Рабочая программа по истории. 5класс
рабочая программа по истории (5 класс) на тему

Файрушина Гульназ Гилмегаяновна

Рабочая программа составлена на основе государственного стандарта для общеобразовательных школ. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5kl.rab_.programma.docx45.55 КБ

Предварительный просмотр:

Календарь – тематик план 5 класс

Дәрес

тәртибе

Дәрес темасы

Стандарт буенча

белергә тиешле белем

Максат

Төп төшенчәләр

    искәрмә

Сәгать

саны

Дата

календарь

фактик

Тарих нәрсәне өйрәнә ? (10 сәг.)

1

Тарих нәрсә өйрәнә?

Тарихи вакыйга һәм алар арасындагы бәйләнеш

Укучыларга предметларны сүрәтләргә өйрәтү, матди чыганакларның әһәмиятен күрсәтү;

 Тарих,тарихи периодлар: язма, язмага кадәр

1

2

Тарихта еллар исәбе

Еллар исәбе (б.э.га кадәр һәм б.эра)

Безнең эра, безнең эрага кадәр дигән төшенчәләрне аңлату, тарихта еллар исәбенең  ничек алып барылганлыгын төшендерү; вакыт сызыгын сызарга өйрәтү

Еллар исәбе, вакыт сызыгы

1

3

Нәрсә ул тарихи чыганаклар

Тарихи чыганаклар: матди, язма

Тарихны өйрәнүдә археологик казылмаларның роле .

Тарихи чыганаклар арасында аерма һәм охшашлыкны  күрсәтү, матди чыганакларны сүрәтли белү һәм аларның әһәмиятен күрсәтү

 Тарихи чыганак, факт, тарихи хәтер, язма чыганак, әйбер чыганак, сәнгати чыганак,археологлар

1

4

Тарих картада.

Тарихи карта.Географик атамалар-үткәннең шаһите

Картаны шартлы билгеләре буенча аңлатып бирү;

географик атамаларны анализлау;

тарихи карта белән географик карта арасындагы охшашлык һәм аерманы күрсәтү

Тарихи карта, шартлы билгеләр, дөнья яклары

1

5

Фамилияләрнең һәм исемнәрнең килеп

чыгышы.

Фамилияләрнең һәм исемнәрнең килеп

чыгышы.

нәсел шәҗәрәсен төзү;

исемнәрнең, фамилияләрнең килеп чыгышын аңлату

Генеологик агач, гаилә,буын, кушамат

1

6

 Дәүләтнең гербы флагы, гимны.РФ

Дәүләтнең гербы флагы, гимны.РФ

Дәүләт символикасының әһәмиятен төшендерү;

Дәүләт символикасының  нинди элементлардан торуын аңлату

Флаг, гимн. Герб,штандарт

1

7

Дәүләтнең гербы, флагы, гимны.РТ

 Дәүләтнең гербы,флагы, гимны.РТ

Дәүләт символикасының әһәмиятен аңлату;

Дәүләт символикасының  нинди элементлардан торуын күрсәтү

Флаг, гимн. Герб,штандарт

1

8

Район һәм авыл символикасы

Район гербы

Район гербының нинди элементлардан торуын аңлатырга, үз авылы,гаиләсе өчен герб ясарга тәкъдим итү.

Район гербы

1

9

Авыл тарихы каян башлана?

Район, авыл тарихы һәм халыклар тарихы арасындагы бәйләнеш

Авыл тарихы, аның беренче кешеләре, географик һәм тарихи урыннары турында белем бирү, эзләнергә өйрәтү.

Авыл атамалары, кушаматлар

1

10

Гомумиләштерү дәресе:борынгы чорда һәм хәзер безнең төбәк

Алган белемнәрне ныгыту

1

Борынгы кешеләр дөньясы (5 сәг.)

11

Жир йөзендә беренче кешеләр

Борынгы кешеләр.Кешеләрнең яшәгән урыннары.Табигать шартларының тормыш шартларына йогынтысы

Борынгы кешеләрнең яшәү шартларын сүрәтләү. Кешелек үсешендә хезмәтнең ролен күрсәтү.Борынгы кешеләрнең хайваннардан нәрсә белән аерылганын аңлату.

Иң борынгы кешеләр, кешеләр көтүе, азык җыю, аучылылык, ут, беренче хезмәт кораллры, “акыллы кеше”,үзләштерүче хкҗалык

1

12

Борынгы аучыларның ачышлары һәм уйлап табулары

Кешеләрнең башка тереклек ияләреннән аермасы.Беренче ачышлар.

