Р.Мингалимнең “Иң зур кеше “ шигырен уку
план-конспект урока (7 класс) по теме

Шакирова Рузиля Гарафетдиновна

7 нче сыйныф рустелле (удмурт) балалар өчен укытуның актив формаларын кулланып, ФГОС таләпләре буенча дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Шакирова Р.Г., Кукмара районы                                                                                    Ошторма Юмья урта мәктәбе.

 7 нче сыйныф

Дәрес темасы : Р.Мингалимнең “Иң зур кеше “  шигырен уку .

Максат:  

-  Р.Мингалимнең “Иң зур кеше “  шигыре белән танышу;

-  шигырь аша фикер йөртү күнекмәләрен камилләштерү;

-  әти-әнигә, өлкәннәргә карата игътирам бияләү.

Планлаштыра торган нәтиҗәләр.

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

регулятив

танып белү

коммуникатив

Шигырьне аңлау, фикерләреңне әйтер өчен дәрестә кулланылган сүзләрне дөрес файдалана белү ;

сүзләне аңларга, сөйләмдә кулланырга

укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын яңа уку материалында исәпкә алырга; бәя һәм ясалган хаталар характерын исәпкә алып, төзәтмәләр кертергә; укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын мөстәкыйль рәвештә яңа уку материалында исәпкә алырга,  мөстәкыйль рәвештә бәяләргә һәм тиешле төзәтмәләр кертергә.

тема буенча лексик материалны куллануын үзләштерергә;

ирекле һәм аңлы рәвештә бирелгән темага аралашуны үзләштерергә

үз фикереңне  һәм позицияңне формалаштырырга; сораулар бирергә; аңлаешлы сөйләм төзергә; сөйләмнең диолог формасын үзләштерергә; кирәкле мәгълүматны эзлекле һәм тулы рәвештә тапшырырга; хезмәттәшлекне оештыру өчен кирәкле сораулар бирергә, үзара ярдәмләшү оештырырга.

Уку материалына уку-танып белү кызыксынуы,татар теле фәнен өйрәнүнең кирәклеген аңлау дәрәҗәсендә укучының эчке позициясе, аралашканда үз-үзеңне тотышыңда мораль нормаларга тотрыклы иярү.

Дәрес барышы:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

  1. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы. 

  Уңай психологик халәт тудыру.(талгын музыка уйный)

- Исәнмесез, укучылар. Хәлләрегез ничек? Бер-беребезгә карадык, матур итеп елмайдык. Парларыбызга хәерле көн һәм уңышлар теләгез.

2. Өй эшен тикшерү.

- Узган дәрестә без кемнәр турында тест укыган идек?

Текст буенча сорауларга КЛОК БАДДИС һәм РЕЛЛИ РОБИН структуралары ярдәмендә җавап бирербез. Кемнең исемендә хәрефләр саны күбрәк , шул укучы башлый. Кемнең исемендә хәреф саны күбрәк икәнен билгеләдегезме? Бер кешегә 20 секунд вакыт бирелә. Башладык.... беренче кешенең вакыты бетте.... рәхмәт әйтегез.... икенче кешенең вакыты китте... вакыт бетте... рәхмәт әйтегез.

- Өлкәннәргә кемнәр керә?

- Кечкенәләр дип кемнәргә әйтәбез?

- Кечкенәләр нишләргә ярата?

-  Ә өлкәннәргә нәрсә ошый?

- “Һәр эштә тәртип булырга тиеш” ә сез ничек уйлыйсыз?

3  Уку мәсьәләсен кую һәм чишү .

Без сезнең белән “Өлкәннәр һәм без” темасын дәвам итәбез һәм Рөстәм Мингалимовның “Иң зур кеше” шигыре белән танышырбыз.Р.Мингалимов шагыйрь, драматург. Самара өлкәсе, Йолдыз авылында туган, Г.Тукай ис. Дәүләт лауреаты медале, 2005 ел; Абдулла Алиш ис. бүләк, 1977 ел

 Шигырь буенча “Иң зур кеше кем?” соравына җавап бирербез.

