Доклад "Метапредметные технологии"
статья по английскому языку

Кадырова Айгуль Булатовна

Доклад "Метапредметные технологии"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл metapredmetnye_tehnol.docx22.45 КБ

Предварительный просмотр:

Бүген “метапредмет” һәм “метапредмет укыту” төшенчәләре аеруча популяр. Бу аңлашыла да, чөнки метапредмет алымы яңа стандартлар нигезенә салынган. Мета -   үз предметының кысаларыннан чыгу дигэнне анлата.

21 нче гасыр укытучылары - киң профильле белгечләр. Теләсә нинди укытучы- предметник, хэм бераз гына булса да метапредметник булырга тиеш. Укучының башын тутырган эйбер  үле белем түгел, ә тормыш өчен кирәк булган белем булсын. Мона ничек ирешергэ?

Сер түгел, безнең балалар, мәктәпкә килгәч, 7-8 сыйныфларда укуга кызыксынуларын  югалталар. Бала олырак булган саен, мотивация шулкадәр азрак. Метапредмет технологияләре бу проблеманы җиңәргә мөмкинлек бирә, аларның нәтиҗәсе һәр укучының сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән. Ягъни алар барлык укучылар өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Метапредмет элемтәләре укучыларга уку процессы кысаларында гына түгел, төрле тормыш ситуацияләрендә дә карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Белем биругэ Метапредметлы якын килгэндэ,  бала белем системасын үзләштереп кенә калмый, ә гамәлләрнең универсаль ысулларын үзләштерә һәм алар ярдәмендә дөнья турында мәгълүматны үзе таба ала.

Метапредметлы белем бирудэ кулланыла торган  кайбер метод хэм алымнарга тукталып китэрбез.

Менталь карталар (майндмэппинг)- мәгълүматны структуралаштыруның уңайлы ысулы, анда төп тема битнен  үзәгендә урнашкан, ә аның белән бәйле төшенчәләр агач сыман схема рәвешендә әйләнә-тирәдә урнашкан. Менталь карта фикерләүне визуализацияләүнең гади һәм нәтиҗәле техникасы. Идеяләрне булдыру, үстерү һәм анализлау өчен кулланыла.

Үзәктә төп теманы урнаштырабыз, ул сэламэтлек  темасы(рэсем куярга мемкин).  Алга таба калын ботаклар ясала, оптималь булып 5,6 тора,  ләкин дәрес вакыты чикләнгәнлектән,3 -4рәт ботак та житэ. Һәр ботак өстенэ сэламэтлеккэ йогынты ясаучы факторлар языла: стресс, йокы, кунегулэр, диета,  ярдэм. Аннары һәр ботак белән чираттан  эшлибез. Стресны китереп чыгаручы сэбэплэр, алар бн керэшу юллары карала. Сүзләрне яхшырак истә калдыру өчен, рэсемнэр бн эшлэргэ мемкин.  Бигрәк тә яңа сүзләр керткәндә. Чөнки алар сүзләрне рус теленә тәрҗемә итү булып торалар. (Тони Бьюзен) Зур мәгълүмат ташкыны булган дэньяда, укучыларны укытуда акыл карталарын куллану гаять зур уңай нәтиҗәләр бирэ, чөнки балалар төп мәгълүматны сайларга, структуралаштырырга һәм истә калдырырга, шулай ук аны алга таба яңадан торгызырга өйрәнә. Уйлау карталары укучыларның креатив һәм тәнкыйди фикерләвен, хәтерләрен һәм игътибарын үстерергә, шулай ук укыту һәм өйрәнү процессларын кызыклы, мавыктыргыч һәм нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.

Денотат граф - инглиз теле дәресендә тәнкыйди фикерләү технологиясе алымы буларак карала.  ул Синквей белән охшаш. Денотат граф - төп төшенчәнең әһәмиятле билгеләрен тексттан табу ысулы. Төп сүзне - аерып чыгарабыз  -исем. Бу исемгэ фигыльләр сайлап алабыз .Фигыльгә янадан исем сайлап - сүзтезмәләр тезибез. Яңадан фигыльләр сайлап алабыз (сыйфат белән кушарга мөмкин). Бу ысул  яңа төшенчәне аңларга ярдәм итә (синквейннан аермалы буларак - кире элемтә өчен)

Фаразлар агачы- ысулы.. "Агач ткэусэсе" - ул ТЕМА "ботаклар" - ике төп юнәлеш - "мөмкин" һәм "мөгаен" ("ботаклар" саны чикләнмәгән) буенча алып барыла . "яфраклар " - бу фаразларны нигезләү, теге яки бу фикернең файдасына дәлилләр.

Кластер - ул мәгълүмат оештыруның график формасы, алар арасындагы барлык бәйләнешләрне билгеләп, схема рәвешендә теркәлә торган төп мәгънәви берәмлекләр аерылып чыга. Ул - уку материалын системалаштыруга һәм гомумиләштерүгә ярдәм итүче сурәт. Ил  темасына кластер тезергэ була. Анда  башкала, илнен теп ризыклары, традициялэре, транспорт, географик положениесе,  истэлекле урыннар, халкы, хава торышын кертергэ була.  Кластерга карап сойлэу бик унайлы- ул бэйлэнешле сейлэм телен устеругэ дэ ярдэм итэ. Информацияне истэ тотар эчен дэ жайлы ысул.

