Конспект урока "Интерактивная экскурсия по балету Ф.Яруллина "Шурале"
план-конспект урока по теме

Ахметзянова Райханя Агзаметдиновна

Конспект урока по татарской литературе в 9 классе русскоязычной сош

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_uroka_po_baletu_shurale.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  «Шүрәле” балетына экскурсия.

Максат: 1) “Шүрәле” балеты турындагы белемнәрне ныгыту;

                2) татар балет актерлары белән танышу;

                3) монологик Һәм диалогик сөйләмне үстерү, телне баету;

                4) татар теле һәм  культурасы белән кызыксынуны  үстерү.

Җиһазлау:  М.Җәлил ис.опера һәм балет театры актерлары портретлары,

компьютер, кинокамера, экран, дәреслекләр, кыңгырау.

Дәрес барышы:   (Слайд №1-Г.Тукай шигыре)

Яттан сөйлим:          

         Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

          Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

          Театр яктылыкка, нурга илтә,

           Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

-Укучылар, бу шигырь юлларын кем иҗат иткән? (Габдулла Тукай)

-Дәресне мин шушы шигырь белән юкка гына башламадым. Без бүген М.Җәлил ис.опера һәм балет театрына “Шүрәле”балетына экскурсиягә барабыз. (с.№2 –театр көндез).

-Театрның бу бинасы кайчан төзелгән әле? (1945-1952елларда)

- Аңа кайчан М.Җәлил исеме бирелгән? (1956елда)

Менә без театрга килдек,ди. (С.№3-театр төнлә) Бүгенге спектакль турында афишаны карыйк. Бер төркем укучының өй эше афиша иҗат итү белән бәйләнгән иде. Сүзне аларга бирәбез.

(Павлов Дима Һәм Зубов Иванның чыгышы. “Афиша ясау җиңел эш түгел. Афиша – ул спектакльне тәкъдим итү, ул реклама. Без өскә театрның исемен яздык. Зур хәрефләр белән балетның исемен. Композитор һәм либретто авторларының исем-фамилияләрен, катнашучы актерларның, театрның директоры Һәм дирижеры фамилияләрен яздык. Балеттан күренеш тә урнаштырдык”.Афишаны тактага эләләр)

  1. Театрның эченә үтик, тамашачылар залына(С№4-буш зал). Икенче төркем укучыларның өй эше балетка программкалар ясау иде, аларны тыңлыйк. (Атарский Максим һәм Поповский Максим “ Без бу эшкә тотынганчы  чын программка үрнәкләре белән таныштык.Балетка программка ясау бик катлаулы эш, чөнки монда авторларның, актерларның исем – фамилияләре генә түгел, ә балетның кыскача эчтәлеге дә булырга тиеш. Без кыскача эчтәлекне татар телендә яздык, шулай ук балеттан күренешләр дә урнаштырдык.” )
  2. Тамашачылар программкалар сатып алалар, әйдәгез, без дә сатып алыйк әле. (2 укучы программка “сатып ала”-диалог)     --Тамашачылар җыелды(С№5-тулы зал), спектакль башлана (музыка). Башта тиз генә 1күренешнең эчтәлеген искә төшерик. (1укучы сөйли) Хәзер балет карыйбыз, кыскача,әлбәттә.(С№6-видео1)

  - Хәзер дәреслекләрне ачасыз . Мин слайдлар күрсәтәм, 1күренештән нинди җөмләләр туры килә, китаптан табып укыйсыз. (С№7,8,9,10,11,12)

 - Спектакльнең 1нче акты тәмам, хәзер антракт. (кыңгырау чылтыратам)   Антракт вакытында фикерләр алышырга, кесә телефоныннан шалтыратырга, фойеда актерларның фотоларын карап йөрергә мөмкин.

  Әйдәгез, тагын бер төркемнең өй эшен тыңлыйк. Ксения белән Максим  чит илдән килүче белән Казан кешесе арасындагы диалогны төзергә иделәр. Рәхим итегез.(укучылар чыгышы:

   -Hi! Do you speak English?

-A little, but I speak Russian and Tatar!

-Oh! Good! Мин дә татарча беләм! Казанда тагы нинди театрлар бар?

-Казанда 7 зур театр бар: бу Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан кала тагы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин ис.Татар драма һәм комедия театры, Качалов ис.Зур рус драма академия театры, Яшь тамашачы театры, Кариев ис.Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, “Әкият”татар дәүләт курчак театры.

-Сез миңа кая барырга киңәш итәсез?

-Г.Камал театрына.

