Конспект урока " Природа-наш общий дом"
план-конспект урока (9 класс) по теме

 Комиссарова  Фанзия  Гависовна

Аннотация

(Кыскача  аңлатма)

Конспект урока " Природа-наш общий дом"        

Республика күләмендә  татар һәм инглиз телләрен концентрик ысул белән өйрәнү буенча 9Б эксперимент сыйныфындасөйләм телен үстерү дәресе .

 

         Авторы – Алабуга шәһәре 4нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты   укытучысы    Комиссарова Фәнҗия Гавис кызы.

 9 нчы сыйныфның татар теле һәм әдәбияты дәресләре 2009 елда Казан “Мәгариф”нәшриятында басылган Р.Р.Нигъматуллина  авторлыгындагы “Татарча да яхшы бел” УМКсы  буенча алып барыла. Дәреслектә “Табигать һәм экология ” темасына 4 сәгать бирелгән.  Бу темалар эксперимент барышында 5-9 сыйныфларда  ел саен өйрәнелеп килделәр.Мин бу тема буенча йомгаклау дәресен сөйләм телен үстерү   дәресе итеп үткәрдем.Ул үзем төзегән  “Табигать уртак йортыбыз” хикәясенә нигезләнде. Текст  балаларның 5 ел өйрәнгән белемнәренә таянып төзелде. Укучыларга алдан   иҗади эшләр кушылды,чөнки бу дәрес экспериментның йомгаклану елына туры килде. Кайбер укучылар үз теләкләре белән презентация эшләүгә алындылар.Нәтиҗәдә Неретин Кирилл “Гринпис “ оешмасы турында бик яхшы эчтәлекле презентация ясады. Дәрес укучыларга бик тәэсирле булды,аларның табигать һәм экология турында   алган белемнәре тормышта эзсез калмас дип ышынам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany-komissarova.doc75 КБ

Предварительный просмотр:

Без сакларга бурычлы

Республика күләмендә  татар һәм инглиз телләрен концентрик ысул белән өйрәнү буенча  9Б эксперимент сыйныфында сөйләм телен үстерү дәресенең киңәйтелгән  планы.

    Дәрес темасы:           Без сакларга бурычлы

Дәрес максаты:   1.  Табигать  турында өстәмә мәгълүмат алу.

                               2  .Өйрәнгән  лексик һәм грамматик күнекмәләргә    

                                    нигезләнеп яңа  сүзләрне   кулланышка кертү,укучыларның      

                                    сорауларга аңлап җавап бирүләренә   ирешү, үз фикереңне белдерә      

                                    белү,язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү.

                               3.  Укучыларда табигатькә  карата сакчыл  караш , экологик  культура    

                                    тәрбияләү,үзеңнен табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтенә һәрвакыт  

                                    бәя бирергә өйрәнү.

 

Җиһазланыш:           “Татарча да яхшы бел”дәреслеге буенча УМК,

                                       укучыларның сүзлекләре,  “Табигать-уртак йортыбыз”                          

                                       исемле   презентация, магнитофон язмасында кошлар        

                                       тавышы ,  ” Табигатьне саклагыз! “җыры                    

                                       (З.Минһаҗева сүз.  В.Әхмәтшин көе ) ,     “ Кызыл китап “,                    

И.И. Рәхимов, К.К. Ибраһимова “Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы”,  Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел.                              

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                             

Дәрес тибы:                Өйрәнелгән грамматик һәм лексик

                                       күнекмәләргә  нигезләнеп сөйли белүләр этабына чыгу.                                                                                      

                             Дәрес  барышы :                                  

Оештыру өлеше.               Исәнмесез,укучылар.

                                            Хәлләрегез ,кәефләрегез ничек?

  Аудиоязмадан кошлар тавышы ишетелә, укытучы шигырь сөйли.

   Кышлар үтте, матур язлар җитте
  Матурланды көннәр тагын да,
  Җылы якка киткән сайрар кошлар
  Очып кайтты туган ягына (Г.Хәсәнов)

- Шигырь нәрсә турында ?(Яз, табигать турында.)

-Ул сездә нинди хисләр уятты?(Соклану, шатлык хисләре утты.)

-Сез нәрсәгә сокландыгыз, шатландыгыз?(Кошларның тавышына)

  Әйдәгез, укучылар , тәрәзәгә күз салыйк та, күк йөзен күзәтик.