Борынгы кешеләрнең тормышында уйлап табуларның зур әһәмияткә ия булуы турында аңлату.

Таш гасыры кораллары, бозлык, мамонт

1

13

Иң борынгы кешеләрнең сәнгате  һәм дине

Беренче кешеләрнең тирә як турындагы белемнәре;беренче ышанулар.Сәнгатьнең тууы.

Дин һәм сәнгатьнең барлыкка килүен аңлату.

Беренче аучыларның һәм җыючыларның дини характердагы ышануларын күрсәтү.

Сәнгать, җан, алла, пот тылсым(магия),шаман, миф,дин,тау куышындагы рәсемнәр

1

14

Игенчелек һәм терлекчелек барлыкка килү

Җыючылыктан игенчелеккә,аучылыктан терлекчелеккә; һөнәрчелек үсеше, җитештергән продуктларны алмашу

Игенчелек һәм терлекчелекнең барлыкка килү сәбәпләрен аңлату; игенчелеккә һәм терлекчелеккә күчкәч кешеләр тормышының үзгәрүен күрсәтү: тигезсезлекнең килеп чыгуын аңлату.

Җитештерүче хуҗалык ыруг общинасы,кабилә аксакаллар шурасы, юлбашчы,китмәнле игенчелек,сабанлы игенчелек,һөнәрчелек, керамика

1

15

Борынгылыктан цивилизациягә

Кешеләрнең башка тереклек ияләреннән аермасы. Беренче ачышлар.

Кешелекнең беренче эпохасы әһәмиятен күрсәтү; үзгәрешләр нәтиҗәсендә

беренче община строеннан цивилизациягә күчүне аңлату:

Бронза гасыры,күчмә халык,акча,аксөякләр, күршеләр общинасы, цивилизация,әйбер алмашу

1

Борынгы Көнчыгыш  (14 сәг.)

16

Мисыр-Нилның бүләге

Табигать шартлары,

халкы.Борынгы Мисырда дәүләт барлыкка килү игенчеләр хезмәте һәм тормыш шартлары. Дөньядгы иң озын елга.Язу.

Борынгы Мисырның тарихи картадан урынын күрсәтү, табигый шартларын характерлау.

Борынгы Мисыр дәүләтенең барлыкка килү сәбәпләрен аңлату.

Дәүләт, папирус, дельта, фиргавен, дамба, рельеф, иероглиф, Көньяк Мисыр һәм Төньяк Мисыр, Нил

1

17

Ике елга иле

Тигр һәм Евфрат елгалары арасындагы дәүләт

Картадан Елгаара өлкәнең урнашкан урынын күрсәтү; Мисырның табигать шартлары белән чагыштыру: охшаш һәм аерым якларын билгеләү, халкының кәсебе, шәһәрләре турында аңлату.

Зиккурат, чөй язу, шумерлар, Тигр һәм Евфрат елгалары, балчык тактачыклар

1

18

Бабил(Вавилон) патшасы Хаммурапи Һәм аның законнары

Борынгы Вавилон, Хаммурапи законнары

Тарихи чыганак”Хаммурапи законнары”дигән өзекне укып, андагы законнарны анализлау, законнарның борынгы һәм хәзерге вакыттагы әһәмиятен аңлату

Бабил, Хаммурапи патша, б.э.к.1792-1750 еллар, Шамаш алла, тулы законнар җыентыгы

1

19

 Борынгы Кытай һәм Һиндстан

Елга цивилизацияләре. Кытайда беренче дәүләтләр. Һиндстан иң борынгы цивилизация

Кытайда һәм Һиндстанда беренче дәүләтләр барлыкка килү турында аңлату

Һинд һәм Ганг, Хуанхэ һәм Янцзы елгалары, багу язмалары

1

20

Фиргавеннәр һәм пирамидалар

Борынгы Мисырның дөнья цивилизациясенә керткән өлеше

Мисыр дәүләтенең үсеш рәвешен характерлау.

Мисырлыларның дөнья мәдәниятенә керткән өлешен күрсәтү

Пирамидалар, Хеопс патша, мумия, саркофаг, Ра, вельможалар,түрәләр, язмачылар,деспотлык

1

21

Борынгы Мисыр тормышы

Төрле катлау кешеләренең тормышы, яшәү рәвеше, хезмәте

Мисыр халкының тормышы, яшәү рәвеше, хезмәте белән таныштыру; халык восстаниесенең сәбәпләрен күрсәтү.

