Исследовательская работа
творческая работа учащихся по географии
Исследовательская работа по изучению историю родного края
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 26.81 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема. Туган авылым тарихы
Кереш
Актуальлеге. Туган илеңне ярату иң әүвәле үз гаиләңнән, үз авылыңнан башлана. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер мөһим өлеше ул. Элек –электән кешене тарихка җәлеп итүнең иң актив һәм иҗади формаларыннан берсе булып туган якны өйрәнү торган. Авыл тарихын өйрәнгәдә табылган яңа материаллар Туган як музеен тулыландыруга, авыллар тарихы белән кызыксынучыларга файдалы чыганак булыр.
Максат: Төрле чыганаклар аша туган як тарихы турында материаллар җыю һәм өйрәнү.
Бурычлар:
1.Авылның өлкән буын кешеләреннән үткән тарихыбыз турында информация җыярга;
2. Төрле чыганаклар аша авыл атамасының килеп чыгышын, авыл тарихын өйрәнергә;
3. Табылган материалларны системага салырга һәм мәктәпнең Туган як музеена тапшырырга.
4. Туган як тарихы белән мәктәп укучыларын таныштырырга
Төп өлеш
Тикшерү объекты һәм предметы:
Туган авыл, аның тарихи үткәне һәм халкы.
Тикшерү методлары: эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Алымнар: фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның өлкән кешеләреннән тарихи вакыйгаларны сөйләтү.
Авылга кыскача физик- географик характеристика
Түбән Суык-Су авыл җирлеге Тукай районына керә. Тукай районы Татарстанда “башкаласы” булмаган бердәнбер һәм иң яшь район. Аның үзәге Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан. Тукай районы 1976 нчы елда элекеге Чаллы һәм Зәй, Сарман, Минзәлә районнарына кергән җирләрне бүлеп бирүдән ясала. Авыл Яр Чаллы шәһәреннән көньякта, 5 км ераклыкта урнашкан. Рельефы тигезлекле, өстенлек итүче биеклекләр 130- 209 м., өслеге көньяктан төньякка таба авыш. Кызыл балчык, нефть, торф ятмалары бар. Соры – урман, көрән - урман туфраклары өстенлек итә. Кышкы уртача температура -14, җәйге +19, явым- төшем 440 - 460 мм., көньяк-көнбатыш җилләре өстенлек итә. Хәзерге вакытта Түбән Суык-Су авыл җирлегенә барлыгы биш авыл керә: Югары Суык-Су, Түбән Суык-Су, Керәшен Маҗыны, Яңа Мусабай, Кувады авыллары.
Тикшерү нәтиҗәләре
Эзләнү-тикшеренү барышында мин сораштыру үткәрдем; фәнни әдәбият белән таныштым; музейда, китапханәдә эшләргә өйрәндем; язмаларны редакцияләдем; яшьтәшләрем һәм өлкәннәр белән сөйләштем. Шушы эзләнү эшем белән мин авылым тарихын өйрәнүгә үз өлешемне кертергә тырыштым.
Авыл атамаларының килеп чыгу тарихы.
Суык – Су авылы атамасының килеп чыгышы
Безнең авыл Тукай районындагы күп кенә авылларга караганда соңрак барлыкка килгән. “Тукай районы авыллары үзләренең яшәешен 1570-1580 елларда башлап җибәргән (мәсәлән Биклән 1546 ел)”. “1731 елда Зәй төбәге татарларын чукындырганнан соң, Тукай районы җирләрендәге урнашкан Мәләкәс. Маҗын, Борды авыллары чукындырыла”,- диелә Вахит Имамовның “Чулмандагы татар башкаласы” мәкаләсендә. 1735 -1774 нче еллардагы крестьяннар фетнәсе вакыйгалырын тасвирлаганда Вахит Имамов Суыксу авылын да телгә ала (“Мәйдан” жур. 2001 №8, 8-9 битләр).
Туган як музее материаллары һәм авыл кешеләре сөйләве буенча: XVIII нче гасыр уртасында хәзерге Югары Суык-Су авылы урынында берничә хуҗалыктан торган авыл барлыкка килә. Беренче килеп утыручылар урманнар арасында калкулык итәкләреннән агып чыккан салкын чишмә суларына очрыйлар һәм авылны Суыксу дип атыйлар. Урманнар киселеп, җирләр үзләштерелә һәм авыл зурая бара. Тора-бара авыл икегә бүленә. Бер өлеше хәзерге Түбән Суык-Су урынына күчеп утыра. Инешнең югары өлешендә урнашканын Югары Суык-Су, ә түбән өлешендә урнашканын Түбән Суык-Су дип атыйлар. Күрше Маҗын авылында бу вакытта кешеләр яшгән була.
