Көзге табигать.
план-конспект урока на тему

4нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kozge_tabigat_.tehnologik_karta.doc62.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф:  4 нче А, рус төркеме

Фән:  татар теле

Тема : Көзге табигать

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү (кабатлау дәресе).

Максатлар :  1. Көз турында җөмләләр төзергә, сөйли белергә өйрәтү.

                       2. Сөйләм телен, фикерләү, аралаша белү сәләтен үстерү.

                       3.Татар теленә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү, көзге табигатьнең  матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Дәреснең предмет нәтиҗәсе: көз турында җөмләләр төзи белү, текст сөйли белү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив универасаль уку гамәлләре: максат куя белү, бурычларны билгели белү, уку хезмәтеңә бәя бирә белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып –белү универасаль уку гамәлләре: сорауларга җавап бирә белү, рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү, текст сөйли белү.

Коммуникатив универасаль уку гамәлләре:  парларда эшли белү, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, әңгәмә алып бара белү.

Шәхси нәтиҗәләр: татар теленә уңай караш булдыру, табигатькә сакчыл караш булдыру, сыйныфташларыңа ярдәмчеллек, хөрмәт хисе булдыру.

Җиһазлар : дәреслек, мультимедиа, презентация,  сары, яшел, кызыл яфраклар, көз рәсемнәре, ак битләр.

                                                     

                                                                                             Дәрес барышы:

дәрес этаплары

укытучы эшчәнлеге

укучы эшчәнлеге

I.Оештыру өлеше.

(Такта көз рәсемнәре һәм төрле агачларның сары, кызыл яфраклары белән бизәлгән).

-Исәнмесез,укучылар!

- Сез дәрескә әзерме?

-Бик яхшы. Дәресне башлыйбыз.

-Исәнмесез!

-Без дәрескә әзер!

Укучылар урыннарына утыралар.

II. Дәреснең   темасын, максатларын, бурычларын билгеләү.

-Балалар, тактага карагыз әле. ( тактадагы рәсемнәр күрсәтелә).

-Сез нәрсә күрәсез?

- Рәсемнәрдә нәрсәләр ясалган?

- Бу рәсемнәрдә  кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

-Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Безнең максатыбыз нинди?

- Көз турында сөйли белү өчен нишләргә кирәк?

Балалар игътибар белән рәсемнәргә карыйлар.

-Рәсемнәр.

- Сары яфраклар, җил исә, яңгыр ява, гөмбәләр үсә, кошлар оча, урамда пычрак....

-Көз.

- Көз турында.

- Көз турында сөйли белергә.

- Сүзләрнең тәрҗемәсен белергә, сүзләргә кушымчалар өсти белергә, җөмлә төзи белергә, сорауларга җавап бирә белергә, һ.б.

III. Белемнәрне  актуальләштерү.

           1.”Көз” темасына караган лексиканы кабатлау.

-Тактада ”Көз” темасына русча сүзләр язылган.Сез шул сүзләрнең тәрҗемәсен языгыз.Сызылган кушымчаларга игътибар итегез.

1.Алтын –

2.Җитте-

3.Исә-

4.Җылы якларга-

5.Еш ява-

6.Яфраклар-

7.Саргая-

8.Коела-

9.Озыная-

10.Кыскара-

11.Төннәр-

12.Башлана-

-Ә хәзер бер-берегезнең эшләрен тикшерегез һәм билге куегыз.

11-12 дөрес җавап -  “5”

9-10 дөрес җавап-  “4”

7-8 дөрес җавап- “3”

5-6 дөрес җавап – “2”

         

           2. Төшеп калган сүзләрне әйтеп, җөмләләр төзү.

-Укучылар, тактада сүзләре төшеп калган җөмләләр язылган.  Җилкә буенча партнерларыгызга, чиратлашып, җөмләләр төзеп әйтегез ( Релли робин).

1. Менә   ......     ......   җитте.

2. Урамда   ....  .....  исә.

3.   .....  еш ява.

4.   Кошлар   ......  ......   очалар.

5.   Яфраклар  ......  һәм .......   .

6.   Көннәр .....  , ә  төннәр  .....   .

7.   Көз көне ....... башлана.

8.   Миңа көз ошый, чөнки  ......   .

-Кем бу җөмләләрне укый һәм тәрҗемә итә?

                           

                           3. “Иң матур текст” бәйгесе.

-Укучылар, слайдтагы көзге табигать рәсемнәренә игътибар итегез әле.

- Командаларга “Иң матур текст” бәйгесе игълан ителә.  Бер биткә түгәрәк буенча берәр җөмлә язып,  “Көзге табигать” темасына текст язарга кирәк . (Раунд тейбл). 

-Ә хәзер текстны һәр командадан бер укучы безгә укып күрсәтсен.  Ә сез иң матур текстны билгеләгез.

                                       

                                         4.Физминутка.

Бию көе яңгырый. Балалар түгәрәк буенча басалар һәм бииләр. Бер кулларында  сары яфрак, икенчесендә – кызыл. Музыка туктагач, балаларга җөмлә әйтелә. Җөмлә дөрес булса,  укучылар сары яфракларын күтәрәләр. Җөмлә дөрес булмаса, кызыл яфракларын күтәрәләр. (Микс-фриз –груп)

Җөмләләр:   Көз көне укулар тәмамлана. Көз көне кошлар җылы якларга очалар.Көз көне яңгыр яумый. Көз көне яфраклар саргая. Көз көне көннәр озыная.

