Компьютер һәм сәламәтлек
методическая разработка (6 класс) по теме

  • компьютерның кеше сәламәтлегенә тәэсирләре белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kompyuter_m_s_lam_tlek.rar2.78 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы

Актаныш районы

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

                                                 Төзеде:

      Фатыйхова Дәния Әхтәм кызы,                                                                                                           1-енче категорияле физика

                                                                                           һәм информатика укытучысы

Тема:  Компьютер  һәм сәламәтлек

Максат:

  1. компьютерның кеше сәламәтлегенә тәэсирләре белән таныштыру
  2. үз  сәламәтлегең турында кайгыртучанлык, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәсе тәрбияләү;

Җиһазлау:  компьютер, рекомендацияләр язылган текстлар, плакатлар, компьютер презентациясе: “Компьютерда эшләү кагыйдәләре”

Уздыру формасы:  “Кара-  каршы” телевизион тапшыруы рәвешендә.

Класс сәгате барышы.

Укытучы:

  1. Исәнмәсез укучылар. “Исәнмесез!”- без бу сүзне көн саен әйтәбез. Сез , кешеләрнең  очрашканда,  шуның белән бер – берсенә  сәламәтлек теләүләре турында уйланганыгыз бармы икән? Бардыр дип уйлыйм, чөнки сәламәтлек -  ул зур байлык. Сәламәт кеше тулы томыш белән яши, уйный – көлә, җәмгыятькә бик күп файда китерә. Кызганычка каршы без сәламәтлек турында авырый башлагач кына уйланабыз.  Сер түгел, компьютер да , санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бүгенге класс сәгатендә без шул турыда  сөйләшербез һәм  класс сәгатен “Кара – каршы” тапшыруы рәвешендә алып барырбыз. Бүгенге тапшыруыбыз кунаклары белән таныштырып үтәм:
  1. компьютер техникасын сатучы “Мэлт” компаниясе  вәкилләре - белгечләр (килгән кунакларны атарга мөмкин)
  2. табиб ( бер укучы билгеләнә)
  3. экспертлар (класстагы  калган укучылар)
  4. физкультура белән дәвалау врачы (бер укучы билгеләнә).
  1. Мин бүгенге “Кара – каршы” тапшыруының  девизы  итеп түбәндәге сүзләрне тәкъдим итәм:

Компьютер – икенче грамоталылык,  ләкин сәламәтлек кыйммәтрәк”.

(1- нче слайд күрсәтелә)

  1. Безнең сәламәтлегебез безнең үзебезгә бәйле: безнең үзебезне ничек тотуыбызга, нинди гадәтләргә ия булуыбызга, сәламәтлегебезне ныгыту буенча нинди эшләр алып баруыбызга. Безнең һәрберебезнең диярлек өйләрендә хәзер компьютер бар, аның каршында без шактый вакытыбызны үткәрәбез.  Бу вакытта безнең организымыбызга нинди зарарлы факторлар тәэсир итә икән соң? Сүзне табибка бирәбез.

Табиб  сөйли:

Компьютер белән саксыз эш иткәндә бигрәк тә түбәндәге факторлар күзәтелә:

  1. Компьютер каршында утыручы баланың гәүдә тотышының гел бер позада булуы;
  2. Күзләргә күп көч килү;
  3. Кул чукларының зарарлануы;
  4. Электр кыры һәм электромагнитлы нурланыш

 (2- нче слайд күрсәтелә)

Укытучы:

  1. Берече факторның дөреслеген ачыклау буенча эшне экспертларга бирәбез. Алар балаларның  дөрес утыруларын анализлыйлар. (Укучылар компьютер алдына утырып карыйлар, нинди хаталар булырга мөмкинлеген  күрсәтәләр )

(3- нче слайд күрсәтелә)

Табиб  сөйли:

  1. Компьютерда озак вакыт эшләгән кешеләр табибка еш кына буыннар сызлавына һәм мускуллар хәлсезлегенә зарланып мөрәҗәгать итә. Аларның, гадәттә, умыртка сөяге дә үзгәреш кичергән була.
  2. Озак вакыт бер урында хәрәкәтсез утырганлыктан, аяк, җилкә, муен, кул мускуллары киеренкелек кичерә, һәм аларда кан әйләнеше, матдәләр алмашы бозыла; таркалу продуктлары жыела.