Сорауга җавап биргәнче сүзлек өстендә эшлик  эле . СТЁ ЗЕ КЛАСС  структурасы белән эшлибез.

Әйдәгез, шигырьне укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. (Укытучы укый, укучылар тәрҗемә итә алмаган сүзләрне аңлата)

Ә хэзер “Иң зур кеше кем?” соравына җавап бирәрбез. МИКС ПЭА ШЭА һәм РЕЛЛИ РОБИН

4 Материалны ныгыту

Дәреслекнең 90 битендәге 2 нче күнегүне карыйбыз. Биремне укыйбыз.

Бирелгән сорауларга җаваплар уйлыйбыз.

3 нче күнегү, 90 бит. Күнегүне ФИНК-РАЙТ-РАУНД- РОБИН структурасы ярдәмендә эшлибез.

5. Өй эше.

     

5 нче күнегү, 90 бит. Өй эшен аңлп китер өчен 4 нче күнегүне эшләргә кирәк.

  Бирелгән мәкальләрне укыйбыз, аларны сез ничек аңлыйсыз?  

6.  Рефлексия, бәяләү этабы.

Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

Бу темага сөйләшер өчен татарча нинди сүзләрне истә калдырырга кирәк?

Каршыгызда яткан түгәрәкләрне алыгыз, үз эшегезгә бәя бирегез.

Нәрсәдә авырлык кичердегез, түгәрәкнең артына языгыз һәм сораулар конвертына салыгыз.

-Сәлам, дустым, хәерле көн!

-Уңышлар сиңа!

-Өлкәннәр һәм кечкенәләр турында (тулы җавап)

12 сәгатьтә билгеләнгән укучы белән очрашабыз, РЕЛЛИ РОБИН (кыска җаваплар) ярдәмендә сорауларга җавап бирәләр. (уйлыйбыз, җавап бирәбез)

Берничә укучының җавабы тыңланыла.

Укучылар шигырьне мөстәкыйль укыйлар.

“Иң зур кеше кем?” соравына җавап эзерлиләр.

Хезмәттәшлек оештыру.

Укучылар аңламаган сүзләрне күчереп алалар, сүзлектән карап язалар. Класс буйлап йөреп бер-берсенә сүзләрнең тәрҗемәсен тулыландыралар.

Укучылар тәрҗемә итәләр (узләренең сүзлекләре ярдәмендә)

Укучылар музыка астында йөриләр, көй туктауга парлашалар, РЕЛЛИ РОБИН (кыска җаваплар) ярдәмендә сорауларга җавап бирәләр. (уйлыйбыз, җавап бирәбез)

Берничә укучының җавабы тыңланыла.

Укучы биремне укый.

җавапларны башта уйлыйбыз. Аннары рус телендә җавап бирәбез. Татарчага тәрҗемә итәбез.

“уйлыйбыз-язабыз-командада сөйләшәбез”

Укучылар җавабы: мәкальләрне тәрҗемә итү, мәгънәсен аңлату.

Әти-әниләргә, өлкәннәргә хөрмәт турында.

Хөрмәт, шәфкать, олы, өлкән, һ.б.

Үз эшеннән канәгать булса өндәү билгесе ясый.

Эшеннән канәгать булмаса сорау билгесе ясый.

Кукмара муниципаль районы Ошторма Юмья урта мәктәбе

7 нче сыйныф

Дәрес темасы

 Р.Мингалимнең “Иң зур кеше” шигырен уку

Шакирова Р.Г.

2013


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...

Һади Такташ “ Иптәшләр “ шигыренә анализ

Лирик геройның үз халкына,башка милләт вәкилләренә карата хөрмәтләү һәм аларга карата шагыйрьнең ягымлы мөнәсәбәте...

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.

10нчы сыйныфта укучы  рус телле балалар  белән  үткәрелгән ачык  дәрес конспектын тәкъдим итәм. Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы....

Ф.Яруллинның "Ялкау ялы" шигыренә нигезләнеп "Яшәү яме" дигән темага үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.гән

6 нчы сыйныфта Фәнис Яруллин иҗатын өйрәнү һәм анаың шигырьләрен укып анализлау. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү....