Сәламәтлек - тиңсез хәзинә
методическая разработка (5 класс) по теме

Шайхулова Гульназ Фаязовна

Сыйныфтан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamtlek_-_tinsez_khzin.docx18.48 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәтлек –

тиңсез хәзинә

Сыйныфтан тыш чара

                                                           Әзерләде:

                                                                                     Әлмәт районы Яңа Кәшер

                                                                                             санатор  интернат-мәктәбенең

                                                                                              1 кв. категорияле татар теле һәм                

                                                                             әдәбияты укытучысы

                                                                                               Г. Ф. Шайхулова.

                                                           Сыйныфтан тыш чара.

(5-6 нчы сыйныфлар арасында).

Тема: Сәламәтлек – тиңсез хәзинә.

Максат: уку-укытуны сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау өстендә алып бару; белгәннәрен тиз һәм дөрес итеп әйтә белергә күнектерү, үз фикерләрен белдерергә өйрәтү, сөйләм телләрен камилләштерү; уен-ярыш аша укучыларның спортка, сәламәт яшәүгә мөнәсәбәтләрен яхшырту.

Тип: кабатлау.

Форма: уен-ярыш

Технология: уен технологиясе.

Җиһазлау: сәламәтлек турында мәкальләр, уен өчен кирәкле булган биремле карточкалар, слайдлар.

Сыйныфта парталар кара-каршы, уртада урын калдырып,  куела. Бер якта бер команда, икенче якта икенче команда.

                                                     Уен – ярышның барышы.

Хөкемдарлар билгеләнә.

Без бүгенге дәрестә сезнең белән сәламәтлек турында сөйләшербез. Укучылар, әйтегез әле, кеше өчен иң зур байлык нәрсә ул?

  • Сәламәтлек.
  • Әйе, кеше сәламәтлеге һәр чор өчен, һәр кеше өчен актуаль булган тема ул.

Кайбер кеше байлык дигәч тә, акча, асылташлар, биек-биек итеп салынган мәхабәт йортларны күз алдына китерә. Ләкин, кешедә сәламәтлек булмый икән, аңа бу байлыклар кирәк булырмы соң? Шуңа күрә дә без, яшьтән үк үзебездә булган байлыгыбызны, сәламәтлегебезне саклый белергә тиешбез. Сәламәт булырга теләү – һәр кешенең табигый омтылышы. Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре балачактан гаиләдә һәм мәктәптә үк үзләштерелә. Чөнки физик һәм рухи яктан сәламәт бала гына яхшы укый, үзенә, ата-анасына, җәмгыятькә файда китерә.

Бүгенге темамны мин “Сәламәтлек – тиңсез хәзинә ” дип атадым. Хәзинә сүзе, байлык сүзенең синонимы ул.  (Слайдлар күрсәтелә)

  • Балалар, әйтегез әле,  кеше сәламәт булып калу өчен нәрсәләр эшләргә тиеш соң?
  • Укучылар җавабы.
  • Димәк, кеше табигать биргән байлыклардан – кояш яктысын, саф һаваны, чиста суны, физик күнегүләрне, ялны дөрес файдаланса, ул бер дә авырмас. (Слайд)

      -    Әйдәгез әле, хәзер сәламәтлекнең төп факторларын искә төшереп үтик.

        Слайдлар: 1) шәхси гигиена;

                           2) көндәлек режим;

                           3) дөрес туклану;

                           4) чыныгу һәм спорт белән шөгыльләнү.

Безнең санатор мәктәптә сәламәт булып яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган, сез минем белән килешәсезме?

  • Укучылар җавабы.
  • Ә хәзер мин сезнең белән, сәламәтлек темасына кагылышлы уен-ярыш үткәреп алырмын. Мин  әлеге темага кагылышлы сораулар, биремнәр биреп, сезне тапкырлыкта, зирәклектә сынармын.

       Командалар чакырыла. Хөкемдарлар билгеләнә.

Командаларга беренче бирем.

Һәр команда алдында сүзләр язылган кәгазь бите ята. Андагы һәр сүзнең баш хәрефләрен генә җыйсаң, безгә кирәкле сер ачылачак.

1 нче команда өчен сүзләр.