                             

                  5. “Көз” темасы буенча  сорау язу.

-Укучылар, ә хәзер сез сорауларга җавап бирәчәксез. Ак битләргә көз турында бер сорау языгыз. (Куиз-куиз –трейд).  

-Башка команда укучысы янына барыгыз, бер-берегезгә шул сорауларны бирегез,  җавапларны тыңлагыз һәм сорау язылган битләрегез белән алышыныгыз. Биттә язылган сорауны башка укучыга бирегез һәм тагын алышыныгыз.

-Әйдәгез әле, сорауларны һәм җавапларны тикшерик.

                 

                 

                 6. “Көзге табигать”  темасына текст сөйләү.

-Укучылар, кем такта янына чыгып, безгә көз турында сөйләп күрсәтә?

Укучылар сүзләрнең тәрҗемәсен язалар.

Үзара тикшерү һәм бәяләү үткәрелә.

Укучылар битләре белән алышыналар , тактадан җавапларны карап тикшерәләр, дөрес җавапка + тамгасын куялар, дөрес булмаган җавапка - тамгасын куялар. Тактадагы бәяләү критерийлары буенча бер-берсенә билге куялар.

Укучылар җилкәдәш партнерларына, чиратлашып, җөмлә әйтәләр.Бер-берсенең җавапларын игътибар белән тыңлыйлар, төзәтәләр, ярдәм итәләр.

Бер укучы, такта янына чыгып, җөмләләрне укый һәм тәрҗемә итә.Сыйныфташлары аңа билге куя.

Рәсемнәрне карыйлар.

Укучылар бер биткә түгәрәк буенча берешәр җөмлә язып,  “Көзге табигать” темасына текст төзиләр.Җөмләләрне бер-берсенә әйтеп, киңәшләшеп, ярдәм итеп эшлиләр.

Һәр команданың бер укучысы текст укый.Башка командалар тыңлый, хаталарны күзәтә, төзәтә, текстны бәяли.

Укучылар физминутка ясый.

Укучылар битләргә бер сорау язалар. (Мәсәлән: көз көне яфраклар саргаямы? Көз көне кошлар кая оча? һ.б.)

 

Башка команда укучысы янына киләләр, үз сорауларын бер-берсенә  бирәләр, җавапларын тыңлыйлар һәм сорау язылган битләре белән алышыналар. Биттә язылган сорауны башка укучыга бирәләр һәм тагын алышыналар.

Бер укучы сорау бирә, икенчесе җавап бирә.Башкалар бәяли.

Берничә укучы текст сөйли. Башкалары игътибар белән тыңлый, билге куя.

IV .Йомгаклау.

-Укучылар,  без бүген кайсы ел фасылы турында сөйләштек?

-Сезгә көз ошыймы? Ни өчен?

-Урамга карагыз әле.Сез табигать турында нәрсә әйтә аласыз?

-Кайсыгыз  көз көне  туган?

-Әйдәгез, бу укучыларны туган көннәре белән котлыйк?

-Көз турында.

-Миңа көз ошый, чөнки.......

-Агачлар матур, яфраклар алтын кебек,  табигать кышка әзерләнә, һ.б.

 Кулларын күтәрәләр.

Бер укучы  котлау сүзләре  әйтә.

V. Рефлексия.

- Укучылар, дәреснең максаты нинди иде?

- Кем көз турында текст cөйли ала, сары яфраклар күтәрегез.  Кемгә текст сөйләргә бераз гына авыр, яшел яфраклар күтәрегез.Ә кем бөтенләй көз турында сөйли алмый, кызыл яфраклар күтәрегез.

- Сезгә нәрсә авыр булды?

- Сезгә бу белемнәр кайда кирәк булачак?

-Көз турында сөйли белергә.

Укучылар үзләренә бәя бирә.

Укучылар үз фикерләрен әйтә

-Безгә бу белемнәр имтиханда, башка дәресләрдә, тормышта, һ.б. кирәк була.

VI. Өй эше.

- Өй эше сайлап алына:

1.Көз турында текст сөйләргә.

2.Дәфтәргә көз турында 5-6 җөмлә язарга.

Укучылар үзләре булдыра алган эшне сайлый, көндәлеккә яза.

VII. Билгеләр кую.

Көндәлеккә  һәм журналга лексика өчен, җөмлә төзегән өчен, текст сөйләгән өчен билгеләр төшерелә.  Командирлар  үзләренең  команда әгъзаларына билгеләрен әйтеп чыгалар. Иң актив команда һәм укучы билгеләнә.

Укучылар үзара тикшерү һәм үзбәяләү вакытында алынган билгеләрен көндәлекләренә куялар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Африканың табигый зоналары

Укучыларны Африканың табигый зоналары белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу;   укучыларның Африка турында булган белемнәрен   актуальләштерү; укучыларның Җир табиг...

"Африканың табигый зоналары"

"Африканың эчке сулары" темасын кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү дәрес...

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...