Маҗын авылы атамасының килеп чыгышы
Авыл моннан 200 еллар элек барлыкка килгән. Биредә элегрәк чирмешләр яшәгән (удмуртлар), зират урыннары хәзердә билгеле. Алар акрынлап бу җирләрдән күчеп китеп беткәннәр, калганнары тора – бара керәшенләшеп беткән. Авылга нигезне Идел алдыннан күчеп килгән керәшен татарлары салган, беренче кешенең исеме Маҗын булган дип исәпләнә. Икенче версия буенча авылга нигезне Бондюг ягындагы Маҗын – Минәй авылыннан күчеп килгән кешеләр салган. Чынлык та исә авылны бик борынгы дип уйлыйбыз диләр авыл кешеләре. Чөнки авылның яңа зиратында бик борынгы ташлар бар. Әле бит авылның Әҗе тавы итәгендә иске зираты да булган. Җир казу эшләре вакытында кешеләр чүлмәк ватыклары, алтын, көмеш акчалар, хезмәт кораллары табалар.
Яңа Мусабай авылы атамасының килеп чыгышы
Элек, авыл урынында урман булган. Урманда аланнар күп булып, “Рыс аланы” дип аталганында авыл урнаша. Бу аланда селәүсеннәр күп йөргән. Авылга нигезне 1913 нче елда Сарман районы Иске Мусабайдан күчеп килгән Шәймәрдән, Нуретдин, Мөгыйн исемле кешеләр сала. Авылга беренче кешеләр Иске Мусабай авылыннан күчеп утырганга яңа авылны Яңа Мусабай дип атыйлар. Иске Мусабай авылына нигезне башкорт ягыннан күчеп килгән кешеләр салган диләр.
Авыл тарихы
Авыл тарихын өйрәнүне түбәндәге чоларга бүлдем:Беренче Бөтендөнья сугышы, гражданнар сугышы, колхозлашу, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы торгызу чоры, 70 нче елларда КамАЗ завды төзелеше чоры һәм бүгенге көн.
Беренче Бөтендөнья сугышы чоры
1914 елдакупканБеренче Бөтендөнья сугышында безнең Суык – Су авылыннан да катнашалар. Гарифуллин Асылгәрәй, Биктимеров Закир Беренче Бөтендөнья сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Георгий тәресе белән бүләкләнә. Одесса янында 7 ел ярым моряк булып хезмәт итә. Тукай районының Иске Абдул авылы тарихында да мондый юллар бар: ”Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач крестьяннар Одесса ягына яуга чыгып китә”, - дип язылган. Беренче Бөтендөнья сугышында безнең як крестьяннары Одесса янында сугышкан булып чыга. Бу чор турыда материаллар бик аз, өйрәнергә кирәк
Гражданнар сугышы чоры.
1918 елдның язында авылда большевиклар советы үз хакимиятен урнаштыра. Әмма санаулы көннәр узуга Уфадан Мамадышка чаклы барча җирләр чехлар кулында кала. 1919 елда Кама буен ак чехлардан арындыруга, Колчак гаскәрләре килеп җитә. Безнең авылдан гражданнар сугышында барлыгы 27 кеше катнаша: Миннегалиев Арслангали, Җәмәлетдинов Ямалетдин, Гайфетдинов Шәмсәт, Арсланов Зиннур, Федоров Алексей, Биктимеров Шәмси, Биктимирев Закирлар. Биктимеров Закир Владимир Азин җитәкчелек иткән 28 нче дивизиядә пулеметчылар командиры була. Алар Сарапулдан Уфага таба колчакларны куып баралар.
Арсланов Зиннур Г.И. Котовский кавалерия бригадасы сафларында сугыша һәм грамота белән бүләкләнә. Күренекле кызыл командир һәм язучы Федоров Алексей (1891-1971) революциягә кадәр рус армиясендә прапорщик була. Революция вакытында ул Смольныйда В.И.Ленин белән күрешү бәхетенә ирешә һәм совет властен яклаучылар сафына баса. Бу вакыйгалар турында ул үзенең “Октябрьские зори” дигән китабында язып чыга. Гражданнар сугышы тәмамлангач Минзәлә өязендә совет власте урнаштыруда актив көрәшә. Бөек Ватан сугышында катнаша. Полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Соңгы елларында Мәскәү шәһәрендә яши.
Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру елларында безнең авыллар
1920 елда Татарстан АССР төзелгән чакта бу авыллар Минзәлә контоны составына керә. Аннан Минзәлә контоны икегә бүленә һәм авыл Чаллы контоны составын керә. 1930 елның 10 августында Татарстанны районнарга бүлү башлана, 46 район белән бергә Чаллы районы да төзелә. 1928 елда авылларда беренче артельләр. потребительләр һәм кооперация берләшмәләре төзелә башлый. Һәр авыл аерым колхоз булып оеша. Түбән Суык-Су авылында беренче авыл хуҗалыгы артелен төзүче Гәрәйшин Хөсәен була, башта ул 12 хуҗалыктан тора. 1929 елда “Кызыл-Су” колхоз оеша. Аның беренче рәисе Шәрәфиев Барый була. 1930 елда инде бөтен авыл диярлек колхозга берләшә. Колхоз оешкан елларда 1 ургыч, 1 сугу машинасы, 20 ат, 10 сабан, 5 агач тырма була. 1931 елда авылга беренче трактор кайта. Авыл халкы сабан туена җыелган кебек, беренче тракторны каршы алырга җыела. Ул “Фордзон” тракторында Фәрхетдинов Нәҗип эшли. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Ф.Нәҗип ватанны саклаучылар сафына баса. Соңгы хаты Ордер ярларыннан килә. Берлинны штурмлаганда танк экипажының батыр йөрәкле сугышчысы һәлак була. Солдатның бүләкләре генә кайта. Фәрхетдинов Нәҗипнең бердәнбер улы Фәрхетдинов Нәсимдә әтисенең эшен дәвам иттереп туган колхозында тракторист булып эшли.
Сугышка кадәр колхоз ныклап аякка баса. Колхоз 7 районны ашлык белән тәэмин итә. Шуның өчен кохозга “Сталин” исеме бирелә һәм 1938-1961 елларда шушы исем белән йөртелә. Бу елларда кохоз рәисе булып Сафиуллин Зәки Сафиулла улы эшли. Туңга сөрүне уңышлы тәмамлап, хөкүмәткә икмәк заданиесен дә уңышлы үтәп, 1939 елда колхоз районда беренче урынга чыга. Шушы уңышлары өчен Сафиуллин Зәки Мәскәүдә алдынгылар слетында катнаша.
“Якты юл” газетасының актив хәбәрчесе, журналист Хәмит Мөхәммәтшинның “Якты юл” газетасы 2012 ел гыйнвар санында “Югары Үрнәк” колхозы көндәлегеннән” мәкаләсендә: “Шушы көннәрдә Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре, якташыбыз Мидхэт Шакирҗановтан хат алдым. Ул анда бер туган энесе Әхмәтзөфәр Кормашевның “Совет әдәбияты” журналының 1931 елның октябрь санында басылып чыккан “Югары Үрнәк” дигән куләмле мәкаләсен җибәргән, аның кайбер өзекләрен укучыларыбызга латин хәрефләре белән язылганан бүгенге кулланыштагы хәрефләргә кучереп тәкъдим итәбез,“ - диелә. (“Якты юл” газетасы 2012, № 4)
Әхмәтзөфәр Кормашев “Югары Үрнәк” колхозы көндәлегеннән” дигән мәкаләсендә күмәк хуҗалык итүнең беренче еллары вакыйгаларын болай тасвирлый: “Элек җан башына 1/4 дисәтинә җир тия торган Югары Суыксу, берәр дисәтинә тия торган Яңа Мусабай авлының кырлары ызаннар белән бизәлгән иде... 1931 елның язында Югары Сыксу һәм Яңа Мусабай авыллары “Югары Үрнәк” колхозына берләшә. Бу авыллардан 16 хуҗалык эле колхозга кермәгән. Алар уйлыйлар. Бер ел тулар –тулмас “Югары Үрнәк” бөтен авыл халкын үзенә туплый. Аның инде 100 баш эш аты, 3 чәчкече, 4 урак ургычы, 2 ашлык суккычы, 2 салам кискече, 4 ашлык чистарткычы, 2 сепараторы бар... ”Югары Үрнәк”нең сабан чәчүе – 474 гектар. Машина ура ала торган солы, бодай, тары, горчица шикеллеләре – 377 гектар. Калганнары мәк, борчак, турнепс, бәрәңге, чөгендер һәм башка шундыйлар...” (“Якты юл” газетасы 2012, № 4) Бу материаллар аша без ул чорда нинди культуралар игүләре һәм башка кызыклы мәгълүматлар турында белдек.
