А.Хәлимнең “Эксперимент- 86” поэмасы буенча әдәби-музыкаль кичә
методическая разработка (6 класс)

Нурисламова Эндже Азгамовна

Күренекле сәясәтче, шагыйрь, язучы, драматург, публицист, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты ,  Татарстан Язучылар, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, шигъри җыентыклар,   хикәяләр,   сәхнә әсәрләре,   бик күп популяр җырлар авторы,  тәрҗемәче  -  Айдар Хәлимнең  иҗатына укучыларда кызыксыну уяту,  Чернобыль афәтен хәтер аша уздырып, табигатькә, кешелеккә карата әхлаклылык, җаваплылык сыйфатлары тәрбияләү өчен шартлар тудыру өчен төзелгән кичә

Скачать:

Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

А.Хәлимнең “Эксперимент- 86” поэмасы буенча әдәби-музыкаль кичә

Эксперимент- 86

(Сценарий авторы: Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы)

Кичәнең максаты: күренекле сәясәтче, шагыйрь, язучы, драматург, публицист, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты ,  Татарстан Язучылар, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, шигъри җыентыклар,   хикәяләр,   сәхнә әсәрләре,   бик күп популяр җырлар авторы,  тәрҗемәче  -  Айдар Хәлимнең  иҗатына укучыларда кызыксыну уяту,  Чернобыль афәтен хәтер аша уздырып, табигатькә, кешелеккә карата әхлаклылык, җаваплылык сыйфатлары тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Җиһазлау: Язучының  иҗатына багышланган  китаплар күргәзмәсе, экран, компьютер, Чернобыль афәте турында презентация, эчтәлеккә кагылышлы музыкаль бизәлеш

(Сәхнә артыннан) тавыш:

Ул чакта җир яратылмаган иде әле,

Тургайның атасы үлде. Тургай

Атасын башына күмде. Тургайның

Анасы үлде  - йөрәгенә күмде...

(Сәхнәгә карадан киенгән 6 кыз чыга. Алар хор белән):

Кайгылы төн, кайгылы таң, кайгылы көн,

Кайгылы тән, кайгылы җан, кайгылы өн!
Кайгылы җир, кайгылы җыр, кайгылы аш,

Кайгылы ут, кайгылы су, кайгылы таш!

1 укучы:

Егерменче гасыр азагы-

Гарасат мәйданы!..

 2 укучы:

Бел!

1986 ел, 26 апрель

1 сәгать 23 минут 40 секунд.

3 укучы:

Кешеләрнең “атомны тыныч максатларда”

Хезмәткә җиңү тарихында

Кешене мәңгегә айнытырлык

Фаҗига бу!-

Чернобыль!

4 укучы:

Югалды тынгы.

Тәүге

Һәм булсын иде соңгы.

 5-6 укучы: Исеңдә тот!

1 сәгать 23 минут 40 секунд.

Эвакуация турында хәбәр ителә. Укучыларның йөзләрендә курку, алар катып калалар.Куркып йөгерешә башлыйлар.

1 укучы:

-Тр-ре-во-га-а!!!

2 укучы:

Яна! Яна! Яна!

3 укучы:

Һавада ниндидер сәер тәм-

Каклаган кавын исе

 4 укучы:

Сөремдә ютәлләп һәм чәчәп,

Яланбаш, яланкул, эчке күлмәктә –

Кем нинди киемдә булган, шул килеш,

Атыла адәм балалары туп сымак,

Котырган ялкынга табан!

5 укучы:

Бер як диварын шартлау алып аткан бинаның

Төпсез мәгарәсе эчендә-

Инде ике мәет!

6 укучы:

Анда

Ниндидер җиз кубызлар уйный-уйный,

Гөбердәп кайнаган һәм өске капкачын ыргыткан

Гамьсез самавыр сымак,

Кара пар белән кайный кара реактор,

 7 укучы:

Гүя,

Заманны заманга, Кыйтганы кыйтгага кушып,

Менә шулай...

ашыкмый...

ипләп,

Тыныч тормышның яңа җимереге аша,

Тешләрен ыржайтып,

Карый дөньяга гүя  Одиссей дәверләреннән

Бер күзле җимергеч циклоп.

