Открытый урок по географии для 7 класса по теме "Рельеф и полезные ископаемые Южной Америки"
план-конспект урока по географии (7 класс)

Урок ФГОС  для 7 класса ФГОС с  сингапурскими структурами на татарском языке с презентацией.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx131.32 КБ

Предварительный просмотр:

        Татарстан Республикасы

       Әтнә муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе”

7 сыйныфта географиядән

”Көньяк Американың рельефы һәм файдалы казылмалары” темасына дәрес эшкәртмәсе.

Төзеде югары кв. категорияле

                                                                                       география укытучысы

                                                                                       Сабирова Рәзинә Харисовна

Максат:Укучыларда Көньяк Америка рельефының геологик төзелеше һәм төрлелеге,файдалы казылмаларының урнашуы турында күзаллау формалаштыру.

Бурычлар:

белем бирү: материкның рельефы төзелеше үзенчәлекләре турында белемнәр формалаштыру;

рельефның җир кабыгына бәйлелеген ачыклау мисалында, географик карталардан файда-ланып, сәбәп-нәтиҗә эзлеклелеген табу күнекмәләре булдыру.

үстерелешле:карталар белән эшләү күнекмәләрен ныгыту;төркемнәрдә эшләү кунекмәләрен үстерү.

тәрбияви: үз фикеренне дәлилли алу сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предмет нәтиҗәләре:картадан Көньяк Американың рельеф формаларын, файдалы казылма-ларын таба һәм күрсәтә алу, контурлы картага төшерә белү; рельеф үзенчәлекләрен җир кабы-гы төзелеше белән бәйләп аңлата белү.

шәхескә кагылышлы:үзеңнең фикерләреңне күрсәтү,үз уңышларың,уңышсызлыкларың ту-рында фикер йөртү; иптәшләрең фикерен хөрмәт итү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

танып белү УУГ:материк рельефы турында кирәкле мәгълүмат эзләү, аны анализлау,чагыш-тыру,гомумиләштерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу.

регулятив УУГ:теманы билгеләү,максатны ачыклау,төркемнәрдә эшне планлаштыру, бирем-нәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

коммуникатив УУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү,иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фи-кереңне әйтә белү.

Дәрес тибы:яңа белемнәрне үзләштерү

Эш төрләре:төркемнәрдә, парлашып, индивидуаль,фронталь

Җиһазлау: проектор, электрон дәреслек, презентация

Дәрес барышы:

I.Оештыру-мотивлаштыру

Укытучы: -Укучылар,  бүген без Көньяк Америка материгы буенча сәяхәтебезне дәвам итәр-без. Сәяхәтне дәвам итү өчен  безгә “Көньяк Американың географик урыны” темасы буенча белемнәр ярдәм итәр.”Бердәмлектә-көч “ дигән борынгылар,әйдәгез әле бер-берегезнең бе-леменә таянып яңа белем үрләрен яулыйк.

 II. Белемнәрне актуальләштерү

1.Укучыларны төркемнәргә бүлү.

2.Фломастер төсләре сайлату.

3.Раунд-Тэйбл- .(Raund Tauble) структурасы ярдәмендә “Эзләп тап!” биреме үтәү.

 (һәр төркем укучылары чираттан, түгәрәк буенча 1 бит контурлы картада диктантта укылган географик объектлар исемен үз группалары цифрлары белән билгелиләр.)

4. 1 укучы башлый .

1 төркем

1. Кариб диңгезе

2. Атлантик океан

3. Тын океан

4. Магеллан бугазы

5. Утлы Җир утравы

6. Панама каналы

2 төркем

6
5
4
3
2
1

  1. Тар, бормалы  бугаз.
  2. Ике океанны тоташтыручы канал.
  3. К.Американың көнчыгыш ярларны юучы океан.
  4. Материкның көнбатыш ярларын юучы океан.
  5. К.Американың төньягындагы диңгез.
  6. Материкның көньягындагы утрау.

2 бирем

1.Һәр төркемнән тактага 1 кеше чыга. Картада географик объектны күрсәтергә һәм аның кайсы горизонт ягында урнашканын әйтергә кирәк.

1 төркемнән                     2  иңдәш партнёр материкның 4 кырый ноктасын күрсәтә.

2  төркемнән                     4  йөздәш партнёр карточкадагы географик объектларны күрсәтә.

Җаваплар:        

    Төньяк  

м.Гальинас

    Көньяк

м.Фрауард

       Дрейк бугазы

Көнбатыш

м. Париньяс

Галапагос  утраулары

Көнчыгыш

м. Кабу-Бранку

Фолкленд  утраулары

        Ла-Плата култыгы

 

III.Дәреснең темасын максатын билгеләү.

1.«Сүзне  укы» биреме.

Тактадага җөмләләрдән Көньяк Американың географик урынына кагылганнарын табарга һәм бүгенге дәрес темасын укырга. Дөрес җөмләләрнең хәрефләре зәңгәр, дөрес түгелләренеке кызыл төстә.

Тейк оф- тач даун структурасы буенча эшлибез.

1 төркемнән   1 җөмлә дөрес дип санаучы баса.

2 төркемнән   2 җөмлә дөрес дип санаучы баса.

1 төркемнән   3 җөмлә дөрес дип санаучы 1 йөздәш партнёрлар баса.

2 төркемнән   4 җөмлә дөрес дип санаучы 1 иңдәш партнёрлар баса.

1 төркемнән   5 җөмлә дөрес дип санаучы 2 иңдәш партнёрлар баса.

2 төркемнән   6 җөмлә дөрес дип санаучы 4 йөздәш партнёрлар баса.

1 төркемнән   7 җөмлә дөрес дип санаучы 1 нче укучы баса.

2 төркемнән   8 җөмлә дөрес дип санаучы 2 нче укучы баса.

1 төркемнән   9 җөмлә дөрес дип санаучы 3 нче укучы баса.

10 җөмлә дөрес дип санаучы  укучылар баса.

1. Көньяк Американың  ярлары нык телгәләнгән.

А

2. Панама каналы –  Төньяк һәм Көньяк  Америка арасындагы шартлы чик булып тора .                        

Р

3. Көньяк Америка көнбатыш ярымшарда урнашкан.

Е

4. Көньяк Американың көньяк ноктасы – Йорк борыны

И

  5. Төньяк Америка Көньяк  Америка белән бергә бер дөнья кисәген тәшкил итә.

Л

 6. Мәйданы буенча Көньяк  Америка  башка материклар арасында 4 урынны алып тора.

Ь

7. Көньяк  Америка  территориясе көньякка таба тараючы  өчпочмакка охшаган.

О

8. Бу материкны экватор һәм көньяк тропик кисеп үтә.

Е

9.1498 елда Көньяк Американы ачучы булып Америго Веспуччи тора.

К

10. Материкка А. Гумбольдт җитәкчелегендәге экспедицияне  «Аме-риканы икенче тапкыр ачу»  дип атыйлар.

Ф

Укытучы: Бергәләп укыйк әле, без бүген Көньяк Американың нинди табигый компо-нентын өйрәнәчәкбез? Дәрес ахырында без нинди максатка ирешергә тиеш соң?

Укучылар: Без  «рельеф» сүзен ачтык.  Дәрестә сүз Көньяк Американың рельефы һәм файдалы казылмалары турында барачак.Без материкның рельефы ни өчен шундый булуының сәбәбен ачыкларга тиеш.

IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Укытучы: Көньяк Американың физик картасыннан файдаланып, төп рельеф формаларын алдыгыздагы картага төшерегез һәм материкның территориясе ни өчен 3 төскә буялганын аңлатыгыз.(һәр төс билгеле бер рельеф форма-сына туры килә)

Релли-Тейбл (Rally Tauble) структурасы буенча -2 укучы биремне чираттан 1 биттә башкара. 2 укучы башлый. 

Вакыт:60 секунд

         Укытучы:Әгәр рельеф формаларының биеклеге буенча материкны ике өлешкә бүлсәк нинди нәтиҗәгә килербез? 1 группа вәкиле җавап бирә Укучы:материк  рельефында таулы көнбатыш-ны, тигезлекле көнчыгышны аерып күрсәтеп була.

3. Төркемнәргә   исем бирү

1 төркем: Таулы Көнбатыш

2 төркем: Тигезлекле Көнчыгыш

       4. Һәр төркем үзенә туры килгән рельеф формасы турында хәбәрләр сөйли.Практик эш: Сөйләгәннәрдәге географик объектларны һәр кеше үз контурлы картасына төшерә.

      5.1 төркем чыгышы:Таулы Көнбатыш

          Укучылар чыгышы: Анд таулары системасы, Тын океан «Утлы боҗрасының" бер өлешен тәшкил итә: монда вулканнар күп, җир тетрәүләр еш була.

 Анд – озынлыгы 7 600 км булган дөньядагы иң озын таулар тезмәсе,  «АНД» атамасы “анта” сүзеннән, инк халыклары телендә —  бакыр, бакыр тауларын аңлата.

          Аконкагуа тавы- Наска һәм Көньяк Америка плиталар бәрелешкәндә барлыкка килгән. Аконкагуа дөньяда иң биек сүнгән вулкан -  Көньяк Американың, көнбатыш һәм  көньяк ярымшарның иң биек ноктасы. Биеклеге-6960 м. Тау исеме  кечуа халыклары телендә   «Таш сакчы» дигәнне аңлата.

           Льюльяйльяко вулканы - планетабызның ата торган иң биек вулканы. Дөньяда вулканнар арасында биеклеге буенча ул бишенче урында тора. Көнбатыш ярымшар-ның  биеклеге буенча җиденче урында торган тау түбәсе булып исәпләнә.

        2 төркем чыгышы: Тигезлекле Көнчыгыш

          Укучылар чыгышы: Амазонка түбәнлеге- Җирдәге иң зур тигезлек, мәйданы  5 млн. км².

