Компьютер һәм сәламәтлек
статья по теме

Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы, шул исәптән компьютер да, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Компьютер белән саксыз эш иткәндә бигрәк тә күз авырулары, буыннар сызлау, баш авырту, психик тотрыксызлык, һава чисталыгын тәэмин итүче җиңел ионнарның сирәгәюе, виртуаль чынбарлык белән мавыгу «чире» һ.б. шундый тискәре факторлар күзәтелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Компьютер һәм сәламәтлек53.5 КБ

Предварительный просмотр:

РЕФЕРАТ

Компьютер һәм сәламәтлек


Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы, шул исәптән компьютер да, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Компьютер белән саксыз эш иткәндә бигрәк тә күз авырулары, буыннар сызлау, баш авырту, психик тотрыксызлык, һава чисталыгын тәэмин итүче җиңел ионнарның сирәгәюе, виртуаль чынбарлык белән мавыгу «чире» һ.б. шундый тискәре факторлар күзәтелә.

Күз авырулары һәм аларны булдырмау чаралары.

Компьютер мониторының күзгә тәэсире Россиядә дә, чит илләрдә дә өйрәнелде. Нәтиҗәдә түбәндәгеләр ачыкланды:

■ кайбер кешеләрдә кератоконъюктивит, ретинит, катаракта, глаукома кебек күз авырулары килеп чыгу электромагнит нурланышның тискәре йогынтысынннан түгел, бәлки көн дәвамында мониторга текәлеп, зур игътибар белән киеренке хәлдә эшләгәнлектән була;

■ көннең икенче яртысында гомуми арыганлык халәте, күз кыру яки әчетү, баш авырту шулай ук мониторның һәм андагы сурәтнең сыйфатсызлыгы нәтиҗәсе булуы ихтимал;

■ компьютерда 20 минут дәвамында эшләгәннән сон, укучыларның күрүе начарлана; аннан сонгы дәресләрдә аларның эшкә сәләтлелеге ике тапкыр кими;

■ хатын-кыз операторлар ирләргә караганда тизрәк арый, эш көне ахырына аларда вакытлыча миопия (ерактан күрмәү) күзәтелә;

■ озак вакыт монитор каршында утыру нәтиҗәсендә төсләрне аеру вакыт-вакыт кыенлашырга, көчле яктылыктан гадәттәге күз чагылу дәвамлырак вакытка сузылырга, сурәтнең җемелдэп торуы психикага тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Әлеге һәм башка уңайсызлыкларның сәбәпләре нидә? Компьютер белән эшләгәндә күз нигә арый? Белггечләрнең җавабы мондый:

* машинкада басылган тексттан аермалы буларак, экрандагы язу, сурәт гел үзеннән-үзе яктыртылып тора;

* күз арый, чөнки компьютер сурәте – пиксельләрдән (нокталардан), ә басма текст тоташ сызыклардан гыйбарәт;

* сурәтнең (язуның) вакыт-вакыт җемелдәп алуы, пыяла экранда кояш нурларының, лампа утының чагылуы күзгә зыянлы;

* карашны күп тапкырлар кәгазьдәге тексттан - клавиатурага, аннан экранга күчерү күзгә ялыктыргыч тәэсир итә;

* эш урынының унайлы булмавы да - тиз аруга китерүче сәбәпләрнең берсе.

Табиб киңәшләре белән танышыйк: компьютер каршында тоташтан (баланың яшенә карап) 15-40 минуттан артык утырырга ярамый. Әлеге шөгыльне саф һавада булу, физик күнегү, хәрәкәтле уеннар белән чиратлаштыру шарт. Монитор каршында утырганда эш төрләрен алыштырып тору мөһим; мониторда кояш нурлары, электр уты чагылышын булдырмаска: пәрдәне ябарга, бүлмәдә утны сүндерергә, мониторны ут төшмәслек итеп борып куярга кирәк.

Компьютер белән эшләүчеләргә киңәшләр.

1. Компьютерда эшли башлаганчы, күз табибына күренергә киңәш итәбез. Көндәлек тормышта бәлки сезгә күзлек кию кирәкмидер, әмма яңа шөгылегезгә бәйле рәвештә, аны кулланырга кирәк булуы мөмкин.

2. Мониторны күз карашы биеклегеннән чама белән 10° ка түбәнрәк урнаштыру зарур. Текст җыйганда, аны экранга якынрак куйсаң яхшы. Болай иткәндә, күз хәрәкәтләре кимрәк була.

3. Кондиционерны, жилләткечне һава агымы йөзгә «бәрелмәслек» итеп урнаштыру шарт. Киресенчә булганда, күз кибә, кыра.

4. Һәр ярты сәгать эшләгәннән соң, еракка карап торып яки күзне йомып, бераз ял итеп алу мәслихәт: ачык, яхшы күрү өчен җавап бирүче нервлар тынычлансын.

5. Экранга озак вакыт күзне йоммыйча текәлеп карап тору зыянлы икәнен онытмыйк.

6. «Компьютер - икенче грамоталылык, ләкин сәламәтлек кыйммәтлерәк», дигән сүзләрне истә тоту мөһим.

Электр кыры һәм электромагнитлы нурланыш.

Һәр монитор электр һәм магнит кыры барлыкка китерә. Шул сәбәпле, әлеге күренешнең сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуы турында сорау туа. Белгечләр заманча техниканың әйләнә-тирәгә тәэсирен җентекләп өйрәнде. Шуның нәтиҗәсендә компьютер һәм офисларда файдаланыла торган башка төр техника барлыкка китерә торган электростатик, электр һәм магнит кыры егәрлегенең рөхсәт ителгән чикләрен билгеләүче стандарт кабул ителде.

Электрон-нурлы көпшәләрдә файдаланыла торган югары көчәнеш, нәкъ телевизор кинескопы кебек, мониторның алгы ягында электр кыры барлыкка китерә. Ул кулны экранга тидергәндә дә сизелә. Әгәр монитор эченә махсус фильтр куелмаса, андагы электр тогы егәрлеге 30 киловольтка кадәр житәргә мөмкин.

Кешенең компьютер белән эшләгәндә күпме ток «кабул итүе» өстәге киемнең, утырган урындыкның, бүлмәдәге идәннең нинди материалдан эшләнгән булуына да бәйле.

Электомагнит кырының сәламәтлеккә зыянлы тәэсире турында да әйтеп китү урынлы булыр. «Компьютер радиациясе» дип сөйләшүчеләр нык ялгышалар: чөнки бу техника бернинди радиоактив (альфа, бета, гамма, нейтрон) кисәкчекләр бүлеп чыгармый. Башка төр кинескоплар кебек үк, монитор да рентген нурлары тарата, ләкин заманча техникада ул бөтенләй юк диярлек, чөнки хәзер экран эченә махсус фильтр куела. Монитордагы «Low Radiation» дигән язу «радиация» төшенчәсен түгел, 100 мегагерц ешлыгындагы нурланышны белдерә. Дистә еллар элек эшләнгән мониторлар электромагнитлы дулкыннарны чамадан тыш күп бүлеп чыгара иде. Тикшерүләрдән күренгәнчә, аларның тәэсирендә йөрәк -кан тамырлары авырулары көчәя, йөклелек барышында хатын-кыз организмында тискәре үзгәрешләр күзәтелә, төрле авыруларга каршы торучанлык кими. Барысына да иске төзелешле кинескоп, дөресрәге аның «койрыгы» гаепле. Аңа югары ешлыклы һәм югары вольтлы көчәнеш килә, ә «койрык» исә, антенна шикелле, тирә-якка бихисап егәрлекле электромагнит дулкыннар чәчә. Хәтта якындагы приборлар да эштән чыгарга мөмкин.

Күпләр монитор янына кактус гөле куярга тәкъдим итә. Дөрес, күп үсемлек электромагнитлы нурлар тәэсирендә яхшырак үсә. Гомумән, бүлмәдә гөл үстерү файдалы шөгыль санала. Галимнәр тикшеренүеннән күренгәнчә, кактус нурланышны кире кайтара торган махсус жайланманы хәтерләтә. Ләкин әлеге антенна югары дәрәҗәдәге төгәллек белән эшләнгән, э кактус энәләренең озынлыгы, рәтләр һәм алардагы энәләр саны турында моны әйтеп булмый. Шулай да кактус һаваны ионнар белән тәэмин итүче пассив чара буларак файдаланыла ала. Әйткәнемчә, заманча техника экраны, элеккеге кинескоплардан аермалы буларак, элетромагнитлы нурланыш дәрәҗәсен бик күпкә киметә торган итеп эшләнгән.

Компьютерда яңа гына эшли башлаучыларга белгечләр тәкъдим иткән кайбер мәгълүматлар:

* монитордагы LR (Low Radiation) билгесе аңа нурланышны киметә торган фильтр куелганны аңлата;

* компьютерны урнаштырганда, аның арткы һәм ян-як өлешендә нурланыш тәэсире көчлерәк булуын искә алырга кирәк;

* кактус гөле генә электромагнитлы нурланыш алу ихтималын киметми;

* сәламәтлекнең акчадан кыйммәтлерәк булуын истә тотып, күпмедер вакыт файдаланмый торганда, компьютерны сүндереп тору мәслихәт, гәрчә бу аның безгә хезмәт итү вакытын киметергә мөмкин булса да;

* монитор өлкән кешенең алга сузылган кул ераклыгына куелырга тиеш;

* уеннар белән бик мавыгырга ярамый: онытылып китеп, озак вакыт дәвамында экранга артык якын утыруыгыз бар;

* компьютерда эшләгәннән соң, телевизор каршында «ял итү» зыянлы.

