"Табигать һәм без" сыйныф сәгате
классный час (5 класс) на тему

Ахметгалиева Алсу Асхадулловна

сыйныф сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kl._chas_tabigat.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Совет районы

171 нче  гомуми урта белем бирү һәм аерым фәннәрне

тирәнтен өйрәнү мәктәбе

                           «ТАБИГАТЬ ҺӘМ БЕЗ»

 (экологик темага багышланган сыйныф сәгате эшкәртмәсе)

                                                     

                                                                     

                                                     Сыйныф: 5 нче А(татар сыйныфы)

                                                       Әхмәтгалиева А.Ә.

                                                       1 нче категорияле укытучы

Казан- 2013

Казан, 2006

Тема:            Табигать һәм без.

Максат:     Укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү; табигатькә сакчыл   караш тәрбияләү; туган як белән горурлану хисләре уяту;

  табигатьтә булганда үз-үзеңне дәрес тоту кагыйдәләрен үтәү.

Җиһазлау: «Кызыл китап», галимнәрнең канатлы гыйбарәләре язылган   плакатлар, укучыларның ясаган рәсемнәре, рефератлар.

             

                                                  Сыйныф сәгатенең планы:

  1. Оештыру өлеше.
  2. Төп өлеш.

   Укытучы сүзе. Шигырь уку. «Бу гүзәллек яшәрме?» (Э.Авзалова сүзләре).

           -Укучылар, шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

            -Табигатькә карата битараф караш,саксызлык турында бара.

           -Бүген без сезнең белән табигать, аның байлыклары һәм аларны саклау турында сөйләшербез.

      Табигатьне саклау һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып, җәнлекләрне, кош-кортларны кырып бетерәләр икән, димәк, кеше үз-үзен юк итә дигән сүз.Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк.

        Беләсезме, укучылар, ел саен дөньяда Җир көне билгеләп үтелә. Бу бер дә юкка түгел. Җир, табигать шулай ук сакчыл карашка, ихтирамга, мәхәббәткә лаек. Без яши торган Җир бит ул! Без үзебез яши торган фатирны, йортны һәрвакыт чиста, пөхтә тотарга тырышабыз, аны чүпләмибез.Ә менә кешеләр үзләренең уртак йортлары булган Җиргә нинди мөнәсәбәттә икән?

    -…(Укучылар чыгышы).

    -Әгәр сез һәр иртәдә тәрәзәдән чүп-чар өемен, шапшак ишегалдын, вакытсыз шиңгән үләннәрне, көз җитмәс борын яфраклары коелган шыксыз агачларны күреп торсагыз, кәефегез кырылыр, эшкә дәртегез бетәр, урамга да чыгасыгыз килмәс иде. Кешеләрнең табигатькә битарафлыгы, салкын каравы аркасында күп кенә күңелсезлекләр килеп чыга.

        Сез беләсезме, урманда ягылган учак урынында 5-7 ел үлән үсми, ә калай банка тулысынча череп бетсен өчен 90 ел, полиэтилен пакет өчен 200 ел вакыт кирәк.

   Табигатьне саклауга без үзебездән нинди өлеш кертә алабыз соң?

   -…(Укучыларның җаваплары тыңлана).

   -Табигать турында сөйләшкәндә барлык тереклек иясенә кирәк булган һаваны искә алмый мөмкин түгел.

   Чиста саф һава-табигатьнең иң зур байлыкларыннан берсе. Әгәр Җирдә һава булмаса, барча тереклек юкка чыгар иде. Без сулый торган һавага экологик яктан нәрсәләр зыян китерә соң?

   -…(Укучыларның җаваплары тыңлана).

    -Кызганыч, хәзер завод һәм фабрика торбаларыннан көн саен меңнәрчә тонна корым, көл, зарарлы газлар чыга. Ә машиналар күпме! Алар да агулы газлар белән һаваны пычраталар.

    Һаваны ничек чистартырга мөмкин соң? Табигатьне саклау законында язылган: һәр завод, һәр фабриканың тузан һәм зыянлы газларны җибәрми торган җайланмалары булырга тиеш. Һаваны үсемлекләр бик яхшы чистарталар. Шуңа күрә шәһәрләрдә, шәһәр тирәләрендә агачлар күп үстерәләр. Шәһәрдә яшеллек никадәр күп булса, һава шулкадәр чистарак һәм сафрак була.

