Конспект интегрированного урока по татарскому и английскому языку для учащихся 5 класса. Тема Расстояние дружбе не мешает.
план-конспект урока по английскому языку (5 класс)

Кожевникова Гольфия Мустафаевна

Конспект интегрированного урока по татарскому и английскому языку для учащихся 5 класса.

Тема: Расстояние дружбе не мешает.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Конспект интегрированного урока по татарскому и английскому языку для учащихся 5 класса.

Тема: Расстояние дружбе не мешает. Ерак ара  дуслыкка  комачауламый.

Дәрес тибы / Тип урока : Үткән материалны йомгаклау. Закрепление пройденного материала

Дәрес төре / Вид урока : интегральләшкән (татар теле+инглиз теле), интегрированный урок (тат.яз +англ.яз)

Максатлар:

  1. Татар телендә [һ], [w], [ә], [ң] авазларының әйтелеше үзенчәлекләрен чагыштырырга һәм анализларга өйрәтү.
  2. “Чәй эчү” темасы буенча монолог сөйләм телен үстерү.
  3.  Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
  4.  Чит телләргә мәхәббәт тәрбияләү.
  5. Формировать умение выделять главное, частное, стимулировать развитие способностей и потребностей в лично-активной творческой деятельности;
  6. Развивать умения познавательной деятельности.
  7. Закрепление лексического материала на татарском и английском языках по теме “Чаепитие”..
  8. Развитие диалогической  и монологической речи учащихся
  9. Развивать образную, эмоциональную, символическую (словесно-логическую), произвольную память.
  10. развивать интеллектуальный и эмоциональный потенциал учащихся;
  11. развивать языковые и познавательные способности.
  12. обучать репродуктивным и продуктивным видам речевой деятельности, формировать презентационные навыки и развивать коммуникативные умения учащихся на основе языковых знаний.

     Максат:    “Чәй эчү” темасына караган сүзләрне синтаксик

                          калыплар    аша кабатлау һәм системалаштыру;

  актив үзләштерелгән сүзләрне диалогик һәм монологик

                          сөйләмдә куллана белү;  

                          татар һәм инглиз телендәге сөйләмне ишетеп аңлау ;

     туган як белән горурлану, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Образовательные цели:

практиковать в устной речи: диалогической и монологической речи;

практиковать в аудировании;

практиковать в чтение с извлечением информации;

контроль изученных навыков через тестирование.

Развивающие цели: развитие логического мышления,  памяти,                  

внимания, восприятия английской и татарской речи на слух, развитие догадки.

Воспитательные цели:   воспитание гордости за свою Родину, воспитание на

лучших традициях татарского народа, воспитание  гостеприимства и взаимопонимания.

       Дополнительные пособия: аудиокассеты, карты, портреты глав государств,

мультимедийные слайды

Дәрес барышы

I. МОТИВАЦИЯ

а) Сәламләү. Greeting.

Т.: It's time to think                     Уйларга   вакыт җитте

It's time to speak                         Сөйләргә  вакыт җитте

It's time to show                          Күрсәтергә  вакыт җитте

Ready,stady,go…                                  Сез әзерме?

                         

У: Сезне күрүемә мин бик шат!Хәлләрегез ничек?

Б: Хәлләребез яхшы.

II. Дәрес темасын һәм максатын әйтү.

(1 слайд)

Бүген гадәттә  булмаган дәрестә балаларыбыз да оч төркемгә бүленеп утырганнар.

Беренче төркем балалары -Рәсәйдән килгән кунаклар, үз телегездә кунаклар белән исәнләшеп алыйк.

 -Здравствуйте!

_Икенче төркем балалары – Татарстан кунаклары!

- Исәнмесез.

-өченче төркем укучылары _-Инглиз кукаклары.

-  good morning !

У-чы: Балалар, хәзер без сезне видео карарбыз,   сез игътибар булыгыз, аннары  «Дәрестә нәрсә турында сөйлрбез икән ?” соравына җавап бирерсез.

- Бүгенге дәрестә дуслык турында җентекләп сөйләрбез. Дәреснең темасы «Ерак ара дуслыкка комачауламый.» , на русском «Расстояние дружбе не мешает!».