          Ла-Плата түбәнлеге-  Парагвай, Парана елгалары буена урнашкан яссы, утырма токымнардан торган тигезлек.

         Укытучы: Материкның иң түбән урыны да шушы тигезлектә  ул-Вальдес ярымутравы, диңгез өсте тигезлегеннән 42 м түбәндә урнашкан.

        Бразилия яссытаулыгы - лава катламы белән капланган борынгы тау токымнарыннан тора.

        Гвиана яссытаулыгы - Көньяк Америка платформасының төньягында платформа нигезе җир өстенә чыккан урында урнашкан .

6. Төркемнәрдә   эш. Фрейер моделе буенча 1 төркемгә материкың ни өчен көнбатышында –таулар, 2 төркемгә көнчыгышында тигезлекләр, өстенлек итүен ачыкларга.

Вакыт:120 сек

Нәтиҗә: һәр төркемнән   3 вәкил җавап бирә, берәү нәтиҗә ясый

(4 укучы көнбатышы – җыерчыклылык өлкәсендә, литосфера плиталары бәрелешкән урында  ята, шуңа таулы;

1 укучы көнчыгышы – платформада, тотрыклы урында, шуңа тигезлекле).

7. Дәреслекнең 170 битен ачыгыз, параграф  тексты һәм “Җир кабыгы төзелеше” картасыннан файдаланып «Көньяк Американың файдалы казылмалары» схемасын тутырыгыз. «Көнбатыш» төркем членнары үз өлешен, «Көнчыгыш» төркем членнары үз өлешен тутыра.

 Вакыт: 45сек.

Файдалы казылмалар

Платформа Платформа  Яңа чор җыерчыклану өлкәсе

                                (нигезе җир    (бөгелешләр,                      (Анд)

                   өстенә чыккан урын,  түбәнлекләр)          

Төркемнәргә сораулар:

1.Материкның  көнбатыш (көнчыгыш) өлеше______,_________,__________,__________,

_________,_________,___________,файдалы казылмаларга бай. 1номерлы укучы җавап бирә.

2.Ясалышы буенча алар ________________группага керә? 2 номерлы укучы җавап бирә.

3. Файдалы казылмаларның болай урнашуы ______________ бәйле? 4  номерлы укучы җавап бирә.

1 төркем:   Таулы Көнбатыш җаваплары      

2 төркем:Тигезлекле Көнчыгыш   җаваплары  

Динамик пауза.       

V. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү .

«Дөрес җавапны тап» биремен Куиз-куиз–трейд-(Quiz-quiz-Trade) структурасын файдаланып эшләргә.

Укытучы: Өстәлдән йолдызлар алдык. Аларның 1 нурында сорау, 4 сендә җавап.Үз йолдызыгыздагы сорауга җавап уйлыйсыз.Бастык, бер кулны күтәрдек һәм якындагы парны таптык, бер-берегездән йолдызлардагы сорауларга җавапларны сорыйсыз. Дөрес булса, мактагыз, дөрес булмаса өйрәтегез һәм кабат сорагыз.

Вакыт:  10 секунд        

Бер-берегезгә рәхмәт әйтеп, карточкалрны алышыгыз. Пар табыгыз. 6 сорауга җавап биргәнче алдагы адымнарны кабатлагыз.

Җавап тыңлана.

VI. Рефлексия

Укытучы: Нәтиҗәләр ясыйк.Дәрестә үз эшчәнлегеңне бәяләү өчен  ”Бәяләү баскчына” укучы фигурасын дәрестә теманы ни дәрәҗәдә үзләштердең ди саныйсың шулай урнаштыр. ( иң өске,уртадагы,иң аскы басмаларны сайларга була)

VII. Бәя бирү.Билге кую.

VIII.Өй эше.

п.41, рельеф формалары буенча географик диктантка әзерләнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рельеф и полезные ископаемые Южной Америки.

Урок по технологии критического мышления. Используются дифференцированные задания, рассматриваются причинно - следственные связи....

Открытый урок по географии 7 класс.Дневник исследователя природы Южной Америки.

В настоящее время к уроку географии предъявляется новый нестандартный подход,ученик на уроке в большей степени должен являться самостоятельным исследователем,поэтому предлагаю Вашему вниманию уважаемы...

Урок"Рельеф и полезные ископаемые Южной Америки" 7 класс

Данная разработка предназначена для проведения урока по теме "Рельеф и полезные ископаемые Южной Америки" в 7 классе. Можно использовать при проведении открытого урока. Структура урока подразумевает п...

Презентация к уроку "Рельеф и полезные ископаемые Южной Америки"

Данная презентация поможет изложить новый материал по Южной Америке...

Полезные ископаемые Южной Америки

Подпишите названия полезных ископаемых....

Конспект открытого урока по географии в 8 классепо теме «Реки и озёра Северной Америки».

Конспект открытого урока по географии в 8 классепо  теме «Реки и озёра Северной Америки»...