Шадуф, “Ипусер сүзе” язма истәлек, гиксослар, вельможалар, “тере мәетләр”

1

22

Фиргавеннәрнең яулап алулары

Сугыш кораллары. Мисыр армиясе.

Мисыр фиргавеннәренең хәрби походлары сәбәпләрен һәм нәтиҗәсен аңлату; картада хәрби походларның юлларын күрсәтү

Дротик, ясак, Хатшепсут, Тутмос 3, Эхнатон-Мисыр хөкемдарлары, Нубия, Сирия, Синай ярымутравы, Палестина, Финикия.

1

23

Борынгы Мисыр мәдәнияте

Борынгы Мисыр мәдәнияте һәйкәлләре, аның дөнья мәдәниятенә керткән өлеше. Фән үсешенә нигез салыну

Мисырлыларның мәдәният өлкәсендәге ачышларын характерлау; фәнни белемнәрнең барлыкка килү сәбәпләрен аңлату.

Сәнгать, сфинкс, мифлар.

1

24

 Финикия диңгезчеләре

Табигать шартлары, халкы, шөгыльләре.

Финикия  халкының тормышы, яшәү рәвеше, хезмәте белән таныштыру; колонияләргә нигез салыну сәбәпләрен аңлату.

Ливан таулары, Финикия, Сидон, Тир, Библ, пурпур, колония, алфавит

1

25

Борынгы Фәластыйн

Табигать шартлары, халкы, шөгыльләре, Фәластыйнның урнашкан урыны.Библия.

Борынгы Фәластыйн, аның халкы турында белем бирү;Еврей кабиләләренең динен мисырлыларныкы белән чагыштыру һәм нәтиҗә ясау; бераллалыкка күчүне аңлату.

Иордан елгасы, Үле диңгез, Иерусалим,еврей кабиләләре, Библия, Яхве алла, Саул, Давид, Соломон  патша, Израиль патшалыгы

1

26

Ассирия хәрби мәмләкәте

Табигать шартлары,халкы, шөгыльләре.  Ассирия дәүләтенең  үсеше һәм яулап алулары һәм җимерелүе.

Ассириянең килеп чыгышы һәм таркалуы, аның  хәрби үсешенә характеристика бирү.Борынгы  Мисыр һәм Ассирия державасының мәдәниятләрен чагыштыру.

Ассирия,таран, мәмләкәт Синаххериб патша, Ниневия,Ашшурбанапал, мидия, Лидия, Навуходонор патша, “асылмалы бакчалар”,фарсылар

1

27

Һиндстан-да Маурьялар мәмләкәте

Табигать шартлары, халкы, игенчеләр хезмәте. Варна. Каста. Дини ышанулар.

Будда.

Борынгы Һиндстанның табигый –географик урынын, халкының шөгыльләрен тасвирлау. Борынгы Һиндстан халкының  дине белән таныштыру. Борынгы Һиндстанның касталар тормышын аңлату.

 Джунгли,каста, Брахма ала, Будда, рупия, раҗа, варналар, шудра, Маурьялар нәселе, Ашока патша

1

28

Кытайда бердәм дәүләт.Конфуций

Табигать шартлары, халкы.  Цинь дәүләте. Император һәм аның ярдәмчеләре. Бөек Кытай стенасы.Конфуций

 Кытайның географик урының һәм табигый шартларын характерлау.Бердәм дәүләт төзелүне һәм дөнья мәдәниятенә керткән өлешен  аңлату.

 империя, Бөек Ефәк юлы, Бөек Кытай стенасы, помпас, чәй, фарфор

1

29

Бөек Фарсы мәмләкәте

Бөек Фарсы мәмләкәте, аның яулап алулары

Картадан патшалар патшасы Фарсы  державасының яшәгән урынын күрсәтү; Фарсы державасының сатрапияләргә бүленешен аңлату.

 Фарсы державасы  белән Борынгы Мисырның сәяси строен чагыштыру

Кир, Камбиз, Дарий1, сатрап, ясак, Фарсы мәмләкәте, Греция, маг, дарик.

1

Борынгы Греция  (14 сәг.)

30

Бронза чорында Греция һәм Крит

Географик урыннары. Дөнья цивилизациясендә тоткан урыннары

Борынгы Грециянең урнашкан урынын, табигый шартларын аңлату; мифларны уку һәм анализлау; грекларның һәм финикиялеләрнең тормыш шартларын, шөгыльләрен чагыштыру.