Ш.Маннурның телләр турында шигырен искә төшерик.. Ш. Маннур “Яхшы бел”

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Татарчасы-туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң,әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркетә,

Бел, балам,син рус телен

Һәм онытма үз телең!

У. Яхшы, рәхмәт, укучылар. Дөрес, безгә күп телләр белергә кирәк. Шуның өчен безнең бүген дәрес тә өч телдә уза. Ике тел  сезнең өчен чит, ләкин инде таныш телләр.

T.: today we  have a wonderful opportunity to learn 3 languages at our lesson. Today we will try it. We will speak 3 languages: English, russian and Tatar. I think it   will be very  interesting and important

Ш. Фонетик зарядка:

IV. Актуальләштерү. Кунакчыл  турында сүзләр.

Актуализация изученной лексики по теме “Гостеприимство”

У:Татар халкы турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Б:Татар халкы ярдәмчел,эш сөючән, тырыш, шәфкатьле,кунакчыл.

У: “Кунакчыл” сүзе нәрсәне аңлата?Кунакчыл кеше нинди була?

Б:Кунакчыл кешеләр дус, тату, ягымлы, әйбәт, яхшы булалар, килгән кунакны өйгә чакыралар.

У: Татар халкы элек-электән кунакчыл, дус, тату, ярдәмчел булуы белән аерылып торган. Килгән кунакны матур итеп кабул итә белгән.Кунакларны кабул итүнең үз традицияләре бар.Хәзер без шуларның берсен карап үтәрбез. Килгән кунакларны каршы алыгыз. (Татарлар -чәк-чәк белән, руслар -каравай белән, инглиз -  пончиклар белән сыйлыйлар_

Б: - Бездә кунакларны чәк-чәк белән каршы алалар.

  • А унас гостей встречают караваем.

У: Көттермик якын кешеләрне ,
Суынмасын ясаган чәебез.....
-"Ачык чырай - такта чәй "не,
Онытмыйк әле дуслар үзебез.

-Хәзер бераз төрле халыкның чәй эчү традицияләрен үзенчәлекләре турында тыңлап алыйк.

У.:Россияне  больше полюбили черный чай. «Чаепитие» стало синонимом задушевной беседы, знаком гостеприимства и обязательным завершающим этапом застолья. Русская душа требует размаха, открытости и душевности. Чайные традиции в России неотделимы от обстоятельных разговоров на любые насущные темы. Чай пьют сколько угодно раз, зимой чаще, чем в теплое время года. К нему обязательно прилагается сладкое — варенье, выпечка, мед, конфеты.  Угощение чаем — обычный знак гостеприимства, даже если человек зашел не в гости, а с какой-то целью. Чай заваривают разными способами. Все они предельно просты. Главной особенностью было и остается «двухчайниковое» заваривание и хорошее прогревание.

Чәй әзерләү серләре

1. Чәйнектәге су кайнап чыгуга чәй эчәргә була дигән сүз түгел.
2. Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк.
3. Чәйне пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкарга киңәш ителә.
4. Чәйнеккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була.
5. Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә, 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычландыра, 6 минут пешкән чәй эчү өчен иң тәмле, хуш исле чәй санала.


-Һәр халыкның дип әйтерлек чәй пешерү буенча үз ысуллары бар һәм һәрберсе үзенекен мактый.
-Кытайлар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерә.. Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Башта сөт салына, аннан чәй ясала. Бу – кагыйдә.
-Төньяк Африкада яшел чәйне бөтнек белән төнәтеп, шикәр кушып, кайнар килеш эчәләр.
-Кайбер шәрык илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләре согы белән эчәләр.
-Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. -.
-Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар.

Чаепитие по-английски

У-чы: Инглиз һәм  татар телләренең аваз составын чагыштырып карасак, сузык һәм тартык авазлар арасында шактый охшаш авазлар табарга була. Балалар, нинди инглиз авазлары татар телендәге авазларга туры килә?

– [һ], [ө], [ә], [ң], [w].

– Бу авазлар белән мисаллар китерегез.

– һава, әни, әти, әби, әлифба, вакыт, авыл, аң.

T.: Now, tell the words with sounds.

