Конспект урока по географии 5 класс “Материклар буенча сәяхәт”
план-конспект урока по географии (5 класс)

Альмухаметова Венера Рафгатовна

Открытый урок по географии 5 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_uroka.doc92.5 КБ

Предварительный просмотр:

ГБМБУ “Борды урта гомуми белем мәктәбе”

“Материклар буенча сәяхәт” темасына үткәрелгән

5 класста географиядән ачык

дәрес эшкәртмәсе

Үткәрде: география укытучысы

Альмухаметова Венера Рафгатовна

15.03.17

Класс: 5

Дәреснең темасы: “Материклар буенча сәяхәт”

Дәреснең тибы: яңа материал үзләштерү.

Дәреснең максаты:

Дидактик- материкларны аера белү, аларга характеристика бирү.

Үстерелешле – укучыларның фикерләү сәләтен һәм кызыксынучанлыкларын үстерү.

Тәрбияви – табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә бәйле УУГ:

- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру, төркемнәрдә килеш эшли белү, үз фикереңне әйтә белү һәм дәлилли белү.

Юнәлеш алуга (регулятив) караган УУГ:

  • үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую,
  • план буенча эшләү,бәяләү.

Танып белү УУГ:

  • кирәкле мәгълүматны дәреслектән эзләп табу һәм аерып алу;
  • картадан географик объектларны таба белү;
  • укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

  • дәрестә төркемләп эшләү, бер-берең белән хезмәттәшлек итү;
  • әңгәмәдә катнашу;
  • үз фикереңне тулы         һәм төгәл итеп әйтә белү.

Эшне оештыру формалары: фронталь, индивидуаль, парлап эш.

Алымнар: әңгәмә, практик эш, мөстәкыйль эш.

Җиһазланыш: дәреслек,  атлас, контурлы карта, биремле карточкалар, рәсемнәр, проектор, компьютер,презентация, маркерлар, клей, ватман, ак битләр.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты. Психологик халәт тудыру.

Исәнмесез , укучылар, кәефләрегез ничек?  Әйдәгез, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик, файдалы, кызыклы дәрес телик.

Күрәсезме, барыбызга да күңелле булып китте. Сезгә яңа белем үзләштерүдә уңышлар телим.

  1. Актуальләштерү.

Укучылар, дәресебезне башлап җибәрер алдыннан музыка тыңлап  китик әле (“Клуб путешественников” тапшыруының аудиоязмасын тыңлау) (Слайд 1).

  • Укучылар, сезгә бу музыка танышмы? Нинди тапшырудан ул? (Юрий Сенкевич портреты күрсәтелә( Слайд 2 )
  • Кем бу? Тапшыруында ул нәрсә турында сөйли?
  • Дөрес, укучылар, сәяхәтләр турында.  Укучылар, ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Каяда булса барганыгыз бармы? Тагын кая барырга теләр идегез?

Бүген мин сезгә читтән торып  материклар буйлап  сәяхәткә чыгарга тәгъдим  итәм.

-Дәреснең темасын кем әйтер? (“ Материклар буенча  сәяхәт”).(Слайд3)

Әйдәгез дәреснең максатын әйтеп карыйк. Ни өчен сәяхәткә чыгабыз? Сәяхәт вакытында нәрсә белербез?

Безнең бурыч: һәр материк өчен генә хас үзенчәлекләрне билгеләү.

  • Укучылар, искә төшерик әле, җирдә ничә материк бар? Аларны атагыз.
  • Дөнья кисәкләре ничәү? ( Слайд 4)

- Ләкин вакытыбыз аз булганлыктан, барыбызда бергә сәяхәт итә алмабыз. Һәрберебез бер материкка сәяхәткә китәр. Кем нинди материкка бара соң? Моның өчен өстәлдәге карточкаларны сайлап алыгыз. (Карточкалар материклар контурлары формасында) Экспедиция вакытында материк турында материал тупларсыз һәм отчет әзерләрсез.

Сәяхәт барышнда үзегезнең нәрсәне белүегезне, нәрсәләргә сәләтле икәнлегегезне дә күрсәтә алачаксыз. Бары тик кыю, көчле ихтыярлы гына булу кирәк.