Әхмәтзөфәр Кормашев 1906 елда Югары Суык-Су да туа. Чаллы кантонында комсомол яшьләр, беренче пионер оешмалары төзүдә, “Яшь ленинчы” газетасын башлап чыгаруда катнаша, аның редколлегия әгъзасы, редакторы да була. Әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән нык аралашкан, үзе дә балалар өчен хикәяләр язган. Әдәби эшчәнлеге Ленинградта электрэлемтәсе институтында укыганда да дәвам итә. Мәскәүдә Муса Җәлил эшли торган “Коммунист” газетасының Ленинградтагы филиалы мөхәррире була. Мәскәүдә, Казанда Муса Җәлил белән еш очраша. Бөек Ватан сугышында – элемтә батальоны командиры була. 1942 елның июленнән декабренә кадәр совет гаскәрләре составында Иранда хезмәт итә, Сталин-Рузвельт-Черчиль очрашуында элемтәче була. (Үзенең 1976 елда язылган автобиографиясе (музейда саклана) белән “Якты юл” газетасындагы Хәмит Мөхәммәтшин, Мидхэт Шакирҗановларның мәкаләләре белән чагыштырылды)
Керәшен Маҗыны авылында да колхоз 1930 елда оеша һәм “Партизан “ дип йортелә, беренче председателе итеп Шәрәфиев Әкъмәл сайлана (материаллар эз).
Авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышы елларында.
Республикада, 1939 елгы халык саны исәбенә караганда, 2914,2 мең кеше яши. Барлык фронтларда барган сугышларда Татарстаннан 700 мең кеше катнаша. Алар Иделдән алып берлинга кадәр 3 мең киломметрдан артык араны сугышлар белән үтә. Аларның барысын да – гади сугышчыларны һәм командирларны да, танкистларны һәм пехотачыларны да, очучылар һәм хәрби табибларны да бер омтылыш берләштерә: ватанның бәйсезлеген саклап калу, фашизмны тар-мар итү.
Сугыш афәте безнен авылны да әйләнеп узмый. Сугышның беренче көннәреннән үк авылдашларыбызны сугышка ала башлыйлар. Авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына барлыгы 561 якын кеше китә, шулар арасыннан нибары 194 генә кире әйләнеп кайта.
“Татарстанның “Хәтер Китабы”н әзерли башлаганга кадәр сугыштан 85 мең якташыбыз әйләнеп кайтмаган дип уйланыла иде. Озак вакытлы фәнни тикшеренүләр һәм эзләнү нәтиҗәсендә Татарстаннан сугышка киткән һәм яу кырында ятып калган 350 мең солдат һәм офицерның исемен мәңгеләштерә алдык. Сугышка киткән һәр икенче кеше һәлак булды. Бу республика халкының 11,5 %ы дигән суз”, дип яза “Хәтер Китабы” редакциясенең баш мөхәррире Анатолий Иванов (“Татарстан” жур. 2009 №4, 26-27 битләр). Безнең авыл җирлегеннән сугышка киткәннәрнең бар тик 1/3генә әйләнеп кайта.
Сугыш ветераннары турында Туган як музеенда бай материал тупланган.
