Конспект урока
план-конспект урока по химии по теме

Разработка урока по теме "Кислоталар"

Презениация к уроку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kislotalar-achyk_dres.docx30.32 КБ
Файл prezentaoiya-5.pptx961.3 КБ

Предварительный просмотр:

Биектау муниципаль районы

Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе

       Кислоталар дөньясында

( 8 сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе һәм презентациясе)

                                              Химия укытучысы : Хәмидуллина М.Ш.

          2011 ел

Тема:”Кислоталар дөньясында”

Максат:1.Кислоталар төшенчәсен,составын, классификациясен кабатлап ныгыту,кислоталарның гомуми үзлеген өйрәнү,кислоталарның күптөрлелеге белән танышу, әһәмиятен ачыклау.

2.Укучыларның лаборотор җиһазлар белән эшләүләрен дәвам итү, тәҗрибәләр эшләгәндә күзәтү, эсперементлар үткәрү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү,химия кабинетында эшләү кагыйдәләренә игътибар итү.

Өстәмә әдәбият белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

3.Кислоталы яңгырлар хасил булу, аларның әйләнә-тирә мохитка тәэсире белән таныштыру, мәктәп яны участогы туфрагының әчелеген билгеләү, аны киметү чараларын ачыклау.

Җиһазлау:демонстрацион өстәлдә:неорганик кислоталар, органик кислоталар,медицинада кулланыла торган кислоталар, көнкүрештә кулланыла торган  кислоталар.

 Укучылар өстәлендә: туфрак үрнәге, стакан белән су, индикаторлар, пробиркалар, универсаль индикаторның стандарт шкаласы.

                           

   Дәрес барышы:

Укытучының кереш сүзе:Укучылар, без сезнең белән неорганик матдәләрнең төп класслары белән танышуны дәвам итәбез. Бүгенге дәреснең темасы: “Кислоталар дөньясында”. Без сезнең белән кислоталар, аларның составы, күптөрлелеге , әһәмияте,зыяны турында сөйләшербез.

 Укытучы  укучыларны Җир хартиясе принцибы белән таныштыра.

1 слайд.Җир Хартиясе нәрсә ул?

 Укытучы: Ни өчен Җир Хартиясенең принцибын дәрескә эпиграф итеп алдык икән? Дәрес ахырында шушы сорауга җавап бирергә кирәк булачак.

    -Сезгә нинди кислоталар билгеле?

Укучылар җавабы.

   -Нәрсә ул кислота?

- Кислоталарны нинди билгеләре буенча классификациялиләр?(2,3,4,5,6) слайд)

- Кислота формулалары, татарча, русча исемнәре(7 слайд)

Укучыларга кайбер кислоталар турында кыскача информацияләр әзерләнергә кушырган иде. Хәзер аларны тыңлыйк.

 1 укучы.Хлорид кислотасы алхимикларга XVI  гасыр азагында билгеле була.Аны диңгез тозын тозын балчык беләнкыздырып табалар.Кислотаны   промышленностьта натрий хлоридына сульфат кислотасыбелән тәэсир итеп табалар.Бу ысул 1658 елда Глаубер тарафыннан эшләнә.XX  башында перспектив метод эшләнә: кислотаны хлор һәм водородтан синтезлап табалар.Россиядә хлорид кислотасын промышленность масштабларында XIX гасыр башларында җитештерә башлыйлар.Хлорид кислотасы металларның өслекләрен коррозия продуктларыннан чистартуда, агачтан серкә кислотасын, метил,этил спиртларын табуда, тире эшкәрткәндә, эретеп ябыштырганда киң кулланыла.Хлорид кислотасы ашказаны согында бар, ул азыкны эшкәртүдә һәм авыру тудыручы бактерияләрне юк итүдә зур роль уйный.

2 укучы.Кешелек дөньясы кислоталар белән бик борынгыдан таныш.Нитрат кислотасы турындагы беренче мәгълүматлар гарәб алхимигы һәм табибы Джабир ибн Хайяна (721-815) хезмәтләрендә күренә.Алхимиклар нитрат кислотасын табигый селитра, бакыр купоросы,икеле сульфат кристаллогидратларын кушып табалар.XVII  гасыр урталарында немец галиме И.Глаубер(1604-1607) нитрат кислотасын калий селитрасына куертылган сульфат кислотасын кушып 150 С ка кадәр җылытып таба.Хәзерге вакытта кислотаны аммиактан табалар.Нитрат кислотасын җитештерү заводы беренче тапкыр рус инженеры- технологы И.И.Андреев җитәкчелегендә Донецк шәһәрендә төзелә.Нитрат кислотасы иң күп җитештерелә торган кислот, аны ашламалар, шартлаткыч матдәләр, ясалма сүс җитештерү өчен кулланалар.Нитрат һәм хлорид кислоталарының катнашмасы “патша аракысы”(“царская водка” дип атала)

3 укучы. Сульфат  кислотасы химикларга XI гасырдан соң билгеле була.Кислотаны җитештерүче беренче завод Петербургта 1903 елда төзелә.Сульфат киислотасыминераль ашламалар, тозлар җитештерүдә, сирәк очрый торган металл рудаларын эшкәрткәндә,металл өслекләрен чистартканда кулланыла.

4 укучы. Медицинада түбәндәге кислоталар кулланыла: ацетилсалицил кислотасы(аспирин). Аны тән температурасы югары булганда, авыртуны басу, буын ревматизмын дәвалау өчен кулланалар.Аскорбин кислотасы(С витамины) –гөлҗимеш, кара карлыган, апельсин составында күп була.Ясалма рәвештә глюкозадан җитештерәләр.Ул зәңгелә(цинга) авыруын булдырмый, организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.Никотин кислотасы- ашказаны-эчәк авыруларын, бавырны дәвалаганда, терәк-хәрәкәт системалары авырганда кулланыла.Кырмыска кислотасы –ревматиз, невралгия авыруларын дәвалау өчен кулланыла.Бор кислотасы мазьлар , спиртттагы эремәләре антисептик рәвешендә кулланыла.(8 слайд)

 Укытучы, укучылар чыгышларын  йомгаклап, табигатьтә үсемлекләр составында , кеше организмында да кислоталар барлыгы турында мәгълүмат бирә.Кулинариядә кулланыла торган кислоталар белән таныштыра(9 .10,11слайд)

       

   Укытучы: Кислоталарның составында нинди уртак билге бар?

  (12 слайд).

   Укытучы: Составы һәм төзелешләре охшаш булу кислоталарның  үзлекләре дә охшаш булуга китерә. Лимон составында лимок кислотасы бар Тәме нинди?

Укучылар җавабы        

Укытучы:Әйе, кислоталарның күпчелеге әче тәм бирәләр, бу кислота составындагы рН ка бәйле..Бүген без сезнең белән рН төшенчәсен еш ишетербез.Шуңа күрә сезне бу төшенчә белән таныштырып үтәм.

-  1883 елда швед галиме Сванте Аррениус нигез һәм кислота терминнарын кертә.Суда водород ионнарының микъдарын  күрсәтү өчен химиклар рН төшенчәсен кулланалар.Чиста суның рН күрсәткече 7, нейтраль тирңлек.Водород ионнары арту нәтиҗәсендә рН күрсәткече кими, мондый матдәләрне кислоталар дип атыйлар.

Кислоталарның үзлекләрен сезнең белән киләсе дәрестә дә өйрәнүне дәвам итәрбез.Ә бүген сезнең белән кислоталарның индикаторларга тәэсирен күзәтербез.Индикаторлар –(латин сүзеннән күрсәтүче) тирәлек реакциясенә(рН) зурлыгына бәйле рәвештә төсләрен үзгәртүче  неорганик һәм органик матдәләр.Кислоталы-селтеле индикаторларга метилоранң, фенолфталеин, лакмус керә.Универсаль индикаторның төсе водород күрсәткече рН зурлыгына карап үзгәрә.(13 слайд)

Укытучы: Ә хәзер лаборотор эш эшләп алыйк.(Дәфтәргә языла.Лаборотор эш №1.Кислоталарның индикаторларга тәэсире)        

Сезгә түбәндәге кислота эремәләре бирелгән: Н2SO4, HCl,  серкә кислотасасы, лимон кислотасы.

  1. Пробиркаларга 2шәр мл бирелгән кислота эремәләрен салыгыз.
  2. Пробиркалардагы кислота эремәләренә берничә тамчы лакмус, фенолфталеин, метилоранж салып тәэсирен билгеләгез.
  3. Күзәтүләрегезне таблицага языгыз (кислотада индикаторларның төсе ничек үзгәрә?)

Кислота

Лакмус

Фенолфталеин

Метилоранж

Н2SO4

HCl

Серкә кислотасы

Лимон кислотасы

   Укучылар күзәтүләрен дәфтәрләренә язалар.

Нәтиҗә ясала: Индикаторларның кислоталарда төсләренең үзгәрүе- кислоталарда булган гомуми үзлекләре турында сөйли.Табигатьтә очрый торган кислоталар да шундый реакция бирәләр.

  Укытучы: Кислоталарның гомуми үзлекләре, әһәмияте белән таныштык. Ә хәзер  кислоталарның табигатькә йогынтысы белән танышыйк.Барыгыз да кислоталы яңгырлар дип ишеткәнегез бардыр. Нәрсә соң ул?

Ике укучыга кислоталы яңгырлар турында әзерләнеп килергә кушылган иде.Хәзер укучыларны тыңлыйк.

Укучы чыгышы

Кислоталы яңгыр төшенчәсе 1872 елда Англия галиме Роберт Смит тарафыннан кертелә. Ул үзенең туган шәһәре булган промышленность үскән Манчестерда яңгырның пычырак кыны түгел, ә ташларны һәм хәтта корычны ашаганын күзәтә. Яңгыр – ул көчсез кислота. Һавада булган углекислый газ су белән реакциягә кереп көчсез карбонат кислотасы хасил итә.

Чиста яңгыр пычранмаган һава аркылы үтсә аның водород күрсәткече рН=5,6. Әгәр рН 5 тән ким булса явым-төшемне кислоталы дип саныйлар.

Промышленность, транспорт үсү җелән яңгырның әчелеге бик нык артты. 1952 елда Лондон шәһәрен томан баса. Бу томан 4000 кешенең гомерен алып китә. Томан бронхларны ярсыта, үпкәләр лайла белән тула, йөрәк приступлары була. Галимнәр тикшереп бу томан кисәкчекләренең лимон согыннан да ачырак булуын ачыклыйлар. 1974 елда Шотландиянең Питлокри шәһәрендә яуган яңгырның водород күрсәткече рН=2,4 була. Бу серкә кислотасының әчелегенә тиң була. 1970 елда Скандинавиянең елга һәм күлләрендә балыклар үлә, тауларда кар соры төскә керә, агач яфраклары вакытсыз коела. Кислоталы яңгыр күкертнең (IV) оксиды һәм азот оксидларының су белән реакциясе нәтиҗәсендә  барлыкка килә. Бу газлар табигатьтә вулканнар атылу, яшен яшнәү, бактерияләр эшчәнлеге натиҗәсендә барлыкка килә. Ләкин газларның күп өлеше кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә, күкерт кушылмалары ягулыкның табигый чыганаклары һәм рудалар составында бар. Аларны яндыру нәтиҗәсендә күкертнең (IV) валентлы һәм (VI) валентлы оксидлары, сероводород барлыкка килә. Азотның төрле кушылмалары күмер, торф составында бар. Бу ягулыкларны яндырганда азот оксидлары барлыкка килә. Азот оксидлары шулай ук эчке янулы двигательләрдә һәм котельнаяларда азотның һава кислороды белән тәэсир итү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Җылылык электр станцияләренең трубалары 200, 300, 400 м биеклеккә җиткәнлектән, бүленеп чыккан газлар киң территориягә тарала. Атмосферада газлар су белән реакциягә кереп нитрат, нитрит, сульфат, сульфит кислоталары барлыкка китерәләр.(14,15,16,17 слайд)

2укучы

Кислоталы яңгырлар әйләнә-тирәлеккә бик зур зыян китерә. Туфрак, сулыклар, үсемлекләр, хайваннар һәм кеше кислоталы яңгыр корбанына әвереләләр. Россия территориясендә ел саен явым-төшем белән 4 млн.тонна күкерт һәм 1 млн. тонна азот кушылмалары ява.Кислоталы яңгырлар сулыкларга тискәре йогынты ясыйлар: суның әчелеге арту нәтиҗәсендә су флорасы  һәм фаунасы юкка чыга. Тере организмнар водород күрсәткече бер зурлыкта булганда гына яши алалар.(18 слайд)

Скандинавия, АКШ,Канада сулыклары кислоталы сулыкларга әверелделәр.Норвиягиядәге 5000 күлнең 1750 дә балык юкка чыкты.Россиянең барлык зур елгалары һәм кушылдыклары пычрак сулыклар рәтендә.

 Кислоталы яңгырлар су флорасы һәм фаунасына гына түгел. Коры җирдәге үсемлекләр дөньясына да зур зыян китерә.Беренче чиратта лишайниклар юкка чыга. Әче яңгыр туфрактан туклыклы матдәләрне юдыра, туфракның әчелеге арта. Бу үз чиратында туфракның уңдырышлыгын киметә.Һаваның кислоталы тамчылары кеше организмына тискәре йогынты ясый. Составында күкернең (IV)оксиды булган һаваны сулау өлнән кешеләргә, бигрәк тә йөрәк-кан , сулыш органнары системасы авыру кешеләргә зарарлы.(19,20 слайд)

Европада күп кенә тарихи биналар известьташтан төзелгән. Вакыт үтү белән кислоталы яңгырлар бу биналарны җимерәләр.

Укытучы: Кислоталы яңгырлар туфракка тәэсир итүен белдек.Авыл хуҗалыгы культуралары,яшелчә, җиләк-җимешләрнең уңдырышлылыгы , шулай ук декоротив үсемлекләрнең матурлыгы, үсеше туфракның әчелеге нинди булуга бәйле.

Үсемлекләр яхшы үсүен теләсәгез, туфракның әчелеген белү мөһим.Күп кенә үсемлекләргә нейтраль, аз әчелектә һәм аз селтеле туфрак кирәк.Нык әче туфракта азотка баетучы файдалы бактерияләр үлә.Туфракның әчелеге вакыт узу белән арта. Составында кальций булмаган минераль ашламалар туфракның әчелеген арттыра, тирес, компост, башка органик ашламалар киметәләр.Әчелекне киметү өчен известьләштерәләр,известьнең күләме туфракның составына, әчелекнең нинди булуына бәйле.Шулай ук көл кертү дә туфракның әчелеген киметә. Нәрсә соң ул туфракның әчелеге?

 ( 21,22 слайд)

Без бүген сезнең белән мәктәп яны тәҗрибә участогы туфрагының әчелеген билгеләрбез, аны киметү юлларын ачыкларбыз.

Лаборатор эш №2 Туфракның әчелеген билгеләү.

Эш тәртибе:

  1. Сезгә бирелгән туфрак сыгынтысын фильтрлагыз.
  2. Фильтрланган эремәгә универсаль лакмус кәгазен төшерегез.
  3. Кәгазь төсен индикаторның стандарт шкаласы белән чагыштырыгыз.
  4. Нәтиҗә ясагыз.

  Укучылар нәтиҗә ясый. Мәктәп яны тәҗрибә участогында авыр балчыксыман туфрак. Әчелеге-аз әче.Туфракка известьташ кертергә кирәк.(23 слайд)

 Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.Тест биремнәре үтәү

1.Кислоталы яңгырлар хасил булуга төп сәбәпче булган газ

А)CO2,NO

Б)NO2

В)SO2

Г)O2

Д)N2

2.Ике нигезле кислородсыз кислота

А)H3PO4

Б)H2S

В)H2SO3

Г)HCL

3.Кислота үзлеккә ия

А)PH3

Б)CH4

В)H2S

Г)HCL

4.Кислоталар урнашкан рәт

А)HNO3,Ca(NO3)2, NO2
Б)KHCO
3, Ba(HSO4)2, ZnOHCL
В)HNO
3,HNO2, HCH3COO
5.Туфракның әчелеген киметеп була

А)кальций сульфаты
Б)кальций карбонаты(известьташ)
В)Калий нитраты
Г)калий хлориды
6.196 г сульфат кислотасының микъдары

А)1 моль
Б)2 моль

В)3 моль

Г)4 моль

 Тест биремнәре үтәлешен тикшерү. Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую.