8 укучы:

Мидә суга сәгать:

-Алга!

-юк артка! Табырбыз берәр сәбәп!

-Алга!

-Юк, артка!

Үзеннән-үзе туктар, ниһаять!

(Сәхнәнең ике башыннан ике алып баручы укучы чыга)

Беренче  укучы:

Янгын сүндерүчеләр китабы

Иң тәүдә кан белән язылган.

 Икенче укучы:

Аннан соң гына параграфларда киптерелеп, ташка басылган.

Беренче укучы:

Һәм-

Су көпшәсен кулларына

Тормыш белән бәхилләшү хаты сымак,

Каты кысып,

Икенче укучы:

Йөз метр биеклеккә,

Түбәгә,-

Кояшның нәкъ карасына –

Урта күзәнәккә күтәрелә

Ялкыннарга чорналып,-

Янгын сүндерүчеләр!

Бергә:

Башлана Чернобыль.

Беренче укучы:

Хәтерләп калыйк, туганнар,

Икенче укучы:

Төтен һәм сөрем аша хәтерләп калыйк.

Беренче укучы:

Бу алты давыл акчарлагын –

Алар хәзер тарихка керәчәк.

Икенче укучы:

Хәтерләп калыйк, туганнар,

Төтен һәм сөрем аша хәтерләп калыйк.

Ялкыннарга чорналган бу алты диңгез акчарлагын:

Сәхнә кырыннан портретлар тоткан алты  укучы бер-бер артлы чыга:

Беренче укучы:
Виктор Кибенок. Яктылык сымак дөрес егет. Сөеклесе Танюша беренчеләренә авырлы.

Икенче укучы:

Владимир Правик. Тирәк сымак чандыр сынлы. Улына нибары ике генә ай әле.

 Өченче укучы:

Николай Вещук. Иң нык курыкканы – куркаклардан курку. Ирене өстендә миңе бар.

 Дүртенче укучы:

Василий Игнатенко. Кадак сыман төгәл. Кичә хатыны Люся  туган көненә бүләккә күлмәк алып кайтты.

 Бишенче укучы:

Николай Титенок. Астроном  булырга хыялланды. Йолдызларга якынлаштыру өчен язмыш аны янгын сүндерүче итте.

Алтынчы укучы:

Владимир Тищура. Мыеклы. Күзләре зәңгәр. Иртәсендә кичен, кичендә иртәсен сагынып яшәгән нечкә күңелле кеше.

 Бергә:

Барысына бергә 132 яшь.

Алып баручы ике укучы чыга, кулларында чәчәк.

Беренче укучы:

Менә шулай,

Туган  һәм туып өлгермәгән сабыйлары – акчарлаклары,

Нәселе-ыруы, иле, халкы, суы, һавасы,

Үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге бнелән

Бергә

Граномет түгел, брандспойт тотып,

“Тыныч” атомга каршы сугышка күтәрелә.

Беренчеләр –

Атом сүндерүчеләр!

 Икенче  укучы:

Су белән – атомга?!

Көлке!

Ялан өс – атомга?!

Көлке!

Кайда махсус кием, хет противогаз?

Исемлектә бар, чынында исә юк –

Көлке!

Беренче укучы:

Шулай, көлкедер шул. Чөнки,

Акчаны алла итеп,

Намуска крест суксаң,

Берне сөйләп,

Икенчене  эшләсәң,

Киләчәгеңне алдап яшәргә өйрәнсәң,

Бөтен тормыш шундук трагикәмиткә әйләнә,-

Нишләмәк кирәк,

Атом белән алышта

Планлаштырылмаган батырлыкка үтә –

Беренчеләр –

Янгын сүндерүчеләр.

Портретлар алдына чәчәкләрен салалар.

Музыка астында сәхнәгә бер кыз чыга, кулында чәчәкләр.

Укучы кыз:

Кайгылы көл, кайгылы гөл, кайгылы ак,

Кайгылы хак, кайгылы җөп, кайгылы так,

Кайгылы кан, кайгылы сан, кайгылы түр,

Кайгылы сер, кайгылы кер, кайгылы нур.

6 укучы малай чыга, куларында чәчәкләр.