Әйе, балалар  бүген күктә кояш  елмая. Ягез,  без дә бер- беребезгә карап  елмаеп, күңелләребезне күтәреп  алыйк. Сез дәрескә әзерме?(Әзер)

  Бүгенге дәресебезнең  темасы: “ Без сакларга бурычлы” дип атала. (2-слайд)

Дәрестә без сезнең белән әйләнә-тирә табигать, үсемлекләр турында һәм аларның кешеләргә китергән файдалары, аларны саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту турында сөйләшербез.

Дәреснең максаты: (3 - слайд)

 Актуальләштерү.

  Укытучы:Укучылар, нәрсә ул табигать? (Укучыларның җавабы тыңлана).

  Укучылар:

 -җир-сулар,

 -урманнар һәм хайваннар дөньясы,

 -һава- климат,

 -кеше кулы белән эшләнмәгән һәммә нәрсә табигать була.

Укытучы:Дөрес, рәхмәт укучылар.

 И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең,адашырлык урманнарың, биек- биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар.Күктә кояш елмая,болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар йөри. Болар барысы да табигать.

Укучылар,чираттагы слайдка игътибар итегез әле.

 (4- слайд)-Куркыныч  саннар

 Сезнең фикерегез ничек?( (Укучыларның җавабы тыңлана)

Укытучы: Әйе,бу бик аяныч хәл. Табигать- ул безнең йортыбыз. Кеше табигатьтән башка яши алмый,табигать кешенең яшәү чыганагы. Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый, шуның өчен  без бүгенге дәрестә  уртак йортыбызны  саклар өчен  Нишләргә кирәк ? дигән сорау куябыз,дәрес ахырында без бу сорауга җавап табарга тиеш булабыз. (5 - слайд)

Укытучы:Укучылар! Ә хәзер мин сезгә бер әкият укыйм,тыңлагыз.

                                 Әкият ”Табигать һәм Кеше”дип атала. (6– слайд)     

  Борын-борын заманда яшәгән ике дус–Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр. Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп, Кеше Баһадир булып үсеп җиткән.
        Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш
 туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, гаҗәпләнгән. “Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, - дип мактанган Кеше.
    Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган.
Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять,  ул табигатьне тапкан...

Укытучы: Кем нәрсә аңлады? Әкиятнең эчтәлеген аңлаган укучылардан  русча сөйләтү.  

Укытучы: Укучылар! Сезгә өй эше итеп бүгенге  дәрес материалларына таянып   шушы әкиятне язып бетереп килергә. Сезнеңчә кеше табигаткә нәрсә дияр? Киләсе дәрестә иң яхшы татарча  әкияткә конкурс булачак! (7– слайд)     

Яңа  күнекмәләр формалаштыру

I.Укытучы:Укучылар! Сезнең  игътибарыгызга”Табигать- уртак йортыбыз.”хикәясе тәкьдим ителә. Текстны  укыр алдыннан хикәядәге  авыр  сүзләр белән танышыйк

( сүзләрнең язылышы,әйтелеше,тәрҗемәсе, сүзтезмәләр төзү өстенә эш).

(8– слайд)     

             Ара-тирә-

Тире-

Тереклек-

Мәһабәт-

Яшел Үзән

II. Табигать- уртак йортыбыз.

                Татарстанның табигате бик матур. Татарстан буйлап Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман елгалары ага. Ул яшел болыннарга, балыклы күлләргә, тәмле сулы салкын чишмәләргә бай.

    Урманнар- республикабызының зур байлыгы. Урманнарда төз наратлар, чыршылар, каеннар, имәннәр һәм башка агачлар үсәләр.

    Урман кешегә җиләк- җимеш, төзү материаллары, печән, утын, тире, саф һава бирә. Урманнарда төрле җәнлекләр яшиләр: куян, тиен, бүре, поши, бурсык, аю, төлке. Урманга килеп керсәң, төрле- төрле кошлар: сандугачлар, сыерчыклар, урман тургайлары һәм башка кошлар сайрыйлар. Ара- тирә урман табибы- тукран тавышы ишетелә.