Укытучы: Ни өчен Җир Хартиясе принцибын дәрескә эпиграф итеп алдык икән?

Укучылар җавабы.

Укытучы йомгаклап: Кислоталарның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңладык.Шул ук вакытта, дөрес кулланмаганда, алар тере организмга үтергеч тәэсир  дә ясый алалар. Бу матдәләрне дөрес куллана белү, әйләнә-тирә  моһитне пычранудан саклау, экологик культуралы шәһес булып үсү- сезнең адда торган төп бурычларның берсе.

Өйгә эш  $32(химик үзлекләренә кадәр)1,2 бирем.104 бит. Кислоталар турында кроссворд төзергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Җир хартиясе прин цибы 6.Мохитне яклауның иң үтемле ысулы буларак, аңа зарар килүне булдырмау,белем чикләнгәнлеге яки информация җитешмәү очрагында саклык белән эш итү. Җир Хартиясе - ул ХХI гасырда гадел, тотрыклы һәм тыныч глобаль бергәлекне төзү өчен кирәкле төп принциплар декларациясе

Слайд 2

Кислоталар Металл атомнарына алмаштырыла ала торган водород атомнарыннан һәм кислота калдыкларыннан торучы матдәләр

Слайд 3

Кислоталарны ң классифика циясе кислородлы HF HCl HBr HI H 2 S Кислород булу-булмауга карап кислородсыз HNO 3 H 2 SO 4 H 2 CO 3 H 3 PO 4 КИСЛОТАЛАР

Слайд 4

Водород саны буенча Бер нигезле HCl HNO 3 Н F Ике нигезле H 2 S H 2 SO 4 H 2 CO 3 Өч нигезле H 3 PO 4 Кислоталар

Слайд 5

НЕОРГАНИК- СУЛЬФАТ, ХЛОРИД, ОРТОФОСФАТ, НИТРАТ КИСЛОТАЛАРЫ

Слайд 6

ОРГАНИК ЛИМОН, СЕРКӘ,КУЗГАЛАК,КЫРМЫСКА. Килеп чыгышы буенча

Слайд 7

Кислоталар Кислота формуласы Татарча исеме Русча исеме HCL HF HBr HI H 2 S H 2 SO 3 H 2 SO 4 HNO 2 HNO 3 H 2 SiO 3 H 3 PO 4 HCLO 4 Хлорид Фторид Бромид Иодид Сульфид Сульфит Сульфат Нитрид Нитрат Силикат Ортофосфат Хлорат Соляная Фтороводородная Бромоводородная Иодоводородная Сероводородная Сернистая Серная Азотистая Азотная Кремневая Ортофосфорная Хлорная

Слайд 8

КИСЛОТЫЛАР МЕДИЦИНАДА КИ Ң КУЛЛАНЫЛА Аскорбин (С витамины) Никотин кислотасы Кырмыска кислотасы Бор кислотасы Ацетил- Салицил (аспирин)

Слайд 9

Органик кислоталар үсемлекләр составында бар

Слайд 10

Хлорид кислотасы ашказанында азыкны эшкәртергә ярдәм итә.Авыру тудыручы бактерияләрне юк итә. С өт кислотасы мускулларда физик эш эшләгәндә барлыкка килә КИСЛОТАЛАР ТЕРЕ ОРГАНИЗМ СОСТАВЫНДА БАР

Слайд 11

КИСЛОТАЛАР КУЛИНАРИЯДӘ КУЛЛАНЫЛА Серкә һәм лимон кислоталары

Слайд 12

Zn + 2 H Cl → Zn Cl 2 + H 2  цинк хлорид цинк водород кислотасы хлориды Zn + H 2 SO 4 → Zn SO 4 + H 2  цинк сульфат цинк водород кислотасы сульфаты Кислоталарның составында нинди уртаклык бар?