 -…(Чишмә турында шигырь уку).

          Судан башка яшәү мөмкин  түгел. Сусыз иген үсми, завод, фабрикалар эшли алмый. Бер тонна кирпеч ясау өчен 2 тонна су кирәк. Бер тонна металл кою өчен, 300 тонна су кирәк.

          Кешегә, хайваннарга, үсемлекләргә чиста, табигый су кирәк. Ләкин хәзер чишмәләрне, елгаларны завод, фабрикалар пычрата, балыклар Һәм башка җан ияләре үлә. Яр буендагы үсемлекләр корый. Без мондый елгаларда, күлләрдә су коена алмыйбыз. Елга төбендә консерв банкалары, пыяла ватыклары, тимер кисәкләре ята. Ә кайвакытта  без үзебез дә суны саклап тота белмибез. Никадәр су әрәмгә китә! Татар халкында шундый мәкаль бар:

                 Кул пычранса су белән юарсың,

                 Су пычранса ни белән юарсың?

    «Урман белән су - табигать күрке» дип әйтә халкыбыз. Урмандагы үсемлекләр дә су һәм һавадан, кояш яктысыннан, аның җылысыннан башка яши алмый. Урманнарны Җир планетасының «үпкәсе» дип атыйлар. 1 га урманның сәгатенә 200 кеше сулап чыгарган кадәр углекислый газны йотуы исәпләп чыгарылган. Урманга барган һәр кеше үзенең табигатьтә кунакта гына икәнен онытмаска тиеш.

            Кешенең табигатькә саксыз мөнәсәбәте нәтиҗәсендә терек табигатьнең күп кенә төрләре юкка чыга. Юкка чыгу куркынычы янаган  үсемлекләр һәм хайваннар ТР ның «Кызыл китабы» на кертелгән.

          - Ни өчен кызыл төстә? Нәрсәне аңлата кызыл төс?

          - Кызыл төс сак булырга кирәклекне белдерә, кисәтә.

          - Әйе, шуңа күрә бу китаптагы үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне,  кошларны һәм балыкларны сакларга кирәк. Татарстанның «Кызыл китабы»на 241 төрле үсемлек, 29 төрле гөмбә, 9 төрле балык, 107 төрле умырткасыз хайван кертелгән.

      Хәзер без сезнең белән төркемнәрдә уен уйнап алабыз.   ( Сораулар бирешү). 

              Кешене тудырган,  туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигать  бүген ярдәм көтә! Шушы кисбәттән халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән. Әйдәгез, шул көннәр белән танышып үтик.

                            22 март-Су көне.

                            1 апрель-Кошлар көне.

                            22 апрель-Җир көне.

                            5 июнь-Әйләнә-тирәне саклау көне.

                            26 сентябрь-Диңгез көне.

                             4 октябрь-Хайваннарны саклау көне.

III. Йомгаклау.

   -Бүгенге сыйныф сәгатендә тыңлап үткән чыгышлардан соң без үзебез өчен нинди нәтиҗәләр ясар идек?

   - Агачларны сындырырга ярамый;

   -кош ояларына, балаларына кагылмаска; кошларны куркытмаска, кышын кошлар өчен җимлекләр, язын сыерчык оялары ясап куярга кирәк;

   -елгаларны, болыннарны, урманнарны пычратырга ярамый, табигатьтә ял иткәннән соң, чүп-чар калдырмаска кирәк;

   -чәчәкләрне, үләннәрне өзмәскә, гөмбәләрне пычак белән генә кисеп җыярга;

   -кырмыска ояларын туздырмаска;

   -  урманда учак ягарга ярамый.

   -Укучылар, шушы кагыйдәләрне беркайчан да исегездән чыгармагыз. Табигать ул-кешелекнең зур байлыгы. Саклыйк һәм баетыйк без аны!

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Африканың табигый зоналары

Укучыларны Африканың табигый зоналары белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу;   укучыларның Африка турында булган белемнәрен   актуальләштерү; укучыларның Җир табиг...

"Африканың табигый зоналары"

"Африканың эчке сулары" темасын кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү дәрес...

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...