Дәресебезнең девизы:(Слайд 5)

 Белем биеклеген яуларга

Юлга чыгабыз,

Авырлыктан курыкмыйбыз

Җиңеп чыгабыз.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  • Ә хәзер материклар буйлап сәяхәткә чыгабыз. Хәерле сәгатькә!

Индивидуаль эш. Метод “Мозговой штурм”(проектно-исследовательская работа)

Материкны өйрәнер өчен сезгә дәреслек, атлас, өстәмә материал кирәк булыр.Алдыгызда сәяхәтнең маршрут кәгазе ята (Кушымта 1). Һәрберегез шушы биттә бирелгән таблицаны  дәреслек һәм ярымшарлар картасы ярдәмендә тутыра. Соңыннан чыгыш ясап, материк белән таныштырасыз. (Укучылар дәреслектәге текстны укып, үзенең материгы турында таблицага тутыра)

 Эш планы

1. Сәяхәтнең маршрут кәгазен тутырырга.

2. Материк турында чыгыш әзерләргә.

3. Материк турында коллаж ясарга.

Җавап планы

  1. Картада материкны күрсәтү.
  2. Рельефы турында сөйләү.
  3. Елга һәм күлләре.

  • Укучылар, сез сәяхәт барышында күп эшләдегез. Чыгыш ясар, алдыннан, әйдәгез, ял итеп алыйк!

Физминутка

- Ә хәзер , әйдәгез , материклар турында сәяхәтчеләрнең чыгышларын тыңлап китик. (Чыгышлар ясау) (Слайд 6-12)

  • Молодцы, укучылар. Материклар буенча нинди нәтиҗә ясый алабыз?

( Һәр материк уникаль, үзенчәлекле.)

Эшебезне дәвам итик.

Карта белән эш.

 Контурлы карталарыгызның 20-21нче битләрен  ачыгыз. Контурлы картага материклар буенча өйрәнелгән географик объектларны билгеләрбез.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Сәяхәт турында белемнәр истә калуны тикшерү өчен өстәлдә бирелгән биремнәрне үтәргә.

Метод “Югалган сүзләр”

 Өстәлдә битләрдә биремнәр бирелгән (Кушымта 2). Бирем: материк турында  сүзләр төшеп калган текстка дөрес итеп сүзләр куярга.

Евразия  самый __ материк  с  разнообразным рельефом. Здесь располагаются  высочайшие горы ___, гигантские равнины, много рек и озер, самое глубокое озеро __. На территории Евразии много __, например, Индостан, Камчатка, Скандинавский. (большой, Гималаи, Байкал, полуостровов)

Африка __ по величине материк, на котором  преобладают равнины. Африка самый __ материк и половину  её на севере занимает  ___Сахара. Однако материк богат __, и одна из них, самая длинная в мире - __.  (второй, жаркий, пустыня, реками, Нил)

На территории  Северной Америки  преобладают __, на одной из которых располагается обширная водная система состоящая из __ озер.  Реки Северной Америки ___, и самая крупная из них Миссисипи. А в горах __, растет вечнозеленое хвойное дерево ___. (равнины,  5, полноводные, Кордильеры , секвойя)

На востоке Южной Америки протянулись горы __, здесь же берет начало самая полноводная река мира  __.  В этой реке можно встретить самую хищную рыбу __. Климат очень теплый и самый __ в мире. В горах встречается много ___ вулканов.  (Анды, Амазонка, пиранья, влажный  действующих).

Антарктида имеет мощный __ щит, и поэтому этот материк  самый ___. Самая низкая температура зафиксирована  на станции __. Но даже здесь встречается жизнь и главными обитателями являются ___.  (ледяной, холодный, «Восток», пингвины)

На большей части Австралии выпадает __ осадков, поэтому данный материк самый сухой. В центральной части Австралии располагается озеро ___, площадь которого увеличивается в ___ . Именно здесь встречается удивительное животное __, которые носят детенышей в сумке. (мало, Эйр,  сезон дождей, кенгуру).

-Вакыт бетте, һәр  укучы үзләренең язганнары белән таныштырып китсен әле.