Бал, ай, йомгак, лампа, ызан, китап; бил, алма, шар, ылыс; - , сәламәтлек, аш, уч, лимон, ындыр, кар. (Байлык башы - саулык)

2 нче команда өчен сүзләр.

Савыт, алан, уймак, лапас, ызан, корт; - , зат, уй, рама; бала, агач, йөз, лампа, ылыс, карга. (Саулык – зур байлык)

  • Укучылар, хәрефләрне җыеп сүзләр төзегәч нәрсә килеп чыкты?
  • Мәкаль.
  • Мәкальләрне әдәбиятның кайсы бүлегендә өйрәндек?
  • Татар халык авыз иҗатын өйрәнгәндә.

2 нче бирем.

Хәрефләрне тәртип буенча куеп, яшеренгән мәкальне табарга.

1нче команда өчен.

5

7

14

1

11

6

2

10

4

9

3

8

13

12

17

16

15

а

а

д

с

н

в

а

ә

һ

т

ф

-

ә

г

а

в

ә

Яшеренгән мәкаль: Саф һава-тәнгә дәва.

2 нче команда өчен

4

7

10

12

1

8

16

5

13

9

2

14

6

11

3

15

ы

б

е

ч

ч

е

к

г

ы

л

ы

н

а

п

н

ы

Яшеренгән мәкаль: Чыныга белеп чынык.

3 нче бирем.

Мәкальнең эчтәлеген аңлат.

Сәламәтлек турында бик күп мәкальләр бар. Әйдәгез, хәзер аларның эчтәлекләрен ачыклыйк.

1 нче команда өчен.

“Чирләп терелсәң дә эзе кала”.

2 нче команда өчен

“Авыру ишектән керә, энә тишегеннән чыга”.

Әлеге мәкальләр экранда язылып чыгалар.

4 нче бирем.

Экрандагы мәкальне расшифровкала.

Башта бер төрле төстәге хәрефләрне җыярга, алардан сүзләр төзеп, сүзләрне тиешле тәртипкә куеп, мәкальне укырга. Кайсы команда алдарак бетерә.

С

у

у

  Саулык – зур байлык.

б

а

й

р

з

л

ы

а

ы

л

к

к

Физминут.

5 нче бирем.

Сәламәтлек кәсасен тутырыгыз.

  • Сәламәт булу өчен нәрсәләр кирәк, кирәклеләрен генә сайлап алып салыгыз. Кайсы команда тизрәк төгәлли.

Командаларга сүзләр язылган кәгазьләр бирелә.

Спорт, тәмәке, чыныгу, наркотик, саф һава, көндәлек режим, алкоголь, йөгерү, кояшта кызыну, чир, сәламәт яшәү рәвеше.

6 нчы бирем.

Сәламәтлек лотосы.

Мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам итәргә.

1 команда өчен.

Сәламәт тәндә ... (сәламәт акыл)

Спорт - .... (сәламәтлек чыганагы)

Наркотиклар урынына ... (спорт)

2 команда өчен.

Җаның сау булса, .... (авырумын димә)

Спортка рәхмәт – ...  (без сау – сәламәт)

Тәнең сау булса, ... (ярлымын димә)

7 нче бирем.

Сәламәтлек  сүзеннән, хәрефләрне бер мәртәбә генә кулланып, кайсы команда ничә сүз ясый ала.

8 нче бирем.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә карата 4 юллык шигырь язарга.

Очколарны санап хөкемдарлар җиңгән команданы билгели.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек

"Сәламәтлек - зур байлык" тексты буенча үткәрелгән дәрес презентациясе...

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

"Ислам дине һәм сәламәтлек"

Өлкән сыйныфлар өчен класс сәгате, автор: Яхина Ләйсән...

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"...

"Сәламәтлек театры" Дәрестән тыш чара (эшчәнлек)

Дәрестән тыш эшчәнлеккә менә дигән чара!...

Сәламәтлек -зур байлык

Бу эш  педагогик киңәшмәдә  чыгыш ясау өчен төзелде...

Тәрбия сәгате 5класс "Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе"

Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга,хәрәкәтләнергә,вакытында ашарга,ял итәргә,чисталыкны яратырга....