Бер укучы:

Шулай да    белергә иде:

Кемнәр соң,

Кемнәр соң,

Кемнәр соң

Бу учакны яктылар?!

Икенче укучы:

Син, мин, бала – гаилә. Гаилә – Ватан инде,

Припять өстендә ал таң ата инде.

Таң атуын ата – илгә кем, ни әйтер?

Яшереп калдырсак, үч алмасмы хәтер?

Өченче укучы:

Ватан-титан йоклый, йоклый ул, гомумән,

Кызыл сүздән оеп, йокыга күмелгән.

Дүртенче укучы:

Тагы ни күрербез? Азмы без күргәннәр?

Уянып, штыктай, тырпайган үләннәр.

Бишенче укучы:

Припять чәчкәдә, алмагачлар  ап-ак:

Барысы да рәттә, тик бу хәбәр – нахак!

Алтынчы укучы:

Изрәп йоклый кала гарасат төнендә,

Әйтелми калган сүз талпына телендә…

Җиденче укучы:

Ура кычкырмыйча, гүя өнсез коллар,

Каланы урата  радиоактив моңнар…

Көчәя баручы музыка астында портретлар алдына тезләнеп , чәчәкләрен салып керә баралар.

Алып баручы укучылар чыга.

Беренче укучы:

9 Май көнне –

Эшли башлавына ун ел тулу уңаеннан

Үткәреләчәк  тантаналы җыелышта

Олуг хөкүмәт бүләге алырга тиешле коллектив

Җитәкчелеге

Куандырырга тиеш таба җәмәгатьчелекне

Тагы да бер олуг эксперимент белән:

Икенче укучы:

Ягъни,

Беренче Май хөрмәтенә

Ремонт вакытын ике тапкыр кыскартырга;

Ягъни,

Инде эшләп арган реакторның

Сынап «чыдамлыгын»,

Суытудан аны туктатырга

Һәм шул исәпкә арттырырга аның куәтен;

Ягъни,

Алынган энергияне

Планнан тыш дип исәпләп,

Бирергә югарыга куанычлы рапорт

Беренче май хөрмәтенә!

Укучы (ак халаттан):

…Авария туктатып тормас өчен генә эшләтелгән турбогенераторда үткәрелгән эксперименталь сынаулар  барышында килеп чыга. Реакторның баш конструкторы һәм атом-төш куркынычсызлыгы буенча фәнни җитәкче белән алдан сөйләшеп килешенми торып үткәрелгән бу тәҗрибә төптән ялгыш булган, имеш, роторның өстәмә механик энергиясен эзләп табып, аны хуҗалык ихтыяҗларында файдалану мөмкинлеген ачыкларга тиеш була. Әмма ул генератор суытудан туктатылган шартларда алып барыла, нәтиҗәдә реакторның куәте кискен үсә. Хасил булган пар цирконий белән кушылып, югары басымлы водородны тарката һәм реакторны шартлата… Һавага     131 нче  изотоплы йод бүленеп чыга. Радиоактив өермә биш чакрым чамасы биеклеккә күтәрелә. (Рәсми тикшерүләрдән)

Рәсми тикшеренүләр белән таныштыруны дәвам итәбез

Залдан табличкалар тоткан укучылар сәхнәгә күтәрелә:

Лондоннан хәбәр:

«…180 тонна уран Днепрдан Кара диңгезгә аккан һәм агулаган Дөнья океанын. Суны кулланмаска! Балык тотмаска һәм ашамаска! Көнбатыш Европа һәм Британия тарихында моңача күрелмәгән салкыннар көтелә…

«Гардиан» газетасы хәбәр итә:

Махсус самолет совет вузларында укыган студентларны алып кайтты. Самолет махсус пресс астында издерелде.

Париждан хәбәр:

«…Ахырзаман! Ун мең кеше вафат булган, миллион агуланган. Чернобыльнең үзендә бер тәүлек эчендә генә дә ике мең үлек җыеп алынган».

Боннан хәбәр:

«…Сөтне эчмәскә, яшелчәне ашамаска! Балаларны мәктәпкә җибәрмәскә! Совет туристларын һәм корабларын кабул итмәскә!»