№ | Авыл исемнәре | Барлыгы киткән | Кире әйләнеп кайкан | Сугыш кырында ятып калганнар |
1 | Түбән Суык-Су | 161 | 48 | 113 |
2 | Югары Суык-Су | 156 | 53 | 103 |
3 | Маҗын | 57 | 15 | 42 |
4 | Яңа Мусабай | 55 | 13 | 42 |
5 | Кувады | 132 | 61 | 71 |
6 | Барлыгы | 561 | 194 | 367 |
Ветераннарның хөкүмәт бүләкләре
№ | ФИО | Орден һәм медальләре |
1 | Агзамов М.А. | Кызыл йолдыз, I- II дәрәҗә Ватан сугышы, II- III дәрәҗә Дан орденнары, “За боевые успехи”, “Японияне азат иткән өчен” барлыгы 6 медаль һәм 10 юбилей медале (16), СССР Кораллы көчләре башкомандующисе исеменнән бирелгән 10 рәхмәт хаты. |
2 | Дәүләтшин Ә.М. | II дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Дан орденнары,“За боевые успехи”,“Германияне азат иткән өчен”, “За отвагу”, “Венаны алган өчен”, “Будапештны алган өчен”, “Геогргий Жуков” һәм юбилей медальләре. |
3 | Зарипов Х. М | II дәрәҗә Ватан сугышы, “За боевые успехи”, “Германияне азат иткән өчен”,һәм юбилей медальләре. |
4 | Биктимеров Ш.Ш. | II дәрәҗә Ватан сугышы, “Германияне азат иткән өчен”, һәм юбилей медальләре. |
5 | Хуҗәхмәтов М.Х. | II дәрәҗә Ватан сугышы, “Германияне азат иткән өчен”, “За отвагу” һәм юбилей медальләре. |
6 | АбделмәновХ.Х. | II дәрәҗә Ватан сугышы, “Германияне азат иткән өчен”, “Японияне азат иткән өчен”, “Геогргий Жуков” һәм юбилей медальләре. |
Фашизмны җиңү өчен алгы сызыкта гына түгел, тылда да көрәш бара. Авылда хәллә бик авыр була. Солдат яшендәге барлык ир-атлар сугышта. “Сугыш ихтыяҗы өчен, бигрәктә сугышның беренче елында хуҗалыкларда булган тракторлар һәм автомашиналар алына. МТСләрендә һәр 10 автомашинаның берсе генә калдырыла. Атларнын да саны аз кала, аларның да күбесен сугышка алалар. Республиканың авыл хуҗалыгы фронтка 131 млн. пот икмәк, 39 млн. пот бәрәңге һәм яшелчә, 56 млн. пот ит, 200 млн. литр сөт бирә” (“Татарстан” жур. 2009 №4, 26-27 битләр).
Сугыш башында ук оборона фонды булдыру хәрәкәте җәелдерелә. Авыл халкы ул фондка акчаларын яки эш хакларының бер өлешен биреп бара. Оборона фондына җыелган акчага 1942-1944 нче елларда республикада “Кызыл Татарстан”, “Татарстан колхозчысы” дигән танк колонналары, “Совет Татарстаны” дигән авиадивизия, бронекатерлар, бронепоездлар төзелә. Кич утырып бияләй, оекбашлар бәйлиләр, кызлар бияләй эченә “Батыр сугышчыга” дип кечкенә генә хат язып тыгалар. Сугышчылар өчен кыска тун, киез итек, бияләй, телогрейка җыела.
Сугыш елларында колхозда бригдир булып Мостафина Әрҗүдә һәм Нуретдинова Мәүлидә эшлиләр. Камалетдинова Сабира ферма мөдире, Нигъматуллина Тәгзимә звено җитәкчесе була. Ул җитәкләгән звено 1944 елда район буенча беренче урынга чыга.
Авылдагы хатын-кызларны Нижний Новгород ягына торф чыгарырга, хәрби заводларга, урман кисәргә җибәрәләр. Хадиева Васбикамал әбинең Яшел Үзән шәһәрендәге “Серго” исемендәге заводка керү пропускысы хәзер дә исән.Үзенең истәлекләрендә: - Станоклар саны арткан саен арта, күбрәк корал җитештерергә кирәк, 2 норма үти идем, исемем “Молния” газетасыннан төшмәде,- дип яза. “Кызыл тау” урман пунктына урман кисәргә җибәрелүче Хадиева Өммикамал әби: - Ачлы-туклы килеш агач тарттырулар, колач җитмәс агачларны кисеп аударып елгага салга төшерә (Камага), ботакларын фронтка, заводларга утын итеп озата идек,- дип искә ала.
(“Кызыл тау” урманы хәзер Түбән Кама милли паркы составына керүче сакланучы зона).
“Бөек Ватан сугышы башлангач Татарстанга 57 мең кеше эвакуацияләнеп килә. Шуларның 11 меңнән артыгы балалар була. Аларны республиканың районнрына бүлеп урнаштыралар. Чаллы районына 767 бала, Зәй районыныа... урнаштырыла” (“Татарстан” жур. 2009 №4, 26-27 битләр). Безнең Суык-Су авылына эвакуацияләнгән балалар турында мәгълүматләр очрамады.