“Ромашка җый”

Укучылар чиратлап такта янына чыгалар. Өстәлдә ромашка чәчәгенең таҗ яфраклары ята. Аларның арткы ягына җөмләләр язылган. Шул җөмләләрне укып, дөресме, юкмы икәнен аңлаталар. Дөрес булса таҗ яфрагын ромашканың үзәгенә ябыштыралар.

1.Дөньяда иң биек тау – Джомолунгма.+

2. Дөньяда иң тирән күл – Эйр.-

3. Дөньяда иң зур утрау – Гренландия. +

4. Миссисипи – планетаның иң озын елгасы. –

5. Россия Евразиядә урнашкан.+

6.Нил – Австралиянең иң озын елгасы.-

7.Җирнең иң дымлы материгы Көньяк Америка.+

8. Анд таулары Төньяк Америкада урнашкан. –

9.Антарктида бозларында планетабыздагы бөтен төче суның 80% тупланган.+

10. Австралиядә зур һәм мул сулы елгалар юк. +

11. Дөньяда иң зур утрау- Сахалин.-

  1. Өй эше бирү (Слайд 13)

  1. П.22 укырга

2. Сәяхәт иткән материкның географик объектлары турында кызыклы мәгълүматлар табарга.

  1.  Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Сез бүген бик нык тырыштыгыз. Тату эшләдегез. Миңа бик ошадыгыз.

- Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

- Өйгә кайткач  әти-әниегезгә нәрсә турында сөйләрсез?

- Сезнең үзегезнең чынлыкта кайда сәяхәткә барасы килер иде ?

 “Сәяхәт” барышында без куйган максатыбызга ирештек дип уйлыйм.

Сезнең өстәлләрдә 3 төстә смайликлар бар. Алар ярдәмендә дәреснең темасын ничек үзләштерүегезне бәяләрсез.

  • Әгәр дә сез дәресне аңладым, дәрес ошады дип уйласагыз яшел төсне аласыз –“5”;
  • әгәр дә дәрес материалын бераз аңлап бетермәдем  дип уйласагыз сары төсне аласыз – “4”;
  • бөтенләй бернәрсә дә аңламадым дип уйласагыз, кызыл төсне алыгыз – “3”.

Көндәлекләргә билгеләр куела.

Укучылар, дәрестә актив булдыгыз, рәхмәт. Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1 этап. Оештыру моменты.

 Максат: укучыларда уңай психологик халәт булдыру.

Исәнмесез , укучылар, кәефләрегез ничек?  

Әйдәгез, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик, файдалы, кызыклы дәрес телик.

Күрәсезме, барыбызга да күңелле булып китте. Сезгә яңа белем үзләштерүдә уңышлар телим.

Укучылар басып килгән кунакларны сәламлиләр.

Бер-берсенә карап елмаялар, күңелдән генә бер-берсенә изге теләкләр телиләр.

2 этап. Актуалләштерү.

Максат: теманы билгеләү, дәрескә максат кую.

Укучылар, дәресебезне башлап җибәрер алдыннан музыка тыңлап  китик әле (“Клуб путешественников” тапшыруының аудиоязмасын тыңлау )(Слайд 1).

  • Укучылар, сезгә бу музыка танышмы? Нинди тапшырудан ул?
  • ( Слайд 2)Кем бу? Тапшыруында ул нәрсә турында сөйли?
  • Дөрес, укучылар, сәяхәтләр турында.  Укучылар, ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Каяда булса барганыгыз бармы? Тагын кая барырга теләр идегез?

Бүген мин сезгә читтән торып  материклар буйлап  сәяхәткә чыгарга тәгъдим  итәм.

-Дәреснең темасын кем әйтер?(Слайд3)

Әйдәгез дәреснең максатын әйтеп карыйк. Ни өчен сәяхәткә чыгабыз? Сәяхәт вакытында нәрсә белербез?

Безнең бурыч: һәр материк өчен генә хас үзенчәлекләрне билгеләү.

 Укучылар, искә төшерик әле, җирдә ничә материк бар? Аларны атагыз.

