Разработка классного часа "Новые профессии"
презентация к уроку (9, 10, 11 класс)

Минниярова Лилия Борисовна

Классный час знакомит с новыми профессиями.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Г.Тукай ис. Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбе»

21 гасырның иң яңа һөнәрләре

(11нче сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате эшкәртмәсе)

Төзеде:  Татарстан Республикасы Мөслим

 районы Габдулла Тукай исемендәге

Мөслим  урта мәктәбенең

 1 нче категорияле  укытучысы

Миңниярова Лилия Борис кызы

Мөслим - 2021

Максат: 1. Укучыларны “һөнәр” төшенчәсе белән таныштыру; һөнәр сайлауда нәтиҗәле ярдәм күрсәтү;  заман таләп иткән һөнәрләрне ачыклау;  хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне ачыклау.

Көтелгән нәтиҗәләр

Метапредмет нәтиҗәләре

Танып-белү күнекмәсе: Укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль  рәвештә  оештыра белү; мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү; дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.  

Регулятив күнекмә: Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, рефлексия ясый белү; максатка ирешү юлларын укытучы ярдәмендә планлаштыра белү. 

Коммуникатив күнекмә: Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлектә катнаша, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе. 

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Хезмәткә хөрмәт формалаштыру; иҗтимагый файдалы хезмәттә катнашу.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, презентация.

Сыйныф сәгате барышы.

  1. Психологик уңай халәт тудыру.

Сыйныф җитәкчесе: Хәерле көн, укучылар! Сезне күрүемә бик шатмын. Бер-беребезгә хәерле эш сәгате теләп, елмаю бүләк итик.

  1. Тәрбия сәгате мәсьәләсен кую.

Сыйныф җитәкчесе: “Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи”, “Эше барның ашы бар”, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “Данның төбе - хөрмәт, хөрмәтнең төбе – хезмәт”,  “Хезмәт төбе – хәзинә”, “Хезмәте каты - җимеше татлы”. Әлеге татар халык мәкальләрендә сүз нәрсә турында бара? (Слайд 2).

Бу мәкальләр хезмәтнең кеше тормышында әһәмияте, һөнәрле кешенең генә бу тормышта үз юлын табуы турында.

Сыйныф җитәкчесе: Димәк, укучылар, без бүген сезнең белән нинди темага сүз алып барачакбыз?

Укучы: Һөнәрләр турында сөйләшәчәкбез.

Сыйныф җитәкчесе: Нәрсә соң ул һөнәр?(Укучыларның фикерләре тыңланыла)

Сыйныф җитәкчесе: Һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре (Слайд 3). 

Һөнәр сайлау - кеше тормышындагы иң мөһим карарларның берсе. Чөнки көн саен җанына рәхәтлек бирә торган, хобби дип әйтерлек шөгель белән мәшгуль кеше үз-үзеннән канәгать була, үзен бәхетле хис итә.

11 сыйныфны тәмамлагач, кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерегә? Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр өлкән класс укучысын борчый. Гомерлек һөнәрне сайлау, әлбәттә, җитди мәсьәлә. Һөнәр сайлаганда аерым һөнәр иясе өчен мөһим сыйфатларны, аны үзләштерү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрне, шулай ук теге яки бу һөнәри эшчәнлеккә сәләт-мөмкинлекләрне дә ачыклау зарур. Шулай ук хезмәт базарының ихтыяҗын да искә алу мөһим.

Якындагы 10-15 елда безнең илдә нинди һөнәрләр "модный" булыр икән? Киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак?(Укучыларның фикерләре тыңланыла)

 Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген раслаган. Алар арасында автомеханик, матрос, официант, зәрканчы, флорист, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр дә бар(Слайд 4). 

Республикада 49 мең вакансия бар. Төзелеш өлкәсендә – 13 мең, эшкәртү сәнәгатендә 7,5 мең, дәүләт идарәсе, хәрби иминлек белән тәэмин итү, социаль тәэминат өлкәсендә 4,9 мең урын дигән сүз бу. Хәзерге вакытта инженер, контролер, маляр, слесарь, токарь, электр белән эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ зур.

Бүген автомеханигы да, табибы да, пешекчесе дә кирәк. Машиналар йөрүдән туктамый, ашамыйча тормыйбыз. Шулай булгач, барлык һөнәрләргә дә ихтыяҗ бар(Слайд 5). 

Сыйныф җитәкчесе: Укучылар, 21 нче гасырда барлыкка килгән нинди яңа һөнәрләрне беләсез?(Укучыларның фикерләре тыңланыла) 

Сыйныф җитәкчесе: Бүгенге көндә яңа һөнәрләрнең берсе - мобиль кушымталар эшләүчеләр

Беренче Iphone 2007 елда тәкъдим ителде. Android – бераз соңрак. Бүген iOS, Android һәм башка теләсә нинди операцион системаларда эшләү өчен кушымталарга сорау арта. Шуңа күрә мондый компанияләрдә сәләтле кешеләргә кытлык бар. Бу исә программистлар һәм мобиль кушымта ясаучыларга яңа мөмкинлекләр туа дигән сүз. Бүген дә дөньяда алар өчен 16 меңнән артык вакансия бар (Слайд 6).

Сыйныф җитәкчесе: Чираттагы яңа һөнәрләрнең берсе - халык фикерен өйрәнүче.

