“Качкыным-туган ягым”
методическая разработка по географии

Гибадуллина Разиля Наиловна

Туган авылымның тарихын, тарихи истәлекле урыннарын өйрәнү,географик урыннары белән якыннан танышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yagym_-_dres_eshkrmse.docx23.97 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе

“Качкыным-туган ягым”

(Дәрес эшкәртмәсе)

                                           Төзүче: Iквалификацион  категорияле география һәм биология

                                               укытучысы Гибадуллина Рәзилә Наил кызы

        2012-2013 уку елы

Тема :Качкыным- туган ягым.        

Максат: туган авылымның тарихын, тарихи истәлекле урыннарын өйрәнү,географик урыннары белән якыннан танышу;

                илебезнең иминлеге өчен көрәшүче ветераннарыбызның тормыш юлларын өйрәнү;

                авылыбыздан чыккан күренекле кешеләрне ачыклау,алар турында өйрәнүне дәвам итү;

                туган якның табигатенә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, презентация, шигырьләр китабы, экран

Дәрес барышы:

I.Укучыларны дәрескә оештыру.

II/Актуальләштерү.

Дәрес   Кашапова Гөлчәчәк башкаруында А.Галиев сүзләре,Илдар абый Шәмсемөхәммәтов көенә “Качкыным” җыры яңгырый һәм  Качкын авылыннан кайбер күренешләр экранда кадрлап күренә бара.(Слайд 4 -15)Класска сорау куела:

-Укучылар без бүгенге дәрестә нәрсә турында сүз алып барырбыз икән?   (Укучылар җавабы) Әйе,Качкыным- туган ягым, турында сүз алып барырбыз.

III.Яңа материал аңлату.

А) Кереш әңгәмә. Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап, күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравына елаудан туктый; яңгыр яуганда, йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы куллары белән баласын назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели.
Мин дә кечкенәдән ук әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әнкәемнең: «Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-баба нигезен онытма!» дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калганнар. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөкин?
 

Б)“Туган ягым” шигырен уку.

Туган ягым,туган авылым,                          Җилләр булып очып килим

Мин- синең газиз балаң.                               Газиз туган ягыма

Саф сулы чишмәләреңнән                            Җәйләремә кайтыйм әле,

Җаныма сихәт алам.                                     Кышларыма- языма.

Сусавымны басар кебек                              Кадерледән дә кадерле

Туган як чишмәләре.                                   Туган үскән ил генә.

Җилләрнең дә иң назлысы                          Чит- ят җирләр күп булса да,

Шул яктан искәннәре.                                  Туган җирем бер генә.

В) Бүгенге дәреснең максаты:авылыбызның тарихи урыннарын һәм күренекле кешеләрен ачыклау, табигатенең матурлыгын күрә, чагыштыра белү.( слайд  -2)

Г)Дәрес планы (слайд 16)

Авыл башына чыгуга, зифа каеннар яфракларын шаулатып, сары алкаларын селкетеп, безне каршы алалар. Бу каеннарны кайчандыр безнең бабаларыбыз утырткан. Читкә киткән кешеләр үз авылы каеннарын сагыналар.

 Географик урыны буенча авылыбыз Актаныш районының көньяк- көнбатышында урнашкан.Авылыбыз яныннан гына М – 7 трассасы үтә.( Слайд 17,18)

Авылымның үткән тарихи тәгәрмәчләрен кирегә әйләндереп карасак, без нәрсәләрне искә төшерә алырбыз? Авылның төзелү тарихы белән “ Мирас” түгәрәге члены Султанова Резеда таныштыра.( Слайд  19)

Белгәнебезчә, белгы 2012 ел -Мәдәни мирас елы булып аталды.Чыннан да һәр төбәкнең үзенчәлекле,тарихи истәлекле урыннары бар. Безнең авылның да үзенчәлекле урыннары бик күп.(Слайд 20) (Укучылар төрле атамалы урыннарның тарихы белән таныштыралар слайд 21,22)

Туган ягым гүзәл дә, аның кешеләре дә минем күңелгә якын тоела, һәр кеше дә шулай уйлыйдыр. Туган як җырларга күчкән. Туган як турында язучылар зур күләмле әсәрләр язалар. Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» дигән әсәренең исеме генә ни тора! багышлап язылган. Гадел Кутуй «Сагыну» нәсерендә чит илдә йөргән солдатның сагыну хисләрен сурәтли. «Аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде», — ди.

 1941- 1945 елларда илебезнең тынычлыгы өчен аяусыз көрәштә күпме авылдашларыбыз яу кырларында башларын салганнар. Сугыш кырында ятып калган ватандашларыбыз хөрмәтенә авлыбыз уртасында һәйкәл куелган.Бүгенгесе көндә сугыш ветераннары арасыннан авылыбызда бергенә ветеран исән калды.(Бер укучы исән калган Нурулла абыйның тормыш юлы белән таныштыра слайд 23) .

Туган авылымның күренекле кешеләре  ( слайд 24 -26)

“Авылым” шигыреннән өзек уку.

Авылым,сине карыйм тау башыннан,

Изге авылым булган урыннан,

Кешеләрең синең ай- кояштай

Сиңа кайтам борма юлыңнан.

Күрәм яңа мәчет манарасын,

Тыңлыйм аннан азан тавышын.

Горурланам авылым,синең белән

Шунда үтәм гомер агышын.

Сайрар кошлар кайта авылыма

Мул уңышлар үсә кырында.

Язларында авылым ак чәчәктә

Кушып җырлыйм шуңа  җырымда.

Мәктәбем уңышлары.(Слайд 27) 

Авылым проблемалары (слайд 28)

IV. Дәресне ныгыту. Сораулар:

1)”Качкын” атамасы кайчан һәм ничек килеп чыккан?

2)Авылымның атамалы- тарихи урыннары.

3)Кем ул Әреш, авылга бәйле тарихы нидән гыйбәрәт?

4) Авылыбыздан чыккан нинди күренекле кешеләрне исегездә калдырдыгыз?

5) Мәктәбебез ничәнче елда башлангыч мәктәп буларак төзелгән?

4.Нәтиҗә - йомгаклау(Слайд 29)

Киләчәктә авылыбыз бетмәс. Чөнки авылымның киләчәген балалар билгели. Авылда яшләребез калып өйләр төзиләр, балалар үстерәләр. Елдан ел авылыбыз төзекләнә, яшәү өчен мөмкинлекләребез яхшыра. Хәзерге вакытта машина – трактор паркы булган урын бик матур итеп төзекләндерелде.Анда “Ак төннәр”предприятиесе эшчәнлеген җәелдереп җибәрде.  Бу урын бик күп эшче көчкә хезмәт урыны булып тора. Бүгенгесе көндә бик аяныч хәлдә булган ферма ,амбар да киләчәктә төзекләндерелер һәм гөрләп торган эш урыны булыр дип өмет багылап калабыз.

     Дәресне шушы шигырь  юллары белән тәмамлыйсы килә:

Офык читләреннән әкрен генә

Матур булып синдә таң ата.

Урамнардан узган көтүләрең

Хезмәт көнен синдә уята.

Әнә кара! Барлык игеннәр дә

Елмаялар кояш ягына.

Кем сокланмас шушы матурлыкка

Ия булган туган ягыма.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Туган ягым – хәзинә

С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

"День матери с Баба Ягой"

Привет Ягуся! Привет Бабуся, смотрикась опять собрались, расселись тут и нас не позвали......

Урок в 4 классе. Татарстан - туган ягым.

Разработка открытого урока с использованием электронного учебника....