 

  -Дөнья кисәкләре ничәү? ( Слайд 4)

- Ләкин вакытыбыз аз булганлыктан, барыбызда бергә сәяхәт итә алмабыз. Һәрберебез бер материкка сәяхәткә китәр. Кем нинди материкка бара соң? Моның өчен өстәлдәге карточкаларны сайлап алыгыз. (Карточкалар материклар контурлары формасында) Экспедиция вакытында материк турында материал тупларсыз һәм отчет әзерләрсез.

Сәяхәт барышнда үзегезнең нәрсәне белүегезне, нәрсәләргә сәләтле икәнлегегезне дә күрсәтә алачаксыз. Бары тик кыю, көчле ихтыярлы гына булу кирәк.

Дәресебезнең девизы:(Слайд 5)

 Белем биеклеген яуларга

Юлга чыгабыз,

Авырлыктан курыкмыйбыз

Җиңеп чыгабыз.

Музыка тыңлыйлар.

“Клуб путешественников” тапшыруы.

Юрий Сенкевич.Сәяхәт турында.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Материклар буенча сәяхәт

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Алты материк: Евразия, Африка, Төньяк Америка, Көньяк Америка, Австралия, Антарктида.

Алты дөнья кисәге: Европа,Азия, Африка,  Америка, Австралия, Антарктида.

Карточкаларны сайлап алалар.

3 этап. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Максат: укучыларның яңа дәрес материалын үзләштерүләрен тәэмин итү

Физминутка

  • Ә хәзер материклар буйлап сәяхәткә чыгабыз. Хәерле сәгатькә!

Индивидуаль эш. Метод “Мозговой штурм”(проектно-исследовательская работа)

Материкны өйрәнер өчен сезгә дәреслек, атлас, өстәмә материал кирәк булыр.Алдыгызда сәяхәтнең маршрут кәгазе ята (Кушымта 1). Һәрберегез шушы биттә бирелгән таблицаны  дәреслек һәм ярымшарлар картасы ярдәмендә тутыра. Соңыннан чыгыш ясап, материк белән таныштырасыз. (Укучылар дәреслектәге текстны укып, үзенең материгы турында таблицага тутыра)

 Эш планы

1. Сәяхәтнең маршрут кәгазен тутырырга.

2. Материк турында чыгыш әзерләргә.

3. Материк турында коллаж ясарга.

Җавап планы

  1. Картада материкны күрсәтү.
  2. Рельефы турында сөйләү.
  3. Елга һәм күлләре.

  • Укучылар, сез сәяхәт барышында күп эшләдегез. Чыгыш ясар, алдыннан, әйдәгез, ял итеп алыйк!

- Ә хәзер , әйдәгез , материклар турында сәяхәтчеләрнең чыгышларын тыңлап китик. (Слайд 6-12)

  • Молодцы, укучылар. Материклар буенча нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Эшебезне дәвам итик.

Карта белән эш.

 Контурлы карталарыгызның 20-21нче битләрен  ачыгыз. Контурлы картага материклар буенча өйрәнелгән географик объектларны билгеләрбез.

Укучыларның фикерләре тыңлана.

Укучылар дәреслек , атлас ярдәмендә таблица тутыралар.

Өстәмә материал ярдәмендә материк турында коллаж ясыйлар.

Материк турында чыгыш әзерлиләр.

Хәрәкәтләр ясыйлар.

Укучылар материклар турында чыгыш ясыйлар.

 Укучыларның фикерләрен тыңлау.

Һәр материк уникаль, үзенчәлекле.

Укучылар контурлы картада эшли.

4 этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Максат: укучыларның дәрестә алган белемнәрен ныгыту.

Сәяхәт турында белемнәр истә калуны тикшерү өчен өстәлдә бирелгән биремнәрне үтәрбез.

Метод “Югалган сүзләр”

 Өстәлдә битләрдә биремнәр бирелгән  (Кушымта 2). Бирем: материк турында  сүзләр төшеп калган текстка дөрес итеп сүзләр куярга.

-Вакыт бетте, һәр  укучы үзләренең язганнары белән таныштырып китсен әле.

“Ромашка җый”

Укучылар чиратлап такта янына чыгалар. Өстәлдә ромашка чәчәгенең таҗ яфраклары ята. Аларның арткы ягына җөмләләр язылган. Шул җөмләләрне укып, дөресме, юкмы икәнен аңлаталар. Дөрес булса таҗ яфрагын ромашканың үзәгенә ябыштыралар.