Квилт Күп кисәкләрдән тегелгән юрган тибы. Ил, гаилә хэм бик куп нэрсэнен  тарихын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин.
Этаплар: Эзерлек этабы: рэсемнэр кису, сузлэр язу, ябыштыру. Төп  этап: (хикәя төзү) Йомгаклау этабы : барлык эшлэрне туплап , җыентык төзү.  
Тема: Британиядэге борынгы заман уенчыклары.

Интерактив укыту - тәҗрибә аша укыту.   Укучыларнын ниндидер бер ситуацияне узлэре аша уткэруе (уен, күнегү, билгеле бер ситуация аша) . Мэсэлэн инглиз телендэ уткэндэге дэвамлы вакытны эйрэнгэндэ  без моны ничек кулланабыз.   Уткэндэге дэвам  итеп торган бер эшне икенчне бер эш булэ. Дэвам итеп торган эш - Past continuous , аны бүлгән гамәлне тасвирлау өчен Past Simple кулланыла. Шундый ситуацияне уйлап табабыз: Бер укучыны класстан вакытлыча чыгып торабыз.  Калган укучыларга:  сез бер зур гаилә, сез  эйдэ асраган хомякны югалттыгыз диелә. Алар аны бөтен җирдә эзләгәннәрен имитацияләргә тиеш. Шул вакыт теге укучыдан сыйныфка керүен сорарбыз. Хэм ана сорау бирелэ: син сыйныфка кергәндә, барысы да нишли иде? Мин класска кергәндә (үткән заман) , алар хомякны эзлилэр иде (үткәндэге  дәвамлы вакыт).  Менэ шушындый авыр конструкцияне алар узлэре аша уткэреп, тизрэк тешенэлэр хэм бу аларнын ислэрендэ дэ кала.

Бергэлэп хикэя тезу

  1. тэр. Жанрны сайлау һәм терәкләр әзерләү. Терэклэр булып рәсемнәр, сораулар хезмэт итэ ала. Мэс: Борын-борын заманда  принцесса яшәгән. Терәк: исеме ничек? Ул чибәр идеме?Анын кемнэре булган? Алар ялгызы яшәдеме? Алар нилэр белэн шэгыльлэнергэ яратканнар? Экиятнең дәвамын язарга эй эше итеп тэ кушарга була.

2 тер. 3 рәсемне  сайлап алып , аларны бер сюжет белән берләштереп, хикэя тезергэ.

3 тер. Төп сүзләр буенча хикәя төзергә. ( сыер, сөт, яшь фермер, сөттән азрак, беркөнне төнлә күк хатын, сыер саву, дуслык, ярдәм итү)

Мини сага

Кыска хикәя төзү - текстны 50 сүзгә кадәр кыскарту.

Граффити Текст укыганнан соң, укучылар тактада укылган тексттан теләсә нинди җемлэ  язалар. Соңыннан алар бу җемләләрне текстта ничек баруы тәртибендә билгеләргә тиеш.

Безнен эшебезнен кагыйдәсе:

  • Балаларга уку кызыклы булырга тиеш, аларның дәресләргә бик теләп барулары мөһим.
  • Ата-аналар балаларның уңай эш нәтиҗәләрен күрергә тиеш.
  • Укытучы балалар белән  уткәрелгән  һәр дәрестән ләззәт алырлык булсын.

Япон мәкалендә: «Миңа балык китер - бүген мин тук булырмын; мине балык тотарга өйрәт - мин гомерем ахырына кадәр тук булырмын», - диелгән. Шушы мэкальдэге  кебек , без балаларга белем алу юлларын эйрэтергэ тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная технология – технология мотивации к изучению иностранного языка, технология развития креативности учащихся

Обмен опытом работы по данной технологии. Сообщение было сделано на методическом совете школы с представлением результатов проектной работы.  Таковыми стали составленные схемы маршрутов британски...

Учитель технологии Лазарева Т.С. ГБОУ СОШ 629 Планирование по технологии 6 класс. Учебник «Технология» для учащихся 6 кл. общеобразовательных учреждений. Под

Кулинария (12 часов) 6 класс.1Знать о необходимости и ценности витаминов и минеральных солей для организма человека.2 Знать необходимые злаки и крупы получаемые из них.3 Уметь перебирать крупы и...

самоподготовка для воспитанников коррекционной школы VIII вида 6 класса с использованием современных педагогических технологий (информационные технологии, технология проблемного обучения, технология сотрудничества, игровые технологии)

повысить интерес к выполнению домашнего заданияКоррекционно-образовательные задачи:- активизировать мыслительную, речевую деятельность учащихся      путём выполнения заданий т...

Конспект урока по русскому языку в 5 классе разработан в соответствии с требованиями ФГОС с использованием современных образовательных технологий (технология проблемного обучения, технология групповой деятельности, здоровьесберегающие технологии, информац

Цель урока: познакомить учащихся с творчеством русского художника, развивать образное мышление, речь, зрительную память, умение анализировать свои впечатления; побуждать интерес к изобразительному иск...