План-конспект классного часа. 9 класс
план-конспект урока (9 класс) по теме

Помимо того, что я преподаю русский язык и литературу, я ещё являюсь классным руководителем. Классные часы провожу на родном, татарском языке, так как школа  национальная. Данный материал предлагается на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon План-конспект классного часа33 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема :       Алда юллар-кайсын сайларга

  Максат:   1. Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше  

                   бирү.

                   2. Укыту  профилен дөрес сайларга  ярдәм итү.

                   3. Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу

                   сыйфаты формалаштыру.

    Материал:  1. “Мәгариф” журналы.

                        2. “Ачык дәрес”, 2004 нче елгы.

    Җиһазлау:  1.“Укырга кая барырга?”дигән  китаплар күргәзмәсе.                                          

                        2. Казан шәһәре картасы.

                        3. Интерактив такта, слайдлар.

                                            Дәрес барышы.

     I. Кереш өлеш.

       - Хөрмәтле укучылар һәм укытучылар! Без бүген сезнең белән ярминкәгә җыелдык. Ярминкәнең нәрсә икәнен барыгыз да беләсез инде. Һәр кеше ярминкәгә ни дә булса алып китү максаты белән килә. Кемдер яшелчә, җиләк - җимеш, йорт кирәк-яраклары ала.Үзебез дә, ярминкәләр оештырып, тәм-томнар саткан бар. Ләкин игътибар иткәнсездер, монда яшелчәләр дә, пешкән әйберләр дә, җиһазлар да юк. Без сезнең белән һөнәрләр ярминкәсенә җыелдык. Безнең максат һөнәр сату түгел, ә сезгә һөнәр сайларга ярдәм итү.

         Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлап алу бик авыр. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде укучыга югары сыйныфларда укыганда ук үзенә кирәкле профиль буенча белемнәрен арттыра, ныгыта алу мөмкинлеге булганда, IX класста дөрес профиль сайлау-иң мөһим мәсьәлә.

        II. “Һәркемнең үз фикере” уены.

-Хәзер без бер уен уйнап алырбыз. Сезнең һәрберегезгә дә кәгазь битләре бирелгән, шуларны алыгыз. Күзләрегезне йомыгыз,кәгазь битен урталай бөкләгез һәм бер кисәген ертып алыгыз... Ә хәзер күзләрне ачыгыз. Кәгазь битләрен җәегез һәм өскә күтәрегез. Биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы?

-Бу уеннан нинди нәтиҗә ясый алабыз?

-Әйе,һәркемнең үз фикере бар. Һәркем-индивидуаль шәхес. Сез шәхси фикерләрегезне бүгенге тәрбия сәгатендә белдерерсез дип ышанабыз.

     III. Уен барышы.

 Белемнәрегезне тикшереп алыйк әле.

1нче бирем. “Һөнәр” сүзенең синонимнарын әйтегез. (Белгечлек, профессия, эш, хезмәт, кәсеп).

 2нче бирем. Разминка.

  1. Балаларны укытучы-тәрбияләүче кеше. (Педагог).
  2. Әсәрне сәхнәгә куючы. (Режиссер).
  3. Оркестр, хор белән җитәкчелек  итүче. (Дирижёр).
  4. Театр өчен сәхнә әсәре язучы кеше. (Драматург).
  5. Төрле транспортка билетлар сатучы. (Контролёр  ).
  6. Эретеп-ябыштыру технологиясе буенча эшләүче. (Сварщик).
  7. Газета,журнал чыгаручы. (Редактор).

           IV. Профессия сайлаганда, без иң элек нәрсә турында уйлыйбыз? (Укучыларның фикерләре тыңлана).

-Әйе,барыннан да бигрәк,теге яки бу һөнәр, эш безгә ошыймы? Безнең өчен кызыклымы ул? Без бу эшне башкарырга сәләтлеме? Аннан соң хезмәт базарында эшләр ничек торуы турында уйлыйбыз:бәлки,безне кызыксындырган һөнәр җәмгыятькә кирәк түгелдер? Ул очракта эш таба алмавыбыз ихтимал. Безнең карарыбызга әти-әниебез, дуслар киңәше, массакүләм мәгълүмат чаралары да йогынты ясарга мөмкин.

         V. Профессия сайлауның 5 принцибы.

-Профессия сайлау җиңел түгел. Аны сайлауның үз принциплары бар. Хәзер шулар белән танышып китик:

     1. Баланың шәхси кызыксынулары.(Һәр бала ниндидер профессия белән кызыксынырга мөмкин).

     2. Гаилә традицияләре. (Кайбер гаиләләрдә барысы да укытучы, бухгалтер, хәрби хезмәткәр, механизатор һ.б. булырга мөмкин).

     3. Баланың укудагы уңышлары. (Аерым фәннәр “5”легә генә укып, ул фән белән тирәнтен кызыксыну).

     4. Җәмгыять тарафыннан таләп ителүе. (җәмгыятьтә яңа һөнәрләр барлыкка килә).

     5. Укырга керү өчен мөмкинлекләр булуы. (Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары уку йортына   бер имтихант биреп кенә керү, яки вузның түләүле бүлекләрендә  уку өчен финанс кыенлыклары булу).

   VI. Профессияләр төркемнәре.

                     Профессияләрне 5 төркемгә бүләргә була:

     1. Кеше-кеше (тәрбияче,сатучы, шәфкать туташы һ.б.).

     2. Кеше-табигать (агроном, зоотехник, урманчы һ.б.).

     3. Кеше-техника (токарь, слесарь, машина йөртүче һ.б.).

     4. Кеше-билгеләр системасы (компьютерда җыючы, хисапчы,      

         кассир һ.б.).

     5. Кеше-сәнгать образы (рәссам, буяучы, чәчәкләр үстерү остасы      

         һ.б.).

    VII. Укучылар үзләре әзерләгән презентация үткәрәләр.

       1.Кеше-табигать ( эколог)

       2.Кеше- сәнгать (җырчы)

       3.Кеше- билгеләр системасы (бухгалтер)

       4.Кеше-техника ( шофёр)

       5.Кеше-кеше ( врач)

  VIII. Нәтиҗә ясау, йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План-конспект урока в 9 классе по английскому языку на тему: “British Writers”(«Британские писатели») составлен по основам УМК для 9 класса, автор УМК «English,9» Student\'s Book ,(В.П. Кузовлев, Н.М.Лапа, Э.Ш.Перегудова). Учитель английского языка Луц

Место в учебном плане: Unit 1«Reading…? Why not? » Lesson 3 «Famous British Writers»  Материал может быть использован при изучении Раздела 1 (Unit 1) на уроках разного типа:объясне...

План-конспект урока в 9 классе по английскому языку на тему: “British Writers”(«Британские писатели») составлен по основам УМК для 9 класса, автор УМК «English,9» Student\'s Book ,(В.П. Кузовлев, Н.М.Лапа, Э.Ш.Перегудова).

Пояснительная записка к уроку английского языка в 9 классе на тему «British Writers»Автор: Нестерук Елена ВикторовнаДолжность:учитель английского языкаМесто работы: МБОУ «СОШ» пгт. СиндорПредмет:...

План-конспект урока для 7 класса по немецкому языку, тема “Autos überall!” - " Автомобили повсюду!" по учебнику "Немецкий язык" 7 класс, автор учебника И. Л. Бим.

Урок позволяет проверить и систематизировать знание лексики за курс 5, 6 и 7 классов по темам "Транспорт", "Движение в большом городе", "Правила дорожного движения". В материалах к уроку имеютя: ...

Сценарий классного часа "Класс - это семья"

Личностно-ориентированный классный час предполагает развитие индивидуальности ребенка и уникальности образа его жизнедеятельности, включает материал, необходимый для самореализации и самоутверждения; ...

План-конспект урока в 5 классе "Планы на выходные"

Материал представляет собой план конспект урока в 5 классе "Планы на выходные " УМК  М.З Бибилетова " Английский с удовольствием"...

План-конспект открытого классного часа "Пусть в жизни каждого из вас будет свой Хатико"

Данный урок был разработан и  проведен в 2014-2015 уч.году,размещен на данном сайте под другой учетной записью (Белявская Юлия Николаевна)Классный час о любви к природе и ее творениям - животным....