    У-чы: Әйе, сузык авазлардан, үзенең артикуляцион һәм акустик билгеләре бенча, И , Е белән инглиз теленең [ i ], [e] авазлары тулысынча туры киләләр. Шулай ук татар теленең алгы  рәт узыгы  Ә белән һәм инглиз телендәге   [æ ]сузыгы бик якын торалар. Тартык авазлар арасында үзенең ясалышы белән бик тә охшаш ирен –ирен авазы [w] бар,  фарингаль тартык [h] , кече тел тартыгы авазларының әйтелешендә дә охшашлыклар бар.

Ә хәзер татар һәм инглиз телендәге әлеге охшаш авазларны күзәтеп китик:

     [ә] авазы: әни, әти, әби, тәрәзә, мәктәп.  

    [æ ]: jam, ham, cat, apple, fat.      

     [ө] авазы: өй, көн, сөлге, көзге, төлке.

     [ɜ:  ]: тhirty,bird, thirteen, girl, shirt.      

    [ң] авазы: яңа,киң, яңгыр, сиңа, бәрәңге.

    [ ŋ ]: long, morning, sing, song

[җ] авазы: җәй, җил, җим, җиләк, җимеш.

    [ dʒ ]: Jam, juice, jump, jim, jeans.

    [һ] авазы: һәм, һәр, һәйкәл, шәһәр.              

[һ]:  ham, hen, honey, hundred 

Физкультминутка.

У: Әйе, укучылар, татар халкы дус, тату яши. Татарлар шулай ук җыр-биюгә , уен-көлкегә дә бик оста халык. Хәзер без     башкарып китергә телибез.

Закрепление

Бүгенге көндә   инглиз  телен өйрәнүнең әһәмияте көннән- көн арта бара. Чит телне  өйрәнү катлаулы, ә татар телле укучылар өчен бу икеләтә авыр. Шуңа күрә чит телне, бу очракта инглиз телен,  туган телебездә, татар теленә нигезләнеп өйрәнү аеруча әһәмиятле. К. Насыйри әйткән: “Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын яхшы белсен”.

Хәзер ,инглиз авазлары татар телендәге авазларга туры килгән сүзләр белән,  “чәй эчү” темасына синквейн төзеп карарбыз.

 балаларның сүзлек запасын баета, эчтәлек сөйләүгә әзерли, идеяне билгеләргә өйрәтә, бала үзен шагыйрь итеп хис итә һәм барлык балалар да башкарып чыга ала торган эш төрләренең берсе — сиквейн алымы белән таныштырасым килә.

Нәрсә соң ул синквейн?

Синквейн фразцуз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

Синквейнны язу тәртибе:

1нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем. Яки Нәрсә? Соравына җавап бирә торган сүз.

2нче юл. Теманы сурәтли торган ике сыйфат. Нинди?

3нче юл. Синквейн темасына хас булган 3 фигыль. Нишли?

4нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул баланың темага мөнәсәбәтен күрсәтә.

5нче юл. Баланың темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә, ассоциация. (резюме).

Чәй

Кайнар, хуш исле, файдалы

Көч кертә, ябыктыра, талчыгуны бетерә, токсиннарны чыгара, эчәсе килүне баса, җылыта

Чәй эчсәң -күңелдә җәй

Чәй- шифалы эчемлек

Сәламәтлеккә файдалы

хуш исле эчемлек 

Чәй яны – гаилә җаны

Ярдәмче

                                                         

                           [в]    

Оске тешлэрнен аскы иренгэ якынаю белэн ясала

                         [w]

Иреннэрнен бераз алга сузылып бер-берсенэ якынаюы нэтижэсендэ барлыкка килэ

Ирен-теш тартыгы

Ирен-ирен тартыгы

Врач [врач]

Авыл [аwыл]

Вирус [вирус]

Һава [һаwа]

Автобус [афтобус]

Вакыт [wакъыт]

                          һ - [һ]

Йоткылык стеналарынын бер-берсенэ якын килеп кысылуы нэтижэсендэ барлыкка килэ

                         х - [х]

Кече телнен йомшак анкауга хэрэкэте белэн ясала

Йоткылык тартыгы

Кече тел тартыгы

Маһирә [Маһирә]

Халык [халык]

