Учебный план на тему Җ.Тәрҗеманов“Чирик”
план-конспект урока

Укучыларда аңлап уку һәм укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләү күнекмәләре формалаштыру; балаларның  кошлар турында күзаллавын конкретлаштыру;

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehkar_chirik.docx28.71 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең план - конспекты

ФИО                                        Мингәрәева Гөлсара Минрәхим кызы

Эш урыны                                МБОУ «СОШ №28»

Хезмәте                                Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фән                                        Әдәби уку

Класс                                        4 Б (рус төркеме)

Дәрес темасы                                    Җ.Тәрҗеманов“Чирик”

Дәреслек                                Р. З. Хайдарова, Л. А. Гиниятуллина

         Дәреснең максаты: Укучыларда аңлап уку һәм укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләү күнекмәләре формалаштыру;

                                                     балаларның  кошлар турында күзаллавын конкретлаштыру;

Бурычлар:

Белем бирү: кошлар турында  белемнәрне тирәнәйтү;

Тәрбияви: укучыларда кошларга, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү.

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси  үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; кошларга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Предмет  дәреслек белән эшли белү, кошлар – безнең дусларыбыз  төшенчәсен   аңлау.

Метапредмет  бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәреснең тибы:  яңа белемнәрне үзләштерү.

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш.

Техник җиһаз: ноутбук, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал.

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү.


                                                                                    Техник карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек?

- Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

-Кәефегезне тагын да күтәрү өчен бер- берегезгә комплиментлар әйтегез әле.

-Сыйныфта кем дежур?

- Укучылар  бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Укучылар исәнләшәләр. –Исәнмесез, укытучы апа

                                 - Хәерле көн

                                 - Хәерле көн, Даша һ.б.

- Аня, сиңа бантигың бик килешә! һ.б.

-Дежур укучы рапорты. (Бүген 27 нче ноябрь, җомга. Көн болытлы, җил исә.Сыйныфта барсы да)

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

  • Өй эшен тикшерү.(Кош рәсеме ясарга һәм хикәя язарга)

-Укучылар, өстәлләрдә үзбәя бите бар. Һәр эштән соң үзегезгә бәя куегыз. На столе есть листы для самооценки, напротив каждого задания ставим себе плюсы.

СЛАЙД №1

-Бүген безнең дәрестә к авазы кергән сүзләр күп кулланылачак. Шуңа күрә әйдәгез к авазын кабатлап китик.

Фонетик зарядка.

                                                                                                             Кар    Күке        Кош     Песнәк  Карга          Аккош

           

Карга әйтә: « Кар – кар,        

Мичтә бәлеш бар, бар            

Мичтән бәлеш алыр идем    

Өйдә кунак бар, бар».  

 

Укытучы сүзе:  

 - Укучылар, хәзер елның кайсы вакыты?

 -  Дима , хәзер елның көз вакытымы?

- Көз көне нинди үзгәрешләр була?

   - Әйе, укучылар, тышта көз. “Көз” безгә бүләкләр җибәргән.

 -Балалар, карагыз әле . Болар нәрсәләр?

 - Укучылар, карагыз әле, бу яфраклар –“биремле яфраклар” икән.  Биремнәрдә “көз”нең сораулары язылган. Әйдәгез, аларны укыйк һәм  җавап бирик. (Яфракларны берничә укучыга тарата.)

1. Как спросишь у друга:     

а) Идет ли дождь на улице?

Как скажешь, что

а) Сегодня день холодный

Птицы улетели в теплые края.

-

СЛАЙД №2

Сүзләрнең парын тап .   

Карга                                        

Чыпчык                                  

Күке                                                                                

Сыерчык                                  

Карлыгач                                

Тукран

СЛАЙД №3

  • Экранга карагыз, без сезнең белән кроссворд чишәбез. Дөрес чишсәгез, вертикаль кош исеме килеп чыга.

1.Агач башында йорты, эчендә яши җырчы.

2. Иң кечкенә кош.

3.Гөлдер-гөлдер, гөлдер бу, кызыл тәпи – кемдер бу?

4.Кыш көне кошларга нәрсә бирәбез, нәрсә ашатабыз?

5.Кайсы кошны “урман докторы ”дип атыйбыз?

Нинди сүз килеп чыкты?