Чиста һава- табигатьнең иң зур байлыгы. Кызганычка каршы, завод һәм фабрикалар һаваны пычраталар, чөнки аларның торбаларыннан һавага зарарлы матдәләр, корым, төтен чыга. Пычрак һава кешеләр, җәнлекләр, хайваннар өчен зарарлы. Завод һәм фабрикаларда зарарлы матдәләрне һавага чыгармый торган махсус фильтрлар куярга кирәк.

Алабуга шәһәренең  һавасын Түбән Кама һәм Менделеевск заводларыннан  килә торган һава пычрата.

Чиста су- зур байлык. Судан башка тереклек юк. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, кошларга да, хайваннарга да кирәк. Ләкин завод һәм фабрика торбаларыннан елгаларга, суларга пычрак су ага. Табигатькә зур зыян килә. Судагы үсемлекләр, балыклар, тереклек ияләре үләләр.

Урманнар- безнең байлыгыбыз. Аларны һәм анда яшәүче тереклекне саклау өчен, милли парклар һәм табигый тыюлыклар оеша.

Дөньяда иң беренче милли парк Америкада 1872 нче елда барлыкка килә. Милли паркларда кешеләр ял итәләр, ә табигый тыюлыкларга керү тыела.

Хәзерге вакытта Рәсәйдә 35 милли парк, 100 табигый тыюлык бар, ә Татарстанда бер милли парк һәм бер табигый тыюлык урнашкан. Татарстанда “Түбән Кама” милли паркы 1991 нче елда оеша. Ул Алабуга һәм Тукай районы территориясендә урнашкан.

“Идел- Чулман” тыюлыгы 1960 нчы елда оеша. Ул Яшел Үзән һәм Лаеш районнары территориясендә урнашкан.

“Түбән Кама”милли паркының табигатен, мәһабәт имәннәрен, изге чишмәләрен рәссам  И.И. Шишкин үзенең картиналарында тасвирлый. Ул шулай итеп, кешеләрне шушы матурлыкны сакларга чакыра.

Сирәк очрый торган кошлар, хайваннар, җәнлекләр, кошлар, балыклар, гөмбә төрләре Кызыл китапка кертелгән. Кызыл китап- рәсми белешмәлек. Бу китапка кертелгән тереклек ияләренә кагылырга ярамый.

Гомумән, урмандагы агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, кошларны үтермәскә, аларның ояларын туздырмаска кирәк. Урманда учак ягарга, чүп - чар калдырырга ярамый. Табигатьне сакларга кирәк, чөнки табигать- безнең уртак йортыбыз.

III.Текст буенча эш.

1. Экрандагы (6 -слайд)  сүзләр кергән җөмләләрне табып тәрҗемә итү.

2.Русчадан татарчага(Р-Т), татарчадан русчага (Т-Р)   җөмләләрнең тәрҗемәсен табу.

3. Текстның  эчтәлеге буенча укучыларга сораулар(9-слайд)

  1. Татарстанның табигате нинди?
  2. Урманда нинди агачлар үсә?
  3. Урман кешегә нәрсә бирә?
  4. Урманда нинди җәнлекләр яшиләр?
  5. Урманда нинди кошлар сайрыйлар?
  6. Завод һәм фабрикалар нәрсәне пычраталар?
  7. Милли парклар һәм табигый тыюлыклар ни өчен кирәк?
  8. Хәзерге вакытта Рәсәйдә күпме милли парк һәм тыюлык бар?
  9. Татарстанда ничә милли парк һәм тыюлык бар?
  10. Кызыл китап ни өчен кирәк?
  11. Урманда үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?

IV.Эчтәлекне аңлаган  укучылардан  текстның  эчтәлеген русча сөйләтү.

     V.Чылбыр рәвешендә текстның  эчтәлеген татарча сөйләп чыгу.  

Алган күнекмәләрне ныгыту

I. Фикерләрегезне әйтегез. Нәтиҗә ясагыз.(10-слайд)

Бервакыт галимнәр шәһәрдән  ерак булмаган бер елганың төбен тикшергәннәр. Алар 5 км лы участокта 14 зур тимер-бетон плита, 16 зур торба, 34 рельс кисәге, 43 утсүндергеч, 18 пычкы, 31 балта, 112 чана, 108 котелок, чәйнек, кәстрүл, 36 таба, 27 үтүк, 2486 шешә,  2214 консерв банкасы һәм тагын бик күп чүп-чар тапканнар.