(4- енче слайд күрсәтелә)

Табиб  сөйли:

Иң мөһиме – дөрес мебель сайлау.

Өстәлләр, урындыклар һәм башка кирәк яраклар укучылар өчен җайлаштырылган булырга тиеш.

Урындык. Урындыклар тәгәрмәчле, аркасы көйләнә  һәм урындык әйләнә торган булырга тиеш. Бу очракта укучы үзенең позасын үзгәртә ала, укучылар бик теләп мондый урындыкларда әйләнгәләп утыралар, димәк күкрәк читлеге дә, умыртка баганасы да ял итеп ала дияргә була. Мондый урындыкларда  биелекне  һәр укучыга туры килерлек итеп көйләп була, ә бу үз чиратында талчыгуны киметә.

Өстәл. Клавиатурага яраклаштырырган такталы булырга тиеш. Ул тактаны кирәк чакта тартып чыгарып, ә эш беткәч кире этеп кертеп куярга була. Ә эш шунда ки, рәсем ясаганда, тычкан белән эшләгәндә яки уйнаганда укучының өстәле биек булырга тиеш. Бу такта әйтелгән кагыйдәләрне үтәргә булыша, чөнки укучы куп вакыт үзенең позасын үзгәртергә бәҗбүр була. Ә клавиатура стандарт биеклектән 7-10см түбәнрәк урнашырга тиеш.

(5- енче слайд күрсәтелә)

Физкультура белән дәвалау врачы сөйли:

Бераз эшләгәннән соң кулларга һәм аркага 4-5 минутлык физик күнегүләр ясап алыгыз.

(6- нчы слайд күрсәтелә)

- Аяклар җилкә киңлегендә, гәүдә төз.

- 1-2 кулларны артка сузып тоташтырырга,  алга иелергә

- 3-4 Баштагы торышка кайтырга.

Укытучы:

  1. Компьютерның күзләргә зыянын өйрәнү өчен сүзне экспертларга бирәбез.

      (Алар мониторның торышы, аның төрләре турында аңлаталар)

(7 – нче слайд күрсәтелә)

Белгечләр сөйли:

Әлеге һәм башка уңайсызлыкларның сәбәпләре нидә? Компьютер белән эшләгәндә күз нигә арый? Белггечләрнең җавабы мондый:

* машинкада басылган тексттан аермалы буларак, экрандагы язу, сурәт гел үзеннән-үзе яктыртылып тора;

* күз арый, чөнки компьютер сурәте – пиксельләрдән (нокталардан), ә басма текст тоташ сызыклардан гыйбарәт;

* сурәтнең (язуның) вакыт-вакыт җемелдәп алуы, пыяла экранда кояш нурларының, лампа утының чагылуы күзгә зыянлы;

* карашны күп тапкырлар кәгазьдәге тексттан - клавиатурага, аннан экранга күчерү күзгә ялыктыргыч тәэсир итә;

* эш урынының унайлы булмавы да - тиз аруга китерүче сәбәпләрнең берсе. 

Күп кенә мониторлар күзләр өчен бик зарарлы булалар, әмма күзләргә зарары артык күп булмаган мониторларда бар. Шундыйлар исәбенә сыек кристаллы монитор һәм проекторлар керә, һөнәри – 15 дюймлы, 17 – дюймлы, 14 – дюймлы мониторларны да әйтеп китсәң була. Компьютер белән телевизорны чагыштырсак шуны исәпкә алырга кирәк, телевизор караганда һәр кеше 2 м ераклыкта утырып карага тырыша, ә компьютер каршында утырганда ераклык нибары 50 см гына тәшки итә. Шуңа күрә компьютер сайлаганда мониторның иң яхшысын алырга кирәк.

Табиб сөйли:  (8 – нче слайд күрсәтелә)

  1. Компьютер каршында тоташтан (баланың яшенә карап) 15-40 минуттан артык утырырга ярамый.
  2. Әлеге шөгыльне саф һавада булу, физик күнегү, хәрәкәтле уеннар белән чиратлаштыру шарт.
  3.  Монитор каршында утырганда эш төрләрен алыштырып тору мөһим;
  4. мониторда кояш нурлары, электр уты чагылышын булдырмаска: пәрдәне ябарга, бүлмәдә утны сүндерергә, мониторны ут төшмәслек итеп борып куярга кирәк.