Сөяк һәм мускуллар системасындагы үзгәрешләр

Компьютерда озак вакыт эшләгән кешеләр табибка еш кына буыннар сызлавына һәм мускуллар хәлсезлегенә зарланып мөрәҗәгать итә. Аларның, гадәттә, умыртка сөяге дә үзгәреш кичергән була.

Озак вакыт бер урында хәрәкәтсез утырганлыктан, аяк, җилкә, муен, кул мускуллары киеренкелек кичерә, һәм аларда кан әйләнеше, матдәләр алмашы бозыла; таркалу продуктлары жыела.

«Компьютерчылар»да еш очрый торган тагын бер авыру - кул чукларының зарарлануы (кистевой туннельный синдром). Монысына клавиатура «гаепле». Текст җыйганда кул озак вакыт асылынган хәлдә торганлыктан, бармакларны хәрәкәтләндергәндә, сеңерләр сөяккә һәм кимерчәккә ышкыла. Нәтиҗәдә, берничә сәгать эшләгәннән сон, бармаклар ойый яки аларның очына энә белән чәнчегән кебек тоелырга мөмкин. Куллар авырайган сыман була һәм еш сызлый башлый. Ни кызганыч, кайберәүләр әлеге күренешне һичничек компьютерда эшләү нәтиҗәсе дип уйламый һәм авыруны «азындыра». Табибка мөрәҗәгать иткәндә инде хирург ярдәме кирәк булуы бар.

Электрон «тычкан» (идарә итү пульты) да «тешли». Аны озак файдаланганда, бигрәк тә компьютер графикасы белән шөгыльләнгәндә, башта кулны көзән җыерган кебек тоелырга, аннан соң ул ойый башларга мөмкин.

Мондый күңелсезлек килеп чыкмасын өчен, белгеч киңәшләрен истә тоту зарур.

Аларнын кайберләре белән танышыгыз:

* ин мөһиме - эшләгәндә дөрес итеп утыру. Умыртка баганасының тоз булып калуы утырган урындыкка бәйле. Урындык аркасы ныгытып беркетелгән булса, гәүдә иркен хәрәкәтләнә алмый. Шунлыктан утыргыч арты сыгылмалы булырга һәм арканың аскы яртысына тиеп торырга тиеш;

* уртача буйлы кешеләр өчен өстәл биеклеге 75-85 см булса яхшы. Урындык биеклеген шуны истә тотып көйләргә кирәк;

* кулларны клавиатурага куйгач, терсәкләр 90°лы почмак ясап бөгелеп торсын, ул чакта җилкә иркен хәлдә була, муендагы умыртка сөякләре кысылмый, кан әйләнеше бозылмый;

* клавиатура мониторга ныгытып беркетелмәсен, төймәләрнең зурлыгы 13-15 мм булып, алар бер-берсеннэн бертөрле ераклыкта урнашкан булырга һәм тигез, каршылыксыз басылырга тиеш;

* кулларны урындык терсәгенә куярга, башны аз гына алга иеп утырырга кирәк;

* кайбер клавиатуралар биек итеп эшләнгән була, бу очракта кул астына куела торган махсус келәм сатып алырга кирәк: кул чуклары тиешле югарылыкка кутэрелер һәм алар остэл кырыена да тиеп тормас;

* «тычкан» артык зур да, кечкенә дә булмасын өчен, уч төбегезгә уңайлысын сайлап алыгыз;

* бераз эшләгәннән соң (кимендә һәр 2 сәгать саен), кулларга һәм аркага 4-5 минутлык физик күнегүләр ясап алыгыз.


Кулланылган әдәбият:

1. «Мәгариф» журналы, 2003 ел, №7

2. «Мәгариф» журналы, 2003 ел, №10


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек

"Сәламәтлек - зур байлык" тексты буенча үткәрелгән дәрес презентациясе...

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

"Ислам дине һәм сәламәтлек"

Өлкән сыйныфлар өчен класс сәгате, автор: Яхина Ләйсән...

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"

Сәламәтлек театры "БАРСИК ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ"...

"Сәламәтлек театры" Дәрестән тыш чара (эшчәнлек)

Дәрестән тыш эшчәнлеккә менә дигән чара!...

Компьютер һәм сәламәтлек

компьютерның кеше сәламәтлегенә тәэсирләре белән таныштыру...

Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юллары

"Компьютер һәм сәламәтлек. Компьютерга бәйлелекне бетерү юллары" темасына ата-аналар җыелышы өчен чыгыш...