Ягез әле, кызлар!
классный час (7 класс)

Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

7-8 нчесыйныфта укучы кызлар өчен тапкырлар әм зирәкләр бәйгесе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yagez_le_kyzlar.docx18.35 КБ
Файл yagez_le_kyzlar.pptx1.1 МБ

Предварительный просмотр:

     Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

     Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган кызларыбызга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә «Ягез әле, кызлар!» дип атала.

     Әйдәгез, кул чабып кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк. (Музыка астында сәхнәгә кызлар чыгалар). Менә күрәсез, дуслар, сәхнәдә кызларның иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә.

  Хөрмәтле дуслар! Һәр очрашу танышудан башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар килеп житте. Иң элек без бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик.

Жюриның гадел булуын, ә тамашачыларның кызларны яратып, алкышларын жәлләмәүләрен телибез. Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз. Ул «Таныш булыйк!» дип атала. Сүз командаларга бирелә. (Кызлар чыгыш ясый)

I тур Зирәкләр һәм тапкырлар.

Мәкальләрне дәвам итегез. Беренче команда белмәсә, икенче команда әйтә һәм очко аларга языла.

1 команда.

Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен... (һаман бала).

2 команда.

Ана балага авызыннан... (өзеп каптыра).

1 команда.

Ана күңеле балада,... (бала күңеле далада).

2 команда.

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,

Олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс).

1 команда.

Ата-анасын хурлаган

Үзен ... (хурлаган булыр).

2 команда.

Ачтан үлсәң дә,

Ата-анаңны ...(ташлама).

1 команда.

Аю да баласын аппагым, ди,

Керпе дә баласын... (йомшагым, ди)

2 команда.

Тән биргән дә ана,

Җан биргән дә ана,... (тел биргән дә ана).

Табышмакларның җавапларын табу.

1 командага сораулар:

1) Үзе миңа көлә, үзе мине күрми.( көзге)

2) Булмаган җире сирәк,

    Үзе һәрвакыт кирәк.( су)

3) Ике күрше бер-берсен күрергә теләсә дә, күрә алмый.( күзләр)

4) Тәнендә - мунча,

    Борынында- рәшәткә.

    Аркасында- бер кул.( чәйнек)

5) Үскәндә яфрагын ашыйлар,

   Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.( суган)

6) Урамда бар, кырда юк

    Мунчада бар,өйдә юк(у һәм н авазлары)

7) Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? ( авыз)

2 командага сораулар:

1) Суда нинди таш булмый? ( коры).

2)Син туктасаң туктый,

   Син барсаң бара.

   Нәрсә ул? Уйлап кара?(күләгә)

3)Вак кынадыр үзләре,

  Ялтырыйдыр күзләре,

   Бу ни була, эзләче? (йолдызлар)

4) Тугай кайчан сайрый?(р авазы өстәсәң)

5)Кара диңгезгә төшкән таш нишли?(юешләнә)

6) Агач башында йорты,

   Эчендә яши җырчы.( сыерчык)

7) Колагы бар, башы юк, ашамаган ашы юк. (миски, кәстрюль)

II тур Көйне таны

Алып баручы: Ә хәзер тасмадан җырлар тыңларсыз һәм җырларның исемнәрен дөрес итеп әйтергә кирәк булыр.(Тасмада җырның бер өлеше яңгырый )

Җанатарлар ярышы

III тур Иҗади

  • Шигырь
  • Җыр
  • Бию

IV тур Гүзәлләр һәм сөйкемлеләр

  • Чәч җыю
  • Мода күрсәтү

V тур  Уңган хуҗабикәләр. Татар халкы борын – борыннан бик кунакчыл. Ул кунакларны еш җыю белән бергә, үзе дә кунакка йөрешә, аның табыны мул, ризыклары да күп төрле була. Хәзер кызларыбыз кунак өстәле хәзерләү осталыгын күрсәтерләр.

  • Токмач кисү
  • Бәрәңгене кабыгыннан чистарту
  • Салат ясау

Тыйнак та син,

Тырыш та син,

Батыр да син,

Матур да син

Киң күңелле татар кызы.

Кояштан да иртә торып

Җиң сызганып

Зур эшләргә тотынасың

Оҗмах кызы.

Кызларыбыз чыннан да уңган һәм булган.

Ә хәзер хөкемдарларга сүз бирәбез. (нәтиҗә ясала, катнашучыларга һәм хөкемдарларга рәхмәт әйтелә).  


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Ягез әле , кызлар !

Слайд 3

«ЯШЬЛЕК» командасы «ЙОЛДЫЗЛАР » командасы

Слайд 4

Зирәкләр һәм тапкырлар

Слайд 5

Көйне таны

Слайд 7

ИҖАДИ

Слайд 8

Гүзәлләр һәм сөйкемлеләр

Слайд 9

Уңган хуҗабикәләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ягез әле, кызлар!

конкурс для девочек "А ну-ка, девочки!" на татарском языке...

«Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

5а сыйныфында  үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.Укытучы Ахтямова Гөлназ Мингали кызы, 6 март 2015 ел   «Ягез, эле, кызлар!»  8 март бэйрэме  сценариясе.Зал шарлар , чәчәкләр,...

Ягез әле, кызлар.

8 март бәйрәменә татарча сценарий....

Ягез әле,кызлар!

8 март бәйрәме уңаеннан үткәрелгән кичә.Кичә бәйге формасында алып барыла.Бәйгедә мәктәпнең кызлары ике командага бүленеп үзара көч сынаша.Бәйгедәге биремнәрнең кайберләре өй эше итеп бирелә....

Конкурс "Ягез әле, кызлар!" (А ну-ка, девушки!)

Сценарий праздника-конкурса "А ну-ка, девушки!" (на татарском языке)...

"Ягез әле,кызлар!"

Өстәмә белем бирү үзәкләрендә шөгыльләнүче балалар белән үткәрү өчен  8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган уен- кичә эшкәртмәсе...

"Ягез әле, кызлар" кичәсе

8 март бәйрәменә багышланган кичә...