-Нинди спектакльгә?

-Туфан Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектакленә. Ул да Шүрәлеләр турында..

-Бик кызык. Рәхмәт. ).

  -  Алар нәрсә турында сөйләштеләр, аңлашылдымы?

  - Хәзер  авырган дустыңа шалтыратып, хәлен белергә кирәк(2 укучы –диалог).

  - Әйдәгез, театр актерлары белән дә танышыйк, фойега чыгыгыз(тактага элгән портретлар янына чыгалар)

-Кызлар кайбер татар балет артистлары турында  сөйләргә әзерләнергә тиешләр иде. (Ксения,Ирина,Света артистларның фотоларын тактага беркетеп, кыскача алар турында сөйлиләр: Р.Нуриев, Ренат Ибатуллин, Бари Әхтәмов, Анна Гацулина турында)

  Хәзер урыннарга утырабыз, дәфтәрләргә число,тема язабыз: Татар балет актерлары. Экраннан астына сызган җөмләләрне күчереп язабыз.(С№13-16-артистлар). Өч укучы текстларны тәрҗемә итә.

  1. Антракт тәмам (звонок). Икенче күренешне караганчы кыскача эчтәлеген искә төшерәбез(бер укучы). 2нче күренешне карыйбыз(С№17- видео2)
  2.  Китаплардан слайдка туры килгән җөмләләрне табып  укыйбыз. (С№18,19)

    3нче күренешнең кыскача эчтәлеген сөйлиләр һәм видео карыйбыз (С№20-видео3) Китаптан туры килүче җөмләләрне уку.(С№21,22)

  1. Балет  тәмам. Спектакль сезгә ошадымы? “Шүрәле” балеты нәрсә турында? (Мәхәббәтнең илаһи көче турында)

-ӨЙ эше. Язмаларны укырга. Бер татар актеры турында мәгълүмат язып килергә.(Билгеләр кую)

-Тиз генә сорауларга җавап биреп, белемнәрне кабатлап, ныгытып үтик:

-“Шүрәле” балетының авторы кем? (Фәрит Яруллин)

-Либреттоны кем язган?(Башта Әхмәт Фәйзи, аннары Леонид Якобсон үзгәрткән)

- Балетның премьерасы кайчан була? ( 1945 елның мартында Казанда)

-“Шүрәле” балеты нинди сәхнәләрдә куела?(1945елда Казанда, 1950-Ленинград о.һәмб.театрында, шуннан соң СССРның бөтен зур сәхнәләрендә, Мәскәүдә Зур театрда, Болгария, Румыния, Чехославакия, Польша, Германия, Албания,Монголиядә, Мексикада.)

- Бу балетта нинди танылган артистлар бии?(Майя Плисецкая,Юрий Григорович)

-Дәрес тәмам. Барыгыз да тырышып әзерләнгәнсез, дәрестә  актив катнаштыгыз, рәхмәт, сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия"Экскурсия в Рославльский историко-краеведческий музей".

.Внеклассное занятие  проводилось с учащимися 8 класса коррекционной школы.С учащимися проводилась подготовительная работа.В течение всего занятия использовались различные средства обучения: слов...

План-конспект урока < Экскурсия по Лондону>

План - конспект урока < Экскурсия по Лондону> 5 класс по программе Кузовлева В. П....

Конспект урока – экскурсии на тему: « Зимняя фантазия» (проблемное обучение)

Целевая аудитория: учащиеся 7 класса специальной коррекционной школы (VIII вида)  детей с ограниченными возможностями здоровья.Цель: Познакомить учащихся с объектами и явлениями природы при помощ...

Конспект урока-экскурсии биологии в 11 классе по теме «Влияние загрязнений на живые организмы»

Конспект урока-экскурсии биологиив 11 классепо теме  «Влияние загрязнений на живые организмы»...

Конспект урока-экскурсии биологии в 11 классе по теме «Влияние загрязнений на живые организмы»

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИСАМАРСКАЯ ОБЛАСТЬ СЕВЕРНЫЙ ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫЙ ОКРУГЧЕЛНО-ВЕРШИНСКИЙ РАЙОН ГОСУДАРСТВЕННОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ САМАРСКОЙ ОБЛА...

План-конспект урока-экскурсии в музей русского языка Тема: «Удивительное наречие». ( повторение и обобщение темы «Наречие»).

В данной работе представлен материал, который поможет ученикам обобщить знания, полученные в ходе изучения темы "Наречие"....

Конспект урока на тему "Балет золушка"

Конспект урока на тему "Балет золушка"...