1.Дөньяда иң биек тау – Джомолунгма.+

2. Дөньяда иң тирән күл – Эйр.-

3. Дөньяда иң зур утрау – Гренландия. +

4. Миссисипи – планетаның иң озын елгасы. –

5. Россия Евразиядә урнашкан.+

6.Нил – Австралиянең иң озын елгасы.-

7.Җирнең иң дымлы материгы Көньяк Америка.+

8. Анд таулары Төньяк Америкада урнашкан. –

9.Антарктида бозларында планетабыздагы бөтен төче суның 80% тупланган.+

10. Австралиядә зур һәм мул сулы елгалар юк. +

11. Дөньяда иң зур утрау- Сахалин.-

Материклар турыда сүзләре төшеп калган текстлар белән эшлиләр.

Таҗ яфрагында язылган җөмләләрне укып, дөресме, юкмы икәнен әйтәләр. Дөрес булса тактага ябыштыралар.

5 этап. Өй эше бирү. Максат: алган белемнәр нигезендә өй эшен эшләү 

Вакытны сарыф итмәс өчен, өй эше кәгазьгә язылып өстәлдә таратылган.

1.П.22 укырга

2. Сәяхәт иткән материкның географик объектлары турында кызыклы мәгълүматлар табарга. (Слайд 13)

Көндәлеккә язалар.

6 этап. Рефлексия. Дәресне йомгаклау Максат: дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау..

Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Сез бүген бик нык тырыштыгыз. Тату эшләдегез. Миңа бик ошадыгыз.

- Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

- Өйгә кайткач  әти-әниегезгә нәрсә турында сөйләрсез?

- Сезнең үзегезнең чынлыкта кайда сәяхәткә барасы килер иде ?

 “Сәяхәт” барышында без куйган максатыбызга ирештек дип уйлыйм.

Сезнең өстәлләрдә 3 төстә смайликлар бар. Алар ярдәмендә дәреснең темасын ничек үзләштерүегезне бәяләрсез.

  • Әгәр дә сез дәресне аңладым, дәрес ошады дип уйласагыз яшел төсне аласыз –“5”;
  • әгәр дә дәрес материалын бераз аңлап бетермәдем  дип уйласагыз сары төсне аласыз – “4”;
  • бөтенләй бернәрсә дә аңламадым дип уйласагыз, кызыл төсне алыгыз – “3”.

Көндәлекләргә билгеләр куела.

Укучылар, дәрестә актив булдыгыз, рәхмәт. Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.

Дәрескә нәтиҗә ясау.

Укучылар дәрес өчен билге куялар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по географии в 7 классе "Путешествие по Европе. Урок -фестиваль слайд фильмов".

Данная разработка содержит технологическую карту урока, слайдовую презентацию, рабочие листы учащихся. Урок был проведен в рамках работы творческой группы учителей географии по теме "Методика проведен...

Конспект урока по географии в 6 классе:"География современных религий"

В конспекте урока рассматривается использование интерактивной доски Aktivstudio на разных этапах урока"....

Конспект урока по географии для 10 класса по теме «География мирового транспорта»

Разработка урока по географии для 10 класса по теме «География мирового транспорта» с использованием электронной формы учебника...

Конспект урока по географии 9 класс. Тема «География растениеводства и животноводства»

Познакомить  с  особенностями  агропромышленного  комплекса.  Изучить  особенности сельского хозяйства России. Изучить растениеводство и животноводство, и их зональную сп...

Конспект урока по географии в 9 классе «Географическое положение и природные ресурсы Северо-Западного региона» Учитель географии: Табунова Т. Ю.

Урок  «Географическое положение и природные ресурсы Северо-Западного региона».Цели урока:Образовательные: определить  особенности ГП, природы региона; создать знаковую модель при...

Конспект урока по географии в 6 классе «Атмосфера» Учитель географии: Табунова Т. Ю.

Предмет: география Класс: 6Тема урока: Атмосфера и ее состав. Значение атмосферы.урока по теме: урок № 1 в теме «Атмосфера» Цель: сформировать представление об атмосфере, её гран...