Ахеялылар һәм дориялеләр,фреска, Лабиринт,Троя сугышы, Тесей һәм Минотавр турында миф

1

31

Гомер поэмалары

Гомер.”Илиада”, “Одиссея” поэмалары

Сукыр шагыйрь Гомер турында аңлату; “Илиада “ һәм “Одиссея позмаларын уку һәм андагы геройларның эш-гамәлләренә бәя бирү.

Басилей, Илион, “Ахиллес үкчәсе”, “Троя аты”, “Сцилла һәм Харибда арасында”

1

32

Эллада аллалары һәм геройлары

Грекларның дини ышанулары

Грекларның дини ышануларында табигать күренешләренең, кешеләр шөгыльләренең чагылыш табуын аңлату; мисырлыларны дине белән чагыштыру; аллаларның исемнәрен белү.

Олимп тавы, Зевс, Посейдон, Аид  һ.б., Прометей турында миф, герой,асфодель,сатир, нимфа.

1

33

Греция полислары һәм бөек колонияләштерү

Греция полислары. Антик цивилизация. Бөек колонияләштерү.

Грекларныңборынгылыктан цивилизациягә күчүен һәм полислар барлыкка килүен аңлату;  Бөек колонияләштерүең төп юнәлешләрен күрсәтү,грек колонияләренә нигез салынуның сәбәпләрен ачыклау.

Полис, акрополь, агора, демос, тиран, амфора, эллиннар, варварлар, гражданнар

1

34

Афина полисы

Афина полисы. Солон законнары.

Аксөякләр һәм демос арасындагы көрәш сәбәпләрен аңлату; Солон законнарының әһәмиятен күрсәтү. Халык җыелышының көчен аңлату.

Бурыч ташы, архонт, ареопаг, демократия, Пирей порты, Аттика, халык җыелышы.

1

35

Борынгы Спарта

Спартада белем бирү, хәрби тәрбия .Илотлар һәм спарталылар Лаконик сөйләм.

Спартаның урнашкан урынын картадан күрсәтү; Афина һәм Спартаның дәүләт төзелешен чагыштыру;

 Спарталыларның һәм илотларның тормыш рәвешен характерлау

Спарталылар, илотлар, аксакаллар шурасы,спарта тәрбиясе, олигархия

1

36

Грек-фарсы сугышлары

Марафон сугышы. Фермопил үткеле өчен сугыш. Саламин сугышы. Сугышның сәбәбе, характеры.

Грек-фарсы сугышларының сәбәпләрен аңлату; грекларның фарсыларны җиңү сәбәпләрен күрсәтү.

Фаланга,гоплит, триера, Мильтиад,Фемистокл,Геллеспонт бугазы, Фермопил үткеле, Саламин сугышы, Эсхил.

1

37

Афинада демократиянең чәчәк атуы

Афина гражданнарының хокуклары һәм бурычлары.

Перикл реформалары.Аларны Солон реформалары белән чагыштыру.

Афинаның сәяси юнәлешен аңлату; Периклга  характеристика бирү.Афина һәм Спартада халык җыелышларының хокукларын һәм әһәмиятен аңлату.

 Остракизм, стратег, метеклар

1

38

Б.э.к.5 гасырда Грециядә хуҗалык үсеше

Коллык һәм коллар белән сату итү. Колларның хокукый хәле.

Коллар хезмәтеннән файдалану.

Грециядә коллыкның барлыкка килү сәбәпләрен аңлату;

Коллыкның Греция өчен тискәре якларын күрсәтү. Спартадагы илотларның хәлләрен Афинадагы колларныкы белән чагыштыру.

Керамик. Кара һәм кызыл фигуралар.

1

39

Пелопоннес сугышы

Сугышның сәбәбе һәм характеры.

Сугышның башлану сәбәпләрен аңлату; Пелопоннес сугышының төп бәрелешләрен картадан күрсәтү.

Демократия, олигархия, автократор, Алкивиад

1

40

Греция гражданнары,галимнәре һәм атлетлары

Олимпия уеннары. Греклар тормышында спортның роле. Афина гражданнарының хокуклары һәм бурычлары. Борынгы Греция мәктәбе

Борынгы грек галимнәренең дөнья мәдәниятенә керткән өлешен күрсәтү; грек мәдәниятенең  Борынгы Көнчыгыш мәдәниятендәге әһәмиятен күрсәтү. Грециянең дөнья цивилизацияләре арасында алдынгылык сәбәпләрен күрсәтү.Олимпия уеннарын хәзергесе белән чагыштыру.