СЛАЙД №4

-Димәк, дәреснең темасы, максаты?

СЛАЙД №5

  • Укучылар, алдагы дәрестә без чыпчык турында нинди  хикәя  укыдык.
  • Укучылар, Чирикның беренче өлешен искә төшерик.
  • Көн нинди иде?
  • Әни белән кыз кар өстендә нәрсә күрделәр?
  • Кош нинди иде?
  • Кошчыкны кая алып кайттылар?
  • Кошчык алдына нәрсә куйдык.
  • Кыз кошчыкка ни өчен Чирик исемен кушты?

III. Проблема куеп , яңа белемгә чыгу. 

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү,дәрес темасын һәм максатын билгели белү.

СЛАЙД №6

  1. – Укучылар, яңа сүзләр белән танышабыз.
  2. Сүзлек өстендә эш. Күмәк укыйлар.

  • Балалар, бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзегез.
  • Тект өстендә эш. Укытучы укый.
  • Укучылар, сез тестны аңладыгызмы?Текст нәрсә турында?

СЛАЙД №7

Сораулар:   - Чирик нишләргә өйрәнде?

              - Чирик сәламәтме?

               -Яңа елда ул ничек шаярды?

               - Чирик нишләргә ярата?

IV. Физминут “Сыерчык”җыры

- Ә хәзер, укучылар, ял итәбез.

а)-Дәреслекнең 68 битен ачыгыз.Күнегү 7. Бу раслаулар дөресме?(Парлап эшлиләр)

б)67 нче бит, күнегү 6. Рәсемгә туры килгән җөмләне хикәядән табып укы.

        

СЛАЙД № 8

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану.

Максат: Алган белемнәргә таянып төркемнәрдә эшләү. Алган белемнәрне практикада куллана белү.

1 төркем.Кошлар турында схема буенча диалог төзе.

2 төркем. Спроси у друга:

- любит ли он птиц;

-каких птиц он знает

- какие птицы остаются зимовать у нас.

3 төркем. Мин башлыйм – син дәвам ит

Кошлар – безнең.........

Кошлар заралы бөҗәкләрне........

Кошларга җимлекләр, оялар........

СЛАЙД №9

-Ә сез кошларны беләсезме? “Сынатма” уены.(Кош исемнәре әйтелә. Әгәр дә кышлаучы кош икән укучылар кул чабалар,күчмә кош икән тик кенә утыралар.)  

- Укучылар үзләре язып килгән хикәяне укыйлар.

Фамилия  Исем _________________________________

Мин аңладым, яхшы эшләдем

Мин аңладым,

аз эшләдем

мин аңламадым, эшләмәдем

1

Өй эше

2

Ситуатив күнегүләр

3

Сорауларга җавап

4

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү

5

Дәреслек белән эш.

6

Төркемнәрдә эш

- Хәзер елның  көз вакыты.

- Әйе, елның  көз вакыты.

- Көз көне яфраклар саргая, яңгырлар ява, көннәр кыскара,  кошлар  җылы якка очып китәләр.

- Урамда яңгыр явамы?

- Бүген көн салкын.

- Кошлар җылы якка очып киттеләр

воробей

дятел

скворец

ласточка

ворона

кукушка

-Сыерчык.

-Колибри.

-Күгәрчен.

-Җим

-Тукран.

-Чирик сүзе килеп чыкты

-Дәреснең  темасын һәм максатын әйтәләр.

   

  • Чирик хикәясе

  • Кыш көне иде.
  • Әнисе белән кыз кар өстендә бер кошны күрделәр.
  • Кош туңган иде.
  • Кошчыкны өйгә алып кайттылар.
  • Кошчык алдына ярма, эремчек, сөт куйдык.
  • Кошчык “Чирик ”дип куйды.

        

     Сәламәт – здоровый

     Җилкә- плечо

      Шартлады – лопнул

      Шаярырга- баловаться

      Юкка чыкты –исчез

      Курыкты –испугался

      Чукый башлады –начал клевать

      Уйнарга ярата – любит играть

      Су коенырга ярата – любит купаться

  • Төзегән сүзтезмәләрен һәм җөмләләрен укыйлар.        
  • Укучылар гөжләп, чылбырлап укыйлар.

  • Текст чыпчык турында.

-  Чирик ашарга да, очарга да өйрәнде.

