Г.Тукайның "Шүрәле" әкияти поэмасы буенча театраль сценарий
материал (5 класс) по теме

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында куярга әзерләгән кечкенә спектакль өчен "Шүрәле" сценарие. Ул бөек Тукайның "Шүрәле" әкияти поэмасына таянып төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shurle.docx21.17 КБ

Предварительный просмотр:

“Трррррр“дигән тавыш ишетелә. Сәхнәгә балтасын күтәреп  егет чыга.

 

Егет: Көне буе печән чаптым, утынга дип урманга кич белән генә килергә вакыт табылды.

Кулындагы балтасы белән утын кискәндәге кебек хәрәкәтләр ясый. Шулчакны ямьсез итеп кычкырган тавыш ишетелә. Куркыныч музыка яңгырый. Шүрәле керә.

Егет: Кем син? Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле:

Бер дә шикләнмә, егет, син, мин карак-угры түгел:

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

Мин әле күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

Егет:

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Я өрәкме, нәрсә бу?

Ялтырый , ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,

Кот очар, күрсәң әгәр төнлә түгел – көндезләре.

Кәкре түгелдер моның бармаклары, бик төз төзен,

Тик килешсез, һәрбере дә ярты аршыннан озын.

Шүрәле:

Кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,

Булгалады көлдереп кеше үтергән чакларым.

Кил әле син дә бераз бармакларыңны селкет,

И яшь егет! Килче уйныйк икәү бераз  кети-кети!

Егет:

Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмыйм, уйныймын;

Тик сине шартыма күнмәссең дип мин уйлыймын.

Шүрәле:

Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчек кенәм!

Тик бик тиз уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

Егет:

Сөйләем шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә

Шунда бар ич, бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Бүрәнәнең бер очында бар ачылган ярыгы.

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

Мин дә көч-ярдәм бирермен, әйдә, иптәш, кузгалыйк:

Шул агачны бергә-бергә ошбу арбага салыйк!

Шүрәле идәндәге «бүрәнә» янына килә, Былтыр балта белән суккалагандай итә һәм чөйне чыгара. Шүрәленең бармагы кысылып калгандай була. Шүрәле ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрә.

Шүрәле:

Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;

Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син, исемең кем синең?

Иртәгә килгәнче дуслар, тәндә җаным торса әгәр,

Шул фәлән атлы кеше кысты, диярмен, сорасалар.

Егет:

Әйтсәм әйтим, син белеп кал! Чын атым — «Былтыр» минем:

Бу егет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!

Егет, балтасын биленә кыстырып, көлә-көлә чыгып китә. Шүрәле, «бүрәнә»не  култыгына кыстырып, әрле-бирле чаба, әрнеп кычкыра.

Шулвакыт шүрәлеләр килеп керә.

Шүрәле:  Бик авырта кулларым! Коткырыгыз!  Шүрәлеләр, ярдәмгә килегез!

Шүрәле №1:  Ник урман яңгыратып кычкырасың?  Ни булды?

Шүрәле №2:  Кем тиде?  Кем рәнҗетте сине?

Шүрәле:    Кысты, харап итте, явыз «Былтыр» мине;

                   Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?


Шүрәле №1:   Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең!

                          Кычкырма, син, тиз яхшылык белән тыел!

Шүрәле №2:  Әй, юләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел!

Шүрәлеләр көлә-көлә,  кул селтәп чыгып китәләр.

Шүрәле: «Кысты-ы!» Харап итте!»

“Бүрәнә»не күтәреп, аларга иярә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы

Илдар Юзеевның  “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы   Тема:  Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга”  Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыла...

Посвящение в театралы "На волшебной горе Парнас"

Сценарий вечера посвящения в театралы. Проводится в театральной студии обучающимися старших групп  для детей 1-го года обучения....

"Сугышның шомлы авазы" Ш.Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасы буенча 5 нче сыйныфта әдәбияттан дәрестән тыш уку

"Сугышның шомлы авазы" Ш.Галиевнең "Әткәйгәхат" поэмасы буенча 5 нче сыйныфта әдәбияттан дәрестән тыш уку...

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы буенча презентация

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы буенча презентация...

А.Хәлимнең “Эксперимент- 86” поэмасы буенча әдәби-музыкаль кичә

Күренекле сәясәтче, шагыйрь, язучы, драматург, публицист, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты ,  Татарстан Язучылар, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, шигъри җыентыклар,   хикәялә...