Педагог,стиль гимнасия,философияГиппократ,Аристотель, Демокрит, Платон, Архимед олимпия уеннары, ипподром,атом

1

41

Греция архитекторлары,скульпторлары,шагыйрьләре

грек галимнәре,архитектура һәм скульптура сәнгате

 Афина акрополе, Парфенон, Эрехтейн,  Ника храмы һәйкәлләре турында белемнәр бирү; архитектура, скульптура һәм театрның барлыкка килүе турында аңлату,хәзерге театр белән чагыштыру.

Дорик һәм ионик төрләре, фронтон, трагедия,орхестра,скене, комедиограф,театр, Фидий

1

42

Македониянең күтәрелүе һәм А.Македонскийның яулап алулары

Македониянең күтәрелүе. Македония гаскәре. Грециянең бәйсезлеген югалтуы.

Элладаның македонлыларга буйсынуын,

А.Македонскийның көнчыгышка походын аңлату; Филипп һәм Александр Бөеккә характеристика бирү.

Македония,Филипп, Демосфен,Гордий төенен кисү

1

43

Грек Көнчыгышы

Александр державасының җимерелүе. Мисыр

Александриясе.Александрия музее.

Грек галимнәре

Александр державасының җимерелү сәбәпләрен аңлату

Борынгы Рим – 17 сәг.

Фарос маягы, музей, пергамент, римлылар, Евклид, Птолемей патшалыгы,Сәләвкиләр дәүләте.

1

44

Рим патшалар хакимияте астында

Римга нигез салыну. Республика төзелү этрусклар

Картадан Римның урнашкан урынын күрсәтү; Римга нигез салыну  һәм республика төзелү турында аңлату; Греция белән Италиянең табигый шартларын чагыштыру.

Патрицийлар,плебейлар,сенат,ликторлар,республика,Тибр, Италия,Ромул Рем,Палатин калкулыгы, Апеннин ярымутравы, римлылыр, латиннар Халык җыелышы, Тәкәббер Тарквиний б.э.к. 509 ел

1

45

Рим гражданнары республикасы

Патриций һәм плебейларның хокукларын тигезләү.

Консуллар сайлау. Законнар кабул итү.Сенат һәм аның функциясе. Рим гаскәре

Рим республикасында урнашкан хакимият һәм сенат эшчәнлеге турында аңлату; тарихи чыганак белән эшләү; фаланга белән легионны чагыштыру.

Диктатор, вето, халык трибуны,легион,бөек понтифик, авгур,фециал

1

46

Римның Италия белән җитәкчелек итүе

Галлар һөҗүме.

Римның Италия өстеннән үз хакимлеген урнаштыруы.

Галларның Римга һөҗүме турында сөйләү; картадан Рим республикасы биләгән мәйданны күрсәтү; Римның эчке һәм тышкы үсешенең үзгәрүен аңлату.

б.э.к.390 ел, б.э.к.280ел, галлар, “Римны коткарган казлар”,форум, италиклар,самнитлар, “Пирр җиңүе”, “Бүлгәлә һәм хакимлек ит”

1

47

Карфаген белән Беренче сугыш

Карфаген –урта диңгез буенда иң зур дәүләт. Карфаген флоты, яллы армиясе. Беренче бәрелешләр.

Пун сугышының сәбәпләрен аңлату; сугыш барышын  картадан күрсәтү. Вакыйгаларга нәтиҗә ясый белергә өйрәтү.

Пуннар,Сицилия утравы, каргалар, Гамилькар, Ганнибал, Гай Фламиний

1

48

Ганнибал белән сугыш

Икенче Пун сугышы.  Ганнибал гаскәрләренең Апьп аша кичүе. Римлыларның беренче җиңелүе. Каннадагы сугыш. Зама сугышы.

Икенче Пун сугышы хәрәкәтләрен картадан күрсәтү; Карфагенның җиңелү сәбәпләрен аңлату; Пун сугышына нәтиҗә ясау.

Канна янында сугыш-б.э.к. 216 ел, Сципион, Зама-б.э.к.202 ел

1

49

Рим-Урта диңгез буен яулап алучы

Карфагенның җиңелүе. Урта диңгез яр буйларында Рим хакимлеге урнашу“Бүлгәлә һәм хакимлек ит”сәясәте.