II.Гринпис” оешмасы турында экологик отряд вәкилләре- 9 кл. укучылары  

Неретин Кирилл, Костина Алина чыгышлары.  

  1. «Гринпис» -халыкара оешма. (11– слайд)
  2. «Гринпис» оешмасының дөньякүләм  масштабта үткәрелә  торган экологик көннәре: ( 12– слайд)
  3. «Гринпис» оешмасының экологик акцияләре. (13 – слайд)
  4.  Гимназиябез укучыларының үткәргән экологик чаралары. (14– слайд)

      5.    Кешеләр,сезгә дәшәбез! (15– слайд)

И күңелле җәй көнендә-

Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында!

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигат-уртак йортыбыз,

Аны берүк саклагыз!

       6.Шигырьне   укучылардан укыту.

       7.Сорау: Табигать кочагында нишләргә  ярамый,табып укыгыз,үз фикерегезне әйтегез.

 III.   Сез бу фикерләр белән килешәсезме? (16-слайд)

Балалар хуш исле чәчәкләр иснәп үсәргә  тиеш. Димәк, бакчаларда матур-матур чәчәкләр үстерергә кирәк.
-  Елга, күлләрдәге су чиста булырга тиеш. Димәк, завод торбаларыннан аккан  пычрак   суны пычратырга тиеш түгел.
-  Табигатьтәге барлык тереклек ияләре дә чиста һава суларга тиеш. Димәк, завод торбаларыннан чыга торган һаваны яхшы фильтрлар ярдәмендә чистартырга кирәк.
-  Җир йөзендәге  кошлар, хайваннар юкка чыгарга тиеш түгел, һәрвакыт яшәргә тиеш. Димәк, аларны үтерергә  ярамый.

 (Укучыларның җавабы тыңлана,нәтиҗә ясала.)

Йомгаклау.

1.Тест чишү.”Табигатьне яратасыңмы?” (17-слайд)

1.Укучылар!.Дәрес башында без сезнең белән табигатне  ничек сакларга дигән сорау куйган идек,хәзер инде сезнең фикерләрне тыңлап карыйк.(Укучылар җаваплары тыңлана) (18-слайд)

           Табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен,

   Нишләргә кирәк?                             Нишләмәскә кирәк?

   урманнарны сакларга,                     агачларны сындырмаска

   кошларга оя ясарга                          теләсә кая чүп ташламаска

   чәчәкләр үстерергә                           кош ояларын туздырмаска,

    табигатьне сакларга                         чәчәкләрне өзмәскә,        

   чишмәләре карарга …                      елга буйларын пычратмаска,

                                                                кошларны үтермәскә...

Укытучы: Димәк, табигатебез-безнең уртак йортыбыз  гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк.Һәм  инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз!

Дәресебезне  Табигатьне саклагыз! “җыры   (З.Минһаҗева сүз.  В.Әхмәтшин көе ) белән тәмамлыйбыз. (19-29 слайд)

Укучылар җырлыйлар,экранда әкрен генә табигать күренешләре чиратлаша.

       

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока "Класс насекомые.Общая характеристика и значение"

В конспекте дается  представление об отличительных чертах внешнего строения насекомых; и о их образе жизни. Знакомство  с представителями этого класса; распознавание  их и отличие...

Конспект урока "Природа и люди Древней Индии". 5 класс

Урок-путешествие с использованием элементов игровой и проблемно-поисковой технологии, можно использовать презентацию и кинофрагменты из фильма "Садко"....

Конспект урока: "Класс птицы общая характеристика и особенности строения птиц."

Тема:  "Общая характеристика и особенности  строения класса птиц"  является актуальной для формирования восприятия  материалистического мировоззрения  , помогает сформировать ...

Контрольная работа на курсах повышения квалификации.План-конспект урока: Природа и люди Древней Индии", в соответствии с ФГОС ООО

План-конспект «Природа и люди Древней Индии», в соответствии с ФГОС ООО, приложениеТаблица 2 Перечень используемых на данном уроке ЭОР...

Развернутый конспект урока на тему : «Общая характеристика Африки»

Развернутый конспект урока на тему : «Общая характеристика Африки»...

Конспект урока "Природа и люди Древней Индии"

Разработка  урока  по истории " Природа и люди Древней Индии"  может быть использована на уроках истории в 5 классе.Урок создает образное представление учащихся  о природе, о...