газларны атмосферага чыгармау – иң әһәмиятле заман проблемаларының берсе.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә: киләчәк сезнең буын кешеләре кулында. Глобалъ проблема булып чиста, төче су проблемасы тора. Сез, алган белемнәрегезне файдаланып, үстереп, бу мәсъәләләрне чишәрсез дигән теләктә калабыз.

   Ә хәзер сезнең игътибарыгызга тагын кызыклы сораулар тәкъдим итәбез:

  1. Җир шарының ничә % гидросферага туры килә?
  2. Төче су запасы ничә % ?
  3. Суда тереклек кайчан барлыкка килгән?
  4. Авылыбыз сулыкларының исемнәре?
  5. Нинди чишмәләрне беләбез?
  6. Суны пычратучы факторлар?
  7. Биологик филътрлар?
  8. Сөякнең ничә % судан тора?
  9. Сусыз кеше ничә көн яши?
  10. Суның җылысыешлыгы күпме?
  11. Ничә % - лы су югары тыгызлыкка ия?
  12. Су кайларда файдаланыла?
  13. Суның химик үзлекләре?

Хөрмәтле конференция эшендә ккатнашучы яшъ галимнәр, мин сезгә конференция талисманын бүләк итеп бирәм. Су тамчыларыннан торган бу талисман сезгә белем алуда ярдәм итсен. Бүгенге хезмәтегез зур эшкә өндәп торсын! Белем күкләреннән сезгә “5”ләр генә яусын!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

"Ана-шәфкать диңгезе!"План-конспект по татарскому языку

Урок разработан для русскоязычных детей 5-6 классов,по татарскому языку....

"Ана-шәфкать диңгезе!"План-конспект по татарскому языку

Урок разработан для русскоязычных детей 5-6 классов,по татарскому языку....

"Ана-шәфкать диңгезе!"План-конспект по татарскому языку

Урок разработан для русскоязычных детей 5-6 классов,по татарскому языку....

Ана - шәфкать диңгезе

Әниләр көненә багышланган кичә...