Ваклап сату базарында клиент турындагы мәгълүматлар көннән-көн актуальләшә бара. Кулланучының үз-үзен тотышы, текст мәгълүматы – бу профессия вәкилләре барысын да эшкәртә. Бу белгечләр төрле предприятиеләргә яки сатучыларга булачак тенденцияләрне фаразларга мөмкинлек бирәләр. Супермаркетлардагы акцияләр уңышлы узсын өчен дә нәкъ менә шушы кешеләр тырыша(Слайд 7).

Сыйныф җитәкчесе: Укучылар, аквизиторларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен беләсезме? (Укучыларның фикерләре тыңланыла)

 Сыйныф җитәкчесе: Аквизиторлар– зур сумкалар белән өйдән-өйгә кереп, йорт-җирләрен иминиятләштереп йөрүче, ару белмәс тырыш кешеләр. Ягъни иминиятләштерү агентлары, акчаларыбызны бер тиенен дә җуймый дәүләткә тапшыручылар.    Элек  бу һөнәр ияләрен  иминият агенты дип кенә йөртәләр иде(Слайд 8).  

Аквизитор һөнәренә ия булган кешеләрдә нинди сыйфатлар булырга тиеш? (Укучыларның фикерләре тыңланыла)

Сыйныф җитәкчесе: Пицца пешерүчеләрнең ничек атала? (Укучыларның фикерләре тыңланыла)

Пицейоло – пиццериядә пицца пешерү буенча белгечләр(Слайд 9).      

Сыйныф җитәкчесе: Стрингерлар дип нинди һөнәр ияләре аталуын беләсезме? (Укучыларның фикерләре тыңланыла)

Сыйныф җитәкчесе: Стрингер – экстремаль шартларда – сугыш зоналарында, массакүләм тәртипсезлекләр барган җирдә эшләүче корреспондентлар(Слайд 10).      .

 Бу һөнәр ияләрендә нинди сыйфатлар булырга тиеш? (Укучыларның фикерләре тыңланыла)

Сыйныф җитәкчесе: Тартетолог- Facebook,  Instagram, VK, «Одноклассники» социаль челтәрләрендә  реклама урнаштыру белән шөгыльләнүче белгеч. Хәзер бу һөнәр актуальлек буенча икенче урында тора(Слайд 11).

 Сыйныф җитәкчесе: Мерчендайзер-ваклап сату фирмаларына товарлар таратучы белгеч . Товарларны сатуга әзерләү белән шөгыльләнә, товарның киштәләрдә урнашуын контрольдә тота, товарның имиджын саклый, реклама  һәм товарның бәясен контрольдә тота(Слайд 12).  

Һөнәрләр, һөнәрләр.. Әйе бүгенге көндә һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була.

Ә хәзер без сезнең тест эшләп алырбыз. Бу тест киләчәктә   нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк. Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. 

3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен  фигураларны кулланырга. 

Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга.  30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).    Сыйныф җитәкчесе: Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен  өчпочмакларны санагыз.

Беренче  тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне  бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак.  Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.

Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар.  Шәхси эшкә сәләтле. 

Дүртенче тип: 3 өчпочмак.  Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән ,  кеше белән кызыксыну көчле. Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау  сәләте көчле.

  1. Рефлексия.

Сыйныф җитәкчесе: Бүгенге сөйләшү сезне кызыксындырдымы? Сезне нинди фактлар гаҗәпләндерде? Сыйныф сәгате материаллары белән танышканнан соң сездә нинди тәэсир калды?

Җаваплар:  Яңа һөнәрләр кызыксыну уятты, минем өчен таныш булмаган һөнәрләр барлыгын ачыкладым.

Сыйныф җитәкчесе:. Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәребез булса, авырлыктан курыкмасак, эш яратсак, без үзебезне иң бәхетле кеше дип саный алабыз.Ә инде укытучы өчен һәр укучысының тормышта үз юлын таба алуы,  уңышларга ирешүе  бик мөһим.

Кулланылган әдәбият:

  1. “Работа в ногу со временем: новейшие профессии 21 века”. https://timeforwoman.ru/career/superwoman/rabota-v-nogu-so-vremenem-noveyshie-professii-21-veka.html
  2. “Самые востребованные профессии XXI века” https://instyle.ru/lifestyle/samye-vostrebovannye-professii-xxi-veka-/


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка классного часа на тему: "Классный час – телепередача «Человек и профессия»

Классный час – телепередача  «Человек и профессия» Цели: 1. Знакомство учащихся с профессиями.           2. Выявление профессиональных склон...

Разработка классного часа на тему "Профессии сегодняшнего дня"

Материал содержит информационную основу для проведения классного часа на данную тему....

Методическая разработка классного часа на тему "Выбор профессии"

Данная разработка предназначена для обучающихся 9 классов. Целью этой разработки является познакомить обучающихся  с разного рода профессиями  и помочь сделать правильный выбор....

Классный час: "Профессии, которые мы выбираем". Презентация к классному часу: "Профессии".

Классный час был разработан для учащихся 9 - х классов и вызвал большой интерес. В 16 лет ученики начинаются задумываться над выбором своей будущей профессии.  В презентации рассказывается о проф...

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА классного часа по теме «Актуальность моей будущей профессии»

Бюджетное образовательное учреждение Омской областисреднего профессионального образования«Омский колледж торговли, экономики и сервиса»         МЕТОДИЧЕСКА...

Методическая разработка классного часа "Моя будущая профессия"

Методическая разработка классного часа предназначена  кураторам групп образовательной организации среденего профессионального образования и студентам....

Разработка классного часа на тему "Мир профессий"

Данный классный час можно проводить в старшем звене, в выпускных классах (9 и 11), с целью выявить предпочтения учащихся на рынке труда, помочь сформировать правильное представление у учащегося о выбо...