Литературная музыкальная композиция
материал на тему

Гарифуллина Альфиня Миначевна

История моего народа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokumentsoygn_halkymnyn_chal_tarihy._microsoft_word.docx15.62 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

             “Сөйгән халкымның чал тарихы”.

Әдәби,музыкаль композиция.

Җиһазлар:Сөембикә манарасы экспонаты,милли киемнәр,көянтә,2чиләк,2иләк.

(Алып баручы,балалар)

1ук.Җилфер-җилфер итә безнең байрак ,

        Ниләр сөйли соң ул җилләргә.

        Көрәшүче татар халкыннан ул,

       Сәлам әйтә азат илләргә.

                                      2ук

Үз тарихын халык үзе ясый,

Бирми халык үзен үлемгә,

Риваятләрне тере саклап ,

Алып килгән безне бүгенгә.

                                         3ук

Тарихлар кичкән  бабайлар,

Авыр юллар үткәннәр,

Безгә  алмаш  килә диеп,

Алар безне көткәннәр.

Аб.

Казаныбыз  ачылмаган серләр белән тулы,аның хакында халыкта бик күп риваятләр йөри.Без бүген сезгә “Сөйгән халкымның чал тарихы “исемле әдәби,музыкаль композиция  тәгъдим итәбез.

Казаным,син –минем моң бишегем,

Балкып янар якты кояшым.

Милләтемнең горурлыгы булып,

Яктылыкка дәшеп торасың.

                                    4ук

Вөҗданы пак,йөзе ак

Минем сөйгән халкымның.

Әхлаклылык нигез ташы

Һәр  йөрәкнең  , акылның.

Үткәннәргә  күз салыйк без,

Гасырлар гасырлар аша карыйк.

Газиз халкым үткән юлны,

Үлчәмгә салып карыйк.

                                      Аб.

Ә кайда соң әби-бабайларның,

Безгә дигән асыл мирасы.

Бәлки калфакларның   энҗе бөртекләре,

Я  булмаса,чулпыларның моңлы чыңлавы,

Саклыйлардыр  безгә дигән   рухи мирасны.

                “Ак      калфагым”җыры.Кызлар  башкаруында  бию.

                                                      5ук.

Әкият  итеп  сөйләрлек бит,

Борынгы    заманнарда,

Идел,Чулман  ярларында,

Болгар халкы нигез салган.

                                                     6ук.

Болгарстан  чәчәк  аткан,

Таш  пулатлар  калкып чыккан,

Эштә  уңган ил  уллары,

Сабан сөргән,иген  иккән,

Зифа буйлы,сылу кызлар,

Урак белән иген  урган.

                                                   Аб.

Болгар  йортка Аксак Тимер дә килә.Ул үзенең   сансыз  күп явы белән  Болгар  шәһәрен   ватып  -җимереп  ,соңыннан

яндырып  җир белән тигез   иткән.

“Сөембикә  “көенә бию.(6кыз,3малай)

                                                           Аб.

Болгар дәүләтенең тыныч кешеләренә менә шулай афәт   килә,һәлак була бөек Болгар.Исән калганнар  урманнарга,баткак,сазлык  җирләргә  сибелеп,яңа халыкларның   нәселе тууга  сәбәпче  булалар.Казансу  елгасының  Иделгә койган урнына  өр-яңа   шәһәр күтәрелә.

                                                           7ук

Иделдә дулкыннар чайкала,

Ярында чал кала,баш кала,

Татарның  мәркәзе,кәхвәсе,

Яратып   Казан дип атала.

                                                      Аб.

Казанның  җаны,үзәге дип  Кремльне атыйбыз.

                                          8-9ук.

Ә  Кремельнең  эчендә,

Биек-биек  биектә,

Ашкан  бер манара бар,

Исеме Сөембикә.

Шул   манара  эчендә,

Патша  бикә,хан   бикә,

Булган ул Сөембикә,

        Сөекле бикә булган,

         Сөйкемле  бикә  булган

                                             10ук.

Узды афәт,чыкты   кояш кабат,

Үткән көнгә килде яңасы,

Гөрли Казан,әйтә моңлы азан,

Герб,байрак,канун   яңарды.

                                                    11ук.

И   туган ил-Татарстан,

Республикам минем.

Сиңа диеп  җырлыйм  татар,

Яшә  син  мәңге диеп.

                                     Хор.”Кояшлы ил,безнең ил”.

                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературно-музыкальная композиция "Военной песни негасимый свет..."

Материал может быть использован к Дню защитника Отечества или 9 Мая...

Литературно-музыкальная композиция к Дню Победы

Литературно-музыкальная композиция в сопровождении презентации. Достаточно важный момент в представлении - это перестроения. Доступна и интересна любой возрастной группе учащихся....

Литературно-музыкальная композиция "Память сердца"

Всё дальше и дальше уходит от нас в глубь прошлого Великая Отечественная война. Всё меньше её живых свидетелей и участников. Придёт время - и мы будем узнавать о событиях и людях военных лет только из...

Литературно-музыкальная композиция "Человек поднялся в небо"

Литературно-музыкальная композиция "Человек поднялся  в небо" разработана в рамках проведения недели, посвященной  Дню космонавтики....

Презентация литературно-музыкальной композиции "Романса трепетные звуки" (Век нынешний и два минувших)

Презентация литературно-музыкальной композиции может быть использован во внеурочной работе с учащимися среднего и старшего возраста...

Сценарий литературно-музыкальной композиции "Романса трепетные звуки" (Век нынешний и два минувших)

Сценарий литературно-музыкальной композиции может быть использован во внеурочной работе с учащимися среднего и старшего возраста...

Литературно-музыкальная композиция о Великой Отечественной войне

Композиция может быть использована на внеклассных мероприятиях к 23 февраля, Дню Победы. Сопровождается презентацией....