-   Әйе, ул сәламәт.

-   Яңа елда Чирик шарлар янына килде дә чукый башлады.

-   Чирик су коенырга, шар шартлатырга ярата.

-   Чирик ашарга өйрәнде.

-    Чирик очарга өйрәнде.

-    Чирик шарлар шартлата.

-    Чирик шарлар белән шаярды.

-    Шар шартлады.

-Җилкәмә куна да: “Чик- чирик, чик-чирик!” – ди.Чирик ашарга да өйрәнде. Ул су коннырга ярата.Кинәт бер шар шартлады.

Схема: вопрос- ответ- вопрос- ответ

  • Син кошларны яратасыңмы?
  • Син нинди кошларны беләсең?
  • Нинди кошлар бездә кышлыйлар?

      дусларыбыз.

ашыйлар

эл, яса

  • Кош рәсемнәре тактага чыгып бара.

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

Коммуникатив УУГ (сорау кую һәм аларга җавап бирү)

Максат кую (Танып белү УУГ)

VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

СЛАЙД №10

-Сез кошларга ярдәм итәсезме?

-Ничек ярдәм итәсез?

- Ә алар безгә ярдәм итәләрме?

- Ярар , укучылар! Молодцы!

СЛАЙД №11

- Кошлар – безнең дусларыбыз.

-Кош ояларын туздырма.

-Кошлар өчен җимлекләр, оялар эл.

-Кыш көне кошларга азык куярга онытма.

-Кошларны куркытма, үтермә.

-Әйдәгез,табигатебезне саклыйк: агачларны сындырмыйк, кошларны рәнҗетмик, суларны пычратмыйк.  

-Укучылар, дәреснең темасы нинди иде?

-Без бүген дәрестә ниләр эшләдек ?

- Максатка ирештекме?

- Кто встретил трудности? В чем? Почему?                                                                                                                                                          

-Үзбәя бирү битендә “плюс”ларны санагыз.

СЛАЙД №12

Өй эше:”Чирик”хикәясен сәнгатьле укырга;

                 69 бит, күнегү 11

- Дәрес тәмам.Сау булыгыз, укучылар

  • Әйе, ярдәм итәбез.
  • Аларга җимлекләр куябыз, ашатабыз.
  • Әйе, зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр.

Укучылар бер-берсен бәялиләр.

Без кошлар турында сөйләштек.

-Чирик темасы.

-Кроссворд чиштек, сорауларга җавап бирдек, диалог төзедек, төркемнәрдә эшләдек.

-Әйе,максатка ирештек.

Укучылар таблицага үзбәя куялар.

Укучылар үзбәяләмәдә үзләренең плюсларын саныйлар.

-Балалар , рәхмәт!  

-Сау булыгыз!                                                                                                                                        

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Җ. Тәрҗеманов "Чирик" хикәясе

Дәреснең төрле этапларында ИКТ кулланып үткәрелгән яңа материал өйрәнү дәресе. Күрсәтмәлелек PowerPoint презентациясе ярдәмендә, тарату материалы һәм кроссвордлар Word кулланып төзелгән....

План открытого урока учебной практики по теме "Введение в профессию"

План открытого урока учебной практики по теме " Введение в профессию" был использован на конкурсе "Мастер года - 2010" В плане раскрыто содержание всех элементов урока :Вводного инструктажа,текущего и...

План учебного занятия на тему "Ассортимент трикотажных товаров"

Изучение ассортимента товаров, получаемых из трикотажного полотна....

ПЛАН – КОНСПЕКТ учебно-тренировочного занятия Тема: «Физическая подготовка мини-баскетболистов» (12 лет).

Цель занятия:Развитие физической подготовки учащихся.Задачи:2.      Содействовать развитию скоростно-силовых качеств.3.      Совершенствован...

План-конспект учебного занятия по теме "Корзинка с фруктами"

План-конспект учебного занятия по изготовлению композиции "Корзинка с фруктами" в технике тестопластика....

Рекомендуемый план урока для обучающихся 9 класса инженерного профиля по теме "Полная механическая энергия. Законы сохранения и изменения полной механической энергии" Урок №81 в соответствии учебным планом.

В рамках дистанционного обучения обучающимся предложен план занятий по отработке решения задач с опрой на видио материалы В.И.Чивелева по решению задач на закон сохранения и изменения механической эне...