Физкультура белән дәвалау врачы сөйли: (9 – нчы слайд күрсәтелә)

- Күз арыганда, махсус күнегүләр башкарырга тәкъдим ителә. Шуларның кайберләре белән танышыгыз. Күнегүләрне утырган килеш тә , аягүрә басып та башкарырга мөмкин.

  1. Күзләрне каты итеп кысып йомарга, 1 дән 4 кә кадәр санарга һәм, күзләрне ачып, 1 дән 6 га кадәр санаганчы еракка карап торырга. Күнегүне 4-5 тапкыр башкарырга.
  2. Карашны ике каш арасына юнәлтеп, 1 дән 4 кә кадәр санаганчы, шул хәлдә калырга, аннан соң, 1 дән 6 га кадәр санаганчы, еракка карап торырга. Күнегүне 4-5 тапкыр кабатларга.

Укытучы:

  1. Кул чуклары авырулары нилектән барлыкка килүен ачыклау өчен сүзне экспертларга бирәбез. (Укучылар клавиатура һәм тычкан белән эшләү кагыйдәләрен сөйлиләр.)

Табиб сөйли: (10 – ынчы слайд күрсәтелә)

- «Компьютерчылар»да еш очрый торган тагын бер авыру - кул чукларының зарарлануы (кистевой туннельный синдром). Монысына клавиатура «гаепле». Текст җыйганда кул озак вакыт асылынган хәлдә торганлыктан, бармакларны хәрәкәтләндергәндә, сеңерләр сөяккә һәм кимерчәккә ышкыла. Нәтиҗәдә, берничә сәгать эшләгәннән сон, бармаклар ойый яки аларның очына энә белән чәнчегән кебек тоелырга мөмкин. Куллар авырайган сыман була һәм еш сызлый башлый. Ни кызганыч, кайберәүләр әлеге күренешне һичничек компьютерда эшләү нәтиҗәсе дип уйламый һәм авыруны «азындыра». Табибка мөрәҗәгать иткәндә инде хирург ярдәме кирәк булуы бар.

Электрон «тычкан» (идарә итү пульты) да «тешли». Аны озак файдаланганда, бигрәк тә компьютер графикасы белән шөгыльләнгәндә, башта кулны көзән җыерган кебек тоелырга, аннан соң ул ойый башларга мөмкин.

Физкультура белән дәвалау врачы сөйли: (11 –е нче слайд күрсәтелә)

Куллар һәм бармак чуклары арымасын өчен вакыт – вакыт түбәндәге күнегүләрне ясарга кирәк:

- Кулларны йодрыкка төйнәргә, ике кулның да бармакларын берьюлы җәеп җибәрергә, яңадан кулларны чиратлаштырып шуны ук кабатларга.

- Ике кулны беләзекләрдән аска һәм өскә бөкләргә, яңадан  шуны һәр кулны чиратлаштырып эшләргә.

Укытучы:

- Электр кыры һәм электормагнитлы нурланыш турында аңлату өчен сүзне белгечләргә бирәбез.

Белгечләр сөйли:      (12 – нче слайд күрсәтелә)

- Һәр монитор электр һәм магнит кыры барлыкка китерә. Шул сәбәпле, әлеге күренешнең сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуы турында сорау туа. Белгечләр заманча техниканың әйләнә-тирәгә тәэсирен җентекләп өйрәнде. Кешенең компьютер белән эшләгәндә күпме ток «кабул итүе» өстәге киемнең, утырган урындыкның, бүлмәдәге идәннең нинди материалдан эшләнгән булуына да бәйле. «Компьютер радиациясе» дип сөйләшүчеләр нык ялгышалар: чөнки бу техника бернинди радиоактив (альфа, бета, гамма, нейтрон) кисәкчекләр бүлеп чыгармый. Башка төр кинескоплар кебек үк, монитор да рентген нурлары тарата, ләкин заманча техникада ул бөтенләй юк диярлек, чөнки хәзер экран эченә махсус фильтр куела.Компьютерда яңа гына эшли башлаучыларга белгечләр тәкъдим иткән кайбер мәгълүматлар:

* монитордагы LR (Low Radiation) билгесе аңа нурланышны киметә торган фильтр куелганны аңлата;

* компьютерны урнаштырганда, аның арткы һәм ян-як өлешендә нурланыш тәэсире көчлерәк булуын искә алырга кирәк;

* кактус гөле генә электромагнитлы нурланыш алу ихтималын киметми;

* сәламәтлекнең акчадан кыйммәтлерәк булуын истә тотып, күпмедер вакыт файдаланмый торганда, компьютерны сүндереп тору мәслихәт, гәрчә бу аның безгә хезмәт итү вакытын киметергә мөмкин булса да;

* монитор өлкән кешенең алга сузылган кул ераклыгына куелырга тиеш;

* уеннар белән бик мавыгырга ярамый: онытылып китеп, озак вакыт дәвамында экранга артык якын утыруыгыз бар;

* компьютерда эшләгәннән соң, телевизор каршында «ял итү» зыянлы.

Укытучы:

- Тапшыруны йомгаклап шуны әйтәсем килә, әгәр бүген әйтелгән сүзләрне истә тотып, кагыйдәләрне үтәргә тырышсагыз компьютерда сәламәтлегегезгә куркыныч ясамас. “Мәгариф” нәшрияте сезгә, бүләк итеп, компьютерда эшләгәндә истә тотар өчен, белгечләрнең киңәшләрен бастырып тарата. Сез бу киңәшләрне эш өстәлегез каршына элеп куерсыз дип ышанып калам.

(13 – нче слайд күрсәтелә)


* ин мөһиме - эшләгәндә дөрес итеп утыру. Умыртка баганасының төз булып калуы утырган урындыкка бәйле. Урындык аркасы ныгытып беркетелгән булса, гәүдә иркен хәрәкәтләнә алмый. Шунлыктан утыргыч арты сыгылмалы булырга һәм арканың аскы яртысына тиеп торырга тиеш;



* уртача буйлы кешеләр өчен өстәл биеклеге 75-85 см булса яхшы. Урындык биеклеген шуны истә тотып көйләргә кирәк;



* кулларны клавиатурага куйгач, терсәкләр 90°лы почмак ясап бөгелеп торсын, ул чакта җилкә иркен хәлдә була, муендагы умыртка сөякләре кысылмый, кан әйләнеше бозылмый;



* клавиатура мониторга ныгытып беркетелмәсен, төймәләрнең зурлыгы 13-15 мм булып, алар бер-берсеннэн бертөрле ераклыкта урнашкан булырга һәм тигез, каршылыксыз басылырга тиеш;



* кулларны урындык терсәгенә куярга, башны аз гына алга иеп утырырга кирәк;



* кайбер клавиатуралар биек итеп эшләнгән була, бу очракта кул астына куела торган махсус келәм сатып алырга кирәк: кул чуклары тиешле югарылыкка күтәрелер һәм алар өстәл кырыена да тиеп тормас;



* «тычкан» артык зур да, кечкенә дә булмасын өчен, уч төбегезгә уңайлысын сайлап алыгыз;



* бераз эшләгәннән соң (кимендә һәр 2 сәгать саен), кулларга һәм аркага 4-5 минутлык физик күнегүләр ясап алыгыз.


(Укучыларга кагыйдәләр таратыла)

- Бездә бүген кунакта Татарстанның халык артисты Резеда Төхбәтуллина да бар. Аның башкаруындагы “Иң зур бәхет” җыры бүгенге тапшыруыбызга йомгаклау сүзе булыр дип уйлыйм.

(14 – нче слайд күрсәтелә)

(Язмадан Резеда Төхбәтуллина башкаруында “Иң зур бәхет” җырын тыңлау.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек

"Сәламәтлек - зур байлык" тексты буенча үткәрелгән дәрес презентациясе...

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

"Ислам дине һәм сәламәтлек"

Өлкән сыйныфлар өчен класс сәгате, автор: Яхина Ләйсән...

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"...

"Сәламәтлек театры" Дәрестән тыш чара (эшчәнлек)

Дәрестән тыш эшчәнлеккә менә дигән чара!...

Компьютер һәм сәламәтлек

Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы, шул исәптән компьютер да, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Компьютер белән саксыз эш ...

Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юллары

"Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юллары" темасына ата-аналар җыелышы өчен чыгыш...