Копенгагеннан хәбәр:

«…Һәр гаилә, җан башына исәпләп йод таблеткалары һәм противогазлар белән тәэмин ителде.Бу көннәрдә респиратор һәм противогаз кимичә, урамга чыгу катгый тыела!»

Кайгылы музыка.

6 малай (бергә):

Кайгылы сөю, назлану, кайгылы яз,

Кайгылы дога-гыйбадәт, укылган намаз,

Кайгылы үткән җиңүләр, үскән уңыш,

Кайгылы тапкан табыш, калган бурыч!..

Беренче укучы:

Кешеләрне генә түгел,

Халык кадәр халыкларны

Мичләргә яккан,

Икенче укучы:

Аскан-кискән,

Җиреннән-суыннан,

Иленнән аерган,

Канатын каерган заман,

 Акылга утырырсың син кайчан?!

Өченче укучы:

Яман түгел заман.

Заман – кеше үзе.

Үзеннән башканы

Күрсә күңел күзе.

Дүртенче укучы:

Җир җитми,

Мал җитми,

йогынты җитми,

Бишенче укучы:

Дан җитми,

Кан җитми –

Димәк, иман җитми тәмам!

Алтынчы укучы: Аеруча Чернобыль  афәтен кичергән балалар кызганыч.

Малайлар сәхнә түренә күчеп чүгәлиләр.

Беренче бала : « Мин  сырхауханәдә ятам. Хәлем шундый авыр. Әнием, минем бүтән түзәр хәлем калмады. Үтерсәң иде мине!»

Икенче бала : «Шундый кара болыт… Көчле яңгыр…Җирдә җыелган сулар сары… Яшел… Махсус буяу түккәннәрмени… Моны чәчәк тузаны дип аңлаттылар.

Әби безне базга япты һәм дога кылырга өйрәтте. «Бу ахырзаман. Безнең гөнаһларыбыз өчен Ходайдан җәза", -диде. Абыема сигез, миңа алты яшь. Әйе, әйе, без гөнаһлы. Бөркөнне абыем җиләк кайнатмасы банкасын ватты. Ә мин яңа кигән күлмәгемне, коймага эләктереп ерттым. Аннан, әнигә әйтмичә, шкафка яшердем. Әнием гел карадан киенеп йөри. Көндә безнең урамда бер кеше үлә…Мин көн дә Аллага ялварам….»

Өченче бала: «Безне поездга төяделәр. Бәләкәйләр, әниләрен сорап, елый. Миңа ун яшь. Мин зур инде. Еламыйм. Перронга тукталганда, безнең вагоннарны чукындыралар, кешеләр никтер бездән куркалар. Һәр станция саен безнең поездны юалар…Бер буфетка ашарга кергәч, безнең арттан ук хлорлап идән юа башладылар.
Безне табиблар каршылады. Алар противогаздан, махсус киемнән иделәр.  Безне чишендерделәр, булган бөтен әйберләрне алдылар, аннан, целлофан пакетка салып, урманда күмделәр. Без шундый куркыныч микәнни?.. Кайчан үләрбез икән?»

Дүртенче бала: « Минем әбием, өйне ташлап киткәндә,бөтен капчыктагы ярмаларны кошларга дип сипте. Йомыркаларны эт белән песигә дип калдырды. Капчыкларда саклаган чәчәк орлыкларын бакчага чәчте. Аннан өйгә карап баш иде. Аннан сарайга… Һәр алмагачны сыйпап башын иде. Ә бабай , киткәндә, башыннан шапкасын салды…»

Бишенче бала: « Миңа сигез яшь. Миңа чәчәк өзәргә ярамый. Кулыма ялгыш кына да бер бөҗәк тә менәргә тиеш түгел.Мин язны көтәм. Ромашка чәчәге нинди булып тишелер икән? Керпеләр энәсез булыр , диләр. Төлкеләрнең ике койрыгы булачак икән. Кешеләр кашсыз, керфексез, чәчсез туачаклар . Гуманоидлар кебек.  Шәфәкъ кызыл түгел, яшел булачак... »

Яз җитте….Яфраклар яшел булып чыкты. Ромашка да тишелде. Ул үзгәрешсез калган… Ләкин мин бөтен нәрсәне тикшерергә тиеш...»