Авылның зур төзелешләр чорында үсеше. “Камаз” заводы төзелеше башлангач шәһәр яны авылларында зур үзгәрешләр башлана. Яңа төзелешкә дип Советлар иленең төрле почмакларыннан 30 меңнән артык егет-кызлар килгән, аларны якын-тирә авылларга тараталар. Бу елларда авыл яшьләре күпләп шәһәргә китеп урнаша. 1970-75 нче елларда авылда ике катлы торак йортлар, колхоз идәрәсе, авыл советы, урта мәктәп, мәдәният йорты, медпукт, балалар бакчасы биналары төзелеп куллануга тапшырыла. Авыл да социаль шартлар яхшыру, Чаллы шәһәренә генә тугел, авылга да республиканың башка районнарыннан гиләләре белән күчеп киләләр. Авыл үсә, зурая. Колхоз шәһәр яны зонасына әйләнә, шәһәр халкын азык-төлек белән тәэмин итә. Безнең “Коммунизм” колхозы бу елларда зур уңышларга ирешә. Колхоз председателе булып Бөек Ватан сугышы ветараны, “Хезмәт Кызыл Байрагы” кавалеры Юнысов Мөнәвир эшли. Фидакарь хезмәтләре өчен Хасанова Мөкәрәмә, Насибуллина Сәмия “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденнары белән бүләкләнәләр. Атказан колхозчы исеменә лаек булучылар: Хасанова Мөкәрәмә, Хамидуллин Хәниф, Фәрхетдинов Нәсим.
Йомгаклау
1. Авыл тарихы төрле чыганакларга: өлкән буын кешеләре сөйләве, туган як музее материаллары һәм тарихи әсәрләргә, газета – журналларда басылган мәкәләләргә нигезләнеп өйрәнелде, һәм бу материаллар чагыштырылды.
2. Авыл тарихындагы вакыйгаларның күбесе тарихи документлар һәм фактлар белән расланган.
3. Авыл атамасының килеп чыгышы телдән-телгә, ишеткәннәрдән чыгып, сөйләгәннәргә генә нигезләнгән.
Файдаланылган әдәбият
1. Мухаметшин Х.Н. Тукай районының күренекле кешеләре.- Яр Чаллы: 2003, 93 бит.
2. Түбән Суык – Су урта мәктәбе “Туган якны өйрәнү” музее тупланма материаллары.
3. “Татарстан”- иҗтимгый – сәяси журнал, 2009 №4
4. “Мәйдан” - әдәби-нәфис, иҗтимгый журналы, 2008 №2
5. “Якты юл” – Тукай районы газетасы, 2012 №4
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исследовательская работа по теме "Роль проектной и исследовательской деятельности учащихся на формирование личности молодого человека"
В течении 4 лет, с 8 класса по 11 класс, в роли классный руководителя, я строила свою работу с учащимися моего класса на основе проектно-исследовательской деятельности. Вела наблюдение...
Научно-исследовательская работа Внедрение инновационных форм контрольно-оценочных процедур в процесс изучения дисциплин естественно-математического цикла Научно-исследовательская работа Внедрение инновационных форм контрольно-оценочных процедур в проце
В любой образовательной системе особое место занимает контроль – отслеживание усвоения знаний и мониторинг качества обучения. Внедрение новых образовательных и информационных технологий в учебны...
Исследовательская работа учителя математики "Исследовательская и проектная деятельность учащихся: сходства и различия"
Исследовательская работа учителя математики Цель исследования: изучение процесса исследовательской и проектной деятельности учащихся.Задачи: найти сходства и различия в исследовательской и ...

Исследовательская работа Исследовательская работа на тему: «Метод проектов в моей работе»
в данном материале изложены результаты применения учителем в своей работе одного из методов современных технологий обучения во внеклассной работе - метод проектов...

Содержание исследовательской работы или Оглавление исследовательской работы
Содержание исследовательской работы или Оглавление исследовательской работы включает название глав и параграфов, которые точно соответствуют заголовкам в тексте проекта....

Научно-исследовательская работа позволяет каждому школьнику испытать, испробовать, выявить и актуализировать хотя бы некоторые из своих дарований. Дело учителя – создать и поддержать творческую атмосферу в этой работе. Научно-исследовательская деятельност
Научно-исследовательская работа позволяет каждому школьнику испытать, испробовать, выявить и актуализировать хотя бы некоторые из своих дарований. Дело учителя – создать и поддержать творческую ...

Основы научно - исследовательской работы (на примере участия в городском конкурсе исследовательских работ, посвященных 110-летию со Дня Рождения Д.Ф.Устинова)
Данный материал содержит основы научно - исследовательской работы и поможет в написании исследования....