Урта диңгез яр буйларында Рим хакимлеге урнашу турында аңлату; картадан Рим республикасының көнбатыш һәм көнчыгыш провинцияләрен күрсәтү;

Провинция, проконсул

1

50

Халык трибуннары-бертуган Гракхлар

Крестьяннарның бөлүе. Тиберий Гракхның җир турындагы законы.Реформаторның үлүе. Гай Гракх- абыйсының эшен дәвам итүче. Гракхлар эшчәнлегенең нәтиҗәсе һәм әһәмияте.

Римда крестьяннарның бөлү сәбәпләрен аңлату; Гракхларның җир турындагы законының әһәмиятен күрсәтү һәм аларның эшчәнлегенәбәя бирү.

Гражданнар сугышы, Җир турындагы закон, халык трибуны, сенат.

Дата: б.э.к.133 ел, Гай һәм Тиберий Гракхлар

1

51

Сулла-Римның беренче хәрби диктаторы

Гражданнар сугышы.  Сулла диктатурасы.Яллы армия.

Яңа Рим армиясе төзелү һәм аны  элеккесе белән чагыштыру; Сулла диктатурасының гадәти Рим диктатурасыннан нәрсә белән аерылуын күрсәтү.

Проскрипция, ”корнелийчы”, иреккә җибәрелгәннәр

1

52

Спартак восстаниесе

Коллар хезмәте. Колларның хәле. Гладиатор уеннары. Капуяда гладиаторларның баш күтәрүе. Коллар армиясе төзелү. Восстаниенең җиңелүе.

Спартак восстаниясенең башлану һәм җиңелү сәбәпләрен аңлату;  картадан сугыш хәрәкәтләрен күрсәтү; нәтиҗә ясый белергә өйрәтү.

Коллык, ризасызлык, восстание.

Дата: б.э.к.74-71 еллар, гладиатор, амфитеатр

1

53

Цезарь-Рим хакиме

Рим республикасында Рим полководецларының роле үсү. Цезарьның күтәрелүе. Галлияне яулап алу. Цезарьнең властьны алуы. Цезарьнең үлеме.

Римда өч гаскәр башлыгы берлеге төзелү сәбәпләрен һәм Цезарьның хакимияткә килүен аңлату.

Триумвират: М.Красс, Г.Помпей, Ю.Цезарь, Рубикон елгасы, Брут.

1

54

Республиканың җимерелүе

Цезарьүлгәннән соң илнең хәле. Республика яклылырның җиңелүе.Антонийһәм Октавиан көрәше. Октавиан власте урнашу.

Антоний һәм Октавианның власть өчен көрәш нәтиҗәсе: Антоний көнчыгыш,ә Октавианның көнбатыш провинцияләр белән идарә итүе һәм илдә империя урнашу турында аңлату.

Антоний, Октавиан, Клеопатра, империя, Цицерон

1

55

Император Октавиан Август

Император власте урнашу. Рим империясе: территориясе, идарә итү. Рим хокукы.

Рим империясендә император  Октавиан Августның  идарә итүе һәм аның властен Цезарь хакимияте белән чагыштыру

Август, император, преторианнар гвардиясе, цезарьлар, Меценат, Гораций, Вергилий

1

56

Рим цезарьлары

Император Нерон һәм Траян. Неронның үлеме.

Нерон һәм Траян шәхесләрен чагыштыру; аларга бәя бирү

Нерон, Траян,Тацит, Форум, дак кабиләләре

1

57

Рим империясендә тормыш

Рим - империянең башкаласы.Римлыларның көндәлек тормышы.Күп катлы йортлар. Рим культурасы

Рим халкының тормышын сүрәтләү, колоннарны коллар белән чагыштыру

Пантеон, Колизей, акведуклар, триумфаль арка, атрий,цирк, терма,колоннар, алачыклы коллар, аренда

1

58

3 гасырда Рим империясе кризисы

Империя кризисы

Рим империясе кризисы сәбәпләрен аңлату; Аврелианның идарә итүе.

Аврелиан, натураль хуҗалык, христианлык, готлар

1

59

Христианлык

Христианлык барлыкка килү һәм аның таралуы. Иисусның өйрәтүләре. Христианнарның әхлак нормалары

Христианлык барлыкка килү сәбәпләрен аңлату; мәҗүсилек белән христианлыкны чагыштыру

Мәҗүсилек, Иисус Христос, трапеза, христианлык, хрстиан чиркәве, инҗил,епископ, патриарх

1

Император Диоклетиан һәм КонстантинКөнбатыш Рим империясенең җимерелүе.