Слайд 13

Универсаль индикатор төсенең рН зурлыгына бәйлелеге рН зурлыгы 1-3 4-5 6 7 8 9,10 11-13

Слайд 14

Чиста я ңгыр суы аз әчелектә, чөнки анда углекислый газ эреп, карбонат кислотасы барлыкка китерә

Слайд 15

Кислоталы я ңгырларның чыганаклары Табигый чыганаклар Антропоген факторлар(Европада бер елда 20-40 млн. тонна SO2 бүленә, Россиядә 7 млн тонна кислота ясаучы матдәләр бүленеп чыгарыла)

Слайд 16

К үкерт оксидларының

Слайд 17

Кислоталы яңгырларның барлыкка килүе Сул ьфит кислотасы H 2 SO 3 аэрозольл әре Сул ьфат кислотасы H 2 SO 4 аэрозольл ә ре Су пары составындагы кислород бел ән оксидлашу Күмер ,мазут,яндыру, металл рудаларын эретү Һәм башка про цесслар SO 2 газы SO 3 газы Фотохимик оксидлашу Дымлы Һава( H 2 O ) Кислоталы яңгырлар Кислоталы яңгырлар

Слайд 18

Кислоталы яңгырларның сулыкларга тәэсире Канадада 14000 күл, АКШ да 9000, Шве ци ядә 6500 сулык, Норвегиядә 5000 сулык әче.Россиядә Карелия, Кола ярымутравы сулыклары әче хәлгә килгән рН=6,5- әкәм-төкәмнәр, моллюскалар, кысласыманнар, бака уылдыклары үлә рН=6-5 – планктон организмнар,балыклар үләләр, бөҗәкләр юкка чыга рН=5,5- мүкләр, җепсыман суүсемнәр төп үсемлекләрне этеп чыгаралар.Суда сфагнум мүге үсә башлый. рН=4,5 – сулыкларда микроорганизмнар үлә

Слайд 19

Кеше организмына тәэсире Һаваның кислоталы тамчылары кеше организмына тискәре йогынты ясый . Составында SO2 газы булган һаваны сулау өлкән кешеләргә, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары , сулыш органнары системасы авыру кешеләргә зарарлы. АКШ, Норвегия, Финляндия күлләрендә балык тукымаларында терекөмешнең югары кон ц ентра ц иясе күзәтелә.Мондый балыкларны куллану төрле авырулар китереп чыгара

Слайд 20

КИСЛОТАЛЫ Я ҢГЫРЛАРНЫҢ ЗЫЯНЫ -Төче сулыклар әчеләнә, су флорасы һәм фаунасы һәлак була; -Эчә торган сулыклар пычрана; -Туфракның әчелеге арта, уңдырышлылыгы кими; -Урманнар кибә һәлак була; -Хайваннарныә кайбер төрләре юкка чыга ; Металл констук ц ияләр, күперләр һәм плотиналарның коррозиясе тизләнә; -Мәрмәр, извест ь таштан төзелгән биналар җимерелә; -Кешенең сәламәтлеге начарлана

Слайд 21

Туфрак рН Нык әче 3-4 Әче 4-5 Аз әче 5-6 Нейтрал ь 6-7 Селтеле 7-8 Нык селтеле 8-9

Слайд 22

Кислоталы яңгырлар туфракка тискәре йогынты ясый - Туфракның уң удырышлылыгын киметә киметә - Органик матдәләрнең таркалу тизлеген киметә туфрактан туклыклы матдәләр юылаТТуТ Туфрактан туклыклы матдәләр юыла Туфракның әчеләнүе

Слайд 23

Туфракның әчелеген ничек киметергә(извест ь кертү, 1 сотыйга кг) Туфрак Әчелек (рН) 4,5 4,6 4,8 5,0 5,2 5,6 Комлы,җиңел балчыксымак 40 35 30 25 20 18 Авыр, балчыксыман 60 55 50 45 40 30


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.

Презентация конспекта урока на немецком языке  в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе  Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...