Алтынчы бала: « Һәлакәттән соң безнең бистәдә  чыпчыклар калмады. Алар үлеп беттеләр. Агач яфраклары белән бергә себереп күмделәр үзләрен. Ике елдан соң чыпчыклар күренде. Без бик сөендек.

Май кондызлары шулай ук югалдылар. Алар хәзер дә юк. Мең елдан соң гына күренәчәкләр , диде укытучы апа. Миңа  тугыз. Мин  аларны күрмәячәкмен...»

Җиденче бала: « Беренче сентябрь…

Бер букетсыз линейка… Элек уку елына мәктәптә ремонт ясыйлар , буйыйлар иде. Быел солдатлар  мәктәп янындагы үләнне чаптылар, агачларны кистеләр. Мәет озатып йөрүче Надя әби: «Хуш, минем имәнем, хуш, алмагачым!»- дип илереп елады.

Бер елдан безне эвакуацияләделәр. Авылны җиргә күмделәр. Минем әтием моның ничек икәнен күргән. Башта 5 метр тирәнлектә чокыр казыйлар , ди. Аннан өйне сиптереп юалар. Тузан булмаска тиеш , аннан кран өйне алып, чокырга куя һәм күмә. Безнең авыл урынында хәзер япан кыр…»

Сигезенче бала: «  Минем шулкадәр күп солдат күргәнем юк иде әле. Алар, өйләрне, түбәләрне, агачларны  юалар. Хәтта сыерларны! Ә урманны, андагы җәнлекләрне кем юар? Мескеннәр,- дип уйладым мин... »

Тугызынчы бала: «Төннәрен мин очам…

Беләм, бу чынбарлык түгел. Ләкин минем үлгәннән соң бу дөньяда каласым килә. Мин төшемдә балачагымны күрәм. Хәзер күзләрем күрмәсә дә, минем төшемдә төсләр яши.

Минем Андрей исемле дустым бар иде. Аңа ике операция ясадылар, аннан өенә озаттылар. Ул  мәктәпнең иң яхшы футболисты иде. Табиблар аңа башка йөгерә алмассың, дип әйткәннәр. Сыйныфташлары физкультура дәресенә киткәч, ул сыйныфларында каеш бавына буылып үлгән…

Икенче дустым – Катя. Ул : «Мине , үлгәч, зиратка күммәгез. Мин куркам. Анда мәетләр һәм каргалар гына яши. Мине кырга күмәрсез» , -дип елады.

Минем өчен хәзер күк тере. Анда минем дусларымның җаннары яши».

Бөтен укучылар чыга

Кайгылы төн, кайгылы таң,кайгылы көн,

Кайгылы тән, кайгылы җан, кайгылы өн!

Кайгылы җир, кайгылы җыр, кайгылы аш,

Кайгылы ут, кайгылы су, кайгылы таш!

Алып баручылар:

Хөрмәтле тамашачылар!

Бүген сезнең игътибарга -Татарстанның горурлыгына әйләнгән шәхес, күренекле сәясәтче, шагыйрь, язучы, драматург, публицист, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты ,  Татарстан Язучылар, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, шигъри җыентыклар,   хикәяләр,   сәхнә әсәрләре,   бик күп популяр җырлар авторы,  тәрҗемәче -  Айдар Хәлимнең  “Эксперимент-86” поэмасына нигезләнеп төзелгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы

Илдар Юзеевның  “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы   Тема:  Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга”  Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыла...

Риза Фәхреддин иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә

Әдәби-музыкаль кичә.Риза Фәхреддин иҗаты буенча....

"Сугышның шомлы авазы" Ш.Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасы буенча 5 нче сыйныфта әдәбияттан дәрестән тыш уку

"Сугышның шомлы авазы" Ш.Галиевнең "Әткәйгәхат" поэмасы буенча 5 нче сыйныфта әдәбияттан дәрестән тыш уку...

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы буенча презентация

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы буенча презентация...

Г.Тукайның "Шүрәле" әкияти поэмасы буенча театраль сценарий

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында куярга әзерләгән кечкенә спектакль өчен "Шүрәле" сценарие. Ул бөек Тукайның "Шүрәле" әкияти поэмасына таянып төзелде....