Диоклетиан һәм Константин  реформалары. Алар вакытында Рим. Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе.

Императорлар Диоклетиан һәм Константинның идарә итүе, реформаларының әһәмиятен күрсәтү;империянең җимереү сәбәпләрен аңлату

Татарстан тарихы – 10 сәг.

Константинополь, вандаллар, һуннар

1

60

61

Төркиләрдә вакыт исәбе һәм календарь

Төрки халыкларның урнашкан урыны һәм аларның көнкүреше.Төрки-татар календаре.

Төрки халыкларда ел исәбенең алып барылуы турында аңлату

Вакыт исәбе, календарь

1

62

63

Шәҗәрә

Шәҗәрә. Шәҗәрәне төзү формалары

Укучыларга үз гаиләләренең шәҗәрәсен төзергә өйрәтү

шәҗәрә

2

64

Төрки татарларда гаилә

Нәрсә ул гаилә

Патриархаль гаилә тәртипләре, семьядагы гореф-гадәтләр

гаилә

1

65

Милли кием тарихы

Милли кием

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру

Милли кием

1

66

Татарларда ашамыклар

Татар халкы ризыклары

Укучыларга татар халкы ризыклары турында гомуми төшенчә бирү

Татар халык ашлары

1

67

Татар халык авыз иҗаты

Әкиятләр,мәкаль, әйтем, табышмаклар

Татар халык авыз иҗаты турында аңлату

Әкиятләр,мәкаль, әйтем, табышмаклар

1

68

Татар музыкасы тарихы

Музыка, сәнгать

Татар музыка тарихы турында белем бирү

Музыка, сәнгать

1

69

Төрки халыкларның культурасы

Культура, мәдәният

Төрки халыкларның мәдәнияте  турында аңлату

Культура, мәдәният (рухи,матди)

1

70

Гомумиләштереп кабатлау.

Алган белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү

Белемнәрне гомумиләш

терү һәм системалаш

тыру.

1

Аңлатма язуы.

 Программа  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты федераль компонентына нигезләнеп төзелде.(Э.Д.Днепров, А.Г.Аркадьев М.:Дрофа,2008). Иң борынгы чорлардан алып безнең көннәргә кадәр бар дөнья халыкларының үткәне Гомуми яисә  Бөтендөнья тарихы дип атала. 5 класста аның беренче өлеше -  Борынгы заман тарихы өйрәнелә.  Борынгы заман тарихы-  кешелек тарихының башлангыч өлеше. Бу курста кешенең һәм кешелекнең формалашу процессы белән , кешеләрнең бик борынгы чорлардагы ачышлары һәм казанышлары белән, борынгы патшалар һәм зур акыл ияләре белән, игенчеләр һәм һөнәрчеләр, сугышчылар һәм рәссамнар белән, иң алга киткән борынгы цивилизацияләр  белән танышу бара. ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгының 16.10.2009 елгы 7931/9 санлы инструктив хаты нигезендәпрограммада  “ Тарих нәрсәне өйрәнә” дигән бүлеккә 10 сәгать, Татарстан тарихына 10 сәгать бирелә.

Курсның төп максаты:

Укучыларга  Җирдә беренче кешеләр, Мисыр, Көнбатыш Азия, Һиндстан, Кытай, Греция һәм Римда иң борынгы цивилизацияләр барлыкка килү, аларның тарихы, борынгы халыкларның тормышы, гореф-гадәтләре, әхлагы, мәдәнияте турында белем  бирү.

  Курсның   бурычы:

- кешенең табигать белән бәйләнешен,борынгы җәмгыятьләрнең икътисади үсешен,төрле социаль һәм икътисади стройны аңлату;

- борынгы дөньяның шәхесләрен һәм аларның тарихта һәм мәдәнияттәге ролен күрсәтү;

- ул вакыттагы идеяләр һәм институтлар системасын күрсәтү ( деспотия, демократия,закон, республика, мораль нормалар, дини ышанулар)

- кешелек тарихында һәр халыкның  үз эзен калдыруын күрсәтү;

- гуманизм, толерантлык тәрбияләү, фикер тирәнлеге формалаштыру.

Курсның структурасы:

Тематик план борынгы заман тарихы буенча 70 сәгатькә төзелгән, атнага 2 сәгать.