Һәнәрсә [һәрнәрсә]

Колхоз [колхоз]

Һаман [һаман]

Хәбәр [хәбәр]

н - [н]

Телнен остенен алгы олеше теш казаналарына тиеп ясала

                         ң - [ң]

Кече телнен йомшак анкауга хэрэкэте нэтижэсендэ барлыкка килэ

суз башында килэ алмый

Тел алды тартыгы

Кече тел тартыгы

Нарат [нарат]

Сеңел [сэңэл]

Нокта [нокъта]

Аңла [аңла]

Сан [сан]

Киңәш [киңәш]

IV. Рефлексия.

1. Понравилось или нет?

И.т.у. Do you like our lesson? How do you feel yourself now? Show me/

Лэпбук

2. Өй  эше бирү.

Кунакчылык турында проект (кунак кешеләрен инглизчә һәм татарча язарга)

  1. Укучыларга билгеләр кую. (Билгеләр аңлатылып куела)
  2. Саубуллашу.

фй

У-чы: Без Гольсиня Яткяровна белән бер нәтиҗәгә килдек һәм сезнең тулы җавапларыгыз,  кунакчылык һәм инглиз дусларыгыз турында кызыклы мәгълүмат биргәнегез өчен һәм дәрестә актив катнашканыгыз өчен барыгызга да уңай билгеләр куйдык. (18слайд) Ә инде хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз һәм өй эшен язып куегыз: чәй эчү  әгъзәләрен кабатлагыз һәм кунакчылык т урында мәкальләр язып килегез.

Т.т.у.Укучылар, торып бастык. Без дәресебезне татар теле турында шигырьләр белән башладык. Аны җыр белән тәмамлыйбыз. Без “Туган як” җырын өйрәндек. (куплет на татарском, потом подхватывает учитель англ. яз)

Дәрестә актив катнашкан укучылырга рәхмәт, дәрес тәмам, сау булыгыз!

T.: Thank you children for this great lesson! It was very interesting to work with you! Lessonisover. Goodbye! (19 слайд)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Виноградова С.Ю., Копылова М.Н. Интегрированный урок физической культуры и английского языка в 4 классе по теме "Развитие физических качеств посредством подвижных игр с элементами волейбола. "

Цель урока: реализация приобретённых знаний и развитие речевых умений и навыков, в том числе в игровой форме. Формирование у учащихся интереса к спорту, к Олимпийским играм. Задачи урока: Об...

Интегрированный урок по русскому и английскому языку в 6 классе по теме "Неопределённые местоимения"

Интегрированный урок "Неопределённые местоимения" представляет собой урок применения знаний и умений. Он дает возможность обучающимся углубить знание материала за счет межпредметных связей. Повторяя и...

Интегрированный урок по математике и английскому языку с презентацией на тему "Меры длины", 5 класс

Итегрированный урок для 5 класса.Тема "Знакомство с русской и английской системами мер.Урокудобно проводить при закреплении единц длины....

Интегрированный урок математики, истории и английскому языку в 5 классе по теме: «Сложение и вычитание десятичных дробей» с использованием исторического материала по теме «Древняя Греция» и английских лексических единиц по теме «Числа и даты»

Место урока в учебном плане: урок проводится после изучения тем:по математике «Десятичные дроби. Сложение и вычитание десятичных дробей»,по истории «Древняя Греция»;по английск...

Интегрированный урок по татарскому и английскому языкам

Интегрированный урок для учеников 1-го класса по теме "Сююмбике"...

Интегрированный урок по обществознанию и английскому языку в 6 классе на тему "Культура поведения в общественных местах на русском и английском языках"

Интегрированный урок расчитан на обучающихся 6 класса разного уровня. Чтобы урок прошел полноценно,учителя разделили класс на 4 группы, каждой из которой были даны задания по их уровню....

План - конспект интегрированного урока изобразительного искусства и английского языка для 5 класса на тему «О чем рассказывают нам гербы». ( по требованиям ФГОС второго поколения)

Аннотация к уроку.Класс: 5Предмет: интегрированный урок изобразительного искусства и английского языка Автор: Григоренко Н.С. и Евженкова Д.Г.Тема урока:  «О чем рассказывают нам ...