Конспект урока
материал (химия) по теме

Аксым

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docxaksym.docx20.68 КБ

Предварительный просмотр:

Биектау муниципаль районы

Ямаширмә гомуми белем бирү мәктәбе

Аксым- тереклек чыганагы

(ачык дәрес эшкәртмәсе+ презентация)

                                          Химия укытучысы: Хәмидуллина М.Ш.

                                                            2011 ел

Тема: Аксым-тереклек чыганагы.

Максат: 1) Аксымнарның беренчел, икенчел, өченчел структуралары, аларның күптөрлелеге белән таныштыру.

2.Укучыларның биологиядән алган белемнәрен химия белән бәйләүләренә ирешү.

3. Аксымнарның әһәмиятен ачыклау.

Җиһазлау: слайдлар.

Дәрес барышы:1.Актуальләштерү

-нәрсә ул мономер

-полимер

-биополимер

- югары төзелешле молекуляр матдә?

2.Укытучы.Югары  төзелешле молекуляр матдәләр арасында иң әһәмиятлеләренең  берсе- аксым. Аксымның төзелеше, функцияләре, турында  сез биология дәресләрендә өйрәндегез инде.Ф.Энгельс үзенең “Анти-Дюринг” әсәрендә “ Тереклек белән очрашкан һәр җирдә без аның аксым белән бәйләнешен  күрәбез” дип яза.( слайд) Аксым-ул бик катлаулы , кызыклы матдә. Бу матдә турында өйрәнүгә химия, биология, физика фәннәрен өйрәнүче  галимнәр күп өлеш куялар.Бер укучыга аксымның организмда  роле турында чыгыш әзерләргә кушылган иде. Сүзне аңа бирәбез.

Укучы: Кеше планетада яшәүче иң акыллы, иң сәләтле, иң катлаулы төзелешле зат.Аның организмында “ аксым” дип аталган пластик материал күп.Табигать кеше организмын нык камилләштергән. Аның органнарын тукландырып, чистартып торучы кан составында “гемоглобин”дип аталган аксым бар. Бу аксым үпкәләрдән тукымаларга кислород ташый, ә кайтышлый углекислый газны алып чыга.Аксымнар кеше организмын төрле микроблар үтеп керүдән дә саклый.Химия күзлегеннән карасак, кеше зур реакторны хәтерләтә.Анда миллионлаган химик реакцияләр бара. Һәр химик реакциянең   үз катализаторы бар, ул фермент дип атала.Кеше организмы органнарның эшен көйләп торучы матдәләр-гармоннар бүлеп чыгара. Гормоннар арасында да аксым табигатьлеләре бар. Аксым тормыш, тереклек булган бар җирдә дә бар.Аксым организмның туклануы, үсүе, хәрәкәте, баш миенең эшләве белән идарә итә.Аксым нинди генә эш башкармый.Хлорофилл аксымына  үсемлекләрнең  яшел төсе бәйле: ул кояш нурларын һәм кояш энергиясен файдаланып углекислый газ һәм су ярдәмендә катлаулы матдәләр төзи.

Укытучы: Шулай итеп, без түбәндәгеләрне ачыкладык. (слайд)

Укытучы:Организм өчен кирәкле аксымны без нинди юл белән алабыз соң? Сүзне укучыга бирәбез.

Укучы: (  слайд) Без куллана торган ризыкларның әһәмиятле өлеше  булып аксым тора. Аксымның кыйммәте аның функцияләре белән турыдан-туры бәйләнгән.Тере организмнарның яшәеше аксымнан башка була алмаганлыктан, безнең организмга аксымның азык белән кереп торуы кирәк.Ит, йомырка, эремчек, сыр, балык- иң күп аксымлы ризыклар. Икмәктә, ярмаларда аксым азрак.Аксымның ризыкта җитмәве- организмның гомуми хәлсезләнүенә, ә балаларда – акыл         һәм физик үсешнең тоткарлануына китерә.Хәзерге вакытта кешелекнең яртысы диярлек җитәрлек дәрәҗәдә аксым кулланмый.Аксым, углевод һәм майлардан аермалы буларак, запаска тупланмый, шуңа күрә туклану рационын күзәтеп торырга кирәк.

Укытучы:Димәк, аксым кешене тукландыра да икән.Кайбер бактерияләр һәм барлык үсемлекләр һәртөрле аминокислотаны синтезларга сәләтле. Синтезланган аминокислоталардан аксым төзелә.Ә хайваннар һәм кеше организмы ясый алмый торган аминокислоталар да бар. Олы кешедә алар 8, ә бала организмында-10. Шуңа күрә бу аминокислоталар әзер хәлдә үсемлек һәм хайваннардан алынган азык белән керә.

Аксым кешене киендерә дә әле. Киез итек, йон бияләй, оекбаш, мамык шәл, табигый ефәк аксымнан тора.

Кеше авырып киткәндә дә аксым ярдәмгә килә.Кешеләр аннан дару ясарга өйрәнгәннәр Антибиотиклар:ампициллин, пенициллин-менә шундыйларның  берсе.Вируслы гепатитка каршы ясала торган прививка-шул ук аксым.

Укчылар, без сезнең белән түбәндәгеләрне ачыкладык: аксым кешене тукландыра, киендерә, дәвалый.

Ә нәрсә соң ул аксым?( слайд)

Алда әйтеп үтелгәнчә, аксымнар- биополимерлар, полимерлар мономерлардан тора.Ә аксымнарның мономерлары булып аминокислоталар тора.Аминокислоталар 20. Аларның һәркайсысы башка аминокислоталардан радикал дип аталган махсус химик группировкасы белән аерылып тора.Аксымнарның составын , төзелешен гидролиз юлы белән ачыклап белгәннәр һәм аның α-аминокислоталардан торуын ачыклаганнар.

 Барлык организмнарның бер үк төрле аминокислоталардан торуы тагын бер тапкыр тере табигатьнең бердәмлеген исбатлый.( слайд)

Ә хәзер аминокислоталарның төзелешен чагыштырып әйтегез, аминокислоталарның нинди уртаклыгы бар?( -NH2 - , - COOH - ,  α аминокислота).Алфавиттагы 39 хәрефтән без бик  күп төрле сүз яза алсак, 20 аминокислотадан да күп төрле аксым төзелә ала.Мәсәлән, 20 төрле аминокислотадан  2,4.1018 кадәр аксымның изомерлары ясала ала.Кеше организмында гына 100000 төрле аксым бар.Аксымны ничек ачканнар соң?Сүзне укучыга бирәбез.

 Укучы: Аксым молекуласы турында гипотеза XIX  70 елларында тәкъдим ителә.1909 елда немец галиме Фишер тарафыннан аксым төзелешен ачып бирүче пептид теориясе тәкъдим ителә.XIX  70-80 елларында рус галиме Данилевский да аксымның полимер матдә икәнлеген әйтә.Аксымнарның төзелешен өйрәнүгә башка галимнәр дә зур өлеш керткәннәр.( слайд)

Укытучы :Аксымның полипептид теориясе буенча 4 структурасы бар.(слайд)

Укытучы: Ә хәзер аксымнарның химик үзлекләренә тукталыйк.(Лаборатор тәҗрибә13. 169 бит)(Слайд)

Укытучы: Биология курсыннан аксымнарның организмда әверелешен искә төшереп үтик.

 Укучылар җавабы. (Слайд)

Ныгыту.Дәреслектә бирелгән таблицадан файдаланып,өч төрле аминокислотадан трипептид язарга.

Өйгә эш.&38.”Аксымнарны химик ситезлау проблемасы”дигән темага чыгыш әзерләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...