Бүлекләр:

                                       1. Тарих нәрсәне өйрәнә -10 сәг

                                                    2. Борынгы кешеләр тормышы -5 сәг

                                                    3. Борынгы Көнчыгыш - 14 сәг

                                                    4. Борынгы  Греция-14 сәг

                                                    5. Борынгы Рим -17 сәг

                                                    6. Татарстан тарихы – 10 сәг.

Уку программасы нигезләнеп төзелгән:

 1. Э.Д.Днепров, А.Г.Аркадьев. Гомуми белем бирүнең дәүләт стандартының  Федераль компоненты - М. “Дрофа”2008

 3.  Ф.А.Михайловский дәреслеге

 4.  Ф.Ш. Хуҗин.   Татарстан тарихы

Дәрестә кулланыла торган китап:

        1. Михайловский Ф.А.  Борынгы заман тарихы.  М., “Русское слово “ 2006  ; Казан “Мәгариф” 2006  

        2. Хуҗин Ф.Ш. Татарстан тарихы. Казань,ТКИ-2011

Методик ярдәмлек:

      1.В.Г.Петрович, Н.М.Петрович. Уроки истории.5 класс. М. “ТЦ Сфера”,2002

      2.Н.В.Кузьмина. История.Внеклассные мероприятия.5-11 классы.Волгоград: Учитель,   2005

      3.А.Т.Степанищев. Методический справочник учителя истории. М. “ГИЦ ВЛАДОС”2001  

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карата таләпләр

   Белергә тиеш:

                                                        - төп даталарны, терминнарны ,тарихи  шәхесләрне

                                                        - борынгы заманга караган төп вакыйгаларны

                                                        -тарихи чыганакларны, борынгы заман һәйкәлләрен

Күнекмәләр:

                                - тарихи вакыйгаларны чагыштыру, аңлату, төп тарихи терминарның мәгънәснен белү

                               - тарихи картада борынгы цивилизацияләрне һәм дәүләтләрне чагыштыру

                               - китаптагы иллюстрацияләрне кулланып тарихи вакыйгаларга,  тарихи һәйкәлләргә характеристика бирү,  уку материалы                                                                                             -                                нигезендә сәбәп    һәм этәргечен күрсәтү, тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә карата үз фикереңне белдерү

Укучыларның белем күнекмәләре буенча билгеләр нормасы һәм таләпләр.

Телдән җавапларны бәяләү

  •  «бишле» билгесе –бар материал тулысынча ачылган, өстәмәләр таләп ителми. Сөйләм төгәл.
  •   «дүртле» билгесе – материалны сөйләгән вакытта өлешчә төгәлсезлекләр күзәтелә.
  •  «өчле» билгесе – укытучы сораулар ярдәмендә юнәлеш бирә, материалны ачуда хаталар күзәтелә.
  •  «икеле» билгесе – төп эчтәлек ачылмый.

Язмача җавапларны бәяләү

                                                   10 тест биреме

билге

5

4

3

2

Дөрес җаваплар

10

9-8

6-7

5

Уку процессының информацион –компьютер яктан ныгытмасы:

                                                1 . Мультимедийное учебное пособие.  История 5 кл. “Просвещение”    

                                                2 . Учебное электронное издание. Всеобщая история, история Древнего мира. 5-6 классы

                                           3. Электрон уку ярдәмлеге.Ф.Ш.Хуҗин,Ф.М.Солтанов. Татар халкы һәм Татарстан тарихы. 5-6 класс.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по истории и культуре Санкт-Петербурга 5класс

Материал IX Фестиваля «Использование информационных технологий вобразовательной деятельности»...

рабочая программа по литературе 5класс (ФГОС)

Рабочая  программа  по литературе  5класс (ФГОС)...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА «ИЗОБРАЗИТЕЛЬНОЕ ИСКУССТВО»5класс - школа 2100

Программа разработана на основе обязательного минимума содержания основного общего образования по образовательному компоненту «Изобразительное искусство», предназначена для основной школы любого типа ...

рабочая программа по математике 5класс

Рабочая программа составлена с учётом программы общеобразовательных учреждений  Математика 5- 6 классы. Автор-составитель В.И. Жохов, Москва Мнемозина 2010г. Рабочая программа рассчитана на 210 ч...

Рабочая программа по истории 5класс

Программа по истории (пояснительная записка) 5класс.КТП по истории 5класс....

Рабочая программа по истории 5класс

Рабочая программа ФГОС-22 "История Древнего мира"  5 класс...